Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфат Ганиев: «Курчак театрында һәр спектакль бюджетын аклый»

Илфат Ганиев – «Әкият» татар дәүләт курчак театрының башкарма директоры. Илфат Тәүрисович театрның финанс мәсьәләләре буенча ачыктан-ачык сөйләшеп, тегесе сер, монысы сер дип тормыйча интервью биргән беренче директор. Афәрин!

news_top_970_100
Илфат Ганиев: «Курчак театрында һәр спектакль бюджетын аклый»
Михаил Захаров

Илфат Тәүрисович, хәзер кайбер театрларда башкарма директор дигән вазифа барлыкка килде. Ягъни, театр җитәкчелегендә беренче зат сәнгать җитәкчесе һәм аның янында башкарма директор бар. Мондый директорның вазыйфасына ниләр керә? Сәнгать җитәкчесе белән эш ничек бүленә?

Бу безнең республика өчен пилот проекты. Ул ике театрда — бездә һәм Чаллы театрында гамәлгә керде. Россия театрларында мондый алым кулланыла — башлап җибәргәндә алар практикасын өйрәндек.

Театрның иҗади өлеше сәнгать җитәкчесенә карый. Финанс-оештыру эшләре, тамашачы җыю җаваплылыгы, административ-хуҗалык минем өстә. Әмма безнең театрда һәр эш үзара килешеп эшләнә. Һәр документта Илгиз Зәйниев белән икебезнең дә имзабыз бар. Бөтен гамәл өчен икебез дә җавап бирәбез — безнең уставта да шулай язылган.

Минкультта матур гына эшләп утырган кеше дәүләт хезмәткәре стажы барган җирдән ни өчен кинәт кенә курчак театрына китәргә булды?

Мәдәният министрлыгында финанс-ревизия бүлегендә эшли идем. Ревизия — ул гел командировкалар, гаиләне дә күрмисең дигән сүз. 2016 елда театрга директор урынбасары кирәклеген ишеттем дә, үземне сынап карарга уйладым. Театрларның эчке тормышын да белә идем кебек, әмма бөтен нечкәлекләрен монда килгәч кенә аңлап бетерәсең икән. Тәҗрибәм монда миңа нык ярдәм итте.

Иҗат дөньясы нык аерыладыр андагы тормыштан.

Бик нык аерыла дип әйтмәс идем, барыбыз да бер казанда кайныйбыз, мәдәният өлкәсендә хезмәт куябыз. Мин монда килгәнче ревизия эшләре буенча бөтен театрларда булып чыккан идем: һәрберсенең ничек яшәгәнен, нинди финанс мөмкинлекләре булганын бик яхшы беләм.

Бүгенге чиновник театрны аңлыймы?

Үзем эшләп карагач, мин аларны аңлыйм һәм аларга мәгълүматны алар аңлаганча җиткерәм.

Бүгенге театраль менеджерлар өчен кирәкле сыйфат?

Креативлык. Дөньядагы үзгәрешләргә карата бик тиз реакция булырга тиеш.

Ә, әйтик, артистларга исемнәр алу өчен документлар биргәндә министрлыкта эшләгән булуның файдасы тияме?

Дуслар булуның беркемгә дә комачаулык иткәне юк әле. Әлегә документларның кире кайтканы юк. Безнең документлар гадел китә. Мин бит исем алу буенча да, башка мәсьәләләрдә дә документлар үтүнең һәр этабын беләм.

«Артистның хезмәт хакын шул дәрәҗәдә тоту өчен спектакльләр санын арттырдык»

Башкарма директорның театрдагы эш көне ничек башлана?

Илгиз Газинурович белән бергә план төзүдән башлана.

Ә хәзер мондый тотрыксыз заманда театр план белән яши аламы?

Театрның перспектив планы була инде. Әйтик, киләсе сезонга барысы да уйланылган. Сезонны япкач, тагын бер кат утырып барысын да хәл итәбез — кемнәр килеп нәрсә куясын да сөйләшәбез. Яңа елга кадәрге планыбыз төгәл төзелгән — кая барабыз һәм кемнәр киләсе күптән хәл ителгән. Федераль проект буенча гастрольләр алмашы буларак, Хабаровскига барабыз, алар безгә килә.

Бу матди яктан театрга файдалымы?

