Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Сәлахова: «Тальянда уйнау күләгәдә кала, танытасы иде аны!»

Лилия Сәлахова (Гәрәева) — тальянчылар нәселеннән. Бүген көндә ул Кариев театрында директор урынбасары булып эшли. Лилия ханым белән Алабуга көллиятендә тальянчылар тәрбияләү, мәрхүм әтисе Илдус Сәлахов мирасы, Айдар Фәйзрахманов ансамблендә эшләгән еллары һәм Кариев театрындагы үзгәрешләр хакында сөйләштек.

news_top_970_100
Лилия Сәлахова: «Тальянда уйнау күләгәдә кала, танытасы иде аны!»
Салават Камалетдинов, Лилия Сәлахованың шәхси архивы

«Әни мине ике айлык чагымнан ук концертларга алып йөргән»

Лилия апа, әтиегез бер әңгәмәсендә «бурычым — татар халык җырына, татар композиторлары музыкасына булган мәхәббәтне саклап калу. Бу гореф-гадәтләр генә түгел, бу, барыннан да элек, күңел көрлеге, эчкерсезлек», — дигән булган.

Әтием утыз ел Алабуга дәүләт көллиятендә баянчы, тальянда уйнаучыларны әзерләде. Фольклор ансамблен дә ул оештырып җибәргән иде. Әтием милләтенә тугры булды. Халкыбызның мәдәниятен күтәрү өчен бар көчен түкте.

Биш яшеннән үк тальян гармунда уйный башлый, дәү бабасыннан бирелгән беренче затлы бүләк тә бик кадерле — Заһидулла Яруллин төзәтеп биргән гармун була ул. Әтием үзе дә гармуннарны реставрацияләү белән кызыксына иде. Шулай ук, аның зур тальяннан алып, шырпы кабы размеры кадәр үз кулы белән ясаган гармуннары бар. Моның өчен аңа Фәйзулла Туишев исемендәге конкурста лауреат исеме бирелде.

Искә төшереп сөйләүләре авыр, чөнки әтиебезнең арабыздан киткәненә җиде ел була. Алабуга көллиятендә аның музеенда шәхси әйберләре, архив материаллары, дипломнары, гармуннары саклана. Ел да көллияттә искә алу кичәләре уза. Әти «Лучшие люди России» энциклопедиясенә кергән шәхес, горурлыгы — укучылары, балалары Мәскәү каласында зур музыкантлар.

Фольклор ансамбльнең эшчәнлеген дәвам итәрлек кеше табылдымы?

Әтинең укучысы Илфир Сәлахов хәзерге көндә дә әти башлап җибәргән эшне дәвам итә. Ул җитәкләгән ансамбль әтинең исемен йөртә.

Җырчылар арасында да шәкертләре бар — танылганнардан Гөлсирин Абдуллина, Азат Кәримов һ.б. Алабуга көллияте — республикадагы районнарга белгечләр әзерли торган белем йорты.

Без дә музыка көллияте мохитендә үстек. Әни мине ике айлык чагымнан ук концертларга алып йөргән. Сәнгать, мәдәният безнең канга сеңгән.

Тальян гармунда уйный белүчеләрдән өлкәннәр генә калды кебек…

Шунысын төгәл әйтә алам: тальянда уйнау хәзерге көндә күләгәдә кала, танытасы иде аны. Фәйзулла Туишев исемендәге бәйгеләрне яңадан торгызып, яңадан тальянчыларны барласак, файдалы булыр. Милләтебездә сәнгать сакланып калсын иде. Гармуннар, тальяннар ясау, аларда уйнау әтиләр заманында популяр булган. Уйнаучылар бар, аларны күрә белеп, дөньяга гына чыгарасы калды. Тальян гармунга фольклор уен коралы дип кенә карамыйк, аны милләтебезнең йөзек кашы итеп кабул итәргә кирәктер, миңа калса.

