Мирсәет Яруллин: «Синтезатор теләсә кемгә сәхнәгә чыгарга ирек бирде»

«Мәдәни җомга» газетасында 1998 елның 10 июлендә күренекле татар композиторы Мирсәет Яруллинның Ирина Чудновская белән чыккан әңгәмәсен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Мирсәет абый, үзегез турында бераз гына сөйләгезче?

Мин Мамадыш районы Кече Сөн авылында туганмын. Әтием — Заһидулла Яруллин, үзлегеннән өйрәнгән бик талантлы музыкант иде. Пианинода, гармунда уйный, җырлар яза иде. Тукай маршының авторы ул.

Сез музыка белән иртә шөгыльләнә башладыгызмы?

Әйе, биш яшемдә инде мин отып алып, гармунда татар көйләрен уйный идем. Безнең өйдә күпсанлы музыка уен кораллары — фортепиано, төрледән-төрле гармуннар, скрипка һәм курай бар иде. Мин әкренләп аларның һәрберсендә уйнарга өйрәндем. Әти миңа көйләрне нотага салу ысулын өйрәтте. Мин рухланып җырлар яза һәм аларны нотага күчерә башладым.

Сезгә Казан музыка училищесына керү авыр булдымы? Конкурс хәзерге кебек үк зур идеме?

Юк, бер дә авыр булмады. Дөрес, мин теория хикмәтләре буенча шәһәрдә яшәүче яшь иптәшләремнән бераз калыша идем, әмма минем ишетү сәләтем шәп иде. Аннары мин инде ул чакта ук музыка яза идем. Булачак укытучым, композитор А.Леманга җырларым ошаган, күрәсең, ул мине үз классына алды.

Училищеда укыганда ук инде мин татар музыкасы гына язарга карар кылдым. Консерваториядә белем алганда байтак кына күләмле әсәрләр — скрипка һәм оркестр өчен концерт, «Сандугач һәм Чишмә» дип исемләнгән вокаль-симфоник поэма, вокаль әсәрләр, хор һәм театр өчен музыка яздым.

Күбрәк кайсы жанрда иҗат итәргә яратасыз?

Мин вокаль музыка язарга яратам. Минем бик күп җырларым, вокаль-симфоник поэмаларым бар.

Җыр текстлары язучылар Сезне бик аптыратмыйлармы?

Әле ничек кенә! Өстәлемдә бер өем шигырь ята. Һәр шагыйрь үз шигыренә җыр язылуын тели. Әмма мин шигырьләргә бик таләпчән карыйм. Үземә ошаган шигырьгә генә җыр язам.

Кайсы шагыйрь иҗатына ешрак мөрәҗәгать итәсез?

Халык шагыйре Илдар Юзи иҗатына. Хәзерге вакытта аны иң шәп шагыйрьләрнең берсе дип саныйм. Без аның белән инде күптән дуслар. Ул табигать турында искиткеч шәп яза. Лирик шигырьләре дә гаҗәеп матур.

Яңа музыканы күп язасызмы?

Юк, соңгы вакытта бик аз языла. Иртәдән мин консерваториядә, төштән соң Композиторлар берлегендә. Кичкә таба шундый арыла ки, бары телевизор гына карый алам. Гомумән, мин бар көчемне, декан буларак, Казан консерваториясенең Татар музыка сәнгате факультетына бирәм. Без татар телендә эшли алырдай музыка белгечләре әзерлибез. Аларга элек өйрәтелмәгән күп кенә фәннәр, дәресләр — татар музыкасын тирәнтен өйрәнү, дүрт еллык татар теле курсы, татар сөйләме культурасы, Ислам эстетикасы, Татарстан һәм татар халкы тарихы керә. Мин үзебезнең студентларга зур өметләр баглыйм.

Әйдәгез, Сезнең иҗатка әйләнеп кайтыйк. Башкаручылар кытлыгы кичермисезме? Сезнең әсәрләрне яратып уйный, җырлыйлармы?

Музыка булса, башкаручы табыла ул. Музыкама мөрәҗәгать иткән музыкантлардан мин бик канәгать. Җырларымны танылган сәнгать осталары, мәсәлән, И.Шакиров, Х.Бигичев, З.Сөнгатуллина, К.Хәйретдинова, З.Сәхәбиевалар башкара. Әсәрләремне башкарганнары өчен мин аларга бик рәхмәтле.

Сезнең әсәрләр чит илләрдә башкарыламы?

Әйе. Балалар өчен сюитам Югославиядә башкарылды. Минем музыканы шулай ук Германия, Голландия, Кореяда да уйныйлар.

Сездә беркайчан да яңа техниканы кулланып карау, үз стилегездән китү теләге туганы юкмы?

Беләсезме, һәр яңа эштә елан ята, диләр. Яңа сүз әйтү өчен үз телеңне алыштыру кирәк түгел. Һәр яңа әсәр — гармония, тембрга яңача якын килү, дигән сүз. Иске элементларны яңача кушу — яңа сыйфат тудыра. Ул кушылмаларның саны, музыка сыман, иксез-чиксез.

Татар эстрадасына мөнәсәбәтегез ничек?

Бик начар. Анда юк-бар нәрсә күп. Беренче карашка, җырда барысы да үз урынында кебек, әмма тыңлаганнан соң хәтердә берни дә калмый. Бер генә үткен интонация дә юк. Эстрада җырларын башкару шартлары да үзгәрде. Элек үзешчәннәрнең урыны клубта иде. Анда чыгыш ясау алар өчен үзе бер дәрәҗә иде. Хәзер алар спорт сараенда да, опера театрында да җырлыйлар. Мин аңлыйм, театр җитәкчеләре еш кына бөек сәнгать өчен көйләнгән сәхнәне башкаларга, нинди дә булса Наташа Королевага бирергә мәҗбүр. Нишлисең, безнең тормыш шулай. Әмма болай булырга тиеш түгел!

Ничек уйлыйсыз, музыка язу үзгәртеп коруга хәтле ансатрак идеме, әллә хәзерме?

Туксанынчы еллар күп кенә композиторларыбыз өчен чын-чынлап шок булды. Күбесе язудан туктады, алар нишләргә, нәрсә язарга белмәделәр. Хәзер барысы да җайлана. Мин уйлавымча, чын оста өчен «тышта» бүген нинди строй булуы әлләни мөһим түгел. Әлбәттә, чын композитор заманага бәйсез музыка яза алмыйдыр. Ләкин билгеле бер вәзгыять турыдан-туры аңны билгеләми.

Сез оптимистмы?

Әйе! Мин хәзер татар сәнгате факультетында бик мавыктыргыч эш белән мәшгуль. Көн саен яңадан-яңа планнар, максатлар туып кына тора. Шулай ук оркестр өчен күләмле әсәр язам. Аны юбилей кичәсенә өлгертәсе бар. Күңелсезләнергә вакыт та калмый.