Шулай корылган: Хабаровскида безнең спектакльгә сатылган билет акчасы аларга кала, алар безгә килеп уйнагач, билет саткан акча безгә була. Ягъни, тамашачыны каршы алучы театр җыя. Җайлы система.

50, 100 урынлы курчак театрлары бар. Бездә 200 урын. Алар килеп бөтен акчаны алып китсәләр, без барып 50 урынга уйнасак, икътисади яктан бер файдасы да булмас иде.

Үзегез быел тагын кемнәрне көтәсез?

Көз көне Кемерово курчак театрын көтәбез. Үзебез бу елның апрель аенда барып кайттык Кемерово шәһәренә. Алардан соң, әйткәнемчә, Хабаровск театры киләчәк.

Татарстанда Курчак театрын ярата торганрак районнар бармы?

Барысы да оештырудан тора. Районнарның мәгариф идарәләре белән элемтәгә керәбез — балаларны алар җыя. Районнарда билет бәясе дә 150 сум инде. Татарстан эчендә йөреп, театр акча эшләп кайта алмый.

Директор карашыннан пандемия вакытында эшләү үзенчәлекләре белән уртаклашыгыз әле. Чөнки ул барыбыз өчен дә сынау булды.

Без бу сезонны урамда — ачык һавада тамаша куюдан башладык. Аннары 50 процент тамашачы белән сәхнәгә керттеләр. Артист бит һәр уйнаган спектакле өчен түләү ала. 100 процент тамашачы булганда бер бәя алса, 50 процентка икенче бәя ала. Артистның хезмәт хакын шул дәрәҗәдә тоту өчен спектакльләр санын арттырдык. Әйтик, шимбә көнне зур залда ике спектакль уйнаган булсалар, хәзер өчне уйныйлар. Сезон ачылганда экспериментлар ясап карадык. Спектакльне 17 сәгатькә дә куеп карадык, 15.00 яки 18.00 сәгатькә дә. Хәзер 11.00, 13.00 һәм 15.00 сәгатьтә кую иң кулай вакыт дип таптык. Ә якшәмбе көнне 15.00 сәгатькә куймыйбыз, чөнки әниләр балаларын җыендырып мәктәпкә әзерли башлый, каядыр чыгып йөрми. Беби-спектакльләр атна уртасында 11.00дә уйнала ала — декреттагы әниләрнең эшкә барасы юк, теләсә кайчан чыгып китә алалар.

Театрда билет дефициты бармы?

Элек билетлар ике ай алдан сатылып бетә иде. Быел алай булмады, чөнки халык спектакльгә барачагын ике ай алдан ук планлаштырып куя алмый. Хәзер спектакльгә ике-өч атна кала гына алына билетлар. Роспотребнадзор таләбе буенча билгеләнгән 70 процент сатылып бетеп бара.

Татарстан театрлары арасында планны иң арттырып үтәүче сезнең театр бит инде, әйеме?

План буенча елга 458 спектакль күрсәтелергә тиеш. Без аны гел арттырып үти идек, үткән ел, билгеле сәбәпләр аркасында, 80 процентка гына үтәдек.

Театрны ашата торган спектакльләр була һәм сезгә, тамашачы буенча җаваплы буларак, аларны куйдыру файдалыдыр.

Безнең андый караш түгел — бөтенесен куябыз. Әйе, билетлар тиз сатылып бетә торган спектакльләр бар. Ул исеменнән дә тора инде. Мәсәлән, «Маугли» әйбәт сатыла. Ул үзе дә бик төсле, матур килеп чыкты, хореографиясе дә әйбәт. Андый спектакльләр бар. Ләкин бит аны гына куеп, берүк артистларны гына уйнатып торып булмый. Репертуар төзегәндә бөтен артистларның катнашкан булуын карыйбыз: кемдер 40 спектакль уйнап, кемдер икене генә уйнап калмасын өчен.

Театрлар нигездә спектакльләрне үз акчасына чыгара бит инде, әйеме?

Безнең театр спектакльләрнең күбесен бүленеп бирелгән бюджет (дәүләт заданиесе) һәм үзебез билет сатып эшләгән акчасына чыгара. Ләкин пандемия вакытында бераз авыррак булды. Былтыр спектакльләр чыгарырга «Театр — балаларга» федераль проекты бик булышты. Ул акча булмаса, моның кадәр спектакль чыгара алмас идек. Яңа ел программасы бюджеттан тыш бик зур керем кертә.

