Марат Габитов һәм Марат Бабаев: «Татар җырын рәхәтләнеп джаз стилендә эшкәртеп була»

Сергей Васильев җитәкчелегендәге Филармония джаз-оркестры музыкантлары — трубачлар Марат Габитов белән Марат Бабаев трубаның үзенчәлеге, бәясе һәм «Үзгәреш җиле» турында «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә сөйләделәр.

«Хезмәт үҗәтлекне таләп итә»

Марат Габитов: «Мин Әнвәр Бакиров исемендәге уналтынчы мәктәптә укыдым, соңрак Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә труба буенча белем алдым. Консерваториягә кердем һәм оркестрда эшли башладым. Хәзер икенче трубада уйныйм».

Музыкага ничек кереп киттегез?

М.Г.: «Әтием Мулланур Габитов — музыкант, үзе дә музыка мөгаллиме. Кертте дә җибәрде мине музыкага, „бар, укы!“ — диде».

Бары тик әтиегез кушуы буенча гынамы? Үзегезнең кызыксыну булдымы соң?

М.Г.: «Белмим, кайсы бала кечкенә вакытында үзе кызыксынадыр… Трубада уйнау алай ук кызык әйбер түгел инде ул. Уйнаганда өрәсең-өрәсең, кызара башлыйсың».

Ә ни өчен нәкъ менә трубаны сайладыгыз?

М.Г.: «Башта фортепианода уйнарга өйрәндем, аннан соң трубаны үз иттем, труба ничектер кызыграк булып китте».

Марат Бабаев: «Мин Тольяттида тудым, шунда ук музыка көллиятен тәмамладым, аннан Мәскәүдә Маймонид исемендәге Классик дәүләт академиясен тәмамладым. Джаз оркестрында сигезенче сезон уйныйм. Труба — ул минем тормыш-яшәешем. Абыем трубач. Ул Санкт-Петербургта Римский-Корсаков исемендәге музыка көллиятендә укыды».

Трубада уйнау никадәр катлаулы дип саныйсыз?

М.Б.: «Трубада уйнау безнең өчен авырлык тудырмый. Хезмәт үҗәтлекне таләп итә, шул гына».

М.Г.: «Инструментта һәркөн шөгыльләнергә, нечкәлекләрен белергә генә кирәк. Шөгыльләнмәсәң — булмый».

Тональлек барлыгын, клавиатураны беләбез. Фортепиано белән чагыштырсак, трубада ул юк та кебек, бары берничә төймә генә. Моның сәбәбе нәрсәдә, ник шулай ул?

М.Г.: «Монда бары тик өч төймә бар. Әмма тәңгәллекләр, тавышлар төрле. Труба ир-ат музыкантлар өчен генә дип уйламыйм. Безнең Казанда бит трубада уйнаучы хатын-кызлар оркестры да бар».

М.Б.: «Әйе, өреп уйнарга кирәк, авыр. Хатын-кызларның трубада уйнаган тавышы икенче төрле чыга, алар көчле аваз чыгарып уйный алмый. Физик яткан шактый көч кирәк».

«Эзләнүне дәвам итәбез»

Музыкант булып, оркестрда уйнап, тамак туямы?

М.Б.: «Берничә дөрес җавап бар. Ун ел элек түләнгән хезмәт хакы белән бүгенгесен чагыштырсак — үсеш булды дип әйтә алам. Джаз оркестрында эшли алырлык кешеләр күп түгел, шуңа күрә хезмәт хакы да күтәрелә. Моннан тыш, оркестрыбызга Татарстан Президенты тарафыннан грант та бирелде.

Тәҗрибәне кемгә дә булса өйрәтеп калдырасы да килә. Шунлыктан, без музыка мәктәбендә дә укытабыз».

Оркестрдагы тормыш нинди ул? Бирегә килеп эләгү тарихын сөйләп үтсәгез иде.

М.Б.: «Мине тыңладылар да, оркестрга кабул иттеләр. Алга таба тагын берничә трубачны кабул итү турында сүз кузгатылды һәм минем күз алдыма шунда ук консерваториядә укыган бердәнбер трубач — Марат Габитов килде. Шулай итеп, ул да безнең командага килеп кушылды.

Безгә зур җаваплылык йөкләнгән. Оркестрда трубачлар — бары тик дүртәү генә. Симфоник оркестрларда бөтенләй ике-өч трубач кына була. Әгәр дә мин уйнаганда ялгышлык җибәрсәм, ул шунда ук ишетеләчәк. Чагыштыру өчен, әгәр дә бер скрипкачы дөрес уйнамаса, аңлашылып кына бетмәскә мөмкин, колакка бәрелмәячәк. Ә без кирәкле нотага эләкмәсәк, шунда ук көлкегә калачакбыз.

