Өлкәннәр сүзе: «Бу — югары көч тарафыннан безнең җәмгыятьне соңгы кисәтүләрнең берсе» | intertat.tatar

Өлкәннәр сүзе: «Бу — югары көч тарафыннан безнең җәмгыятьне соңгы кисәтүләрнең берсе»

«Татар-информ» экспертларыннан Казан фаҗигасе темасына уйланулар.

19 яшьлек монстрның гамәлләрен бөтен дөнья сөйли, федераль журналистлар тегеннән-моннан хәбәр йолыккалый, Мәскәү аналитиклары анализлый… Безнекеләр бераз шокта кебек. Шалтыраткач та югалып калалар. Безнең өчен сөйләшергә дә куркыныч хәл.

Әмма ниндидер анализ кирәк. Үзебезнең анализ. Әйе, бу дөньяда булган фаҗигаларның берсе, милләте, дине, төсе, йөзе булмаган монстрның акылга сыймас гамәле. Ул монстр дөньяның теләсә кайсы ноктасында калкып чыга ала иде. Бу юлы ул безнең янәшәдә йөргән булып чыкты.

Мин гуманитарлар түгел, ә гомерләрен төрле формадагы хәрби хезмәткә, сак структаруларына багышлаган татар шәхесләр сөйләшәсе иттем.

Беренче Фәндәс абый Сафиуллинга шалтыратасы иттем. Гомеренең бер өлешен хәрби хезмәткә багышлаган, аннары милли азатлык хәрәкәтенең бер символы булган шәхес. 

Фәндәс Сафиуллин, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, төрле елларда Татарстан Югары Советы, ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

Моның нинди фаҗига булуын әйтеп торасы юктыр, халыкның әрнүе ташып чыкты. Минемчә, бу нәрсәнедер күрмәүдән, нәрсәнедер эшләп бетермәүдән килеп чыккан очрак түгел, бу — татар халкын һәм гомумән, Россия халкын кисәтүнең берсе. Бу диагнозга тиң кисәтү. Бәлки, соңгы кисәтүләрнең берседер. Җәмәгатьчелегебезнең, рухыбызның, культурабызның, әхлак дөньясының никадәр тирән төшүен кисәтү. Ә болай дәвам итсә, җәмгыятебезнең киләчәге бик чикләнгән булырга мөмкин. «Туктагыз, туктатыгыз, уйланыгыз, анализлагыз, үзегез оештырган бу бәладән юлын табыгыз, югыйсә сезнең киләчәгегез юк» дигән сигнал бу. Дини кешеләр Аллаһы Тәгаләдән дияр, атеистлар табигатьтән дияр, кайдан булса да, кемнән булса да — өстәнме, астанмы — бездән югарырак көч тарафыннан бу безгә кисәтү.

Тагын бер уйландырган тема — мәктәп системасы. Мәктәп дөньясы бүгенге җәмгыятьнең бурычларына туры килми. Борынгы Грециядә мәктәпкә, беренчедән, гражданин — әхлаклы, кешелекле кеше тәрбияләү максаты куелса, икенчедән, нәрсәгәдер өйрәнү максаты куелган. Бездә хәзер мәктәп системасында тәрбия максаты да юк, хәтта белем дә бирелми, төп максат — БДИ. Бу — кешелек тәрбиясе түгел, бу — җинаять.

Бездә бөтен халык өчен уртак булган бердәм мәктәп системасы юк. Югары катлам өчен аерым мәктәпләрдә элита укытылуы — җәмгыять чиренең бер диагнозы. Катламнарга һәм сортларга бүлү системасы җимерелеп бетәргә тиеш. Мин мәктәп системасын шулай бүлгәләүне җинаять дип атыйм.

Мин үткән заман баласы, сугыш чоры баласы. Безнең буын инде китеп бара, без күп калмадык. Без ниндидер үрнәк тәрбия алып калдык — ул вакыттагы укытучылар фән өйрәтүчеләр генә түгел, тормыш укытучылары иде. Мин Азнакай районында 40 йортлы авыл мәктәбендә укый башладым. Безне укытучыбыз Шәех абый Әхмәтов беренче дәрестә үк: «Сез — хәзер җаваплы кешеләр», дип, тәрбиядән башлады. Исәнләшергә-саубуллашырга өйрәтте. Безнең класстан бер җинаятьче, гаилә бозган кеше чыкмады.

Әлбәттә, хәзер чит йогынты мең мәртәбә үскәндәр. Шуңа да тәрбия бурычы бермә-бер артырга тиеш. Минемчә, мәктәпнең төп күрсәткече чыгарылыштан ничә кешенең институтка кергәнен санауда түгел, аның чыгарылышларының кешелек сыйфатларында булырга тиеш. Аның өчен мәктәпне бюрократизмнан азат итеп, тәрбия эшендә мөстәкыйль итү кирәк.

Хәзер мәктәпләрне ничек саклыйк дип борчылабыз. Безнең чорда да, бездән алдагы чорларда да мәктәпләрне саклау мәшәкате булмаган бит. Вахтер да, турникетлар, шлагбаумнар да юк иде. Мәктәпләрне саклау XXI гасырда гына барлыкка килде. Мәктәпкә сак кую кирәклеге җәмгыятьнең авыруы билгесе.

Саклау ул полиция кую, тимерчыбыклар белән әйләндереп алып куркынычсызлыкны тәэмин итү түгел, ә саклауның кирәксезлеген тәэмин итү, шуңа ирешү. Чыңгыз ханның бер күрсәтмәсе булган: Безнең сәүдә юлларында яшь кыз алтын-көмеш салынган поднос күтәреп төнге юлга чыкса да, аңа беркем тимәслек булырга тиеш дигән. Ул шуңа ирешкән. Төрмәгә утыртып явызлыкны вакытлыча гына туктатып була.