Быел Яңа ел программасын көнгә ничәне уйный алдыгыз?

Көнгә биш спектакль уйнадык. Башка елларны көнгә дүрт спектакль уйнала иде.

Артистлар түздеме? Хәер, күбрәк уйнаган саен аларга да акча бит инде.

Әйе, көндәлек спектакль уйнаганда аларга билгеле бер сумма өстәлә — ул килешүдә язылган. Яңа ел программасы коммерция проекты буларак бара һәм түләү икенче. Анда бөтен артистлар уйный — алар моның белән акча эшләячәкләрен белеп тора. Быел пандемия сәбәпле берничә өлкән артист кына яңа ел программасында катнашудан баш тартты.

Нормаларына килгәндә дә килешүдә барысы да күрсәтелгән — алар күбрәк эшләү шартларына риза.

Безнең Яңа ел программасы 18 декабрьдән башлана. Быел ул икенчерәк форматта булды. Элек традиция буенча бит яңа интермедия куеп, репертуардан спектакль генә күрсәтә идек. Быел ничегрәк эшләү хәерлерәк буласын бик озак уйладык. Интермедиядә балаларны метр ярым ара калдырып тезәргә һәм шул бастырган урыннарында уйнатырга дигән фикерләр дә ишеттек. Әмма без алай тәвәккәлләмәдек, зур сәхнәбездә яңа әсәр куйдык, балалар биюләрне утырган урыннарыннан гына артистларга кушылып башкардылар. Бик яраттылар. Киңәшү өчен Роспотребнадзор җитәкчесенең урынбасарына кадәр барып җиттем, аның белән килештердем.  

Кыскасы, сезнең Роспотребнадзор белән проблема юкмы?

Без алар әйткәнчә эшлибез. Ике тапкыр килеп тикшереп киттеләр, сораулар тумады. Без алдан ук бернәрсә буенча да закон бозмыйбыз дип максат куйдык. Чөнки күрсәтмәләрдә театрны ябуга кадәр бар, бер көнлек файда өчен 3 аеңны югалтырга мөмкинсең.

Акча турында сөйләшик әле, мөмкин булса. Яңа елда күпме акча эшли алдыгыз?

Бу елны Яңа елда залның 50% тутырып кына уйнарга рөхсәт ителде. Яна шартларда яна программа белән, әйткәнемчә, бишәр спектакль уйнарга булдык. Ялгышмасам, Яңа елда 113 спектакль күрсәттек. Көненә 5 спектакль уйнап, узган елның Яңа елында эшләнгән акчаның 60 %ын җыя алдык. Шунысын да әйтергә кирәк, бу елгы Яңа ел тамашасына билет бәясе дә арзанрак иде.

Кая куясыз ул акчаны? Акчаны куяр урын күп инде ул, ә шулай да?

Күбесе артистларга, Яңа ел тамашасына катнашы булган хезмәткәрләргә түләүгә китә. Быел бигрәк тә шулайрак булды. Башка елларда ул театрның үсешенә китә, матди-техник җиһазлар өчен тотыла иде. Әлбәттә, 50 % белән 100 % аермасы бик зур, Яңа елда ярты табышыбызны югалттык дигән сүз. Ләкин бүгенге заманда 50 %лы залга да риза булып эшләдек. Башка төбәкләрдәге коллегаларыбыз эпидемиологик сәбәпләр аркасында сезоннарын бик соң башлап җибәрде, кайсылары 25% заллар белән уйнады.

Быел артистлар авырып, спектакльне алыштырган чаклар булдымы? Сер түгел, бөтен театрларда да авырдылар, спектакльләр алышынгалады.

Бер спектакльне дә алыштырмадык. Тиз генә вводлар кертә алдык. Бөтенесенең булмаса да, күп спектакльнең икенче составы бар. Бер артист та авырган килеш эшкә килмәде.

Хәзер Илгиз Зәйниевкә теләгән әйберсен куярга театрның акчасы җитәме? Табып бирәсезме?