Оркестрыбызда хәзер яңа җитәкче — Сергей Васильев. Ул үз эшенең остасы, профессионал. Татар филармониясенең иң зур табышларыннан берсе дип әйтер идем. Һәр кеше үзенчә күрә, тоя, ишетә. Сергей Леонидович татар музыкасы белән дә таныш түгел иде. Хәзер инде ул татар җырларына эшкәртмәләр ясады. Үзе саксофонда уйный, дирижерлык итә. Безгә уңыш елмайды дип уйлыйм. Элеккеге җитәкчесебез Анатолий Василевский да күренекле дирижер иде».

Трубачларны әзерләү мәктәбе Казанда бармы?

М.Б.: «Махсус мәктәпләр юк. Мәскәүдә дәүләт училещесы бар иде. Хәзер инде шушы училище нигезендә Россиядә Игорь Бутман исемендәге беренче академия эшли. Анда без дә барып осталык туплап кайтырбыз дип уйлыйм».

Казанда трубачлар өчен мәктәп яисә академия кирәк дип уйлыймызмы, Сез алган белемнәр генә җитәрлекме?

М.Г.: «Әлбәттә, кирәк. Бездән соң да яңа буын, ягъни дәвамчыларыбыз булырга тиеш».

М.Б.: «Әгәр дә син һаман саен бер дәрәҗәдә генә торасың икән, алга китеш булмый. Ә музыка гел яңарып тора, яңа артистлар килә».

«Вокалистларга җиңелрәк, алар нотаны белмичә дә җырлый ала»

Еш кына халыктан мондый сүзләр ишетергә туры килә: «Мәдәният институтын бетергән, ә нотаны таный белми!». Моңа карашыгыз нинди?

М.Б.: «Комментарийларсыз. Без үзебез өчен генә җавап бирә алабыз. Бу безгә, гомумән, кагылмый. Вокалистларга күпкә җиңелрәк, алар нотаны белмичә дә башкара ала. Алар еш кына берәр язманы кабыза да, ишетеп, истә калдыра һәм шуннан ятлый, өйрәнә. Әйтик, машинада барганда сез җыр кабызасыз һәм үзегез дә кушылып җырлап китәсез. Сез бит нинди ноталар җырлаганыгызны белмисез, шулай бит?

Бездә алай була алмый, нәрсә уйнаганыңны белеп уйнарга кирәк. Тавышны чыгарыр өчен бездә билгеле бер клавишаларга басарга кирәк».

Россиядә вокал яисә җыр эшкәртү мәктәбе дә юк дигән фикерләргә ничек карыйсыз?

М.Б.: «Әгәр дә америкалылар белән чагыштырсалар һәм „без барыбер алар кебек булдыра алмыйбыз“, дип әйтәсләр дә килешмәс идем. Күптән түгел Игорь Бутманның джаз оркестрындагы бер гитарачы Америкада америкалылар уйлап тапкан музыка конкурсында җиңеп чыкты!»

Казанда тавыш яздыру студиясенә ихтыяҗ бармы?

М.Б.: «Соңгы тапкыр радиога өч ел элек барып язылып кайткан идек. Хәзер инде заманалар үзгәрде, аппаратура яхшы сыйфатта, концерт барышында ук яздырырга мөмкинлек бирә. Начар язмалар чыккан дип әйтмәс идем. Филармониянең тавыш режиссеры Игорь Яковлев ул эшкә бик оста!»

«Чит җирләрдә татарча җыр башлангач, ике-өч минуттан кул чаба башлыйлар»

Оркестр белән төрле җирләргә барырга туры килгәндер. Халык концертларыгызга йөриме? Джаз оркестры уйнаган музыканы яраталармы?

М.Г.: «Елдан-ел тамашачының артуын күрәбез. Кеше йөри, абонементлар алалар».

М.Б.: «Соңгы тапкыр без Ижевскида һәм Йошкар-Олада булдык, концертка ике атна кала билетлар инде сатылып беткән иде. Бу хәл башка шәһәрләрдә дә шулай ук. Заллар тулы була, билет хакын да арзан дип әйтмәс идем. Халык джазның Татарстанда, Казанда алга киткәнен белеп килә. Кайберләре башка оркестрларның уйнавы белән чагыштырып карарга килә».

Репертуарда нинди әсәрләр бар? Еш яңартылып торамы ул?

М.Б.: «Репертуарыбыз һәр елны алмашына. Һәр программабыз да яңа, һәр папкада яңа әсәрләр. Автоматик рәвештә өчешәр папка өйрәнәбез. Гастрольләр вакытында Сергей Леонидович безнең Татарстаннан килгәнебезне исәпкә алып, татар музыкасын да кертә. Әле күптән түгел җитәкчебез ике татар җырына эшкәртмә ясады. Алар классик стильдә түгел, ә джаз стилендә яңгырый. Үзебезгә дә ошый. Ул язмалар ютубта да бар».

