«Яңа татар җыры» - концертка кертелмәгән авторларның зары, авторлык хокуклары турында | intertat.tatar

«Яңа татар җыры» - концертка кертелмәгән авторларның зары, авторлык хокуклары турында

«Яңа татар җыры» бәйгесе быел беренче тапкыр үткәрелә. Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов, сүзләренчә, бәйгенең гала-концертына бары тик 80 билет сатылмыйча калган. «Ахырдан ажотаж булмагае...» - ди Рифат әфәнде. Ахырдан булырмы-юкмы, гауга концертка кадәр үк башланырга тора.

Рәшит Ваһапов фонды Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Яңа татар җыры» бәйгесен игълан иткән иде. Бәйгенең гала-концерты 21 ноябрьдә үтәргә тиеш иде. Әмма коронавирус пандемиясе белән бәйле вәзгыять сәбәпле, концерт февраль аена күчерелде.

Казанда бәйгенең гала-концертына багышланган матбугат очрашуы үтте. Әлеге очрашуда Рифат Фәттахов берничә четерекле мәсьәлә буенча җавап бирде. Әмма аның җавабына кадәр концертка карата дәгъва белдергән авторларга сүз бирик.

Нурзадә: «Концертта катнаштырмыйлар икән, хәбәр итәргә кирәк иде»

Автор-башкаручы Нурзадә үзенең Инстаграмында: «Булмады бу, булмады! Гафу итегез, дускайларым! Сез яратып өлгергән „Әнине сагыну җыры“ „Яңа татар җыры“ конкурсының Гала-концертына узды һәм, ниһаять, тамашачыларга сәхнәдә ишеттерәм икән дип шулкадәр канатланып, очып диярлек йөри идем! Бу җыр жюри тарафыннан концертта җырлатырга лаек җыр түгел дип табылган икән. Менә шундый хәлләр! Монда гына тыңлый аласыз инде. Канатсыз кошлар, диген…» — дип язган иде.

Без Нурзадә белән элемтәгә кердек.

«Миңа: «Сезнең өч җырыгыз да финалга узды», — дип шалтыраттылар. Өч җырга да килешү төзедем. «Бу җырларның кайсын башкарырмын?» — дип сорагач: «Белмибез, үзегезгә карагыз», — диделәр. Өчесен дә җырларга хакым бар иде. «Берсе җитәр», — диделәр. Мәхәббәт турында җырлар күп булыр дип, әниләр турындагысын сайладым. Авызым пешкән кеше буларак, бу җыр кадерле булгач, Рифат Фәттаховка: «Авторлык хокукларын үземдә калдырасым килә», — дидем. Берәрсе җырласа, мин каршы түгел идем. Әмма автор буларак, хокукларны үземдә дә калдырасым килде. Минем белән ризалаштылар.

Гала-концерт 21 ноябрьдә булырга тиеш иде. Миңа: «20се көнне репетиция булачак», — дип шалтыраттылар. Шатландым, куандым. Әле 21 ноябрь — әниемнең туган көне. Димәк, җырны аның истәлегенә дә яңгырата алачакмын дип уйлап куйдым. (Искәртеп үтик, Нурзадәнең әнисе инде вафат — авт.). Бу җырга зур өметләр баглый идем. Радиоларга да бирмәдем, чөнки бәйге шартлары буенча бу җыр беркайда да яңгырарга тиеш түгел иде. Ярар, 20 ноябрьдә концерт булмады, ул кичектерелде.

Хәзер декабрь җитте, гыйнвар җитте — беркем бернәрсә әйтми. Үземнең катнашмавымны белмәс идем дә, әгәр миңа: «Нурзадә, юбилейга җырларга килә алмассызмы?» — дип шалтыратмасалар… Мин бу кешеләргә чыгыш ясый алмавым турында әйттем. Әле үземне концертта катнашырмын дип уйлыйм бит… Шулай да башта вакытын белешергә булдым, бәлки бәйрәмдә җырларга да вакыт табармын, дидем. Сәгатен белергә дип шалтыраткач: «Сезнең җырыгыз программада юк», — диделәр. «Концертка бөтен җырлар да кереп бетмәде», — дип аңлаттылар.