Алай ук дип әйтү дөрес түгелдер инде. Мин аңа: «Алай булмый», - дип тә әйткәлим. Андый очраклар да була. Ул бит иҗат кешесе. Ләкин башкалардан аермалы буларак, ул барысын да аңлап эшли.

Сәнгать җитәкчегезгә өлкәннәр өчен куелган татар спектакльләрендә аншлаг кирәк. Шуңа борчыла кебек...

Аншлаг бөтен кешегә кирәк. Ул спектакльләр пандемия чорына килде. Ләкин аларга кеше начар йөри димәс идем. Ул юкка борчыла.

Хәзер театрда спектакльләр чыгу темпы үзгәрде. Шулкадәр күп спектакльләр чыга, хәтта премьераларның санын да югалттым. Ничек өлгертәсез?

Бу сезон шулайрак килеп чыкты инде. Безнең цехлар да максималь әйләнештә эшләде. Чөнки алда репертуарны яңарту максаты тора. Берничә сезон шушы темпта эшләячәкбез.

Курчак театрында бөтен әйбер кул белән эшләнә: декорацияләр дә, курчаклар да. Цехлар өлгермәячәген аңлагач, өч спектакльнең декорацияләрен дә, курчакларын ясауга да читкә заказ бирдек. 

Цехлар түзәме соң?

Түзә. Алар аңлый. Эш булганда аларның күзләре янып тора. Үзебез генә куймыйбыз бит, читтән рәссамнар, режиссерлар чакыргач, алар да яңа кешеләр белән танышалар — бу яңа тәҗрибә.

Репертуар алыша. Акыллырак спектакльләр куела дип әйтә артистлар да…

…төрле тамашачыга төрле спектакльләр бар.

Әйе, анысы шулай. Ләкин соравым башкада — акыллы спектакльнең тамашачысы бармы? Тамашачы китерү кыенлашмыймы?

Бу сезонда Яңа ел әкиятләрен дә кушып, 11 спектакль чыгарганбыз. Яңа ел әкиятенең татар һәм рус телләрендә чыгуын да исәпкә алсак, 12 була.

Бер сезондамы бу?

Әйе, сентябрьдән июньгә кадәр. «Адәмнәр» — уникенчесе. Максат куелган иде һәм без аны эшләп чыктык. Ә тамашачыга килгәндә, һәр спектакльнең үз тамашачысы бар. Безнең өчен төп урында — балалар репертуары. Үсмерләр һәм өлкәннәр өчен өстәмә спектакльләр эшләгәндә дә, без аны төп репертуарга комачауламаслык итеп эшлибез: сәхнә буш булганда — кичке вакытка гына куябыз. Чөнки балаларныкы көндез була.

Тамашачы табуның юлы реклама инде. Безнең театрга төп керү юлы — икенче катта, анда баскычлардан менәргә кирәк. Беренче каттан да лифт белән менәргә мөмкин. Без кайчакта Илгиз Газинурович белән аска төшеп, тамашачы килгәнне карап торырга яратабыз. Кешеләр астагы каравылдан курчак театрына керү юлын сорый. Андагылар андый сорашучыларны яратып та бетермиләр. Ә без андый сорашучыларны яратабыз, чөнки ул безнең яңа тамашачы дигән сүз. Ул беренче тапкыр безнең театрга тамаша карарга килгән бит! Шулай әкренләп яңа тамашачы туплана инде.

Спектакльне Президентның, министрның яки ниндидер күренекле кешенең каравы театр өчен реклама була аламы?

Әлбәттә. Алар килеп карап, фикерен халыкка җиткерсә, кеше колак сала. Ирада Әюпова безгә еш килә. Спектакльләребез озын түгел, карап бетерәсе дә озак түгел, өчәр сәгать бармый.

«Театрга татар тамашачысын җыеп була»

Курчак театры электән үк татар спектакльләренә тамашачы җыю авыр булуын әйтә иде. Бу проблема әле дә бармы?

Әйе, бу сер түгел. Проблема бар. Ләкин без эшлибез. Афишаны карасагыз, атна саен татар спектакльләре бар. Шимбә-якшәмбе көнне кассадан билет алып татар спектакльләре карап була. Аллага шөкер, сатылмыйча калган спектакль юк.

Элек нигә сатылмаган соң ул?

