Zarina җырларына бәяләмә: «Казанда - дорфа, Россиядә - тыйнак башкарасыз, диләр»

Зәринә Вильданова — татар халык җырларына яңа сулыш өрүче җырчы. Аның татарча җыры Англия радиосыннан да яңгырый, әмма бу хакта беркем дә белми. Ул The CheekLaWeek төркеме белән Казан тамашачысына «Уф, йөрәгем» альбомын тәкъдим итте.

Яңа альбомга дүрт татар халык җыры: «Агыйдел», «Сандали», «Ак каен», «Уф, йөрәгем» һәм ике автор җыры — «Җиләк җыйганда» (Мансур Мозаффаров), «Китмә» (Зәринә Вильданова) кергән.

Татар концерты яшьләр җыела торган «Соль» барында булды. Татар концерты һәм бар. Бер-берсенә туры килми кебек. Бусаганы атлап керүгә караңгы мохиткә чумасың: кирпеч диварлар, тонык утлар һәм көчле музыка. Өстәвенә, сәхнәгә терәлеп баскан һәм кулларын чайкаган халык, кызларын кочкан егетләр (ах, романтика!) һәм төрле төстә утлар яктыртылган сәхнәдәге рок музыкантларга, кыл уртада басып торган җырчыга күзең төшә.

Үземне XX гасырның алтмышынчы елларында Бөекбританиядәге берәр бар-кафеда дип хис иттем. Шулай, онытылып китәсең дә… тиз арада чынбарлыкка әйләнеп кайтасың — каяндыр татар көйләре, татар сүзләре һәм, ниһаять, татарча җыр ишетелде!

Зәринә Вильданова һәм «Чикләвек " төркемен тыңларга дип яшь парлар, «тусовка» яратучы кызлар килгән иде. Яулыклы мөслимәләр дә бар барда.

Җырчы кызыбыз сәхнәдә үзен кыю тотты. Барда иркенлек хөкем сөрде. Тамаша кылган һәркем бер-берсен белә яисә кайчандыр таныш булган да, онытып җибәргән, менә хәзер кем икәнлеген исенә төшерер кебек тоела. Ялгыш кына кемгәдер караш ташласаң да, ул кеше сиңа җавапка елмаеп карый һәм, үзең дә сизмәстән, икәү бергә Зәринәнең искитмәле тавышына бии башлыйсың.

Зәринә сәхнәдә ике телдә — татар һәм рус телләрендә сөйләде. Кичәдә мәшһүр җырчыларыбыз, эстрадабыз легендалары Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова да искә алынды, аларның җырлары башкарылды. Бигрәк тә Илһам Шакировның «Чыгарсыңмы каршы алырга» репертуарындагы җыр барганда яшьләр, үзара сөйләшенеп куйган кебек, телефоннарын күтәреп, видеога төшерергә тотынды. «Күбәләгем», «Бөрлегән» — халык җырлары да булды, «Алмагачлары»н да халык хор белән Зәринәгә кушылып ук җырлады.

Кичә ахырында хисләнгән яшьләрне күреп, күңел сөенде. Алар бу вакытта нәрсә кичергән? Зәринәне белеп килүләреме? Бу турыда үзләреннән сораштым.

«Телне өйрәнергә менә дигән форсат»

Җырчы Лилия Хәйруллина татар җырларын башка жанрда башкаруга уңай каравын, бу концертның әлеге күренешне популярлаштыру икәнен әйтте. Рус кешеләре яңа яңгырашта булган татар җырларын тыңлый башларга мөмкин, ди ул.

Кемдер: «Мондый җирдә татар концерты уздырыла алмый», — дип әйтер. Миңа калса, бик шәп чара. Беренче генә килүем түгел, татар альтернатив концертларына йөргәлим. Аудитория үзенчәлекле. Татар музыкасын сөючеләр җыелган дип әйтә алам. Монда гадәти булмаган мохит, сихрилек бар.

Бу — яңалык түгел, бары тик үзенчәлекле формат кына. Безнең кешеләр ниндидер стереотиплар белән йөри. «Филармониядә булган концерттан кала башкача була алмый», — дигән фикер белән яши. Әгәр кызыксынсалар, мондый концертларның булуын белерләр һәм күбрәк йөрерләр иде.

Минемчә, яшьләр өчен телне өйрәнергә, саклап калырга менә дигән форсат. Музыка төрле булырга тиеш: попса да, рок та, фолк та. Музыка жанрлары никадәр төрле булган саен, тамашачылар да шулкадәр күбәя. Шуңа күрә менә шундый концертлар күбрәк булсын иде дигән теләктә калам.