Концертта катнаштырмыйлар икән, хәбәр итәргә кирәк иде. Сәбәбе булырга тиештер бит: темасы ярамады, күләме озын һ.б. Нигезләмәдә, югыйсә, темалар турында бер сүз дә юк. Минем өч җырым узган иде бит! «Әниләр турында җырлар бар инде», — дип әйтсәләр, башкасын җырлар идем. Беркем сәбәбен аңлатмый! Үземнең катнашмаячагымны да белми идем бит, әле ярый шалтыраттым. Күлмәгемне дә әзерләп куйган идем. Канатланып, көтә идем… Шуңа күрә: «Канатсыз кошлар», — дип яздым да… Аннан соң эстрадага да бүген генә килгән кеше түгел мин, җырларым да җитәрлек. Кешечә: «Үпкәләмәгез, әмма бөтен җырларны кертеп булмый», — дип аңлатып буладыр бит?!» — дип сөйләде Нурзадә.

Җырчы сүзләренчә, җырлары үтмәгән булса, яхшырак булыр иде. «Болай итүләре матур булмады. Күңелемдә төер калды… Мыскыл иткән кебек. Ноябрьдә җырларга тиеш идем, ә февральдә программада мин юк. Сәбәбе нидә икән?!» — диде ул.

Ринат Вәлиев: «Төп максат — акча эшләү»

Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиев белән дә шундый ук очрак булып чыкты.

«Беренчедән, миндә бернинди дә мәгълүмат юк. Катнашам микән ул гала-концертта? Җыр үтте, дигәннәр иде. Хәтта мактап: „Әйбәт, рәхмәт“, — дигәннәр иде, югыйсә», — диде башта Ринат абый, аңа шалтыраткач.

Ринат абыйның җырын Азат Тимершәех башкарган. Тәкъдим ителгән афишаларда ул юк. Ринат Вәлиев безнең белән сөйләшүдән соң Рифат Фәттаховка шалтыратты. Ринат абый фикеренчә, шалтыратмаганнар икән, димәк, ул гала-концертта катнашачак.

«Алинә, беләсеңме, шушындый кешеләр татар дөньясын пычратып йөри. Түбәнчелеккә төшерү бит бу. Артистлар белән алай ярамый. Берәр грамота бирер өчен булса да чакырырга иде. Бу нәрсәне аңлата? Минемчә, бу кешеләр эстрадада акча эшләү максатын гына күзли. Бернинди үсеш, эстетика, безнең мәдәниятне үстерү турында уйланулар төп асылда юк. Төп максат — теләсә ничек акча эшләү.

Менә шундый кеше министр яисә берәр урынбасар булса?.. Татар дөньясының бар өлкәсен менә шушындый кешеләр төшереп йөри. Кимсетеп…» — дип сөйләде Ринат Вәлиев.

Азат Тимершәех: «Җавап бирүче булмады»

Азат Тимершәех Рифат Фәттаховның Инстаграм аккаунтында урнаштырыган бер фото астында үз комментариен калдырган. «Хөрмәтле Рифат әфәнде! „Яңа татар җыры“ концертында мин нишләп катнашмыйм? Ринат Вәлиев: „Җырым гала-концертка узган“, — дигән иде. Җавап көтәм. Азат Тимершәех».

Без Азат әфәнденең үзенә шалтыраттык.

«Мин Рифат Фәттаховның Инстаграмында язган идем. Җавап бирүче булмады. Ринат Вәлиевкә: „Җыр үтте“, — дигән булганнар, югыйсә. Димәк, үтмәгән инде», — диде ул.

