Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шамил Бариевны искә алу кичәсе: «Һаман йөгерүдә иде, гел ашыкты…»

Шамил Бариевны искә алганда күңелдә һәрвакыт җылы, якты хисләр туа. Яраткан актерыбыз иртә дөнья куяр дип кем уйлаган? Быел аңа 70 яшь кенә тулган булыр иде. Искә алу кичәсендә сөекле кызы — Айгөл Бариева, яраткан шәкертләре, авылдашлары җыелды. Ә Шамил абый экраннар аркылы булса да, һәрчак тамашачысы янында иде…

news_top_970_100
Шамил Бариевны искә алу кичәсе: «Һаман йөгерүдә иде, гел ашыкты…»
Салават Камалетдинов

«Авылның иң оста балыкчысы иде»

Шамил Бариев 1950 елда гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Ул вакытта апасы Наиләгә — 12, абыйсы Наилгә — 11, абыйсы Раифка 2 яшь була. Сугыштан соң туган җиде айлык энеләре вафат була. Раиф Бариевтан соң туган энеләренә, аның истәлеген яңартып, Шамил исемен бирәләр. Гадәттә, әти-әни ягыннан кече балага игътибар күбрәк була, шуңа күрә ул иркәрәк булып үсә һәм ул аның холкына да йогынты ясый.

Безнең гаиләдә барлык балаларга да тигез караш сакланды, — дип хатирәләрен яңартты Шамил Бариевның абыйсы Наил Бариев. — Әти Мәсгут, әни Шәмсенур исемле, икесе дә авыл укытучылары иде. Барыбызда да һәр кешегә хөрмәт хисе һәм өлкәннәргә ихтирам күрсәтү сыйфатларын тәрбияләделәр. Без аларга рәхмәтле.

Яшь аермабыз — 2 яшь 9 ай, — дип дәвам итте экрандагы видеоязмада Шамил Бариевның абыйсы Раиф Бариев. — Балачакта балык тотуыбыз хәтергә кереп калган. Абый авылыбызның иң оста балыкчысы иде. Баштан балыкны чиләккә куя бардык, аннары Шамил, бөтен халыкны шаккаттырып, зур сазан тотты!

Ул һәр кешегә яктылык, яхшылык өләшеп йөрде, — дип кушылды Шамил абыйның апасы Наилә апа. — Яхшылыгын кешеләргә бүлеп бирсәң, күпләргә җитәр сыман тоела иде. Әнине яратып, «әнәү» дип әйтә иде. Вакыты бик аз булса да, институтта, училищеда укытты, театрда уйнады, радио-телевидениедә эшләде. Һаман йөгерүдә иде, гел ашыкты…

70 ел сакланган шәл: Шамил Бариев ни өчен артист юлын сайлаган?

Кичә Шамил Бариевның архив язмаларыннан башланып китте. Әйтерсең, артистыбыз бездән беркая да китмәгән, әле дә үз көенә уйнап йөри, җир җимертеп яши! Сәхнәгә аның бертуганының кызы — Резидә апа менде. Бар игътибар аның кулындагы бер уникаль детальгә — зәңгәр шәлгә төште.

Балачак хатирәләре йөрәктә аерым урын алып тора. Безнең Шамил абый озын буйлы, кара бөдрә чәчле, чибәр, йөзендә гел көләч елмаюы балкып тора иде. Тотнаклы, зыялы шәхес иде. Әниебез «Зәңгәр шәл» спектаклен куйганнарын сөйли иде. Дәү әнинең ап-ак өр-яңа шәле булган. Зәңгәр шәл кирәк булгач, кызганмыйча, балаларга дип, зәңгәргә манып бирәләр. Ул шәл безнең гаиләдә әле дә саклана, аңа инде 70 ел.

Безнең гаиләдә спектакльләр кую гадәте бар иде. Күрәсең, Шамил абый да шуны күреп, артист юлын сайлагандыр. Хәтерлим, 1970 елны Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтына укырга китте. Аны гаиләбез белән озатып калдык. Шамил абый бик кызыксынып, «бишле» билгесенә генә тырышып укый иде, — дип сөйләде Резидә апа.

«Үзебезнең авыл малае»

Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов Явлаштауда Шамил Бариев исемендәге урам барлыгын әйтте.