Мәктәп системасын төзекләндерү, аның иминлеген тәэмин итү — саклауның кирәк булмавын кире кайтару

Рафил Ногманов, ТР Иҗтимагы палатасы рәисе урынбасары, 1993-2009 елларда ТР Эчке эшләр министры урынбасары: Элек мәктәптә октябрятлар, пионерлар һәм комсомоллар бар иде. Ярар, марксизм-ленинизмын алып аттык ди, ул оешмаларны нигә бетерергә иде?! Ул оешмалар кеше башына акыллы фикер кертә ала иде. Икенчедән, безнең беренче урында белем бирү тора: химия, физика, тегесе-монысы, ә тәрбия аз бирелә. Тәрбияләмәгән өчен сүкмиләр дә, хисабы да юк.

Ә инде юридик ягын карасак, бу егет бер ай эчендә рәхәтләнеп, җырлап диярлек мылтык ала. Алай булырга тиеш түгел. Корал мәсьәләсен кырысландырырга кирәк. Аның бит дивана икәнлеге күренеп тора. Шул ук вакытта шәхси оешма психиатры моңа акыллы дип белешмә бирә. Аларга учетта тормый дип кенә белешмә бирелә бит. Кеше гомере буе алкаш булып, учетта тормаска мөмкин. Монда кырысрак тикшерергә кирәк. Корал алыр алдыннан аларны шәхси оешмалар укыталар, корал белән ничек эш итәргә өйрәтәләр. Күбесе мондый белешмәләрне сатып ала, монда да кырысрак булырга кирәк. Халыкта стенада гына эленеп торган мылтык булса да елга бер ата дип әйтәләр бит.

Яшь чикләрен дә арттырырга кирәктер, мөгаен, 23-25 итәргәдер. Кешенең башында уйлар була башлагач, үсеп киткәч. Аннары без бер-беребезне белмибез. Күрергә кирәк бер-беребезне. Ул бит мылтык тотып урам буенча бара. Кем дә булса 02га шалтыраттымы? Юк! 2-3 көн элек «Мин кеше үтерергә барам», дип язган. Беркем игътибар итмәгән. Бу безнең җәмгыять авыру дигән сүз булып чыга түгелме?!

Тәрбия турында уйларга кирәк. Алар бит шунда «йоклый». Әти-әни карарга тиеш. Янындагылар да моның башына «ат типкәнен» белгән бит инде. Бөтенесе «моя хата с краю» дип караган.

Фәргать Галләмов, 1994-2012 елларда Казандагы 2 номерлы колония җитәкчесе, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең җинаять-җәза инспекциясенең элеккеге башлыгы:

Армиядә хезмәт итмәгән кешегә корал бирергә ярамый. Биргән вакытта да нәрсә өчен алуын билгеләргә кирәк. Аучылыкның үз категориясе бар. Аучылык билеты бармы соң аның? Билетларсыз гына корал сатканнармы? Ул бит көчле корал. «Иренендә ана сөте кипмәгәннәргә» нинди корал инде ул?!

Корал алу өчен белешмәне шәхси клиникаларда бирмәсеннәр иде. Дәүләти учреждениеләрдә генә комиссия үткәрергә кирәк. Права алырга, корал йөртергә рөхсәт бирә торган комиссия эшләгән махсус учреждениеләр булырга тиеш. Ә хәзер бер җирдә үтә алмаса, икенче җиргә барып акча түли дә үтә. Бу дөрес түгел!

Ул бит күпме камераларда күренгән. Аның алгоритмы булырга тиеш — мондый әйберләр диспетчерлык пунктына җибәрелеп, реакция булырга тиеш. Ә монда «прошляпили».

Балаларда телефон, социаль челтәрләргә җиңел генә керү мөмкинлеге… Бөтен әшәкелек шуннан чыга. Аны чикләргә, контрольдә тотарга кирәк. Балалар өчен ни комсомол, ни пионерия юк, вакуум барлыкка килде. Бөтен түгәрәкләр түләүле, кешенең анда йөртергә акчасы юк. Бөтен түгәрәкләр түләүсез булырга тиеш.

Мәктәптә бердәм мәктәп формасы булу кирәк. Хәзер бит байлар һәм фәкыйрьләр килеп чыкты. Фәкыйрьрәкләр баеракларга карыйлар да ачу туа. Шундый кимсенүле вазгыять туа. Психикасы да йомшаграк булса, бу аеруча калкып чыга: ни өчен минем юк, аларның бар. Бердәм форма күп илләрдә бар бит ул. Ул баланы дисциплинада тота.

Каравылдагылар да әзерлеклерәк булырга тиеш. Анда утырган әби-бабайның эше тәнәфескә чакыра торган звонокка вакытында басу. Аның бүтән мөмкинлекләре юк. Мәктәпләрне саклауның бердәм оешмасы булырга тиеш. Бу нәкъ менә МВД димим, ләкин бердәм система булырга тиеш. Бу саклаучыларның укулары булырга тиеш. Пенсиясе җитмәгәннән барган әбиләр белән генә булмый монда.

Мин ул малайны авыру дип уйламыйм. Бернинди авыру да, җүләр дә түгел ул. Нинди дә булса агу гына эчкән. Адреналин кергәч, үз-үземне үтерәм, ди. Адреналины беткәч, үзен-үзе үтерергә көче җитми. Чыга да бирелә. Психикасын тикшерерләр инде. Коточкыч хәл инде. Коточкыч.