Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баянчы Динар Бәдретдинов концерты: «Баянның дәрәҗәсен күтәрәсем килә»

Динар Бәдретдинов 2010 елдан ук сольный концертлар бирә башлый. «Эстрада баянчылары аз, шуларның берсе — мин», — ди ул. Баянны «икенче сорт»лы музыка уен кораллары исемлегеннән чыгарырга теләгән музыкантның юбилей концерты «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина күзәтүендә.

news_top_970_100
Баянчы Динар Бәдретдинов концерты: «Баянның дәрәҗәсен күтәрәсем килә»
Рамил Гали

«Баянчыларның берсе дә безнең кебек көненә 7-8 сәгать баян тартып утырмый»

Динар Бәдретдинов белән концертка кадәр күрештек. Моңа кадәр телефоннан гына тавышын ишетеп белгән булсам, хәзер исә артистыбызны үз күзләрем белән күрдем! Мәһабәт буйлы, тыйнак егет дип атар идем мин аны. Әңгәмәмне аның «тугры дустына» — баянга бәйләп башладым.

Динар, баян уен коралын «икенче сорт» дип йөртәләр. Музыка мәктәпләрендә дә фортепиано һәм кыллы уен кораллары бүлекләрендә җидешәр ел укыйлар, ә баянда биш ел гына. Ни өчен шундый караш бар?

Хәзер инде баянга да 7 ел уку таләп ителә. Концертларда җырчылар беренче планга чыгып баса, баянчылар артта тора. Баянчыларның күбесе сольный концертлар да бирми. Баянның дәрәҗәсен күтәрәсем килә, «икенче сорт» дип әйтмәсеннәр иде. Баян тавышын махсус тыңлап кына да кеше ял итә ала. Тамашачыга шуны җиткерәсем килә.

Баянда шөгыльләнергә кемдер мәҗбүр иттеме?

Безнең заманда рәхәт иде. Хәзер телефоннар, уеннар күп — алар балаларның бөтен көчен ала. Мин укып бетергәндә телефоннар чыккан гына иде. «Я урамга, я өйдә уйныйсың», — дигән сайлау куелды. Баянда уйнарга әниләр өндәде, кайчак мәҗбүр дә итте. Шуның өчен мин рәхмәтле. Үсә баргач, үзем кызыксындым, чөнки конкурсларда урыннар алдым. Ә урын алу өчен күп шөгыльләнергә кирәк.

Хәзерге баянчыларның берсе дә безнең кебек көненә 7-8 сәгать баян тартып утырмый. Хәзерге балаларны алай мәҗбүриләп булмый. Әниләре дә: «Улым, уйнама», — дип, кызганып кына тора. Ә менә телефонда 7-8 сәгать утырырга мөмкин алар! Башкару осталыгы да төште…

Укучыдан баянчыга әйләнгәч, үзегезне «мастер» дип тойдыгызмы?

Үземне «мастер» дип тоймыйм, чөнки гел шөгыльләнеп торырга кирәк. Хәзер иске багаж белән барам, чөнки даими уйнарга вакыт юк. Беркайчан да «мин оста булдым» дип әйтергә ярамый, ул чакта дәрәҗәң төшәчәк, дәртең дә булмаячак. Үзеңә максат куеп, шуңа ирешергә кирәк.

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 17 ел эшлим, һәм, ниһаять, күптәнге хыялым чынга ашты — үзәктә педагог буларак эшли башладым. Биредә үзешчән баянчылар уйный. Аларның кайберләре профессиональ баянчылардан узып китә! Монда алар осталыкларын шомарта.

Урамнан килгән теләсә кемне аласызмы?

Иң элек тыңлап карыйм. Таланты бар икән, ансамбльгә алабыз. Һәвәскәр баянчылар ансамбле башка җирдә юк диярлек. Шөкер, коллективыбыз арта тора.

«Сәйдәр» ансамблен сирәк исем, бабаемның исеме. Ул да баянчы иде, кайчандыр «Уйнагыз, гармуннар» бәйгесендә катнашып, җиңеп кайтты. 86 яшендә вафат булды. Аның башлаган эшен әлеге ансамбль дәвам итә.

«Хәзер баянчыларны мәҗлесләргә чакыру модасы бетте»

Баянчы булып кына яшәргә акча җитәме?

Әлбәттә. Элек баянчыларны мәҗлесләргә күп чакыралар иде. Яшьрәк вакытта кичәдән-кичәгә йөрдем, кунакларны да җырлата идек. Хәзер ул «мода» бетте. Баянчыларны чакырмыйлар. Яшь буын аңа омтылмый.

