«Татар китабы сатып, баеп буламыни?» — дип көлделәр…» - китап сатучылар ничек яши? | intertat.tatar

«Татар китабы сатып, баеп буламыни?» — дип көлделәр…» - китап сатучылар ничек яши?

Татар китабын халыкка илтеп җиткерүче фидакарь ханымнар белән безнең хәбәрчебез әңгәмәсе.

Таныш булыгыз: Фәния Хуҗахмәтова — Казаннан, Рәмилә Дәүләтова — Мөслимнән, Алсу Рәхмәтуллина — Чаллыдан, Зөһрә Фәйзрахманова — Арчадан, Дамира Гыйльмуллина — Балтачтан. Болар — татарның китап сатучы кызлары, бүгенге көннең мәгърифәтчеләре.

«Татмедиа”га китап-журнал сәүдәсе буенча түгәрәк өстәлгә килгән арада, алар «Татар-информ”га сугылып чыгарга вакыт таптылар. Сүзебез галиҗәнап китә һәм, әлбәттә, акча турында да барды.

Журналист Фәния Хуҗахмәтова — Мөселман календарьларе нашире, Казанда ике шәхси китап кибете тота.

Алсу Рәхмәтуллина — Чаллыда «Рәхмәт» кибете мөдире.

Дамира Гыйльмуллина ритуаль хезмәтләр кибете тота, әмма монда дини һәм балалар китапларын да табып була, ә аның машинасы тәгәрмәчле киоскка тиң — анда эләксәң, китапсыз төшеп китмисең.

Зөһрә Фәйзрахманова Арчада, Рәмилә Дәүләтова Мөслимдә китап сата.

Фәния Хуҗахмәтова:

Татар халкы гомер-гомергә укымышлы булды. Укымышлы булмый хәле юк. Аның дөньяның конституциясе булган Коръәне дә «Укы!» дигән сүз белән башланды. Аллаһның рәхмәте, Ленин бабай да бу сүзләрне шул хәтле яратты, мәктәп стеналарына да: «Укырга! Укырга! Укырга!» дип язылган иде. Безнең укымаска хакыбыз юк, укымыйча булмый, яшәү — уку ул.

Укыйлармы?

Фәния Хуҗахмәтова:

Укыйлар. Укымыйча булмый. Укымасалар, 100 мең сум аренда түләп, Казанның уртасында китап сатып утырмас идем.

Ә кем ул сезнең алучы? 

Фәния Хуҗахмәтова:

Мин алучыны үзем үстерәм. Алучыны тәрбияләргә кирәк. Без календарь чыгара башлаганда яхшы гына кредит алдык та, 140 мең тираж белән чыгардык. Акчаның миллионнар белән исәпләнгән вакыты иде. 30 миллион сумны — хәзерге акча түгел — ике ел түләдек. Календарь шул кадәр көтелгән әйбер иде: карлыяңгыр яуган көндә халык Печән базары мәчетендә чират торып кәрзин-кәрзин, арба-арба календарь ала. Шуннан соң акча яраткан муллаларның да күзе төшеп, болар да мөселман календаре чыгара башлады. Быел Каюм Насыйриның календарь чыгара башлаганына 150 ел, аны зурлап билгеләп үтәргә кирәк иде. Каюм бабай 30 календарь чыгарган, без 29ны чыгардык, Аллаһ гомер бирсә, мин инде 30нчыны эшли башладым.

Дамира Гыйльмуллина:

Кешеләр Фәниянең календаре сорап килә, «Гомер буе шуны алдым, бөтенесе бар», — дип әйтүчеләр бар.

Рәмилә Дәүләтова:

«Былтыргысын кешегә биргән идем, кайтармадылар, калмаган идеме?» — дип сорыйлар.

Бөтенегез аның календарьларын сатамы?

Дамира Гыйльмуллина:

Сатабыз. Календарен генә түгел, бөтен китапларын да сатабыз.

Үзегез китаплар чыгармыйсызмы?

Алсу Рәхмәтуллина:

Мин китаплар чыгарам. 20 елдан артык китап сатам. «Китап укыйлармы?» — дигән соравыңа — эшли башлаганда миннән шундый нык көлделәр: «Татар китабын сатып, баеп буламы?» — диделәр. Без эшли башлаганда матур балалар китаплары да, сатарлык Тукай басмалары да юк иде. Матур рәсемнәр ясатып, русча-татарча итеп Тукай әкиятләрен чыгардым. 10 мең тираж иде бугай. Оныгымның туган көненә татарча-русча табышмаклар китабы чыгардым. Хәзерге вакытта безнең егермеләп китап бар. Алиш әкиятләрен чыгардым. Авторлык хокуклары буенча проблемалар юк, карадым — 50 елдан соң ул бетә икән. Хәзер эшлим дигән кешегә татар халык иҗаты белән рәхәтләнеп эшләп була.

