Телевидение дикторы Эльмира Хамматова: Экранда үземне беркайчан да яратмадым

Эльмира Хамматованы белмәгән татар табылмас. Ул - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Казан Дәүләт мәдәният институты профессоры, данлыклы диктор, телевидение ветераны. Бүгенге көндә яшь артистларга сәхнә теле һәм сөйләм техникасын төшендерә. "Интертат" электрон газетасына интервьюсында ул ни рәвешле татар телевидениесенең иң якты йолдызларының берсенә әйләнүе хакында сөйләде.


- Телевидениедә эшләрмен дип башыма да китерми идем, чөнки ул вакытта безнең өйдә телевизор да юк иде. Мин телевизор карарга классташым Фәүзия исемле кыз янына йөри идем. Казанның 80нче татар мәктәбендә укыдым, бик актив бала идем. Заманында хорга да, драма түгәрәгенә дә йөрдем. Стена газетлары да чыгардым, спорт ярышларында да катнаша идем. Безнең мәктәпкә Казан телевидениесеннән бер төркем режиссерлар - Гали Хөсәенов, Халит Кумысников, Әнәс Хәсәновлар килде. Алар актив балаларны җыеп, сәләтләребезне тикшерделәр. Дистәгә якын укучыны сайлап, балалар студиясе оештырабыз, дип телевидениегә чакырдылар. 1960 еллар иде бу...

"Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе архивыннан

Минем хыялым артист булу иде. 1962 елда Казан театр училищесына укырга кердем. Ул елны, бик зур тәнәфестән соң, театр училищесына кабат студентлар кабул ителде. 8нче сыйныфны тәмамлаган чагым. Дус кызым: “Училищега керәм,” - дип барасы булгач, аңа иярдем. Тик миңа мәктәптән документларны бирмәделәр. “Яхшы укыйсың бит, 10 классны тәмамла!” -  диделәр. Шулай да артист булам дип, театр училищесына киттем. Этә-төртә мине дә комиссия каршына чыгарып бастырдылар. Әзерләнгән шигырьләрем дә бар иде. Наилә апа Гәрәева мине үзенә чакырып фатихасын биргән иде инде.

Телевидениедә бөтен көчен биреп эшләгән режиссер Гали абый Хөсәенов - чын профессионал. Театр сәнгате белән ул фанатларча кызыксынган кеше. Миңа аеруча игътибарлы һәм тырышлыгымны, үҗәтлегемне күрә иде. Үзе куйган спектакльләрдә диктор текстлары укыта торган иде, аннары мине рольләргә дә ала башлады. Радиода бер куелыш эшләде, анда мин данлыклы артист Галимә апа Ибраһимова белән катнаштым. Телевидениедә Шәхсәнәм Әсфәндиярова белән бер спектакль куйды, анда да катнаштырды. Г. Камал театрының данлыклы артистлары белән бергә уйнаган идек.

Телевидениегә аркамнан этеп алып бардылар...

Мәктәптә укыганда ук телевидениедә балалар тапшыруларын алып баручы буларак катнаша башладым. Аннан соң яшьләр өчен тапшыруларда да үземне сынап карадым. Индус Сирматов эшли иде анда. Телевидениедә тапшырулар алып барсам, театр училищесында актерлык осталыгын өйрәнә идем.

“Күктән күрсәтелгән” бер әмер булгандыр: театр училищесын тәмамлап, театрга эшкә алынгач та, язмышымны телевидение белән бәйләргә туры килде. Бернинди кастингларда катнашып тормадым. Телевидениегә аркамнан этеп алып бардылар, дигәндәй.


Мин диктор булып килеп кергәндә, Рөстәм Нәбиуллин телевидениедә эшли иде инде. Аның янында утырып эшләргә хатын-кыз юк иде. Әминә апа Сафиуллинадан соң, җәелеп эшләргә кеше булмаган. Ә мин бит инде гел аларның күз алдында йөрим.

Дөресен генә әйткәндә, беренче мәртәбә камера каршына килеп утырган көнемне хәтерләмим дә.Чөнки әлеге сихри-тылсымлы дөньяга балачактан ук килеп кергән идем бит. Экранга без балалар белән күмәк рәвештә килеп кердек. Рөстәм Нәбиуллин белән “Идел” тапшыруы алып бардык. Әдәби текстлар укырга бик ярата идем.

