Ришат Әхмәдуллин: «Татарстаннан китмим, чит илдә үз дураклары да җитәрлек!» | intertat.tatar

Ришат Әхмәдуллин: «Татарстаннан китмим, чит илдә үз дураклары да җитәрлек!»

Галиәсгар Камал театрының танылган актеры Ришат Әхмәдуллин белән аның шәхси тормышы һәм иҗаты турында сөйләштек.

 «Эшсез утырсам, арый башлыйм»

─ Ришат, сез ─ күпкырлы шәхес. Галиәсгар Камал исемендәге театрда танылган актер, конферансье, оста алып баручы һәм опера җырчысы да… Ничек барысына да өлгерәсез?

Әгәр дә син тайм-менеджментны дөрес, төгәл аңлыйсың һәм үзеңне оештыра беләсең икән, барысына да җитешә аласың. Миңа калса, бүгенге көндә бер юнәлештә генә утырып булмый. Үзеңне төрле яктан сынап карарга кирәк.

Артист күпкырлы булырга, барысына да өлгерергә тиеш. Мин тик утырырга яратмыйм. Эшсез утырсам, арый башлыйм. Миңа һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк. Менә шундый әйтем бар бит: «Хәрәкәттә − бәрәкәт». Мин аның белән тулысынча килешәм. Тагын шуны өстисем килә: мин хәзер менеджерлык өлкәсендә укыйм. Икенче югары белем алам. Үзем турында «мәңгелек студент» дип әйтә алам.

Ләкин кеше ял итә белергә дә тиеш. Миңа, мәсәлән, һәр көнне ике сәгать булса да буш вакыт кирәк. Шул вакытта гына мин тулысынча формага керәм һәм яңа көч белән эшләргә тотынам.

─ Сез тайм-менеджмент турында әйтеп киттегез. Бүгенге көндә зур проблема ─ вакытны дөрес бүлмәү. Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

− Барысына да өлгерер өчен, көнне иртәдән башлап планлаштырырга кирәк. Немец халкы кебек бөтен нәрсәдә төгәллек булырга тиеш. Мәсәлән, мин үземә иртә белән менә шундый максатлар куям: «Ришат, сәгать сигездә син монда барасың, сәгать тугызда менә моны эшлисең…»

─ Көндәлек тә алып барасыздыр?

Көндәлек алып барганым юк иде, ләкин хәзер аның кирәклеген сизәм. Яшь барган саен хәтер югала башлады. Белмим инде, бу замана чире белән бәйлеме? Шуңа күрә кайбер нәрсәләрне язып барам. Әмма моның белән генә дә чикләнмим. Башны эшләтер өчен, күбрәк укыйм һәм нәрсәләрнедер ятларга тырышам.

─ Кайсы өлкә күбрәк акча китерә соң?

Кызык сорау. Болай дип җавап бирәм… Әгәр дә үзеңне дөрес күрсәтә һәм «сата» беләсең икән, һәр өлкәдә дә зур акча эшли аласың. Барысы да кешенең үзеннән тора. Бу өлкәләрдә эшләвем җитәрлек акча китермәсә, мин башка эшкә дә тотына алам.

«Минем акчам юк, театрда аз түлиләр, җырлаган өчен, гомумән, түләмиләр», − дип әйткәнем юк. Әгәр дә аз түлиләр икән, димәк, үз өстеңдә күбрәк эшләргә, тырышырга кирәк, бүгенге заман таләпләренә туры килергә. Бу − минем карашым.

Актер ул баймы, ярлымы?

Театр — ул бюджет өлкәсе. Актер бай да, хәерче дә түгел. Мин моны үземнән чыгып әйтәм. 

«Кешеләрдән бераз качарга тырышам… Күптән түгел үземне социофоб дип таптым» 

─ Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

Әгәр дә эшләрдән азат булам икән, үземнең хезмәттәшләремне карар өчен, мин театрга барам. Иң яраткан театрым — опера театры.