Әтиемнең дәвамчылары Татарстан буйлап сибелгән. Алабуга музыка көллияте сәнгать өлкәсендә педагоглар әзерләп чыгара. Теләсә кайсы мәдәният йортына барып карагыз, анда Алабуга музыка көллияте мәктәбен алган шәхесләр эшли. Алар үз төбәгендә музыка өлкәсендә хезмәт куя, алган белемнәрен башкаларга төшендерә.

«Музыканы дин белән чагыштырмас идем»

Илдус абый укытудан тыш, тагын нәрсәләр белән эш итте?

Әтием җырлар да язды. Гөлсирин Абдуллинаның беренче «Оч, күңелем» җыры да — әтиемнеке. Аның шушы җыр белән сәхнәгә чыгуы гаиләбез, Татарстаныбыз өчен зур горурлык. Әти күп кырлы кеше иде. Моннан тыш, чаңгы һәм җиңел атлетика ярышларында җиңә иде. Әти вафат булгач, аның дуслары барлык җырларын туплап диск чыгардылар.

Энем Айдарның «Миләш» дигән җырын инструменталь әсәр итеп «Баяны и баянисты» Халыкара фестивалендә Мәскәү сәхнәсендә яңгыратты.

Сез музыкаль гаиләдән. Музыка һәрвакыт беренче урынны алып тора идеме? Диндә музыка тыңларга, тавышыңның бар матурлыкларын күрсәтеп, бар халыкка күрсәтергә ярамый, диләр. Сез моңа ничек карыйсыз?

Мин моның белән килешмим. Кешегә Аллаһы Тәгалә сәләт бирә икән, ул аны миссия буларак алып барырга тиеш. Айдар бер вакыйга сөйләде: концерттан соң бер ханым килгән дә, «Айдар, синең музыкаң белән проблемаларым хәл ителде», — дигән. Музыкант өчен моннан да мактаулырак бәя юктыр, әгәр дә син музыка аркылы кешенең эчке дөньясын, халәтен ачып бирә аласың икән, моннан да зур бүләк юк. Музыканы дин белән чагыштырмас идем.

«Чит илдә шартлар яхшырак. Ул кешеләрне кайтарыр өчен чит илдәгедән дә яхшырак шартлар тудыру шарт»

Бертуганнарның барысы да музыка белән шөгыльләнүе үзара конкурентлык та уята. Сезнең гаиләдә көндәшлек булдымы? Бер-берегезгә ничек карый идегез?

Энем Илдар белән 1,8 яшь аерма булса, энем Айдар белән 11 яшь аерма. Һәр чорның үз кешесе, һәр кеше чорына яраклашып туа дип уйлыйм. Илдар һәм Айдар һәркайсы үз юлларын тапты. Айдар үзенә күрә методикалар уйлап чыгара, аның баянда уйнау методикасын Кытай музыкантлары үзләштерә, чит илләргә онлайн һәм офлайн концертлар бирә.

Берсендә Айдар Монголиядә монгол халык әсәрен башкара. Монголиядәге бер шәһәрнең мэры торып баса да: «Монгол әсәрен ничек уйнарга кирәк икәнен карагыз», — дип әйтә. Кытай, монгол халыкларының музыкасы татарныкы белән охшаш. Һәрберебезнең үз ачышы.

Әти-әниләргә рәхмәт, музыкаль тәрбия яшьтән үк бирелде. Без Илдар энем белән бию белән дә шөгыльләндек. «Чишмә» вокаль һәм «Балакай» бию ансамбленә йөрдек. Музыка мәктәбендә укыдык. Болар барысы бергә кешене шәхес буларак формалаштыра.

Айдар гармунда өч яшьтән уйный башлады. Музыка мәктәбендә үз ансамблен төзеде. Музыка көллиятендә укыганда ук халыкара фестивальләрдә җиңүләргә иреште.