Камера ахирәтем шикелле иде

Камераны әүвәлге мәлләрдә үк үз иттем. Аннан һич кенә дә куркып калганым булмады. Камера минем дустым, ахирәтем шикелле. Аңа карап сөйлисең, фикерләрең белән уртаклашасың. Ә бит камера күргәч, катып кала торган, әйтер сүзләрен әйтә алмый интеккән кешеләр дә бар...

Театрны ташлап телевидениегә китүе җиңел булмады. Аяз Гыйләҗев махсус минем өчен дип “Шомырт чәчәк атканда” дигән пьеса язган иде. Ул пьесаны Равил Тумашев куйды. Анда мин төп герой - Фәридәне башкара идем. Театрдан елый-елый чыгып киттем. Әнә шулай сайлау дигән катлаулы мәсьәлә каршында да калган чагым булды.

Телевидение аша халык каршына чыгып баса торган кешенең кыяфәте дә, дикциясе дә камил булырга тиеш. Җиткерәсе материалының үз хуҗасы булырга тиеш ул. Бүгенге көндәге телевидение алып баручылары кебек.

Мин белмәгән колхоз рәисе калмады

Олы буын редакторлар без – дикторларга язып бирәләр, ләкин алар өчен без – сөйләүче, аларның рупорлары. Бик белмәсәм дә, авыл хуҗалыгы тапшыруларына да кереп киттем. Күп укырга туры килде. Татарстанның бөтен район, күп кенә колхоз җитәкчеләре белән таныштым, хәтта исемнәрен белеп бетердем. Алар белән бик күп тапшырулар алып барырга насыйп булды. Төрле өлкәдәге һөнәр ияләре белән тапшырулар оештыра идек.

Һәр тапшыруга ныклап әзерләнә идем, чөнки шуны беләм: редактор язып биргән сорау белән генә котылып булмый. Кунагың туры эфир вакытында туктап калырга мөмкин, ә бит мин аңарга ярдәм итәргә тиеш! Фикерне ничектер “борып җибәрергә” дә кирәк. Ә моның өчен һәр нәрсәдән хәбәрдар булуың сорала. Әйе, әйе, дип кенә баш селкеп утыра алмыйсың.

Тапшырулар алып барганда үземне рульдә утыручы шофер сымак хис итә идем. Гүя, аягымны тормозга куеп, машинаны теләсә кайсы вакытта туктатып өлгерергә әзер идем. Тапшыруларны алып барганда, һәрнәрсәгә әзер булырга кирәклеген эчке дөньям белән тоеп эш итә торган идем. Тапшыруны сыйфатлы итеп яздыру хакына шулай эшләнелә торган булгандыр инде. Студиядәге кунак булып килгән шәхеснең телевизор караучылар өчен кызыклы якларын ачарга тырыша идем. Кунак минем өчен кызыклы булмаса, тамашачыга да кызыклы булмый бит. 

Вакытлар узгач әдәбият-сәнгать тапшыруларына өстенлек бирә башладым. Сәнгать күңелемә якынрак, бу теманы мин күбрәк тә беләм. Төрле елларда “Күзгә-күз”, “Бер күрешү - үзе бер гомер” (районнарга барып төшерә идек), “Рампа утлары”, “Йолдызлар чакыра”, “Сәхнә”, рәссамнар турында “Палитра”, “Хатлар аша күрешәбез”, “Опера сәхнәсе осталары”, “Әйләнә сәхнә, әйләнә”, “Зәлидә”, “Очрашулар”, “Нур” тапшырулары... “Җомга көн кич белән” альманахын Индус Сирматов белән чиратлашып эшли идек.

Экранда елмаеп торсам да, тормышта кыргый идем

Чибәрлегем бар иде. Егетләрнең дә төрлесе булды. Хәтта телевидение ишек төбенә килеп сагалап торучылары да бар иде. Андый очракларда башыма яулыклар бәйләп, танытмыйча чыгып кача идем. Телевизордан фотога төшереп, үземә шул фотоны бирүчеләр дә табылды. Әмма мин бик кыргый идем. Ят кешеләр белән аралашырга оялдым. Телевизордан елмаеп кына торсам да, чит кешеләрне якын җибәрми идем.