Ягъни, халык иҗаты белән генә эш итәсез, әйеме? Бүгенге язучылар белән түгел.

Алсу Рәхмәтуллина:

Язучылар белән эшләгән юк. Сату өчен иң авырткан җир булып классика тора. Татар китабына әдәби китап кына түгел, мәктәп кирәк-яраклары да керә бит, дини, тарихи китаплар да керә. Мәхәббәт китапларын әйбәт сатабыз: укыйсың да онытасың — шундый китаплар әйбәт бара. Кыскасы, татар китабының киләчәге бар дип уйлыйм — сатыла, Аллага шөкер! Кеше дога китабы булса да ала. Анысы да уку инде.  

Рәмилә Дәүләтова:

Миннән балалар өчен татарча әкият китапларын сорыйлар. 

Дамира Гыйльмуллина:

Мин әле китап сатуга яңа кереп кенә барам. Минем бер танышым, үзе укытучы, кием сата башлагач: «Нишләп син укытучы башың белән кием сатасың, китап сат?» — дидем. Шул вакытта үзем китап сатуга кереп киткән булсам, хәзер колачлап йөзгән булыр идем. Бервакыт «Җәлил хәзрәт вәгазьләре» дигән китап чыкты. Аны күпләп алдым да мәктәпләргә тараттык. Балаларым йөргән балалар бакчаларына, мәктәпләргә бәясе төшкән китапларны алып кайтып бирә идем.

Фәния апа укучыны үстерергә кирәк дип әйтә бит — шулай булгандыр инде: миннән китап сорый башладылар. Миндә Дамир Гарифуллинның беренче китабыннан башлап, бөтенесе бар, Мәдинә Маликованың басмалары бар. Мин Сарманнан булып Балтачта яшәгәч, Сарман язучыларының китапларын җыйдым. Ул вакытта нотариус булып эшли идем. Хәзер ритуаль әйберләр кибете тотам, инде анда дини, балалар китаплары китаплар да кайтарып тутырдым. Кеше садакага дип кергәч, садака итеп бирергә китап тәкъдим итәм. Фәния апаның календарьларын да алып кайтып куярмын, дим.

Ритуаль товарлар белән чагыштырганда, китапның кереме ничегрәк?

Дамира Гыйльмуллина:

Әле өч ай чамасы гына сатам, керемнәрен санаганым юк. Анда мәхәббәт китаплары юк, ләкин алары машинамда йөри. Зөлфәт Хәкимне бик яратам — аныкылар бар. Айгизнеке… Кеше машинама утырган саен карый, кызыксына, ала. Машинам киоск сыман инде. Мин үземне китап сатучы дип әйтә алмыйм әле, әмма инде китап сораучылар бар. Ә теге кием саткан хатын хәзер китаплар да сата. Әле китапларны Шыгырданга да төяп барам. Бер дустымның анда кечерәк кенә кибете бар.

Фәния Хуҗахмәтова:

Район саен бер шундый кеше булса, әйбәт булыр иде. Балтачта китап сатуның бернинди проблемасы да юк. Актанышта андый проблема бар — Актаныш халкы укымый. Мөслим дә бик укымый. Арча укый. Мин кайсы районның ничек укыганын календарьны күп алудан күрәм. Кайсы районга нәрсә кирәген беләм. Чөнки 30 ел шуның белән шөгыльләнәм бит инде. Соңгы вакытта Сарман укый башлады. 

Ә Чаллы?

Фәния Хуҗахмәтова:

Чаллының бит бер өлеше Арча, бер өлеше Актаныш — анда җыелган халык. Түгәрәкләп әйткәндә, бик укый торган түгел. Җиңел юл белән киттеләр: алар авылдан чыккан халык, бөтенесе бушка гына әзер фатир алды, машинага утырдылар, китап онытылды, рухи азык бушабрак калды. Ә бит Чаллы бик укымышлы булырга тиеш иде — яхшы язучыларны биргән шәһәр: Вахит Имамов шунда яшәде, Фәүзия Бәйрәмова яши, Айгөл Әхмәтгалиева әйбәт кенә, Зифа Кадыйрова сөбханалла…

Казанга караганда әдәби процесс көчлерәк тә анда.

Алсу Рәхмәтуллина:

Казан белән чагыштырып булмый. Казан — ул Казан бит инде! Чаллы ул авылдан шәһәргә әйләнгән, анда җыелма халык.