Гомумән алганда, кичләремне ялгызлыкта үткәрәм. Кайчак үземнең яраткан урыннарымнан әйләнеп кайтам. Күңелемә ниндидер авырлык килсә, мин су буена төшәм. Кешеләрдән бераз качарга тырышам… Күптән түгел үземне социофоб дип таптым. Бәлки, бу минем һөнәремә бәйледер, чөнки мин һәрчак тамашачылар алдында. Миңа күп аралашырга туры килә. Әгәр мин спектакль карарга барам икән, мин үземне «үз тәлинкәмдә» булмаган кебек хис итәм. Бик нык оялам һәм каушыйм, шуңа күрә миңа кайвакыт ялгызлыкта калырга кирәк…

«Театрдан китәсем килә» дигән уйлар булганы юкмы?

Мин бит эшсез тора алмыйм. «Театрдан китәсем килә» дигән уйларым да булганы юк иде. Эпидемия вакытында театр өч айга ябылгач, үземне начар хис иттем. Беләсезме, аяксыз калган кебек тойдым. Өйдә утырганда, һәрчак нәрсәдер җитми иде.

Хәзер үземне театрсыз күз алдыма да китерә алмыйм, чөнки мин аның бер күзәнәге кебек. Әлбәттә, минем театрдан китүем аның эшен туктатмас, ул шулай ук дәвам итәр. Әмма мин китсәм, театрда ниндидер бушлык булыр шикелле.

Әгәр Камал театрында уйнамасагыз, хәзер кем булып эшләр идегез?

Иҗатны сайламаган булсам, мин табиб булып эшләр идем. Бу − минем тормышка ашмаган хыялым…

Бәлки, психолог булыр идем. Элек шул өлкәгә караган китапларны укый идем. Минемчә, психология − бик кызыклы юнәлеш. Ул актерлык осталыгы белән дә бәйле. Артистлар сәхнәдә төрле образларны гәүдәләндергәндә, һәрчак җәмгыятьтәге прототипларга мөрәҗәгать итәләр. Мин үзем дә шундый: барысын да күзәтергә яратам, ә соңыннан аны сәхнәдә уйныйм.

Дөресен әйткәндә, әни аркасында гына актер булып киттем. Ул мине иҗат юлына бастырды.

Театрга ничек эләктегез? Сезнең җырчы булырга теләгегез бар идеме?

Дөресен әйткәндә, балачакта җырчы булу — беренче теләк иде. Мин беркайчан да үземне актер итем хис итмәдем. Ул вакытта, гомумән, театр сәнгатен аңламый идем. Укытучыларның тәкъдимнәре белән генә үз карашларымны бераз үзгәрттем. Бишенче сыйныфта гына «Абдулла Алиш» исемендәге балалар түгәрәгенә йөри башлагач, минем театрга мәхәббәтем уянды. Әмма анда да елый-елый барганым исемдә.

Бары тик соңыннан гына, аң килә башлагач кына театр училищесына укырга кердем. Хәтта ул вакытта тормышта үз урынымны табуымны да аңлаганмындыр. Элекке Ришат әйткән сүзләргә хәзер ачуым чыга.

«Зәңгәр шәл» Г.Камал театрының визит карточкасы, ә сез анда төп геройны уйныйсыз. «Йолдызланмадыгызмы» әле?

Юк, чөнки мин бу «чирдән» бик нык куркам. Әмма әйтеп китәргә кирәк — мине яхшы белмәгән кешеләр «борынын күтәргән малай» дип йөртәләр. Бу хакта күп ишеттем. Ләкин шул ук кешеләр, минем белән якынрак танышкач, башкача сөйләшә башлыйлар.

Әлбәттә, мин барысы өчен дә яхшы була алмыйм. Бәлки, бу үз-үзеңне саклаудыр? Аның бит хәзер дөньясы да бик яман.

Булат роленә куюны ничек кабул иттегез? Аны ничек уйнадыгыз?