Көне буе тапшыруга языла торган идек. Тиз генә күлмәкләрне алыштырып, рәтләнеп алабыз да, яңадан эшли башлыйбыз. Ул вакытта дикторлар дежур тора. Кичке алтыда тапшыруларны башлап җибәрәбез, 12нче яртыларга кадәр тапшырулар барырга мөмкин. Башта программа, һава торышы белән таныштырасың, һәр тапшыруны әйтәсең, араларында кечкенә генә белдерүләр укып аласың.

Төшләремә кереп йөдәткән чаклар

Җидедә яңалыклар укыла, аларны алдан әзерләп куябыз. Кадрлар белән тәңгәлләштерәбез. Кешеләре туры килгәнен тикшершәбез, репетицияләр үткәребез. Яңалыкларга бөтен текстлар да вакытында килеп өлгерми. Ул заманда бит киңәшмәләр була торган иде. Обком секретаре, зур-зур түрәләр белән очрашалар иде. Текстларны эфирга чыгарга вакыт җиткәч кенә алдыбызга китереп салалар. Бөтен курыкканым - эфирда эшләгәндә исем-фамилияләрне бутамаска тырышу иде. Әгәр берәр фамилияне дөрес әйтмәсәң, бик зур ЧП чыга. Хәтта шелтәләр белдерә торган иделәр. Аллага шөкер, 37 ел телевидениедә эшләү дәверендә андый күңелсез хәлләргә юлыкмадым. Әмма андый кыен хәлләр башкаларда булды.

Диктор эше төшләремә дә керә иде... Өстәлдә бик күп текстлар ята. Аның өстенә берсе, икенчесе китереп сала. Син тиз генә камера каршына чыгып утырасың, ә кулыңда бөтенләй сиңа кирәкмәгән язу булырга мөмкин! Кайбер вакыт эфирга чыккач кына дөрес түгел текст алганыңны күрәсең... Шуннан зиһендә калдырган нәрсәләрне искә төшереп, үземчә сөйләп чыккан чаклар да булгалады. Төшләргә дә бу вакыйгалар кереп йөдәтә иде. Әле ярый төш кенә икән, дип җиңел сулап куясың инде.

Мин эшли башлаганда, телевидение аклы-каралы. Ә аннары төсле сурәткә күчтек. Әминә апа Сафиуллинаның: “Аллага шөкер, төсле телевидениене дә күрергә насыйп булды!” дигәнен хәтерлим.

Без эшләгәндә кап-кара яисә ап-ак кием кияргә ярамый иде. Шакмаклар, түгәрәк рәсемнәр төшерелгәнен дә кимәдек. Операторлар гел кисәтеп тордылар. Телевидениенең үз таләпләре һәм кагыйдәләре бар иде. Без аларны төгәл үтәдек.

Экранда үземне беркайчан да яратмадым. Үз тапшыруларымны пәрдә артыннан караган кебек кенә күзәтә идем. Үземә шулкадәр каты кырыс, үтә дә таләпчән булганмын, хәзер шуңа шаккатам. Бүген яңадан архивымны барлаганда күзәтәм дә, “бик нормальный булган икән” дигән нәтиҗә ясыйм. Ул  вакытта экрандагы кыяфәтемне яратмый идем шул.

Шундый матур чаклар бар иде бит. Күз ачып йомганчы үтте дә китте. Заманында үзешчәннәр белән бик күп төрле тапшырулар уздыра торган идек. Хәзер, ни өчендер, алай эшләмиләр.

Кызым - горурлыгым һәм ике оныгым бар. Алар миннән еракта яшәсәләр да, мин аларны һәрвакыт йөрәгем түрендә саклыйм. Кызым журналистиканы өйрәнде, чит телләр белә. Һөнәре дә шулар белән бәйле.

Укучыларым-горурлыгым!

Телевидениедә эшләгәндә, укытучым Асия апа Хәйруллина мине үз янына ассистент итеп  сәхнә теле укытырга чакырды. Беренче тапкыр 1970 елда Рузия Мотыйгуллина, икенче курска - Алсу Гайнуллина, Дамир Сираҗиевлар керде. Аларны укыттым. Озак еллар театр училищесында эшләдем. Аннары мәдәният институтытына килдем.

 Алсу Каюмова мишәрчә сөйләшә иде. Аның белән озак эшләдем. Менә хәзер ничек итеп матур сөйләшә. Гүзәл Шакирова, Илфир Якупов та - минем укучыларым.