Шулай да без заманча номерлар ясыйбыз, классик әсәрләрне төрле эшкәртмәгә кертәбез, яшьләргә кызык булып тоела. Яшь баянчылар да шулай уйнарга кызыга. «Баштан авыр әсәрләрне өйрәнергә кирәк», — дип аңлатам. Шул очракта алар аранжировкаларны да җиңел ясаячак. Күп яшьләр шөгыльләнмичә генә җиңел көй уйнамакчы була, тамашачыны алдап булмый бит.

Танылган баянчы Айдар Гайнуллин бер әңгәмәсендә самолетта очканда бизнес-класстагы пассажирларга уйнаган өчен 5 мең евро акча эшләгәнен әйтә. Сезнең дә көтмәгәндә генә күпләп акча эшләгән булдымы?

Әйе. Андый очраклар бар. Бервакыт чит илдән килгән кунак махсус көй уйнаган өчен 100 евро бирде. Ә инде Айдар Гайнуллинның кунаклары бай булып чыккан. Айдарны һәм Мәскәүдәге татар баянчыларын хөрмәт итәбез. Аларны дөньякүләм баян чемпионнары дип атарга була. Мәскәүдә белем алган кешеләр. Әмма татар көйләрен онытмыйча тамашачыны сөендереп йөри.

«Мәскәүдә укырга хыялландым, тик барып чыкмады»

Мәскәүдәге баянчылар мәктәбе көчлерәкме әллә?

Гнесиннар исемендәге көчле институт бар анда. Бөтен илдән иң көчле баянчылар шунда җыела. Илдар һәм Айдар Сәлаховлар, Айдар Гайнуллин — шундыйлардан. Мин дә Мәскәүдә укырга хыялландым, тик барып чыкмады. Казан консерваториясендә генә укыдым һәм бер дә үкенмим. Үзебезнең педагогларыбыз да яхшы укытты.

Баянчыга «музыкаль продукт» дип карауга карашыгыз нинди?

Баянчыларның күбесе җырчыларга бәйле. Сольный чыгыш ясаучылар да, укыта торганнары да бар, кем ничек булдыра ала инде. Укып чыккач, баянчы кая барсын? Әлбәттә, музыка мәктәбенә. Һәр кеше үз юлын сайлый. Мин «Сәйдәш» үзәгенә укып бетергәнче үк эшкә урнашкан идем. Бар кешегә музыка өлкәсендә урын табыла дип әйтеп булмый, бихисап яшь, талантлы баянчылар башка өлкәгә күчә. Аларны яманлап та булмый, чөнки гаиләләре бар, аны туендырырга, ашатырга кирәк. Ә мәдәният өлкәсендә иң түбән хезмәт хакы — бездә.

Баянчы булып китмәсәгез, ул чакта нишләр идегез?

Минем әле икенче белемем дә бар, банк мәктәбен бетердем. Мәдәнияттән китеп, шул өлкәгә эшкә дә урнашкан идем, әмма кире кайтуыма сөенеп туя алмыйм», — диде героем һәм кунакларын каршы ала башлады.

Динарны гримеркада калдырып, сәхнә артына чыктым. «Нинди моңлы таныш тавыш бу?» — дисәм, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров репетиция ясый икән. Ул җырлаганны ләззәтләнеп тыңлап бетердем дә, янына бардым. Карасам, җырчыбызның куллары тирләгән, бит тирәләре алсуланган. «Филармониядә дә чыгыш ясыйсым бар әле», — дип аңлатты Каһиров:

Иҗатта дуслар булмый, дигән фикер белән килешмим. Без аның белән консерватория елларыннан ук дуслар. Талантлы егет. Сәнгатькә үзеннән өлеш кертергә тырыша. Мондый кешеләргә юл һәм көч бирергә кирәк. Йөгерек бармаклары кебек булсын, алга таба да актив булуын телим, — диде ул.

Алай гына да түгел каршыма костюмнарын күтәргән бер кешенең якынлашканын күреп алдым. Кем икән бу, дип баш ваткан арада, костюмнар арасыннан «Тутарка» булып танылган җырчы — Альбина Кармышеваның шатлыклы йөзе чагылды. Альбинаның аккаунтында Динар белән бергә төшкән фотолар бихисап. «Әллә туганнармы?», «ә туганнар булмаса, Альбинаның ире ничек ышанып ир-ат белән гастрольгә җибәрә икән?» — дип уйлана идем. Динар Бәдретдинов белән алар дуслар гынамы яисә… Фантазияләргә бирелмик, Альбинаның үзеннән сөйләтеп алдым:

«Саф йөрәкләр» хәйрия фонды һәм Динар белән хәйрия концертларын авыру балаларга еш куябыз. Ул шундый самими, ихлас. Динар буш булса, беркайчан да: «Юк, булмый», — дип әйтми. Гаиләсе һәм милләт өчен янып тора. Без аның белән бер елгылар. «Динар, мин синең янында әниең кебек бит, нигә син миннән яшьрәк күренәсең», — дип көлеп куям.