Татар җырларын уйнаганда тамашачыларның хис-кичерешләре нинди, игътибар иткәнегез булдымы?

М.Г.: «Әлбәттә. Чит җирләрдә татар җырын уйнар алдыннан җитәкчебез тамашачыларга болай дип әйтә: „Әгәр дә танысагыз, кул чабарсыз“, — ди. Ике-өч нотадан халык алкышлый башлый».

М.Б.: «Башта ул җырларны һәркем дә танымый. Аннан соң инде үз итәләр. Без гастрольләр вакытында һәрчак татар җырларын уйныйбыз. Импровизацияләр, джаз стилендә уйнала, әлбәттә».

М.Г.: «Татар җырларын джаз стилендә рәхәтләнеп эшкәртергә мөмкин. Көе шулай ук матур булып кала, гармония генә эшкәртелә, бизәлә. Барысы да эшкәртүчедән тора».

«Бер труба бәясе дүрт йөз мең сум чамасы тора»

Музыка мәктәбендә эшлибез дидегез. Труба белән кызыксынучы балалар бармы?

М.Г.: «Бар. Әмма ташлаучылары да юк түгел. Труба бит ул, әйткәнемчә, авыр уен коралы. Нормаль уйнар өчен яисә ияләшер өчен генә дә өч ел шөгыльләнергә кирәк. Укытучым да беренче унбиш ел авыр булачак дип әйтә иде».

Тәмәке тартучы трубада уйный алмыймы?

М.Б.: «Юк, ул аннан тормый. Өреп уйнаучыларның һөнәри авырулары бар бит. Әйтик, безнең үпкәләр зуррак, гади кешенең үпкәсендәге капиллярлар энә очы калынлыгында гына булса, бездә ул капиллярлар калынрак. Безгә кислород күбрәк керә, бигрәк тә каныбызда кислород күп. Ә ул исә инсульт, инфаркт авыруларын барлыкка китерергә мөмкин. Йөрәккә йөкләнеш башка.

Кайвакыт югары ноталарны аласың, каты өрәсең-өрәсең дә, уйнап бетергәннән соң башың әйләнә, күз алды караңгылана, чөнки кан басымы күтәрелгән була. Аңны югалтырлык дәрәҗәгә җитеп була. Ләкин трубач өчен бу — нормаль күренеш. Тамашачыларга синең халәтең мөһим түгел бит, алар аны белми. Тамашачылар матур музыка тыңларга килә».

Трубаларыгызны еш чистартып торасызмы? Анда микроблар җыела торгандыр…

М.Б.: «Ике атнага бер тапкыр чистартабыз. Трубаларыбыз көмештән ясалган, кыйбат торалар. Берсе-берсе уртача дүрт йөз мең сум. Саксофончыларның уен кораллары тагын да кыйбатрак. Алтын трубалар да бар. Укучылар, студентлар өчен, профессиональ трубалар бар. Аларның тавышлары аерыла. Әйтик, укучылар өчен ясалган труба авырлыгы ягыннан иң җиңеле».

«Казан укытучылары нигәдер аяк чалдыра»

Урам музыкантларына ничек карыйсыз? Гади кеше уйный аламы анда?

М.Б.: «Кагыйдә буларак, трубада уйнаучы урам музыкантларының барысы да — профессионал. Трубада уйнауның авырлыгын сөйләп үттек. Урам музыкантының чыгышы бары тик ун минутка гына кала. Узып баручы кеше сине ишетеп, бераз тыңлап киткән вакыт аралыгы шуңа сыеша. Шул арада син тамашачыңны яулап алырга тиешсең. Син һәрвакытта да яхшы уйнарга тиеш дигән сүз бу. Барыбыз да студент булган кеше. Мәскәүнең җир асты кичүләрендә уйный идем үзем дә. Миңа калса, бөтен кеше дә уйныйдыр. Ул күңелле бит».

Кеше тормышында төрле мизгелләр була. Трубада уйнаган чакта туйганыгыз булдымы?

М.Г.: «Һөнәрем туйдырганы булмады, әмма уку туйдыра башлаган иде. Мәктәп, музыка көллияте, армия, консерватория… Шулай итеп, укуым 26 яшькә кадәр сузылды. Туйдырып бетерде. Иң кызыгы — бездә син уку белән параллель эшлисең икән, укытучылар моны өнәмиләр. Мәскәүдә исә мөнәсәбәт бөтенләй башка. Анда син эшлисең икән, сиңа „молодец“ кына дип әйтәчәкләр. Сине анда моның өчен, киресенчә, хөрмәт итәләр».

М.Б.: «Мин Мәскәүдә укыган вакытта көндез эшләп, укырга килер өчен, укытучыларыбыз дәресләрен соңрак куя иде. Мәскәү укытучылары моңа күбрәк аңлап карыйлар.