Шамил абый безнең арада булмаса да, барлык авылдашлар аның белән горурлана. Шамил абыйны һәрвакытта да истә тотабыз. Явлаштау белән Арташ авыллары аны бик якын күрә. Мондый чараны мөһим дип табабыз, чөнки ул буыннар арасындагы җепләрне ныгыта.

Бариевлар гаиләсе 1961-1965 елларда Саба районы Явлаштау авылында яши. Уйлап карасаң, кеше гомерендә дүрт ел вакыт — күп түгел. Шамил Бариев белән бер урамда яшәгән Шәкүр абый бу гаиләнең авыл кешеләрендә тирән истәлек калдырганын әйтте:

Казанга күченеп киткәч тә, алар белән элемтә гел дәвам итте. Шамил абый зур артист булып, Камал театрында уйный башлагач, авылдашларыбыз ул уйнаган спектакльләргә барып, соңыннан сәхнә артына кереп, сөйләшмичә кайтып китмиләр иде. Арташлылар үпкәләмәсен, без аны һәрвакытта да үзебезнең авыл малае дип йөртәбез. Улыбызга да Шамил дип исем куштык, аның йогынтысы булгандыр, — диде ул.

«Әти-әниләрегезнең исән чакларында кадерен белегез»

Күптән көткән мизгел килеп җитте: сәхнә түрендә шушы кичәне оештырган, «әтием» дип янып йөргән газиз кешесе, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева күренде. Авыр сулап алганнан соң ул:

Бүген еламам дигән идем, төне буе елап чыктым… Кичә башлануга ук күңел тулды. Афәтле ел булуга карамастан, шушы кичәне нәкъ әтинең туган көнендә үткәрәсем килде.

Ничә ел үтсә дә, әти бездән китмәде. Кая гына барсам да, үземне Саба һәм Теләче кызы итеп йөрттем, чөнки әти-әниемнең тамырлары шул яктан. Әти-әниләрегезнең исән чакларында кадерен белегез, — диде җырчы.

Сәхнәдәге экранда гаилә фотолары, әле озакка сузылыр сыман тоелган күңелле мизгелләр чалынды, йөзләрдә — елмаю, күңелләр шат, нинди бәхетле гаилә: Шамил, Айгөл, Гөлфия… Шамил абыйның пар канаты — Гөлфия апа да экранның теге башыннан карап торган кебек булды. Менә аның җыры яңгырый, бәрхет тавышы «Акчарлаклар» җырын суза. Икенче куплетта ул тавыш чын-чынлап җанланды — Айгөл Бариева әнисенең җырын а-капелла дәвам итте. Тамашачы моны күреп «ах» итте, нинди охшаш тавышлар дип гаҗәпләнеп карап торды…

«Безнең арада яшерен серләр булмады»

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары кичәдә була алмасалар да, Шамил Бариев турында җылы истәлекләрен яздырып җибәргән иде.

Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов:

Шамил белән без 1968 елда Ленинград институтына кергәндә имтихан биргәндә таныштык. Беренче күрүдә үк Шамилне үз иттем. Гомере буена кешене дус итәргә тартылган кебек иде ул. Аның белән биш ел буе бергә тулай торакта яшәдек. Шамилдә үземдә күрергә теләгән сыйфатлар бар иде: ул гаять дәрҗәдә зыялы, даһи кеше булды.

Шамил күңелен бөтен кешегә дә ачып салмый иде. Без барысын да уртага салып, иҗат һәм гаилә хәлләрен сөйләшә идек. Бәлки, ул эч серләрен теләсә кемгә сөйли алмагандыр, тик безнең арада яшерен серләр булмады: яхшысын да, яманын да сөйләштек.

«Бер-берсенә пар килгәннәр»: Фирдәвес Хәйруллина белән Шамил Бариев өчен язылган җырлар турында

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музыка бүлеге җитәкчесе, театр оркестры дирижеры Фоат Әбүбәкеров:

Театрда «Кияү белән кәләш» спектаклен әзерләргә керештеләр. Мин әле пьесаны укып та өлгермәдем, миңа әйтүче кеше дә булмады. Шулай да, күңел үз урынында түгел иде: Шамил уйнаячак спектакль, ә мине дәшүче юк, дип аптырап калдым. Фирдәвес Хәйруллина белән Шамил Бариев шулкадәр бер-берсенә пар килгәннәр иде! Зөлфәтнең яңа чыккан китабын актарып утыра идем, шулчак «Кичер» дигән шигыре килеп чыкты. Кат-кат укыдым… Берничә көннән аның көе дә туды.