Бу 2011 нче елның 19 нчы ноябрендә булды. Мин бүгенге көндә дә аны Ходай бүләге дип саныйм, чөнки Булат ролен уйнавымны төштә күрдем. Иртән эшкә килгәч, миңа: «Ришат, менә син Булат ролен уйнарга тиеш, чөнки актерыбыз авырый», − диделәр. Әлбәттә, минем өчен бу зур шок иде. Хәтта, куркып калдым, калтырана да башладым. Күпмедер вакыттан соң гына үземне кулга алдым. Булат образын башкардым.

Бәлки, шул көнне кыюлыгымны күрсәтмәгән булсам, хәзер бу рольне уйнамас та идем. Әйтергә кирәк, Булат өстендә эш тукталмады. Күңелем үскән саен, образ да үсә бара.

Бу хәбәрне ишеткәч, сез шатландыгызмы?

Билгеле, шул ук секундта шатлыгымны тоймадым. Безнең Булат ролен башкара торган артист белән аяк үлчәмебез төрле иде. Башка мөмкинлек булмаганга күрә, миңа аның итеген кияргә туры килде. Чынлап әйткәндә үләм дип торам. Әлбәттә, репетицияләрдә аякны каты кырды, әмма сәхнәдә мин авыртуны сизмәдем. Беләсездер инде, стресс вакытында кеше авыруны да сизми, организм киресенчә аңа булышырга тора. Ләкин сәхнәдә авыртуны сизмәсәм дә, соңыннан кычкырып яттым инде.

Сәхнәдә каушап калган очраклар булдымы соң?

− Әлбәттә, булды. Көтмәгәндә күз алдына ак бит килә дә баса. Күп очракта сүзләр онытыла башлый. Гадәттә, мондый вакытларда сиңа хөрмәтле хезмәттәшләрең ярдәм итә, югалып калырга бирми.

«Зәңгәр шәл»не хәзер муллаларны тәнкыйтьләү, диннән көлү дип тә кабул итәләр. Моңа сез ничек карыйсыз?

Менә Кәрим Тинчурин да үзеннән уйлап чыгармагандыр инде. Димәк, ул булган һәм бүгенге көндә дә бар. Мондый муллалар булуына бик тә ышанам. Хәтта үзем күргәннәрдән чыгып әйтә алам. Кәрим Тинчурин гына бу турында язмаган бит инде. Искә алсак, Гаяз Исхакый да бу проблеманы үз әсәрләрендә күтәрде. Мин моңа бик аек карыйм.

«Татар мохитен, аның мәдәниятен саклап калу өчен пропаганда алып барыр идем, чөнки чит илдә үз дураклары да җитәрлек!» 

Ришат, сәнгать үзгәрәме яисә бер урында гына торамы?

─ Юк, сәнгать бер урында тормый, ул гел алга таба бара. Заман үзгәргән саен, ул да үзгәрешләр кичерә. Сәнгатькә һәрчак яңа алымнар керә. Ләкин бездә, Россиядә, барысы да берничә елга артка кала, шуңа күрә прогресс та бераз соңрак килә. Менә Ауропа илләрендә булган алымнар күптән формалашкан, ә бездә алар турында белгән кеше дә юк.

Чит илләрдә прогресс зур адымнар белән баргач, ни өчен сез анда китмисез?

Чөнки Татарстанымны яратам. Казан минем күңелемдә зур урын алып тора. Мин аның матурлыгына көннән-көн сокланам. Шуңа күрә минем китәсем дә килми.

Чагыштырыр өчен генә мин чит илдә яшәп карар идем. Ләкин монда тагын бер нюанс бар. Мин театр аша үземне милләтемнең бер өлеше дип саныйм. Аның шулай булуын да телим. Әгәр дә чит илгә китсәм, мин барыбер бу өлкәдә эшләячәкмен. Татар мохитен, аның мәдәниятен саклап калу өчен пропаганда алып барыр идем, чөнки чит илдә үз дураклары да җитәрлек!

Камал театрының яңа сезонында тамашачыны нәрсә белән гаҗәпләндерергә җыенасыз?

