Минзәлә театры «Җәмилә» спектаклен кем өчен куйган яки фестивальгә кем бара?

Безнең хәбәрчебез Минзәлә театрында зур суммага куелган һәм театрның үз мөмкинлекләреннән чыгып сәхнәләштерелгән спектакльне карады. Сорау — без спектакльләрне кем өчен куябыз?

Театрлар «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә әзерләнә. Әлеге фестиваль — Татарстан районнарындагы театрлар өчен Казанга килеп яңа премьераларын күрсәтү мөмкинлеге. Уңышларың белән бераз мактанып алу, белгечләр фикерен ишетү, журналистлар чакырып, республика матбугатында күренү мөмкинлеге.

«Җәмилә» нәрсә турында?

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының фестиваль шартларына туры килгән өр-яңа ике спектакле бар. Ул аларның икесен дә фестивальгә тәкъдим итә ала. Әмма кайсының фестивальдә катнашуы коллективны тагын бер кат икегә бүләргә мөмкин. Чөнки, сер түгел, соңгы вакытларда Минзәлә театры шактый низаглы шартларда яшәде. Конфликтлар директор белән режиссер каршылыгына да бәйле иде, әлбәттә.

Без әлеге ике спектакльне карап, аларның фестивальдә катнашу мөмкинлеген бәяләргә тырыштык. 

Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» мелодрамасы «Кече ватан театрлары» федераль проекты буенча куелган. Бу — Роберт Шәймәрдановның директор буларак соңгы проектларының берсе. Аны чакырылган режиссёр Тимур Кулов сәхнәләштергән. Тимур — Чаллы егете, Татарстан тамашачысына Буа театрында куелган күп санлы спектакльләре аша таныш.

Тимур Кулов: «Бу спектакль хәтер, тамырларыбыз турында. Без кем һәм кайдан килгәнбез — шул хакта уйланулар. Бу әсәр мәхәббәт һәм сугыш турында гына түгел, болар биредә беренчел түгел».

  • Чыңгыз Айтматов шушы «Җәмилә» повесте да кергән китабы өчен Ленин премиясенә лаек була. Әлеге повесть немец теленә тәрҗемә ителеп кенә калмыйча, ГДРда мәктәп программасына кертелә. Чыңгыз Айтматовның немец халкы арасында популярлыгы шуннан киләдер. Әсәр буенча 1994 елда кыргыз-немец фильмы да төшерелгәнлеге мәгълүм.

Әсәр лирик герой исеменнән сөйләнә. Хәлле йортка килен булып төшкән Җәмилә ирен сугыштан көтмичә, сугыштан гарипләнеп кайткан солдат белән чыгып китә. Данияр белән Җәмилә арасындагы мөнәсәбәтләрне күреп торган кайнеше (лирик герой) дәшми, шул мөнәсәбәтләрдән үзен алга таба рәссам иткән картинасын иҗат итә.

Ата-баба кануннарын хөрмәт итеп яшәгән затлы гаиләгә килен булып төшкән Җәмилә үз гамәле белән патриархаль дөньяга каршы чыга. Бай гаиләдә тыныч яшәү урынына, яраткан кешесе белән билгесезлеккә атлый. Европа күзлегеннән караганда мактауга лаеклы әсәрдер.

Тамырлардан аерылу Җәмиләгә бәхет китергәнме — әсәрнең дәвамы юк, анысын белмибез. Чыңгыз Айтматов бүген язса, Җәмилә язмышы ничекләр тасвирланыр иде — анысын да белмибез. 

Театрның бу әсәргә алынуының максаты нидә?

«Без әсәрнең авырлыгыннан курыкмыйча алындык. Бу кыргыз дусларга сәлам булсын! Бәлки, алдагы елларда бу әсәр белән кыргыз иленә дә барып чыгарбыз», — диде театрның элеккеге директоры Роберт Шәймәрданов. Ул Чыңгыз Айтматовның әнисенең Кукмара якларыннан булуын да искә төшереп үтте.

Кыргыз иленә бару теләге генә максат була алырмы?

Спектакльнең рәссамы Валерий Яшкулов декорация өчен ком кулланган. Вакытның мәңгелек булуына һәм бу вакыйганың вакыт белән бәйле булмавына ишарәме? Төрле чорның Җәмиләсе бу төенләнешне төрлечә чишәчәген яки шулай ук чишәчәген аңлатамы — белмим.

Театрның баш рәссамы Валерий Яшкулов Минзәлә театрының бер спектаклен — Островский буенча куелган «Яшенле яңгыр”ны («Гроза») бассейн белән ясаган иде. Әлбәттә, сәхнәгә сулы бассейн утырткан спектакль театрның үз сәхнәсендә күрсәтелмәде, зуррак зал арендаларга туры килде. Авылларга да йөрмәде инде. Фестивальләргә катнашуын да белмим. Берничә гастроль белән чикләнде. Ә комлы спектакльнең язмышы ничегрәк булыр?

Театрда әсәрне сәхнәләштерү өчен 80 капчык ком Мәскәүдән кайтарттырган. Театраль ком! Дөрес, чәчә-җыя ул инде 60 капчыкка гына калган ди.

Сүз уңаеннан, «Әлиф» спектакле чыккач та, аның премьерасы Камал театрында булды. Комсыз! Чөнки Камал театрының сак хезмәте кече сәхнәгә ком салырга рөхсәт итмәде.

Минзәлә театры комлы спектаклен, әлбәттә, авыллар буйлап гастрольләргә йөртмәячәк. Йөртә алмаячак. Декорациядә ком куллану бу спектакльне чиста фестиваль спектакле итеп калдыра. Аның Казанда узган фестиваль белән генә чикләнмичә, Россия буйлап һәм халыкара фестивальләрдә катнашуын телибез һәм көтәбез.