Бертуганнардан Сез генә Татарстанда калгансыз. Энеләрегезгә туган як чит якка әйләнмәгәндер бит?

Һәр өлкәдә һәр кеше үз баласына яхшы белем бирергә тырыша. Чит илләргә җибәрәләр, чит телләр өйрәтәләр… Татарстанда яхшы белем бирмиләр дип әйтә алмыйм, әмма һәр музыкант белемне кайдан алырга икәнлеген үзе сайлый. Илдар да, Айдар да Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә Россиянең халык артисты Фридрих Липста белем алдылар.

Ни өчен чит илләргә баралар да, кире кайтмыйлар? Сер түгел, чит илдә шартлар яхшырак. Ул кешеләрне кайтарыр өчен чит илдәгедән дә яхшырак шартлар тудыру шарт. Бәлкем, музыкантларның үзләренә шулай яхшыдыр, алар бар дөнья буйлап татарлыкларын күрсәтә, шәп бит.

Татарлык дигәндә, энем Айдар Сәлахов Германиядә татар әсәрен уйнап, беренче урын алды. Энем Илдар Татарстанның атказанган артисты рус егетләре белән Мәскәүдә «Шүрәле» төркемен төзеде. Татар теле Мәскәүдә бик киң таралмаса да, яшьләр аны белә, яратып тыңлый. Коллективта күпчелеге рус телле, әмма алар татар музыкасын яратырга өйрәнә, хәзерге заман ысулларын кулланып, элекеге җырларны яңача яңгырата. Мин дә мәдәният өлкәсендә — татар театрында.

«Беребез дә китап укырга, пианинода музыка өйрәнеп утырырга, озын-озын шигырьләр ятларга яратмый…»

Артист яки иҗат кешесе үз баласын үзе үткән юлдан җибәрми. Баласы бик теләсә дә, аяк терәп башка юнәлешкә кертә, сәнгать кенә булмасын, ди. Күрәм, бу өлкәне сайлавыгызны әти-әниегез аклаган…

Дәү бабайның әтиемә тальян гармун бүләк итүен телгә алдым. Минем әби белән бабай шулай ук тальянчылар иде. Нәселдән килгән. Кырт кисеп, мин башка юлдан китәм, дип карышу булмады.

Ниндидер талпынулар булса да, сәнгать өлкәсенә кайтып кала иде. Әти белән әни яшьтән үк мәдәниятне төрле яклап бирергә тырыштылар — музыка, бию, спорт аша… Бу өлкәдә сәләтнең булуы нәрсәгә кирәк, дип уйлап куя идем. Син киләчәктә нәрсә буласын белмичә хәзерге секундта һәм минутта шулай уйлыйсың. Алга таба боларның кирәге соңрак — Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшләгәндә чыкты. Җырлый, уйный, бии белдем. Әзер багаж белән килдем.

Бала туарга да өлгерми, инде биюдә, җырда, бассейнда, каратэда, рәсемдә һ.б. өлкәләрдә шөгыльләнә. Шулкадәр шөгыль зыян гына китерә, бала үзе сайларга тиеш түгелмени?

Сүз дә юк, беребез дә китап укырга, пианинода сәгатьләр буе (беренче карашка бер дә аңлашылмаган) музыка өйрәнеп утырырга, озын-озын шигырьләр ятларга яратмыйбыз. Йөрисе килмәгән чаклар күп була. Үҗәт булабыз икән, аның һәрчак нәтиҗәсе була. Баланы баштан ук мәҗбүриләү дөрес түгел. Һәр якның уңай якларын күрә белергә кирәк.

«Кариев театры — яңа туган сабыйдан алып олы яшьтәгеләр өчен татар дөньясында бер институт оешмасы кебек»

Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән фольклор ансамблен телгә алдыгыз. Ничек барып эләктегез һәм ни өчен киттегез?