Җырны иң элек Шамилгә алып барып тыңлаттым. Аңа шул җитә калды: «Булды, Фоат!» — диде ул нишләргә белмичә. Шушы җырны спектакльнең ахырына керттеләр. Башлам өлешенә дә тагын бер җыр кирәк булып чыкты. Зөлфәткә шалтыраттым: «Тамашачы сорый», — дидем. Әзер яңа көйне тыңлаттым. Ике көн үткәч, көйгә өр-яңа шигырь язылган иде. Шулай итеп, спектакльгә матур җырлар да туды.

«Син болай эшли, яши алмассың, дидем»

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров:

«Ахырзаман» спектаклен уйнаганнан соң Шамилгә Муса Җәлил исемендәге премия бирелде. Спектакльдә аны башы белән аска каратып асып куялар иде. «Аның йөрәге авырта», — дип әйтәләр иде миңа. Шул сәхнәнең тизрәк үткәнен көтә идем. Яшьли йөрәге авырткач, бер-бер хәл булмаса ярар иде дип уйладым. «Боз астында дулкын» дигән спектакльне уйнаганнан соң, ул бик каты авырды. «Сиңа хастаханәгә керергә кирәк. Син болай эшли, яши алмассың», — дидем. Бик борчылдым, чөнки соңгы тапкыр шушы спектакльдә уйнады ул.

Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллина:

Шамил Гөлфияне бик ярата иде. Кызганыч, икесе дә безнең арада юк. Әмма мин аларны һәрвакыт ике аккош буларак күз алдына китерәм. Ике аккошның берсе китсә, икенчесе калмый.

Татарстанның халык артисты Рушания Юкачева:

Мин Шамил абыйны якты хис белән искә алам. Гастрольдә вакытта Шамил абый бик моңлана, аеруча гаиләсен сагына иде. Яшәү — кеше күңелендә ул, безнең хәтердә. Сулар акса да, Шамил әле гел безнең янда дип әйтә алам.

Шамил Бариев шәкертләре: «Без — бариевчылар, дип һәркайда зур горурлык хисләре белән әйтәбез»

Дилбәр Фәиз:

Шамил абый миндә кешелек ролен тәрбияләүдә зур роль уйнады. Беренче курста укыганда абыем фаҗигале рәвештә вафат булды, әти-әнием хәсрәткә чумды. Шамил абый чакырып алды да, нәрсә булганлыгын сорады. Озак итеп уйланып торды да, кесәсеннән соңгы акчасын алып бирде. Шушы вакыйгадан соң, төнлә белән уятып акча сорасалар да, ярдәм итәргә мөмкинмен. Шамил абыйга рәхмәтлемен.

Әлфия Хәбибуллина:

Әй, училищеда гына укытканмыни, дигән сүзләр ишетергә туры килә кайчак. Ул елларда бары тик Казан театр училищесы гына профессиональ артистлар әзерли иде. Казан мәдәният институты үзешчән сәнгать җитәкчеләрен чыгара иде. Шуңа күрә безнең Шамил абый чын артистлар әзерләүче укытучы булды.

Резидә Төхвәтуллина:

Мине тамашачы җырчы буларак белә. Диплом спектакльләре куйганда Шамил абый мине һәрвакыт җырлатып, җырлы рольләр бирә иде. Күрәсең, ул миңа дөрес юнәлеш биргән, шуңа күрә мин бүген зур сәхнәдә җырчы буларак та басып торам, рәхмәт аңа.

Инсаф Абдулла:

Бервакытта да кычкырмас, тавышын күтәрмәс иде. Без аның дәрес алып бару дәверендә бүген нинди спектакльдә уйнаячагын белә идек. Ул кичен уйнаячак роленә көне буе әзерләнеп йөрде. Шамил абый, һичшиксез, яхшы әти булгандыр дип саныйм. Ул вакытта Айгөл җиденче сыйныфта укый иде, безнең дәресләргә килеп йөрде. Айгөл аның янында утырганда Шамил абый: «Кызым!» — дип балкып утыра иде.