Мәүлидә Мортазина: «Миңа бу җыр түгел, ә җырчылар бәйгесе кебек тоелды»

Татарстанның атказанган артисты Мәүлидә Мортазинаның да җыры гала-концертка үтмәгән.

«Минем җырымны Айгөл Бариева башкарырга тиеш иде. Аның үз эшләре булды да, без улым белән җырладык. Миңа бу җыр түгел, ә җырчылар бәйгесе кебек тоелды. Концерт куйганда аларга кешеләр җыярга кирәк бит… Айгөл Бариева җырлаган булса, бәлки җырым үткән дә булыр иде. „Айгөл китә, үзем җырласам ярыймы?“ — дип сорагач: „Ярый инде, әмма башкаручыдан тора“, — диделәр. Кызганыч. Бәлки башка елларда катнашырмын», — диде Мәүлидә ханым.

Рифат Фәттахов: «Дөресен әйтсәң, үпкәлиләр»

«Татар-информ» хәбәрчесе Рифат Фәттаховтан: «Гала-концертка үтмәүләре турында дәгъва белдерүчеләр булды. Бу хакта ни диярсез?» — дип сорады. Рифат әфәнде Интернет һәм социаль челтәрләр белән тыгыз элемтәдә тора, шуңа күрә ул кемнәрнең дәгъва белдерүчеләрен ачык белә иде.

Рифат Фәттахов: «Концертка 347 кешене чакырып булмый. Гала-концертка җиңгән җырлар чакырыла. Җиңгәннәр рәтендә алар юк. Кемнәр турында сүз барганын беләм. Безнең жюри 20 җырны өстәмә рәвештә билгеләп үтә. Без 20 җырны да кертергә тырыштык, шуның ундүрте керде, алтысы керми калды. Финанс яктан да, иҗади яктан да андый мөмкинлек юк. Алар әле җиңүче дип игълан ителмәгән, бары тик кандидатлар иде.

Кем турында сүз барганын аңладым. Алар, әлбәттә, безгә үпкәләп тә калды. Җиңүчеләр әле берсе дә билгеле түгел. Нигезләмәдә әйтелгән: җиңүчеләр гала-концертта игълан ителә. Ул кешеләр белән без күпмедер дәрәҗәдә әзерлек эше алып бардык.

Аңлыйсыз, концертның программасына үзгәрешләр дә керә. Ничек йомшаграк итеп әйтергә?.. Менә бу кешеләрне рәнҗетмәс өчен… Дөресен әйтсәң, үпкәлиләр».

Алинә Айдарова: «Шалтыратып әйтмәделәр, дигәнгә нинди җавап бирерсез?»

Рифат Фәттахов: «Без әле һаман мөмкинлекләр эзлибез. Шалтыратып әйтмәделәр дип… Әйтерләр иде әле, чөнки ул мәсьәлә хәл ителергә бер ай кала иде. Бер ай — бик күп вакыт».

Алинә Айдарова: »Килешүне өзү турында документны электрон почтага җибәрде, диләр».

Рифат Фәттахов: »Җиңүчеләр безгә авторлык хокукларын бирә. Димәк, җырчы белән безнең килешү булган. Һәм, аны тынычландырыр өчен, без бу килешүне таркаттык. Бетте».

Автор Разил Вәлиев авторлык хокукларын автордан алырга яраткан Рифат Фәттахов яклы

Хәтерләсәгез, октябрь аенда «Интертат»: «Рәшит Ваһапов фонды „Яңа татар җыры“ бәйгесендә катнашучы авторлардан җырларга карата авторлык хокукларын ала», — дип язган иде.

Кайбер авторлар дәгъва белдерде — ничек инде ул Президент исеме белән үткәрелгән бәйгедә катнашып, авторларның иҗат җитмешләре — җырларына хокук Рифат Фәттаховның шәхси фондына бирелә дигән сорау бирделәр. Бу ни дәрәҗәдә дөрес, дигән сорау куйган иде авторлар.