Элек сатылмаган дип әйтү дөрес түгел. Элек тә күпмедер өлеше сатылган, ләкин аның өстендә һәрдаим эшләргә кирәк. Шулай ук татар спектакльләренә төрле юллар белән мәктәпләрне дә чакырабыз.

Татар төркеме районнар буенча да актив йөри. Пандемия булгач, быел биш кенә районга чыга алдык, кызганыч. Кемеровога гастрольләргә дә ике төркемне алып бардык. Татар труппасы андагы татарлар өчен татар спектакле уйнап кайтты.

Кыскасы, татар спектакльләренә татар тамашачысын җыеп була, әйеме?

Без шуның өстендә эшлибез. Тырышабыз. Бу үти алмаслык эш түгел. Аның өчен репертуарны яңартырга кирәк. Без татар телендә беби-спектакль дә чыгардык әле. Дөресрәге, бер спектакль ике телдә чыкты — русча да, татарча да.

Ноябрь аенда безнең «Мырау батыр» татарча чыгачак. Без аны зур сәхнәдә куябыз һәм ул гаилә белән килеп карый торган спектакль булачак.

Беби-спектакльләрнең перспективасы бармы? Ул кирәкле гамәлме?

Әлбәттә, кирәкле гамәл. Үз гаиләмнән чыгып әйтәм. Без ике бала үстерәбез һәм безнең балалар кечерәк вакытларында андый спектакльләрне рәхәтләнеп карады. Шунысы да бар — декретта утырган хатын-кыз кая барырга, үзен кая куярга белми. Киенеп-ясанып бала белән рәхәтләнеп театрга барып кайту аның өчен бәйрәмгә тиң.

Кыскасы, бу театр беренче чиратта декреттагы ханымның үзенә кирәк алайса?

Ул аларның икесенә дә кирәк. Бала карый, уйный, ул тамашадан нәрсәдер алып китәргә дә тиеш, әти-әнисенә дә ял була.

Театрга әтиләр күп киләме?

Махсус санаган юк, статистикасы бар дия алмыйм. Карап торышка — җитәрлек. Өчәр бала белән килүчеләр дә бар. Күбрәк ялларда киләләр инде.

Әтиләр теләп киләме икән ул балалар әкиятенә, әллә хатыны җибәргәнгә килеп утырамы?

Хатыны җибәрсә дә, килгәч ул нидер алып китә.

«Пандемия чорында музей эшчәнлегенә рөхсәт бирелгәч, экскурсияләр белән ярты миллион акча эшләп алдык»

Театр үзенең бренд товарларын чыгара алыр иде. Бу хакта уйланасызмы?

Уйланабыз. Сувенирлар сату ноктасын арендага бирү өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән килештерелергә тиеш. Әлегә пандемия аркасында ул эшләрне туктатып тордык. Киләчәктә ул булачак.

Әлегә програмкадан башка әйбер сата алмыйсызмы?

Әйе. Билет һәм програмка. Өстәмә хезмәт буларак, экскурсияләр бар. Спектакль караганнан соң экскурсиягә дә калалар. Аерым түләү ул.

Сүз уңаеннан, экскурсия белән без пандемия вакытында да акча эшләп алдык. Былтыр без җәйге ялдан чыкканда ТР Министрлар Кабинетының шундый карары чыкты: нәкъ менә музей эшчәнлегенә рөхсәт бирелде. Ялгышмасам, биш кешедән артык алып керергә ярамый иде шикелле. Без бөтен администраторларны җыеп, театр тарихы турында дәресләр бирдек, җайлы гына өйрәнделәр. Кызыксынып килүче булса, администратор бина буйлап сәяхәткә алып менеп китә. Билет бәясе 200 сум иде. Июль-август аралыгында театр экскурсияләреннән 2600 кеше үтте. Шул арада гына да 500 мең сумнан артык акча эшләдек.

Шәп. Аяк астында яткан акча бит инде, иелеп аласы гына булган.

Театрның бернинди дә кереме юк вакытта яхшы булды. Туристлар барыбер килә, үткән ел чит илләргә чыга алмагач, барыр урын юк иде бит. Көнгә 100-150шәр кеше үтә иде. Бу практика безгә ошады. Театрда сезон ябылып, коллектив җәйге ялга киткәч, бу практиканы тагын яңартырга уйлыйбыз. Әле бишәр кеше кертеп, 500 мең эшләдек. Хәзер бит кеше санына чикләүләр юк, күбрәк эшләргә мөмкинбез.

