49 тиенлек минтай балыгы белән итле карабодай яки Актаныш артистларыннан Әлфия апа Авзалова турында гайбәт булмаган истәлекләр

Тукай исемендәге филармония ике көн рәттән Әлфия апаның 85 еллык туган көненә багышлаган искә алу концертлары уздырды. Аның икенчесен Актаныш якташлар җәмгыяте әзерләгән иде.

Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертлары Габдулла Тукай исемендәге филармония залында ике көн рәттән үтте. Берсен филармония үзе оештырса, икенче көнне сәхнә Актаныш якташлык җәмгыятенә тапшырылды.

Шулай итеп Актанышлылар Казанда Әлфия Авзалованың туган көнен билгеләп үтте. Ике көн дәвамында, бөек җырчының алмашы буларак, төрле буын эстрада җырчылары сәхнә тотты. Ике көн дәвамында сәхнәгә куелган экранда Әлфия апаның видеотасмаларга яздырылган сүзләре яңгырады.

Залдан караш

Беренче көнге концертның “эксклюзивы” Салават Фәтхетдиновның Әлфия апаның яшенә кагылышлы зур серне ачуы булса, икенче концерт андый “яңалыклар” бирмәде. 

Залда иң “вип” тамашачылар Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов һәм Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин иде. Сәхнәдә нигездә Актаныштан чыгышлы җырчылар иде. Тамашачы алдына Лилия Муллагалиева, Асаф Вәлиев, Газинур Фарукшин, Азат Нургалиев, Азат Тимершәех һәм башкалар чыгыш ясады. Тамашачылар "Агыйдел" дәүләт бию ансамбленең чыгышларын кичәнең бизәге дип бәяләделәр.

Шунысы игътибарга лаек, беренче концертта җырчылар “Мирас” инструменталь ансамбленә кушылып җырласа, икенче көнне сәхнәдә ике баянчы һәм бер синтезатор иде. Бу – нигездә безнең эстрада кулланган традицион вариант. Әлфия Авзалова янында да сәхнәдә баянчылар һәм синтезаторы белән Кәрим Габидуллин була иде. Актанышлар шушы вариантта кулланулары белән ностальгия тудырдылар. Клавишларда Азат Хөсәенов иде, ә баянчылар дүртәү. Беренче бүлектә - Кирам Сатиев, Айзат Шәйхелмәрданов, икенче бүлектә - Илгиз Закиров, Инсаф Хәбибуллин. Сүз уңаеннан, беренче концертта озак еллар Әлфия Авзалова белән эшләгән баянчы Кирам Сатиев залда тамашачы ролендә иде. Юк, залда утыруга караганда сәхнә күбрәк килешә үз бәясен белгән баянчыга.

Залда Актаныштан чыккан шагыйрьләр күп булып, хәтта халык шагыйрьләре булса да, сәхнәгә чыгу хокукы бер генә шагыйрьгә бирелде - җырчы-шагыйрә Ләйлә Дәүләтова үзенең дөнья турында уйланулы фәлсәфи шигырен сөйләде. Халык тын да алмыйча тыңлады.

Сәхнә артында

Әлфия Авзалова якташларына күренекле җырчы турында хатирәләре белән бүлешүләрен сорап мөрәҗәгать иттем. “Истәлекләр күп, әмма алар диктофонга сөйли торган түгел”, - дип кырт кисте Газинур Фарукшин. “Син кергәнче күп сөйләде ул аларны, әмма ишетсәң дә язмый идең, гәҗиткә яза торган түгел иде алар”, - диделәр җырчылар.