Рифат Фәттахов әлеге сорауга да җавап бирде.

«Беренчедән, сез: «Авторлык хокукларын алган бер генә бәйге дә юк», — дип язасыз. Менә шушы көннәрдә генә «Казан утлары»нда конкурс игълан ителде. Акка кара белән язылган: авторлар, хокукларны оештыручыларга бирмичә, хәтта игълан ителми. Шул ук хөкүмәт акчасына үткәрелгән бәйге.

Икенчесе бәйге — «ШАЯН ТВ» телеканалы «Балачак җыры» бәйгесе. Нигезләмәдә язылган: катнашучы, бәйгенең өченче турына күчкәннән соң, җырга булган «исключительный» хокукларын тулаем күләмдә оештыручыга тапшыра. Безнең нигезләмәдә җиңүчеләр турында сүз бара, ә боларда тагын да кырысрак».

Бу урында Рифат Фәттаховның дөрес сөйләмәвен, фактларны белеп яки махсус бутап әйтүен билгеләп үтик.

«Казан утлары» бәйгедә катнашкан язучы-шагыйрьләрнең авторлык хокукларын хәтта журналда чыгару өчен генә дигән максаттан да алмый. Авторлык хокуклары язучы-шагыйрьләрнең үзләрендә кала. Моның шулай икәнен «Аһ, туган каумем газиз!» бәйгесенең нигезләмәсеннән укып аңларга була. «Казан утлары» уздырган «Илең турында уйла» һәм башка бәйгеләрдә дә журнал авторлык хокукларын үзенә алмады.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе уздырган әдәби бәйгедә авторлык хокуклары бирелү турында сүз бар. Җиңүчеләрнең авторлык хокуклары, китап чыгару максатыннан, Татарстан китап нәшриятенә бирелә. Бу бәйгедә җиңүчеләрнең зур күләмдәге (мәсәлән, ярты миллион сум) гонорар алуын исәпкә алыйк. Өстәвенә, бу очракта да дәүләт акчасына уздырылган бәйгедә җиңүчеләрнең хокуклары дәүләт унитар предприятиесенә бирелә. «Яңа татар җыры» бәйгесе дә дәүләт акчасына уза, әмма авторлык хокуклары шәхси фондка тапшырыла.

Матбугат конференциясендә Рифат Фәттаховны Разил Вәлиев тә яклап чыкты. Әмма аның яклавыннан соң да шик калды.

Татарстанның халык язучысы Разил Вәлиев: Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан узган елны хөкүмәт әдәби әсәрләргә — романнарга, повестьларга, хикәяләргә, шигырьләргә, поэмаларга бәйге игълан итте. Мин тарихи пьеса яздым да катнаштым. Аны илтеп тапшырдым. Килешүдә хокукларның алынуы турында язылган иде. Театр миннән бу пьесаны сорады. Мәдәният министрлыгына шалтыраттым. «Юк, ул сезнеке түгел», — диделәр.

Разил абыйдан: «Бу дөресме соң?» — дип сорагач, ул төгәл җавап кайтара алмады…

Бу урында шуны билгеләп үтәргә кирәк — Разил Вәлиев искәрткән очрак бәйге түгел. Мәдәният министрлыгы аерым авторларга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан аларның заявкалары нигезендә әсәрләр язу өчен грантлар тапшырды. Шул исәптән Разил Вәлиевкә дә тарихи әсәр язу өчен ярты миллион сум акча бирелде. Ягъни, Разил Вәлиев әсәрне язганчы ук аның өчен 500 мең сум акчаны алган иде инде. Хөкүмәт заказы буенча язылу сәбәпле, әсәрләргә хокукның бер өлеше дәүләткә бирелде. Шул сәбәпле, Разил Вәлиевнең үзе катнашкан дәүләт грантларына заказ белән Рифат Фәттахов бәйгесен рәттән куеп чагыштыруы урынсыз.