Әмма авыл клубларын федераль акчалар белән кыйммәтле итеп куелган Айтматов әсәреннән мәхрүм итү ни дәрәҗәдә дөрес — бу зур сорау. Спектакльнең уңышы еш кына декорациянең катлаулылыгында түгел бит. Ике урындык белән дә зур әсәрләр чыгарып була.

Тагын бер күзәтү — федераль проект буларак чыгасы спектакльләрне театрларның баш режиссерлары куя алмый. Бу тыелган. Шунлыктан театрлар читтән режиссерлар чакыра. Ә менә баш рәсссамнарның катнашуы тыелмаган. Ни өчен? Югыйсә, спектакльне сәхнәләштергәндә рәссам дә режиссер кебек үк хәлиткеч роль уйный түгелме? Бу сорауны федераль проектның кураторлары алдында куясы булыр.

ххх

Николай Анкиловның «Солдат хатыны» драмасын театр режиссеры Дамир Самирханов сәхнәләштерде.

Әлеге әсәрне Минзәлә театрында 1974 елда Мулланур Мостафин сәхнәгә куйган булган. Ул «Мин — солдат хатыны» дип аталган. «Хәзер ул спектакльдә уйнаган артистларның берсе дә юк инде», — ди Дамир Самирханов.

Коллектив әлеге спектакль белән авыл клубларына гастрольләргә йөри. Ягъни, бу драма — театрның план үти һәм акча эшли торган спектакле. Күпмедер дәрәҗәдә без аның «коммерция проекты» дип атый алабыз. Әмма ул комедия түгел. Ә Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы хатыннарның авыр тормышы һәм батырлыгы турында драма.

  • Николай Анкилов бу әсәре белән заманында Станиславский исемендәге РСФСРның дәүләт премиясенә лаек булган.

Әйе, тәрҗемә әсәре. Әмма татар композиторы Азат Хөсәенов көй язган һәм татар режиссёры Дамир Самирханов куйган бу спектакльне тәрҗемә әсәре дип атавы да кыен.

Татар театры тарихында татар рухлы тәрҗемә әсәрләре булды. Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган «Кара чикмән» шундыйлардан иде. Дамир Самирхановның «Солдат хатыны» да татар театры тарихында татар рухлы тәрҗемә әсәре булып калырга лаеклы.

Тәрҗемә әсәрләренә татар тамашачысының үзгә мөнәсәбәте һәм тәрҗемә әсәрләре арасыннан татар тамашачысы үзенеке дип санаган һәм санамаган әсәрләр, моның сәбәпләре — театр белгечләре ачыклыйсы һәм фәнни эшләр язарлык тема. Әмма әлегәчә минем бу темага белгечләр тарафыннан язылган бер мәкалә дә күргәнем юк. Безнең театр белгечләребез Татарстанда куелган спектакльләрне, чакырылган театр белгечләрен китертеп, Мәскәү-Питер күзлегеннән бәяләтү белән генә мәшгуль. Милли театр үзенчәлекләрен бәяләгән күзәтүләр юк.

Дамир Самирханов куйган «Солдат хатыны» әсәре — тәрҗемә әсәренең милли әсәр кебек яңгыравының уңай мисалы. Ул беренче чиратта шул яктан театр белгечләре тарафыннан өйрәнелергә лаек әсәр.

Дамир Самирханов: «Мин бу әсәрне җирле режиссерлар традициясен дәвам итеп, зур җаваплылык тоеп эшләдем. Театрның соңгы спектакльләрендә артистлар күренми башлаган иде, үз алдыма артистның дәрәҗәсен күтәрү максаты куеп, аларны алгы планга чыгардым».

ххх

Дамир Самирханов — Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев шәкерте. «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең нигезендә дә Казанда укып чыккан яшь режиссёрларның иҗатын күрсәтү ята. Әлеге фестиваль киң колач җәеп, бөтенроссия масштабларын алды. Фестивальне оештыручы команда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә дә ия булды.

Шушы вакыт эчендә Фәрит Бикчәнтәевнең шәкертләре ни дәрәҗәдә үскән — әлеге фестиваль шуны күрсәтә ала. Күрсәтерме — күрербез.

10 ел үзләре үткәргәннән соң, бренд булып җитешкән фестивальне Камал театры Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына тапшырды.

Кариев театры быел аны икенче тапкыр үткәрәчәк. Фестивальнең көннәре билгеле — 1-6 декабрь. Әлегә программа игълан ителмәде.

Программа сайлаганда фестиваль нинди кысаларга таяныр? Фестиваль милли театрларның үзара һәм үз эчендә дуслыгын ныгыта торган көч була алырмы? Катнашучы режиссерларның күп төрлелеген тәэмин итәрме?

Ә Минзәлә театрына килгәндә, телгә алынган ике әсәр дә Казанда узган «Һөнәр» фестиваленә лаеклы спектакль. Монда берничек тә спектакльләрне: «Монысы эшкә йөри, монысы — кунакка», дип аерырга ярамый. Чөнки һәр спектакль артында — артист язмышы. Кемнеңдер кунак спектаклендә уйнавы, кемнеңдер авыл клубына йөрүе коллективта низаглар чыгарырга мөмкин.

«Һөнәр» — бөтенроссия фестивале статусын алса да, беренче чиратта үз фестивалебез. Безгә үз режиссёрларыбызның үсешен күзәтү кызыклы. Фестиваль безгә бу мөмкинлекне бирерме?