Ләйсән Мәхмүтова:

Шамил абый безгә: «Курстан бер-ике кеше артист булып китсә, мин бик бәхетле булам. Димәк, минем эшләгән эшемнең нәтиҗәсе бар», — диде. Аллага шөкер, Шамил абыйның 1993 елда чыгарган биш кешесе бүгенге көндә театрларда эшли. Кая гына барсак та, горурланып: «Без Шамил абый Бариев курсында укыдык, без — бариевчылар», дип һәркайда зур горурлык хисләре белән әйтәбез».

«Үзе матур, үзе сөйкемле, шулкадәр тыныч кеше. Аның ачуланганын күзлеген салып куйганыннан белеп ала идек. Күзен аска төшерә, ап-ак кулъяулык алып, күзлеген сөртә башлый иде. Безнең дә күбебез сәнгать юлын сайлады. Хәния Фәрхине белмәгән кеше юк. Аңа да җырга мәхәббәтне Шамил абый биргәндер дип уйлыйм. Ул да Шамил абый кебек янып, һәрвакыт сәхнә дип яшәде. Әгәр исән булса, безнең алда беренчеләрдән булып килеп баскан булыр иде», — дип искә алды Шамил Бариевның 1985 елгы беренче чыгарылыш шәкертләре.

Айгөл Нәбиуллина:

Без Шамил абыйның соңгы курсы. Кулыбызга диплом тапшыра алмаса да, актерлык осталыгы серләрен, нигезен биреп китте. Шамил Бариев үз чорыннан бик күпкә алдынгы карашлы, зур шәхес иде. Үзәк дәүләт телевидениеләрендә үткәрелгән программаларны шул чакта ук күзаллап эшли алган ул. 1993 елда студентлары белән танылган артистларга пародия рәвешендә тулы блок имтихан эшләде ул. Әмма пародия номерлары көчле тәнкыйть утына дучар булды. Үземә килгәндә, Шамил абый мине аерым якын итә кебек тоела иде.

Шамил Бариевның дәвамчылары — күрми калган оныклары

Шамил Бариев кызына Айгөл дип исем куша. Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Айгөл иле»ндәге төп образ — көчле рухлы Айгөл тәэсирендә була ул исемне сайлау.

Әти үлгән көнне иң истә калганы — шәкертләренең күз яше түгеп елавы, — диде Айгөл Бариева. — Әти студентларын шулкадәр якын күрә иде, өйгә кайткач та, «студентларым» дип сөйләргә ярата иде. Бәлки, сезнең арада бәйләнеш тагын да якынрак булгандыр. Дәресләрегезгә килеп, арттан көнләшеп утыра идем. Минем шуның хәтле сезнең янга чыгып, сәхнәләрдән уйныйсым килә иде! Миңа: «Юк, артист булмыйсың, уйнамыйсың», — дигән катгый әмер иде.

…Хатирәләр мәңге бетмәс кебек иде. Берсе артыннан берсе күңелне юатып торды алар. Шамил абыйның җаны монда, менә-менә чыгып күренер төсле: әнә, сәхнәнең бер кырыенда ул яраткан кызы Айгөлне атынгычта тирбәтеп, дуэт җырын башкаралар. Изрәп китеп, аларга кушылып җырлыйсың. Шуннан соң Шамил абый репертуарыннан «Ышанмыйм» җыры яңгырый башлады. Ә сәхнәдә аның дәвамчылары — оныклары Айлинә белән Камил Юсиповлар чыгыш ясады. Дәү әтиегез сезнең белән горурланыр иде! Тик исән чагында күрми генә калды шул…


Шамил Бариев — татар артисты, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты.

Ул 1950 елның 14 ноябрендә Татарстанның Саба районы Олы Арташ (элеккеге Теләнче) авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Шамил Бариев урта мәктәпне тәмамлагач, Ленинградтагы театр, музыка һәм кино институтына (ЛГИТМИКка) укырга керә. Институтны кызыл дипломга тәмамлап, Г.Камал театрына эшләргә килә.

Шамил Бариев педагог буларак та театр училищесында, соңрак Казан мәдәният институтында (хәзерге Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе) укытып, яшь артистлар да тәрбияли.

Тормыш иптәше — Гөлфия ханым Садыйкова белән – абыйлары белән Ленин исемендәге мәдәният сараена хорга йөргәндә таныша. Кызлары Айгөл Бариева хәзерге көндә иң танылган татар җырчыларының берсе.

Шамил Бариев 1994 елның 11 мартында — изге Рамазан аеның җомга көнендә вафат була. Шамил Бариевның кабере башкалабызның Яңа бистә зиратында урнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100