«Яңа татар җыры» бәйгесендә катнашучысы Морат Гайсин: «Автор буларак, мин бу күренешкә бер дә начар карамыйм. Минем өчен бу хокукларны бирү гадәте күренеш. Бу җырларым тарихта калыр дип өметләнәм. Ваһапов фонды бу җырларны дөрес итеп яклаячак. Кем тели, шул катнаша. Кем теләми, шул катнашмый».

Рифат Фәттахов: »Без бит беркемне мәҗбүр итмибез».

Башкортстанның халык артисты, «Яңа татар җыры» бәйгесенең катнашучысы Зифа Нагаева:

«Җырның язмышы өчен борчылмыйсың. Менә минем җырымның ничәсе Ваһапов фондына китте. Бер таңда да әрнеп уянып, минем хокукларны алып китте дип уйланмадым, чөнки „минем баламны“ тәрбияләүчеләр, аны халыкка таратучылар, тарихта калдыручылар, аның данын арттыручылар үз кулына алды. Алар аны күпме мөселман дөньясына, үзем күңел белән дә барып ирешә алмаслык дөньялыкка илтеп, халык күңеленә салыр. Бу - минем җырларымның бәхетле язмышы».

Рифат Фәттахов: «Кайбер авторлар: „Бу җырым җиңүчеләр арасында бара икән, әмма бу җырны үземдә дә калдырасым килә“, — диделәр. Андый кешеләр белән без 100 процент уртак тел таптык. Хокукларны без аларга да калдырдык. Бер генә кешегә дә: „Юк, бу җыр безнеке була“, — димәдек. Ул җыр бездә дә була, алар да файдалана ала. Киресенчә, безгә ул җырларның яңгыравы мөһимрәк. Бу мәсьәләнең күтәрелүе, әлбәттә, табигый, чөнки безгә әле авторларның хокуклары турында уйланасы бар. Бу — актуаль, бәхәсле һәм катлаулы мәсьәлә. Бездә генә түгел, хәтта Россия күләмендә дә. Бу өлкәдә күбрәк эш алып барырга кирәк. Мәсьәлә күтәрелә икән, димәк, ул бар. Минемчә, кемнәрдер безнең бәйге тирәсендә бу мәсьәләне махсус куерта».

…өстәп…

…Италия, Швеция һәм Чехиядән катнашучылар булачак дип хәбәр иттеләр. Әлеге илләрдән катнашучылар һәм күрше республикабыз — Башкортстаннан килүчеләр ярдәмендә бәйге «халыкара» статусын алачак. Шулай ук 27 февральдә булачак гала-концертның афишасына игътибар итсәк, Рифат Фәттахов Ваһапов фонды һәм фестивале белән тыгыз элемтәдә торучыларны туплаган дигән уй үзеннән-үзе барлыкка килә… Араларында артык танылган җырчы бар дип тә әйтеп булмый. Алсу Әбелханова бар да… Тагын Асылъярны халык, онытып бетермәгән булса, беләдер. Илһам Вәлиев, Артур Исламов, Марсель Вәгыйзов, Руслан Сәйфетдинов һәм «Премьер» төркеме — болар барысы да киң булмаган түгәрәк өчен танылган. Алмаз һәм Айдар Юнысовлар «ваһаповчының» берсе белән дуэт чыгарган иде. Аларны да чакырганнар. Калганнарының бөтенесе дә диярлек «Ваһаповныкылар». Зәлилә генә юк.

Кем генә, ничек кенә җырласа да, иң яхшы җырчылар — Рифат Фәттаховныкылар, димәк!

Җырчылар бары тик конкурста җиңгән җырларны гына тәкъдим итәчәкләр. Бу җырчылар бәйгесе түгел, авторлар бәйгесе, онытмыйк. «Рифат Фәттаховның шартларына риза булган авторлар концерты» дигән атама белән истә калыр бу гала-концерт.