Безнең дүрт премьера көтелә. 7 ноябрь көнне Марсель Сәлимҗановның туган көненә багышланган «Сәфәр» исемле спектакль куелачак. Шуннан соң Айдар Җаббаров Әмирхан Еникинең «Рәшә» әсәрен сәхнәләштерәчәк. Ә инде соңрак «Пигмалион» һәм «Мөһаҗирләр» спектакльләре чыгачак.

Сездән нинди яңалык көтәргә?

Мин «Сәфәр» белән «Рәшә» спектакльләрендә әлегә юк, әмма «Пигмалион» белән «Мөһәҗирләр» дә тамашачылар мине күрергә мөмкин.

Көтеп калабыз алайса! Без сезнең төрле проектларда һәм тапшыруларда катнашканыгыз турында беләбез. Диана Сәфәрова проектына ничек эләктегез?

Диана Сәфәрова белән без күптәннән таныш инде. Безнең театр «Угол» оешмасы белән яхшы мөнәсәбәттә тора. Без анда эксперементаль спектакльләрдә уйнадык. Ул вакытта Диана Сәфәрова яңа проект әзерләнүе турында сөйләде дә, бергә эшләргә тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, ризалаштым, чөнки татар артисты өчен рус театрында уйнау — ул үзеңне сынап карау. Шулай ук минем татар театрында Вронскийны уйнау мөмкинлеге булмас иде дип уйлыйм. Кызганычка каршы, бездә тәрҗемәләргә татар халкы бик сәер карый. Шул исәптән «Анна Каренина» әсәрен дә сәхнәләштермәсләр иде.

«Мин беркайчан да үземне актер итеп хис итмәдем»

─ Көндәлек тормышта сез нинди?

─ Көндәлек тормышта мин төрле…Үземне хамелеон дип хис итәм. Мин күбрәк ялгызлыкны яратам. Нәрсә белән бәйле икәнен аңлата алмыйм. Мин − бик тиз туя торган кеше. Күп очракта миңа ниндидер яңалык, хис-кичерешләр җитми. Кешеләр белән дә шул ук хәл, һәрчак интрига сакларга кирәк. Үзем өчен кешене ача башлагач, миңа акрынлап кызык булмый башлый…

Сезгә ышанырга буламы соң?

─ Була. Мин − сүземдә тора торган кеше. Ләкин кемдер сораган эшне башкара алмасам, гафу үтенеп, мин «юк» дип әйтә алам. Кешене ышандырып йөртергә яратмыйм.

Тамашачылар сезне бик сөйкемле кеше ди… Бу фикер белән килешәсезме?

─ Мин үземне матур кеше дип санамыйм, ләкин сөйкемлелек бар дип уйлыйм. Тамашачыларны нәрсә белән җәлеп итүемне дә белмим, әмма аларга бик рәхмәтле. Күп булмаса да, мине танучылар бар. Мондый очракларда мин оялып та куям, хәтта ябыла башлыйм. Әмма…әйе, үземне сөйкемле кеше дип хис итәм! Булсын шулай. Бу фикер белән килешәм.

Әллә сез гаиләдә бердәнбер баламы? Бигрәк үзегезне яратасыз кебек тоела… Иркә үстегезме?

─ Әйе, гаиләдә бер бала, ләкин иркә булып үсмәдем. Әни белән әти иркәләргә тырышсалар да, мин үземне иркәләргә бирмәдем. Балачактан ук артык игътибарлылыкны яратмадым. Әлбәттә, мин һаман да алар өчен бала булып калам, ләкин үземә нәрсәдер сатып алырга рөхсәт бирмим. Мин үземне үзем иркәләргә тырышам. Миңа калса, һәрбер кеше үзен шулай яратырга тиеш.

Беләсезме, «ярату җитмәү» − Россия халкының зур проблемасы. Төрле террактлар, кешеләрне үтерү, шулай ук күптән түгел булган фаҗигаләр − барысы да балачактан ук килә.