Татар дәүләт филармониясендә биш еллап Раяз Фасыйхов, Илшат Вәлиев кебек талантлы шәхесләр белән бергә эшләдем. Айдар абыйның зур мәктәбен үтәргә туры килде. Ансамбль сәләтләремне тулы көченә ачарга мөмкинлек мәйданы иде.

Һәр әйбернең үз вакыты: сәхнә матурлыкны, яшьлекне сорый. Үземне яңа яктан ачарга, үсештә булырга яратам. Ансамбльдән мин мәдәният өлкәсендә оештыру эшләре юнәлешенә күчтем. Күп еллар Киров һәм Мәскәү районы администрациясендә мәдәният бүлегендә Дамир Фәттаховның көчле командасында эшләдем. Минем өчен зур чыныгу булды ул. Мәдәниятнең эчке ягын беләм, һәм аны оештыру эше миңа җиңел бирелде.

Ансамбльдә Сез күбрәк тамашачы күз алдында булгансыз, хәзер инде оештыру эшләре белән мәшгульсез. Сәхнә артында калу үкенечле түгелме?

Сәхнәдәге кеше белән сәхнә артында оештыру өлкәсендә кайнаган кешене бүлеп карамас идем. Параллель булырга тиеш. Үзеңне күрсәтү бурычы йөкләнмәгән. Монда хезмәтеңне, белемнәреңне, практиканы яңалыкта бирергә тиешсең. Башка өлкәдә дә шул ук.

Үзен әллә кемгә куйган музыкантлар, җырчыларның күбесе сүнеп кала, чөнки аларда үзләрен эзләү теләге юк. «Уйныйм/җырлыйм да, йолдыз булып балкып яначакмын» дип, ялгышалар. Ә бит хәзер дөнья безне төрле яклап тәрбияли: кризисның, ковидның үзенең уңай яклары да бар.

Габдулла Кариев театрында яңа эскизлар, спектакльләр куеп карыйбыз — ул безнең үсеш өчен бик кирәк. Аллаһ теләсә, балалар театры студиясе дә булачак. Бәлкем, зур сүзләр сөйлимдер, Кариев театры — яңа туган сабыйдан алып олы яшьтәгеләр өчен татар дөньясында бер институт оешмасы кебек. Театрда эшләү белән бер рәттән «Калеб» яңа буын җыенының проектларын да алып барабыз. Җырчылар белән «Безнең җыр» иҗат лабораториясе бар, бию ягыннан «Därman» татар бию студиясе тиздән үз эшен башлый. Җитәкчелек күрми дип әйтә алмыйм, җитәкчелек мөмкинлекләр бирә.

«Милләттә бер-береңә ярдәм итү көчлерәк булса, уңышка ирешә алыр идек»

Мәдәният өлкәсендә реформа-үзгәрешләр булып тора…

Авылларда мәдәният йортлары яңартыла, яңалары ачылып тора. Барыбыз да үзебездән тора. Теләк кенә булырга тиеш. Үсешкә омтылыйк. Мондый үзгәрешләрне сәнгатькә гашыйк булганнар, яки шул өлкә белгечләр генә булдыра ала дип уйлыйм. Шул мохит булмаса, дөньяны болай гына үзгәртеп булмый. Күрсәтә, таныта белик.

«Калеб», «Безнең җыр», «Яңа дулкын» кебек проектларны Сез эшләп чыктыгызмы?

Бер проектны да берүзем башкарып чыктым дип әйтү дөрес булмас. Бу — команда эше. Дөнья мине бик яхшы җитәкчеләр белән таныштырды. Баштан Сәгыйтова Гүзәл Рәмзиловна, аннан соң Шарова Луиза Николаевна белән эш алып барабыз, алар барысы да «Калеб”тән чыккан. Шундый рух булганда гына уңышка ирешеп була. Үзебезне талантлы милләт итеп санасак, барысын да булдыра алабыз. Милләттә бер-береңә ярдәм итү көчлерәк булса, күбрәк уңышларга ирешә алыр идек.