Ә туйларга рөхсәт итәсезме? Кияүләр белән кәләшләр сезнең театрда фотога төшәргә яраталардыр.

Туйларга рөхсәт иткән юк.

Нигә?

Бу бит театр. Бу инде Роза Сәетнуровна директор булган вакыттан ук килгән тема. Монда эш бәядән дә тора: югары бәя куябыз икән, кыйммәт диячәкләр, түбән бәя куйсак, бертуктаусыз киләчәкләр. Аларны бит һәрберсен карап кертергә, күзәтеп йөрергә кирәк. Безнең җәйге яллар вакытында бинада каравылчылар кала да, берничә эшче. Һәм шул җәйге ялларда әле косметик ремонт ясап, буйыйсы җирләрне буяп, төзәтәсе җирләрне төзәтеп тә өлгерергә кирәк. Ә театраль сезон вакытында алар безгә спектакль күрсәтергә комачаулаячаклар.

Ә теләүчеләр бар инде, әйеме?

Сораучылар бар. Бәлки, алга таба нәрсә дә булса уйларбыз. Әлегә шулайрак.

Курчак театры урнашкан бу бинаның хуҗасы кем? Чөнки биредә «Әкият» балалар үзәге дә бар.

Балансны тотучы — «Әкият» балалар үзәге. Безнең бүлмәләр 2нче каттан 6 нчы катка кадәр. Безнең алар белән түләүсез файдалану турында килешү бар.

Ягъни, торба шартласа, кем йөгерә башлый? Үзәк директорымы, сезме?

Торба шартласа, бөтенебез йөгерәбез. Коммуналь хезмәтләр өчен «Әкият» балалар үзәге җаваплы. Торбалар үзәкләштерелгән системага карый. Без үз бүлмәләребезгә косметик ремонт кына ясый алабыз. Монда бит бездән башка да күп оешмалар урнашкан.

Бу бина бүгенге театр таләпләренә җавап бирәме?

Әлбәттә, туры килә. Мондый бина башка беркайда да юк. Башка шәһәрләрдән гастрольгә килүче театрлар шакката.

Сез әзер бинаны кулланасыз. Ә төзелгәндә сезнең белән киңәшсәләр, үзгәрешләр керткән булыр идегезме? Андагы шартлар бүгенге вазгыятькә туры киләме?

Тугыз ел элек төзелгән бина бу, таләпләр үзгәреп тора, яңа технологияләр уйланып табыла. Без булганын яңартып торабыз. Бер зур хыялыбыз бар — зур һәм кече залда сәхнәне күтәртү механизмы кирәк. Бер-ике ел элек белгечләрне чакыртып, санатып караган идек — ул вакытта ук 40 миллион сум тора иде.

Бу ни өчен кирәк — безнең кебек теманы бик аңлап бетермәүчеләр өчен аңлатып бирегез инде.

Андый механизм булса, сәхнәне өлешләп аска төшерә һәм менгезә алабыз. Артистларга да эшләргә бик уңайлы булыр иде. Режиссерларга да яңа мөмкинлекләр ачылачак. Барысы да финанслардан тора.

Ул вакытта 40 миллион торса, хәзер ике тапкыр арткан булуы мөмкин, әйеме?

Әлбәттә.

Башка техник җиһазлау мәсьәләләре ничегрәк?

Аларын «Театр — балаларга» проекты буенча килгән федераль акчаларга да алабыз. Ул акча бит ике өлештән тора: бер өлешенә спектакль чыгарсак, калганына кирәк-яракны алабыз. Ут, тавыш җиһазлары, цехларны җиһазлау… Ул акчаларның булуы әйбәт. Беренче елны килгән акчага без тавыш яздыру студиясен эшләп чыктык. Хәзер безнең заманча студиябез бар.

«Безнең һәрбер спектакль үзенең бюджетын аклый»

Чакырылган режиссерлар белән эшләве авырмы? Сүгенәсе килгән чаклар бармы?

Сүгенәсе үк килми инде, әмма һәрберсенең үз карашы дип әйтик, һәрберсенең үз таләпләре бар. Уртак тел табабыз, кайсының җаена торабыз, чөнки бер сөйләшенгән икән, кире җибәреп булмый бит.