Фәния Хуҗахмәтова:

Фәүзия Бәйрәмова хәзер иң шәп язучы. Китапларын 300, 500 тираж белән чыгара да кыйммәткә төшә. Мең данә тираж белән чыгарсаң, берсе 300 сумга төшә, ә Татар штабы 10 мең итеп чыгарды да, берсе 87 сумга төште. Китап нәшриятында Фәүзиянең «Һиҗрәт»е чыкты. Татарстан китап нәшрияты дәүләт акчасына чыгарса да, бәясен 700 сум итеп куйган.

Дамира Гыйльмуллина:

Бәясе кәгазенә дә карый, яхшы кәгазьгә чыгарылса, китап бик арзан булмый инде.

Кеше китап алганда сыйфатына карыймы?

Дамира Гыйльмуллина:

Карый.

Фәния Хуҗахмәтова:

Мин «Сөембикә» романын Чаллыда 1992 елда 25 мең тираж белән чыгарган идем. Өзелеп төшәрдәй сәләмә кәгазь инде. И укыдылар инде… Вакыт узды, яңасын 200 сумга, тегесен 30 сумга куйсаң, хәзер тегесен алмый кеше, матур кирәк. Татар китабы матур булырга тиеш! Ул бер көнлек түгел. Китап нәшриятенең бер җитешсезлеге — версткага сала белмиләр. Бик вак шрифт белән чыккан китаплар бар.

Алсу Рәхмәтуллина:

Кем ничек заказ бирә бит инде…

Фәния Хуҗахмәтова:

Аларга заказны хөкүмәт бирә. Чыңгыз Айтматов романнарын чыгарып куйдылар — күтәрә алмаслык зурдыр үзе. Китапның формасын табарга кирәк.

Алсу Рәхмәтуллина:

Китаплар матур чыга хәзер. Кеше матурлыкны, сыйфатны беренче урынга куя.

Ягъни, халык китап алырга дип килә, әйеме?

Алсу Рәхмәтуллина:

Безнең кибеттә китап кына түгел, татар дөньясы — сувенирлар, түбәтәйләр. Мәктәп сезонында мәктәп әйберләре яхшы сатыла. Балалар китаплары, дини басмалар һәрвакыт яхшы бара. Әдәби китап җәй көне туктабрак тора. Яңгырлар башланып, кеше өйдә утырганда күбрәк әдәби китап укый. Хәзер бергә пенсиягә чыккан ир-атлар йөри башлады. Алар бүген укымасам — иртәгә дип тарихи китаплар ала, мәгълүматы дөрес булган тарихи китаплар сорыйлар.

Алар китапханәгә барып бушка укымыйча, сездән сатып аламыни?

Алсу Рәхмәтуллина:

Әйе, алар китапның үзендә булуын тели. Китапханәләр дә әйбәт Чаллыда. Ләкин кайбер кеше башкалар кагылган китапны яратмый, үземнеке, чиста булсын, ди. Балага яңа булсын дип, дәреслекләрне килеп алучылар да бар.

Шуны алып кайт дип заказлар буламы?

Алсу Рәхмәтуллина:

Әллә кайчан тиражы беткән китапларны сорап аптыратучылар да бар. Зифа Кадыйровага заказ бирәләр.

Фәния Хуҗахмәтова:

Минем халыкка Вахит Имамовның китапларын укытасым килә, беркөнне сорадылар әле. Ә ир-атлар Фәүзияне укый.

Рамилә Дәүләтова:

Нәби Дәүлине, «Юкмыш бабай әкиятен» таптырдылар.

Алсу Рәхмәтуллина:

Һади Такташның күп томлыгын сорадылар. Җитмешенче елны чыккан китапны искә төшерәләр дә, шуны алып кайт әле, диләр. Булмаса, «Эзләмисең инде», диләр.

Китапның алынмый ятканнары күпме?

Алсу Рәхмәтуллина:

Распродажа дигән әйбер бар бит инде. Сатылмаганнары 50 сумга тора. Аннары 2018 елда татар телен законга туры килми дип дәресләрне киметтеләр. Шул вакыттан дәреслекләр, кулланмалар күп калды.

Фәния Хуҗахмәтова:

Китапның сатылмый торган өлеше дә булырга тиеш. Ул тиз генә сатылып бетергә тиеш тә түгел, озак сатылырга тиеш. Тукай китабы һәрвакыт сатуда ятарга тиеш. Нәрсәне 50 сумга куйдың?