Бүген Зәринә безгә музыка бәйрәмен бүләк итте, мин канәгать калдым. Зәринәнең тавышы матур, җырлаганын яратам. Концертның булуы, яшьләрнең кызыксынып килүе яхшы күренеш. Бу концерттан мин башка төрле эмоцияләр белән чыктым, илһам, рәхәтлек алдым.

«Тавышы җаныма үтеп керә»

Мөселманча киенгән Гүзәл Гыйматова Зәринә Вильданованы яраткан җырчысы дип атады. Концертның уздырылуын Инстаграм аша белеп килгән.

Иҗатын яратам, тавышы җаныма үтеп керә. Иске җырларны яңартып, популярлаштыру, аларны җанлы башкару нык ошый. Зәринәнең аудиториясе берничә елдан тагын да үсәр дип уйлыйм, — диде Гүзәл.

Әдилә Хәйруллина Зәринәне бөтенләй белмәвен, ә концертка килгәненә бер дә үкенмәвен сөйләде.

Бүгенге көнгә кадәр Зәринәне белми идем, бер җырын да тыңлаганым булмады. Концертка Зәринәнең энесе — Шамил киңәше белән килдем. Сәгать ярымлык концерт биш минут узган кебек үтте дә китте. Үзем өчен яңа җырчыны ачтым дип уйлыйм. Өйгә кайтуга Зәринәнең җырларын телефонга йөкләп тыңлаячакмын, чөнки аның тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы ошады. Сөйкемле, матур, сәләтле кыз. Аңа киләчәктә уңышлар телим.

Иске җырларны яңартып башкаручылар шул җырларны мәңгеләштерә дип уйлыйм. Безгә аларны онытырга ирек бирми.

Минемчә, берничә ел узгач, Зәринә дә Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей кебек зур ареналар җыя алачак. Аудиториясе үсәчәк аның, — диде Әдилә.

«Аның күңелендә — татар мәдәниятен алга чыгару теләге»

Концертны Зәринәнең бертуган энесе Шамил Вильданов та күзәтте. Ул апасының музыкага ничек тартылуын, киләчәктә аның музыкасына бию әзерләргә теләвен әйтте.

Зәринә музыка белән дүрт яшеннән шөгыльләнә. Дүрт яшендә конкурста катнашып, икенче урынга лаек булды ул. Моңа бөтен кеше дә шаккаткан иде. Башкортстандагы татар диаспорасы сәхнә артына үтеп, шундый кечкенә кызның уңышка ирешүенә ышанмыйча калды. Шул вакыттан бирле Зәринә иҗатка чумды. Ул зур сәхнәдә чыгыш ясар өчен зур тырышлык куйды.

Мәктәп елларында музыка белән кызыксынуын, район һәм шәһәрара конкурсларда чыгыш ясавын дәвам итте. Әмма әти-әниебез иҗат белән акча эшләп булмый дигәч, апам КФУның конфликтология бүлегенә укырга керде. Моңа карамастан, иҗат юлын ташламады, үзенең фикердәшләрен тапты.

Мин һәрвакыт аңа көч биреп тордым. Бүгенге концертта да йөрәгем еш типте, күзләр янды. Зәринәнең күңелендә теләк көче, нәрсәдер уйлап табу, татар мәдәниятен алга чыгару, үстерү теләге дөрли. Кызганыч, иске җырларыбыз өлкән буын белән китеп барачак, шуңа күрә аларны яңартырга кирәк.

«Барысы да тәҗрибә форматында»

Зәринә Вильданованың үзе белән дә бик теләп әңгәмә корып алдым.

Зәринә, The CheekLaWeek (Чикләвек) төркеме белән укучыларыбызны таныштыр әле…

Чикләвек төркемен мин һәм продюсер Ильяс Гафаров 2017 елда оештырып җибәрдек. Ул вакытта музыкантларны альбом яздыру максаты белән җыйган идек һәм аны өч ел дәвамында эшләдек. Альбом язылган вакытта төрле җирләрдә булып, чыгыш та ясадык. Альбомыбыз презентациясе — өч ел хезмәттәшлегебез нәтиҗәсе.

Төп максатыбыз — халык җырларын яңа аранжировкаларда эшләп, яңа формада һәм яңгырашта тәкъдим итү. Татар җырларын без ничек күрәбез, шулай уйныйбыз. Минемчә, «Чикләвек» төркеме татар этно һәм фолк музыкасы булып санала.

Җырларны төрле жанрларда башкарабыз: регги, джаз, кантри, соул, танго һ.б. Ягъни яңа караш, яңа сулыш — барысы да эксперименталь форматта.

Төркемнең исемен инглиз сүзләре белән язгансыз. Аны ничек уйлап таптыгыз?