Кире төяп җибәрәсе килгән чаклар да буламы?

Алай ук түгел. Әмма булмый дип тә әйтеп булмый.

Алар арзан тормый. Сатулашасызмы?

Сатулашмыйбыз. Сөйләшә башлаганда ук үзебезнең финанс хәлен һәм мөмкинлекләребезне әйтәбез. Әлбәттә, аның гонорарларының күпме булуын алдан беләбез. Аны бит электрон сатып алулар аша белешеп була — бөтенесе күренә. Шуларны өйрәнәбез дә, үз мөмкинлекләребезне җиткерәбез.

Риза булалармы, гадәттә?

Әле генә Евгений Ибраһимов белән спектакль чыгардык. Спектакльнең бюджеты бөтен декорацияләр белән 1300 000 сумга төште.

Шулай гынамыни? Гонорарлары беләнме?

Әйе, моңа барысы да керә. Аларның командасы шушы бәягә ризалашты. Бу акчага аларның яшәү урыны һәм юлы керми.

Анысы да чакырган театр өстендәмени?

Әлбәттә. Тәртибе шундый.

Ә кайда яшәтәсез?

Хәзер кунакханәдә тоту кыйммәт. Без фатир арендалыйбыз. Ул төркем өчен ике фатир арендаладык. Кунакханә өч тапкыр кыйммәтрәк булыр иде.

Ашауларын үзләре карыйдыр бит?

Әйе.

Алар белән эшләгәндә сез әзер эшне генә күрәсезме, әллә башта җентекләп аңлаталармы? Нинди продукция чыгасын алдан белеп торасызмы?

Безнең техсоветта барысы да — сызымнарга кадәр алдан кабул ителә.

Спектакль чыгарганда, аларга декорацияләр ясаганда авыл клублары да күздә тотыламы?

Төрлесе бар. Алып чыгып булмый торганнары да була. Чөнки катлаулы ут белән куела — андый мөмкинлекләр район мәдәният йортларында да юк. «Әлдермештән Әлмәндәр» өчен, мәсәлән, ярты көн ут кына куела.

Аны алып чыкканыгыз бармы?

Юк әле. Аның чыкканына да ярты ел гына бит. Татарстанның зур шәһәрләренә алып чыгып керергә планда бар. Мәсәлән, Чаллы, Әлмәт театрларының техник таләпләре туры килер иде. Театрларның тулы көченә эшли башлау вакытын көтәбез.

Ибраһимовның «Мистерия» кебек катлаулы, үзенчәлекле тамашасына тамашачыны ничек табарсыз икән?

Яхшы спектакльнең тамашачысы табыла. Бу спектакль артистлар өчен дә тәҗрибә. Курчак театры артистларының шундый спектакль уйнавы безнең өчен яңалык.

Бу театр менеджеры күзлегеннән караганда яхшы спектакльме?

Әйе. Бу яңа төрдәге яхшы спектакль.

Перспективалары?

 «Алтын битлек”кә дә биреп карыйбыз, башка фестивальләргә дә барачак. Әле фестивальләр өчен видеосын төшердек. Гастрольләргә алып чыгу турында да уйлыйбыз.

Театрны ашата торган спектакльләрегез күпме? Кайсылары?

Алар күп. Аерып әйтеп булмый.

Ягъни алар инде бюджетын аклаган һәм сезне ашату өчен генә эшли, әйеме?

Безнең һәрбер спектакль үзенең бюджетын аклый. Шулай дип әйтергә мөмкиндер.

Яңа чыкканнар? Мәсәлән, «Әлфия»?

Санаган юк алай. Анда бит артык зур чыгымнар юк иде, аклагандыр дип уйлыйм.

Гади классик әкиятләр күпмедән үзен аклый?

Уйнаудан тора инде. Шимбәгә куябыз икән — ул өч тапкыр уйнала. Бер сезонда ук акларга мөмкин алар үзләрен.

Спектакль чыгарганда аның бюджетының иң кыйммәтле пункты кайсы?

Өзеп әйтеп булмый. Һәрберсе үзенчә. Зур декорациялеләр булырга мөмкин — ул очракта алар кыйммәт була. Танылган режиссер килә икән, гонорар өлеше артып китә.