Алсу Рәхмәтуллина:

Миркасыйм Госмановның калын китабын 50 сумга сатып бетердек. Татар дөньясы турында андый фәлсәфирәк китапларыбыз бар иде инде.

Фәния Хуҗахмәтова:

Искә төште — Камал театрында Бөтендөнья татар конгрессының I корылтае барганда фойега Миркасыйм абыйның китапларын тезеп куйганнар. Китапка караучы да юк. Мин шунда китап сатып торам. Тезелеп торган басмаларның берничәсен алып, өстәлгә куйдым. Бәясен сорыйлар да, «Бушлай алыгыз», дим, алмыйлар. Аз гына бәя куеп әйткән идем, «Ник бик арзан соң ул?» — диләр. Яхшы гына бәя куйган идем — сатылды да бетте. 

Алсу Рәхмәтуллина:

Без кеше бик алмаган китаплар өчен төрле акцияләр ясыйбыз, берсен алсалар, икенчесен кушып бирәбез. Биргәнне яраталар бит, бик сөенеп алып китәләр.

Дамира Гыйльмуллина:

Мин распродажалар булганда Казаннан күп итеп китап җыеп кайта идем. Бервакыт 1 мең сумлык китап алганга Әхсән Баянның күптомлыгын бүләк итеп бирделәр. Китапны саклап ятудан да файда юк инде, мин дә бүләк итәм.

Китапны таратуның тагын нинди юллары бар?

Зөһрә Фәйзрахманова:

Без район белән бергә республикадан читтәге төрле мәдәни чараларга, Сабантуйларга йөрибез. Шулкадәр аралашасы килә андагы татарларның. китапны да алалар.

Зыянга йөреп кайтмыйсыз алайса?

Фәния Хуҗахмәтова:

Файдасын-зыянын уйламыйсың инде, китап сату азартка әйләнә.

Рамилә Дәүләтова:

Анда инде акча турында да уйламыйсың. Шундагы кешеләрне сөендереп кайтасы килә. Администрация юл хакын да түләгәч, өстебездән чыкмый.

Алсу Рәхмәтуллина:

Без дә йөрибез, бездә бит түбәтәе дә, сувениры да бар…

Фәния Хуҗахмәтова:

Кайчак Сабантуй булса да, барып баскан җиреңә 2-3 меңеңне түләргә дә туры килә. Мәңгәр Сабан туенда 3 мең сорагач, тузынып кайтып киткән идем. 

Алсу Рәхмәтуллина:

Быел Кемерово Сабан туена барган идек. Китаплар да, дини календарьлар да алып бардык. Кеше алды да… тик яңгыр иште дә китте, бөтен нәрсә юешләнде. Бер атна киптердек. Без аларына да әзер, бер утырып еладым да үтте.

Чаллыда ничә кибетегез бар?

Алсу Рәхмәтуллина:

Ике кибетебез бар. Нинди матур кибет, ди кергән кеше.

Фәния Хуҗахмәтова:

Арендагыз күпме? Акча яраткач, анысын сорыйм әле.

Алсу Рәхмәтуллина:

Берсе 80 мең сум, берсе — 47 мең. Акчаны кайсыбыз яратмый?!

Акча яраткан кеше һичьюгы косметика сатар иде.

Зөһрә Фәйзрахманова:

Күңел тартуы булмаса, бу эштә акча өчен генә эшләп булмый. Язучы да, сатучы да байымый. Монда рухи байлык турында сүз бара.

Китап сәүдәсендә конкурентлар бармы?

Рамилә Дәүләтова:

Без Мөслимдә икәү идек. Әмма Сәрия белән конкурент булмадык, аңлашып дус эшләдек. Мин кайбер китапларны үзем алмыйча, кешеләрне аңа җибәрә идем. Ул методик әсбаплар белән эшләргә курка, миңа җибәрә иде. Мин бит элек РОНОда дәреслекләр буенча методист булып эшләдем. Хәзер китап сәүдәсе белән улым эшли, мин аңа ярдәм итәм.

Дамира Гыйльмуллина:

Конкуренция дигәннән, календарьне миннән 100 сумга алмыйча, 160ка почтадан барып алучылар бар.

Фәния Хуҗахмәтова:

Нинди акыллы безнең халык!

Дамира Гыйльмуллина:

Хат ташучы сораган кешегә токмачын-ярмасын китергәндә, календарен да алып килә һәм пенсиясеннән 160 сумын чигереп тә куя. Аларда сәясәт шундый. Хат ташучыга план бирелгән.

Ә бүгенге татар әдәбиятын укыйлармы?