Төркем җыелгач, исем сайларга тотындык. Ильяс Гафаров «Чикләвек» кушыйк дип тәкъдим итте. Мин мәктәптә укыганда «Твиттер» челтәрендә утыра идем, хәзер анда кермим. Андагы исемем «Чикләвек» дип аталган иде. Шулай итеп, Ильяс белән уйларыбыз туры килде. Чикләвек — нык, ватылмый, безнең дә фикерләребез көчле.

The CheekLaWeek дип инглиз телендә Ильяс үзе уйлап тапты. Баштан русча да, татарча да язарга исәп бар иде, ләкин латин хәрефләре язылышында туктап калдык.

Җырларны яңа форматта чыгару, заманчалаштыру авырлык тудырмадымы?

Музыканы эшкәртүдә бернинди проблема юк, чөнки барыбыз да укымышлы музыкантлар, музыкаль белемебез бар. Чыктык та, башка нәрсә килә — шуны уйнадык дигән сүз түгел. Кыенлыгы — җырларны кешеләргә тәкъдим итү, уйларыбызны җиткерү өчен, аларның йөрәкләренә ачкыч табуда.

Без уйнаган вакытта әрләү дә, ачулану да булды. Олы апалар, әби-бабайлар шалтыратып тәнкыйтьләделәр, ләкин тыңлаучылар юк түгел. Балалар да, безнең яшьтәшләр дә, шулай ук өлкән буын да безне тыңлый. Кыенлыклар булды, әмма без аның бары тик яхшылыгын гына күрдек, иҗат итүебезне дәвам иттек.

«Дөнья күләменә юнәлеш алырга кирәк»

Мондый состав белән дөнья аренасына чыгарга исәбегез, хыялларыгыз юкмы?

Без — бишәү. Шуңа да кыйммәтле төркем саналабыз. Концертыбыз Уфада, Мәскәүдә булды. Ә дөнья күләмендә мин Сабантуйларга чыккан идем. Париж, Прага, Рига, Будапешт, АКШта җырладым. Халыкка ошаганын күрдем. Аеруча Прагадагы яшьләр заманча татар музыкасын ярата, рәхәтләнеп тыңладылар.

Әлбәттә, төркем белән дөньяга чыгарга исәп бар, әмма ул юнәлештә адымнарыбызны куркыбрак ясыйбыз. Минемчә, татар халык җырларының билгеле бер кысалары бар. Альбомыбыз татар музыкасы өчен яңа әйбер. Өр-яңа дип тә әйтә алмыйм, чөнки шундый форматта җырлаучы Зуля Камалова, Мубайлар бар. Дөнья күләмендә карасак, без музыкага супер яңалык кертмәдек. Татар теленә, музыкасына — әйе, эшләдек.

Концертларыбызны төрле форумнарга җибәреп карадык. Казанда: «Син бик эксперименталь, моңсыз, дорфа башкарасың», — диләр. Россиядә: «Бу бик үк эксперименталь түгел, кыюрак кирәк. Музыкагыз матур, әмма ул тыйнаграк», — диләр. Аннары моның уртасы кайда икән соң, дип уйлый башлыйсың. Ике якка да ярарга кирәк.

Бервакыт музыкант Марат Татурас белән «Чыршы-чыршы, без сине сагынып көттек ел буе» дигән җырны эшләдек, Ильяс Гафаров аны Англиягә җибәрде, шундагы җирле радиодан тыңлаттылар. «Татар радиосы»нда да яңгырады ул.

Шушы җырларны инглиз телендә җырлап карарга теләк юкмы?

Аның тылсымы — татар телендә булуы. Инглизчә башкарсаң, кызык та булыр, тыңларлар да, бәлкем. Көен үзгәртсәк тә, сүзләрен калдырабыз. Шуннан чыгып, халык нинди җыр башкарганыбызны белә. Без җырны тулысынча үзгәртеп җырлыйбыз дигән сүз түгел, яңа караш кына кертәбез. Аны эшләргә була, ләкин тыңлаучыларга кирәк микән ул? Миңа гына ошый дип утыра алмыйсың, тыңлаучыларның фикере дә мөһим.

«Үзгәреш җиле» фестиваленә әлеге состав белән чакырганнары булмадымы?

Юк. Шулай да, мин фестивальнең беренче сезоныннан алып җырлый башладым. «Чикләвек» төркеме белән берлектә туган эшкәртмәләр карьерамда ярдәм итте. «Үзгәреш җиле»нең Президент ярдәме белән барлыкка килүенә шундый шатландым. Димәк, без бер сулышта эшлибез дигән сүз.

Зәринә һәм «Чикләвек» төркеме Казан тамашачысының бер өлешенә танылды. Узар еллар, Әдилә әйтмешли, «Арена»ларда да чыгыш ясарлар. Хәзерге татар эстрадасыннан аермалы буларак, Зәринә Вильданова үз юлы белән бара. Тәнкыйтьнең дә яхшы ягын гына ала, халык җырларын да онытмый.