Кирам Сатиев: “Кружка белән карабодай ярмасы бүлеп биргән иде”

Кирам Сатиев: “Мин кемнең дә булса бу сорауны бирәсен белдем. Әзерләнеп килдем, - диде Кирам Сатиев. – Мактау сүзләре әйтеп тормыйм. Алтынны, кара икраны һәм Әлфия апаны мактыйсы юк, аларның яхшылы болай да билгеле... Талон системасы иде бит. Без әле “Әй Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара, сагынырсың, ябыгырсың, талонга яшәп кара”, - дип җырлап йөри идек. Гастрольльләрдә 49 тиенлек минтай балыгы ашап йөргән заман иде. Ак баянымнан да минтай исе килә башлаган иде. Бервакыт шул балык та бетте. Шул заманда Әлфия апа безгә итле карабодай боткасы ашата иде. Таба иде! Бервакыт хәтерлим әле, концерттан соң капчыгы белән карабодай ярмасы бирделәр, су буена туктап, шуны үзе кружка белән бөтенебезгә тигез итеп бүлеп бирде... Бик кешелекле иде ул”.

Ләйлә Дәүләтова: “Әлфия апаның Илһам абыйны яратуы кеше гайбәте генә түгел”

Ләйлә Дәүләтова: “Мин Әлфия апа белән танышканда яңа гына Казанга килгән йомыкый авыл кызы идем “Син Актанышларга охшамагансың, алай йомшак сөйләшмә”, - дип биш-алты “матур” сүз әйтеп күрсәтте. Һәрвакыт сәхнә артында: “Кил әле монда”, - дип янына тартып китерә иде дә, “Әйдә, дөрес итеп каты итеп сөйләшергә өйрәнәбез”, - дия иде.

Хәзерге артистлар бит бераз һавалырак, “Сез мине беләсезме?” дип кенә сөйләшәләр. Алар Әлфия апаның гадилеген үрнәк итеп алсыннар иде.

“Адәм белән Һава” тапшыруын да әзерләгән идек. Ул интервьюда шул истә калган. Көлеп-шаярып сөйләп утырган Әлфия апа, Илһам абый турында сорау биргәч: “Илһамны һаман да яратам шул мин”, - дип күз яшьләре белән елап җибәрде. Димәк, бу гайбәт кенә түгел, Әлфия апаның мәхәббәте чын булган дигән фикер калды. Эчтән генә Илһам абыйны сүгеп алдым: “Икегез бергә матур гаилә белән яшәгән булыр идегез”, - дидем үземчә эчтән генә. Әлбәттә, минем мондый зур шәхесләр турында алай дияргә хакым булмагандыр. Әмма шушы сүзләр нык хәтеремдә калды.

Азат Хөсәенов: "Миндә Әлфия апаның уникаль фоторәсеме саклана. Әти төшергән"

Азат Хөсәенов: Мин Актанышның Әтәс авылыннан. Әти-әни укытучылар. Әти - мәктәп директоры. Без җиде бала булуга карамастан, артистларны безгә фатирга керттеләр, күрәсең, хәллерәк булганбыздыр. Авылда беренче фотоаппарат әтидә иде. Ул безне утыртып Әлфия апа белән фотога төшерде. Шунысы кызык – монда минем әнием сигезенче балага авырлы, ә Әлфия апа Зөлфия белән авырлы иде.

Консерваториядә укыганда Мөслим авылында завклуб булып эшләдем. Клуб янында Әлфия апаның килгәнен көтәбез. Ул “УАЗик”тан килеп төште, чәче юеш: “Мунча кердем әле”, - ди. Концерт беткәч аның баянчысы Ринат Сибгатуллин белән без баянда уйнадык, Әлфия апа халык янына чыгып рәхәтләнеп биеде.

Асаф Вәлиев: “Карыйм-карыйм, Әлфия апаның аяклары күренми”

Асаф Вәлиев: Авылга концерт белән килде. Әни мине дә алып төшкән. Миңа өч яшь булган. “Тездә утырасың, иелеп-бөгелеп карыйсың”, - дип сөйли иде әни. Әни: “Апаң матур җырлыймы?” дип сорагач, “Җырлый да, аяклары юк бит апаның”, - дигәнмен. Минем аныкы кебек туфлиләрне каплап торган озын бәрхет күлмәкләр күргәнем булмаган. Кем уйлаган, соңрак Әлфия Авзалова белән бергә күпме гастрольләрдә йөрдек.