Илдар белән Айдар Сәлаховларны Сез әйтмәсәгез, белмәс тә идем. Халык та белмидер…

Аларны Татарстанда да, чит илдә дә яхшы беләләр. Алардан белем алырга тырышалар. Алар төрле оркестр, музыкантлар белән концертлар куя. Кытайлылар Айдарның методикасын үз итте, аларга ул кызыклы һәм алар аны үзләренә җәлеп итәргә тели. Кытайда аның үз мәктәбен булдыру теләге бар. Бөтен Кытай Россиягә килеп, баян мәктәбен өйрәнә. Безнең халыкта иҗат яхшы үсеш алган.

Ярдәм, теләк кирәк, дисез… Үзешчән вокаль ансамбльләр, бию төркемнәре элек гөрләтеп гастрольләргә йөргән катнашкан. Бу заманда андый күренеш бетте. Гастрольгә барырга ярдәм сорап керсәң, министрлык борып чыгара. Ни өчен үзешчәннәргә мондый караш?

Өстенлеккә кую дигән нәрсә бар. Кемгәдер үзешчәннәр кызыклы, кемгәдер — юк. Яңа форматта бирү, яңалык кертеп, уйлап бетерелгән, «тәмле» продукт итеп бирергә кирәктер. Үзеңнең сәләтеңне салып күрсәтә белергә дә кирәк. Моннан курыкмасыннар иде.


Белешмә:

Лилия Сәлахова — 1982 елда Алабугада туа, 2001 елда «Музыкаль белем» белгечлеге буенча Алабуга мәдәният көллиятен тәмамлый, 2006 елда «Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты»н бетерә. 2003 елда Татар дәүләт фольлор ансамблендә эшли. 2008 елдан Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә мәдәният бүлегендә хезмәт куя. Бүгенге көндә — Габдулла Кариев исемендәге Казан татар Дәүләт Яшь тамашачылар театрында директор урынбасары булып эшли. Шулай ук, «Калеб» яңа буын җыенының проектларын гамәлгә куючы.

Илдус Сәлахов — 1957 елның 12 ноябрендә Мамадыш районы Арташ авылында туган. 1975 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга керә. 1980 елдан 2013 елга кадәр Алабуга мәдәният көллияте укытучысы, баянчы, концертмейстер. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Илдар Сәлахов — 1984 елның 18 февралендә Алабугада туган. 1998 елда Әнвәр Бакиров исемендәге 1 нче балалар мәктәбендә тәмамлый. 2002 елда Яр Чаллы сәнгать училищесын тәмамлый. 2007елда — Гнесиннар исемендәге Россия академиясен (РФ халык артисты, профессор Фридрих Липс классын) тәмамлый. 2010 елда аспирантураны тәмамлый.

Халыкара конкурслар лауреаты: Чиләбе (Россия, 2004.), «Дөнья кубогы» (Аскер, Норвегия, 2006), «AccoHoliday» (Киев, Украина, 2007). «Трофей мира» (Самара, Россия 2007), Тянь-Цзинь шәһәре (Кытай 2008). Россия, Сербия, Португалия, Согуд Гарәбстанында концертлары белән чыгыш ясый. 2010 елда «Шүрәле» этно-поп-рок төркемен төзи. Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Айдар Сәлахов — Әнвәр Бакиров исемендәге Алабуга музыка мәктәбендә укыган. А. Г. Шнитке исемендәге Мәскәү дәүләт музыка институтының Музыка колледжын, Россиянең Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлый. 2019 елда аспирантураны тәмамлый.

Мәскәү Халыкара Музыка йортында, Мәскәү консерваториясенең Зур һәм кече залларында, Чайковский исемендәге концертлар залында һәм Австрия, Германия, Дания, Испания, Кытай, Сербия, Төркия, Чехия, Финляндия, Япония һәм башка илләрнең абруйлы сәхнә мәйданчыкларында концертлар куя.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100