Башка театрларның балалар спектакльләре куюын конкуренция итеп кабул итәсезме?

Тамашачы тупланган инде һәм алар курчак театрының бу бинада икәнен белә. Яңалык өчен башка театрга да барырга мөмкиннәр. Мин аларны анда бездән аерылып китәдер дип уйламыйм. Алардан безгә өлкәннәр спектакльләренә өстәмә килгән кебек, безнең тамашачы да аларга өстәмә барадыр.

Зурлар спектаклендә алар өлешенә керәсез кебек түгелме? Башка театрлардан дәгъвалар юкмы?

Мин андый дәгъва бардыр дип уйламыйм. Булса да әйтмиләрдер. Тамашачы төрлесенә йөри инде.

Өлкәннәр спектакле финанс ягыннан файда китерәме? Әллә әлегә имидж өченме?

Файда өчен дә, имидж өчен дә эшләнә ул. Акламаса, имидж өчен генә репертуарда тотып булмас иде. Тамашачысы булмаган спектакльне ничек тотасың ди инде?!

Яңа сәнгать җитәкчесе килгәч, күп спектакльләрне репертуардан төшердеме?

Күп түгел. Өчнеме икән… Декорацияләре дә бик беткән иде. Безнең бит туксанынчы еллардан калган спектакльләр бар — алар физик яктан искергән иде инде. «Кошкин дом» бик искергән иде, аны яңадан куярга планлаштырабыз. Темасына килгәндә, ул балаларга тәрбия бирә торган әкият. 

Хәзер репертуарда күпме спектакль бар?

Алтмыштан артык.

Цехлар хәзер күп эшли дидек. Күп эшләгәч, акчалары арттымы?

Һәр спектакль чыккач, премия фонды бар. Без аны үзебез булдырдык һәм ул спектакльгә катнашы булган кешеләргә премия бирелә.

Күбрәк эшләп күбрәк ала алалар, әйеме?

Бүгенге шартларда бик күп чыга дип әйтеп булмый. Спектакль чыккач, билгеле бер сумманы алалар.

Тамашачы 100 процент йөри башласа, театр артисты да, башка эшчесе дә күбрәк алачакмы?

Әйе, түләү башкачарак булыр иде. Әле бит авторларга да, билет сатучыларга — уполномоченныйларга да түләнә. Чыгымнар күп. Театр үсешенә бераз кала.

Боларны гадел итеп Илфат Ганиев бүлә бит инде, әйеме?

Илфат моны Илгиз Газинурович белән бергә бүлә.

И, Илгизне анысы белән дә борчыйсызмыни?

Ул анализ ясап утырмый. Финанс анализын мин ясыйм да, Илгизгә әзер саннарны күрсәтәм.

Штатыгыз зурмы һәм ул бүгенге таләпләргә туры киләме? Театрга тагын кешеләр кирәкме?

106 кеше. Артистлар штат расписаниесе буенча 33. Татарларда - 11, рус төркемендә - 22. Цехларда кеше күбрәк булса, яхшырак булыр иде. Әмма бүген яңа штатлар алу мөмкин түгел, без булганнарын бүгенге таләпләргә туры китереп үзгәртәбез.

«Гаделлекнең нигезе бер»

Илфат Тәүрисович, театрда җитәкче гел гадел була аламы?

Театрда гына түгел, тормышта гадел булырга кирәк. Гадел булмаган җитәкче белән эшләп булмый һәм гаделлекне үзеңнән башларга кирәк. Мин һәрвакыт ике якны да тыңларга тырышам, бер якны тыңлап карар чыгармыйм.

Һәр кешенең үз гаделлеге буламы, әллә гаделлек берме?

Һәр кешенең үз фикере була, ләкин нигезе бер булырга тиеш. Чөнки бер үк әйберне төрлечә матурайтып сөйләп була, ләкин төбе бер булсын.

Театрга карата гадел булмаган гамәлләр булса, авырмы? Әйтик, өстәге җитәкчелек, конкурс, фестивальләр комиссиясе, журналистлар тарафыннан сезгә карата дөрес булмаган эшләр кылынса…

Андый очракта без җыелып сөйләшәбез, киңәшәбез дә, үз позициябезне җиткерәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100