«Өч тапкыр җавапсыз мәхәббәт кичердем»

Сезгә күп хатын-кызлар гашыйк дип беләм. Театрда, актрисалар да игътибар күрсәтәме? Коллегаларыгыз арасында сезгә гашыйклары бармы?

Белмим, төгәл әйтә алмыйм. Без бит, гомумән, бер-беребезгә гашыйклар, ул башка төрле мәхәббәт булса да. Мәсәлән, сәхнәдә сиңа кешене яратырга кирәк икән, син аны яратасың. Ләкин ул сәхнә яратуы булып кына калды, чын хисләрем уянганы булмады.

Ришат, сезнең яшегезгә кагылышлы сорау туа: «Өйләнергә уйламыйсызмы әле?» Әбиләр әйткәнчә, вакыт бара бит.

Вакыт бара, ләкин… Ярар, сөйлим. Кызганычка каршы, мин өч тапкыр җавапсыз мәхәббәт кичердем. Бервакыт яратмыйча да өйләнергә җыенган идем, ләкин үз-үземне алдарга теләмәдем. Соңгы кыз белән мин өч сәгать елый-елый аерылыштым. Әни, әлбәттә, моны аңлап бетермәде: «Аны яратмасаң, нигә үксеп елыйсың?» − диде.

Ничә ел бергә булдыгыз? Ни өчен талаштыгыз?

─ Ике ел. Без аның белән талашмадык. Бары тик миңа аңлау килде, мин аңа ул теләгән бәхетне бирә алмас идем. Мин алай ук яратмадым.

Әмма барыбер үз мәхәббәтеңне табасың киләдер?

Әлбәттә, килә. Әгәр дә хәзер яраткан кешем булса, мин уйламыйча өйләнер идем.

Булачак хатыныгызны ничек күз алдына китерәсез?

Минем кебек юләр булсын иде ул! Мин төнге сәгать өчтә өйдән чыгып китәргә, парашют белән сикерергә телим икән, ул һәрвакыт мине хупларга, минем белән бер дулкында булырга тиеш.

Сез машинаны да кызу йөртәсездер?

─ Мин машинаны кызу йөртергә яратмыйм, каядыр соңга калсам да чабарга тырышмыйм.

Бүген театрга нинди машинада килдегез?

Кара!

Ә маркасы?

Бу сезнең өчен бик кирәкле мәгълүматмы?

Әйе.

─ Форд Фокус.

Галиәсгар Камал театрының 113 сезонның ачылышында курьер сезгә тамашачыдан 113 роза алып килгән икән. Бу дөрес сүзме? Аның кем икәнен ачыкладыгызмы? Сез аның белән очраштыгызмы?

─ Бу дөрес, ләкин кем икәнен ачыклый алмадым. Ничек кенә эзләсәм дә, ул кеше үзен табарга бирмәде. Рәхмәт сүзләрен әйтеп булмады.

Социаль челтәрләрдә сезгә язылган һәрбер укучыга да җавап кайтарасызмы? Танышу сайтларында утырганыгыз бармы?

─ Әйе, һәрбер укучыга да җавап кайтарырга тырышам. Танышу сайтларында да утырганым бар. Соңгы тапкыр бер ай элек утырдым.

Сез кызларны ничек сайлыйсыз соң? Нинди критерийлар буенча?

─ Ис буенча… Миндә ниндидер хайван инстинктлары уяна башлый. Минемчә, мәхәббәт — ул химия. Әгәр дә минем феромоннарым аныкы белән туры килә икән, димәк, ул минем кармакта.

Сезгә нинди хатын-кызлар ошый дип сорасагыз, мин сезгә «стервалар» дип җавап бирәчәкмен.

«Татар кешесе буларак, башта син үз телеңне бел!»

Ришат, сез татар телен яратасызмы? Бүгенге көндә аны саклап калу өчен нәрсә эшләргә була?

─ Мин татар телен чын күңелемнән яратам. Аны белүемә дә бик бәхетле. Татар телең камил белгәнгә, мин күп кенә төрки халыкларның телен аңлыйм. Кыргыз, казах, башкорт телләрендә иркен аралашам.

Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә безнең Татарстанда, татар телен саклап калу өчен, төрле проектлар эшләнә. «Бөтендөнья татар конгрессы» оешмасы аеруча зур өлеш кертә. Әмма барыбер яшьләрдә телгә карата кызыксыну уятыр өчен ниндидер яңа әйбер эшләргә кирәк дип уйлыйм. Алар телнең кирәклеген тоярга тиеш. Татар кешесе буларак, башта син үз телеңне бел!

Шәхсән, сез татар телен саклап калу өчен нишлисез?

─ Беренчедән, мин татар театрында эшлим. Миңа калса, без, артистлар, төп функцияне башкарабыз. Г.Камал театры эчендә һәрчак әдәби тел генә яңгырый. Үзебезнең спектакльләр белән тамашачыларда кызыксыну уятабыз. Шулай ук чит ил классикасын куллансак та, аны татар теленә тәрҗемә итәбез.

Икенчедән, мин шәхсән татар теленә багышланган төрле чараларда катнашам.

Сез татар телен саклар өчен күп нәрсә эшләргә тәкъдим итәсез, ләкин үзегез инстаграм битегезне гел русча гына алып барасыз. Бу нәрсә? Үз телеңнән оялу булып чыгамы?

Юк, бу үз телемнән оялу түгел. Мин барлык телләргә дә толерант карыйм. Әгәр инглиз телен яхшы белсәм, мин инстаграм битемне инглизчә дә алып барыр идем. Тагын бер проблема: мин гел татарча гына язсам, калган укучылар мине аңламаячак. Ә нигә башка милләт халкы мәхрүм булырга тиеш? Минем инстаграмда татар тамашачысы гына утырмый. Мин − татар театрына күп кенә рус тамашачыларын алып килгән артист. Әмма минем бервакытта да үземнең телемнән баш тартканым юк.

Минемчә, сезнең инстаграм битегез җансыз. Танылган актер өчен инстаграмда 5 мең укучы бик аз.

─ Моның белән килешәм. Мин блогер түгел, хәтта ул минем өчен максат булып та тормый. Инстаграм битен алып бару — вакытны әрәм итү. Әйе, буш булганда яңалыклар кую кызык, әмма ул эш түгел. Ләкин икенче яктан карасаң, ул бик зур хезмәт тә. Дөресен әйткәндә, мин аны һаман да аңлап бетерә алмыйм…

Әгәр сез татар телендә язсагыз, сез татар аудиториясен үзегезгә җәлеп итәр идегез, әмма сез һәрвакыт русча язасыз, шуңа күрә татарлар өчен дә кызык түгел. Русларга да сезнең русча постлар кирәкми, чөнки сез татар театрыннан. Шулай дип уйламыйсызмы?

─ Мин бу турыда, гомумән, уйламыйм.

─ Сез 5 мең укучыдан канәгатьме?

─ 5 мең укучыдан да канәгатьмен, чөнки алар минем иң тугры караучыларым булып чыга.

Инстаграмда сез еш кына матур, эшкәртелгән фотосурәтләр куясыз, алар арасында киемсез төшкәннәре дә бар. Гадәттә мондый фотосурәтләрне тәнкыйтьләргә яраталар, әмма сездә начар комментарийлар юк. Сез аларны чистартасызмы?

Юк, миңа, киресенчә, бик кызык. Мондый комментарийлар бик үк күп булмаса да, алар барыбер бар. Тәнкыйть һәрчак булырга тиеш дип уйлыйм.

Ришат, сез шигырьләрне еш укыйсыз. Бәлки, сез үзегез дә иҗат итәсездер?

Мин шигъриятне балачактан ук яратам. Мәхәббәт белән янып яшәгәндә язгалый идем, әмма хәзер илһам юк. Булган барлык шигырьләремне элек яраткан кешемә бүләк иттем…

Сез укыган соңгы китап?

Шәриф Хөсәеновның «Мәхәббәт сагышы». Шундый яратып укыдым!