Рамилә Дәүләтова:

Зифа Кадыйрованы сорыйлар. Яңа китабын көтәбез бит инде. Язучыларга бер үпкәм бар. Мин андый язучыны белмим, аны түбән әхлаклы кешеләр укый, диючеләре булды. Укучыны тәрбияләмәгәнбез икән, димәк, укытучылар да, язучылар да тиешенчә эшләмәгән булып чыга — без тәрбияләргә тиеш бит укучыны. Алай маркаларын төшереп йөрмәсеннәр, тавыш-тынсыз гына китапханәгә кереп карасыннар — китапның кемнеке тузан җыеп ята, кемнеке мунчалага әйләнгән. Шуннан нәтиҗә чыгарсыннар!..

Фәния Хуҗахмәтова:

Журналист Искәндәр Сираҗи да әйбәт әйтте әдәбият турында: «Зифалар халыкны уятып җибәрде, халык укый башлады. Аның әсәрләре түбән әхлаклы түгел, халыкның үзе турында». 

Алсу Рәхмәтуллина:

Минем үземә сатарга китап булсын. Кайсын алырга икәнен халык үзе сайлый. Зифаны бик хөрмәт итәм, ул халыкны китап укырга өйрәтте дисәм дә ялган булмас. Зифаның китаплары татар авылыча «любовный романнар» ул.

Фәния Хуҗахмәтова:

Ул укучыны саклый.

Алсу Рәхмәтуллина:

Без эшли башлаганда Мөхәммәт Мәһдиев, Фәнис Яруллиннарны күпме сата идек! Ә хәзер классика бармый. Марат Кәбировның «Китап» дигән китабы чыкты. Ничәне саттык икән?..

Зөһрә Фәйзрахманова:

Алмаслармы дип эчтәлеген дә сөйләп карыйсың…

Шигырь укыйлармы?

Дамира Гыйльмуллина:

Шигырь яраталар, укыйлар.

Алсу Рәхмәтуллина:

Бездә аз укыла. Реклама дигән әйбер дә бар бит әле, Динә Камалетдинова белән тапшыру чыккач, әллә ничә кеше китабын килеп сорады.

Андый таныштырулар, интервьюлар файда бирәме?

Фәния Хуҗахмәтова:

Әйе. Хәлен белеп кайту теләге дә туды.

Алсу Рәхмәтуллина:

Шигырьләре дә матур.

Алга таба китап сәүдәсенең преспективасы бармы?

Рамилә Дәүләтова:

Телебезне саклауда Раил Гатауллинның «Әдәби марафоны» зур эш алып баруын дә әйтеп китик әле. 34 кешедән башланган марафон бит ул! Соңгысында 2340 кеше регистрация уздык, 1100е финалга җиттек. Чын татар җаны бу егеттә.

Фәния Хуҗахмәтова:

Татарлар яши торган төрле төбәкләрдә заманында Татарстан Хөкүмәте белән бергә кибетләр ачылган иде. Саранскида, Чабаксарда, Мәскәүдә… Алар аннары ябылды, шәхси кулларда калды. Татар китабын чит төбәкләргә чыгару проблемасы бар әле. Анда безнең китап кирәк. Мәсәлән, Уфада «Сәлам» кибете бар, безнең календарьларны анда күпләп алалар. Башкортстанда без бик күп таралабыз.

Алсу Рәхмәтуллина:

2018 елда татар теле китабының дәрәҗәсе бик төште. Аңарчы дәреслеген, сүзлеген алалар иде. «Надоел ваш татарский» дисә дия, әмма ала. Антиреклама булса да реклама. Күтәрелгән һәм егылган вакытлар була инде. Әле күтәрелеп җитеп булмый.

Шулай итеп, безнең татар китабы сәүдәсе фидакарь хатын-кызларыбыз кулында. Татар китабын һәрберсе үз кимәлендә Фәүзияләребез һәм Зифаларыбыз язып, аны Фәнияләребез һәм Алсуларыбыз таратмаса, татар кешесенә бөтенләй китапсыз калу куркынычы да бар түгелме?

Татарстан китап нәшрияты брендын үзендә саклаучы оешма бүген татар китабын сату буенча үзенә зур җаваплылык алмый — Татарстан китап нәшрияты, беренчедән, китапны кешене куркытыр дәрәҗәдә кыйммәт сата, икенчедән, бик аз сата, ул аны «социаль әһәмиятле әдәбият» исемлегеннән китапханәләргә җибәрүне хуп күрә. Китап сату гамендә булса, ул район саен китап кибете ачар иде, әнә бит, күңелендә булган кеше сату җаен да таба. Уңышлар сезгә, ханымнар!