Монда инде икенче якны да карарга кирәк. Әгәр дә син эшлисең, һөнәрең ошый, сиңа ихтыяҗ бар икән, кинәт кенә бөтенесен ташлап, кием сатарга чыгып китмисең бит».

Музыка мәктәбендә дә балаларның еш кына музыкадан китәселәре килә, музыканы бөтенләйгә ташлыйсылары килеп, депрессиягә тиз биреләләр. Ул вакытта нинди киңәшләр бирер идегез?

М.Г.: «Монда барысы да укытучыдан тора. Укучысы белән сөйләшә, күрсәтә белергә тиеш ул. Концерт-чаралардан да калдырмаска киңәш ителә. Укытучы бит укыта. Баланы ул кызыксындырырга, аңлатырга тиеш».

М.Б.: «Укучыларыбызның барысы да безнең уйнаганны карарга дип Филармониягә килә, алар махсус абонемент ала. Укучыны мәҗбүр итү уе бөтенләй дә булмый. Безнең уйнаганны күреп алар да үзләренә максат куя, нинди нәтиҗәгә ирешеп булганын аңлый.

Совет чорында Казанда җиде-сигез джаз оркестры булган дип сөйлиләр иде, хәтта оешмаларның да үз оркестрлары булган. Хәзерге вакытта бары тик икәү генә: без һәм «Фантазия» джаз оркестры бар».

«Попса»да да яхшы музыкантлар бар»

Нинди җырларны тыңларга яратасыз? Татар эстрадасын күзәтәсезме?

М.Б.: Билгеле бер җырчыларны тыңлыйм, кайберләре белән хезмәттәшлек иткәнем дә булды. Хәтта шул ук «попса”да да яхшы музыкантлар бар дип әйтер идем. Музыканы аңлаучы кешеләр, яхшы эшкәртүчеләр юк түгел. Тоташ бөтенесен тыңламыйм, әлбәттә.

Рус эстрадасында да. Әйтик, Леонид Агутин бик шәп профессионал».

«Үзгәреш җиле»ндәге музыкантлар — «суперпрофессионал»

«Үзгәреш җиле» фестивален кабул итәсезме?

М.Б.: «Андагы трубачлар белән минем укытучым Вадим Эйленкриг җитәкчелек итте. Уйнарга өйрәткән укытучың турында нәрсә әйтеп була соң? Мин аны хөрмәт итәм, һәрвакыт исәнләшәбез, күрешәбез. Аның да минем өчен йөзе кызармый. Ул иске татар җырларын заманча итеп эшкәртә, шушы эшкәртү процессына йогынты ясый. Аңа Татарстанның атказанган исемен бик тә кирәкле бирделәр дип уйлыйм.

«Үзгәреш җиле”ндәге музыкантлар — суперпрофессионаллар. Кемдер Казанга акча эшләргә генә килгән дип әйтү — дөрес түгел. Андагы бәрмәче шулай ук сыйфатлы музыкантлардан санала, альбомнарын Америкада яздыра ул. Музыкантлар өчен музыка белән бәйле һәртөрле конкурс, фестиваль — кирәкле әйбер. Барлык музыкантлар да бер-берсен белә. «Үзгәреш җиле”ндә катнашкан барлык оркестрантларны да беләбез».

Әлеге фестивальгә карата бик күп тәнкыйть булды…

М.Б.: «Тәнкыйть яңа әйбер чыкканнан соң туа. Беренче машинаны уйлап тапканнан соң да бит кешеләр „нәрсәгә инде бу автомобиль безгә, атта гына йөрсәк яхшырак“, диләр. Шуның кебек бу да — татар эстрадасында яңа дулкын. Ул үсеш өчен этәргеч бирә».

«Үзгәреш җиле» беркемне дә битараф калдырмады»

Чакырылган музыкантлар татар моңын биреп җиткерә алмады, диләр.

М.Б.: «Моңны саклау — баянга кушылып кына җырлаумы ул? Иң мөһиме — бу фестиваль беркемне дә битараф калдырмады. Бу бит яхшы. Элекке эстрада да һәркемгә ошаган дип әйтә алмыйбыз, шулай бит?

Яңалык — яхшы әйбер. Әйе, бәлки ул гадәти түгелдер. Моңа ияләшергә кирәк. Музыка ягыннан ул сыйфатлы фестиваль булды дип саныйм».

Киләчәккә планнарыгыз нинди?

М.Б., М.Г.: «Джаз фестивальләренә еш чакырып торалар. Чит илләргә гастрольләргә чыгасыбыз килә. Музыкант өчен читтә чыгыш ясау — һәрвакытта да яхшы. Хыялларыбыз чынга ашсын иде.