Кайчан карама, Динарның авызы ерык булыр, тормышка сөенеп яши белә ул. Ул мине зур сәхнәгә чыгарды. Декрет ялында идем, Татар дәүләт филармониясендә концертында катнашырга чакырды. Шул вакыттан бирле карьерам башланды. Аның белән Казахстанга кадәр барып чыккан идек. Ерак юлга китсәк, тормыш иптәшем дә: «Динар белән булгач, мин тыныч», — дип ышанып җибәрә.

Иң мөһиме — кешелекле ул. Игътибар иткәнсеңдер, Динар шоу-бизнес кешесе түгел. Пиарланмый, инстаграмда сторизлары да күп түгел. Көне-төне буе эшли, әмма мактанмый. Бик тыйнак ул. Берсүзсез, Динар «атказанган» исеменә лаек, — диде Альбина Кармышева.

«Чәчәкне ашап булмый, тавык алып килдем үзенә!»

Бу урында без концертка күчик. Тамашачылар арасында төрлесе: ялтырап торган туфли һәм классик күлмәк кигәннәрдән алып, ерак араларны якын итеп авылдан килгән тамашачыларына кадәр бар иде. Рушания апа — әнә шундыйлардан. Лаештан булса да, апабыз кызу канлы мишәр булып чыкты, аның сүзләрен дә мишәрчә акцент белән уку мәҗбүри:

Иптәшемне такси белән өстерәп алып килдем. Районда урып-җыю эшләре бара, кәбестәләр алабыз, ашлыкны алып бетердек инде. Шулай булса да, җиденче яртыда чаба-чаба кайттык, иптәшем бер тавык суйды. Минәйтәм, чәчәкне ашап булмый, тавык алып килдем үзенә. Үзебезнең тавык ул!

Сезне тудырган әти-әниегезгә рәхмәт. Авыллар чакырганда Динар йөгереп килеп җитә, безне кешегә санаганы өчен баш иям», — диде Рушания апа. Динар Бәдретдиновны белмим диючеләргә: әнә шундый фанатлары бар аның!

«Илбашларыннан» бүләк — битлекләр!

Концерт ахырына якынлашканда җыр-биюләр генә карап утырырга ияләшкән. Иркенәеп утырган урыннан янәдән тураеп утырырга туры килде. Рәсми зат ахры! Сәхнәгә костюм-чалбар кигән бер адәм чыгып басты. Тавышы — Путинныкы! Русча чыгышы болайрак булды:

Синең даими тыңлаучың икәнне беләсең, Кремльгә эшкә барганда яңа җырларыңны тыңлаячакмын. Бу көнне без күптәннән көттек. Туган көнең белән, бәйрәм белән сине. Татарлар әйтмешли: «Алга!» — диде Путин соңгы сүзне акцент белән татарчалатып әйтеп һәм бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырыр дип ышандырды.

Шулчак сәхнә түрендә, дөрестән дә, «Рөстәм Нургалиевич» басып тора иде.

Сәлам, Динар! — дип исәнләште ул. — Сине котларга дип килдек. Акыллы егетне үстергән өчен рәхмәт. Юбилей кичәң ТАССРның 100 еллыгына туры килде. Алга таба уңышлар телим. Яңа исемнәр булсын, давай, республика өчен тырышырга кирәк. Нәрсә кирәк, сора! — диде Президент. Динар, каушап кына «бөтен нәрсә дә бар», дип кенә котылды һәм «Сәйдәш» бинасына ремонт ясалган өчен рәхмәт укыды. — Молодец, яхшылыкны күрә беләсең. Бер килгәч, булышыйк. Нәрсә кирәк, тамашачыңнан сора, оялып торма, — диде елмаеп кына Президент һәм бүләкне шәһәр мэры — «Илсур Метшинга» тапшырырга кушты.

Хәерле кич, Динар! — дип горур атлап чыкты «Илсур Рәисович». Синең юбилейларыңа килү традициягә әйләнде. Уңышлар сиңа, шәһәр сине ярата, яңа үрләр яуларга язсын, синең белән горурланабыз! Бүләкне чыгарыгыз әле, — диде мэр. Нинди бүләк соң ул, әллә «атказанган» исемме, дип аптырадым. Сәхнәгә милли костюм кигән кыз чыкты, кулында — кечкенә бүләк пакеты. — Барыбыз өчен дә кирәкле нәрсә, — диде мэр һәм пакет эченнән өч пачка битлекләр чыгарып Динарга тоттырды. Бүләк әле шуның белән генә бетмәде. — Махсус бүләк — пародия остасы Айнур Сөләймановтан җыр!

Чамалагансыздыр, шушы өч шәхес булып чыккан, тамашачы күзен ышандырган һәм ихластан көлдергән кеше — Айнур Сөләйманов булып чыкты. Афәрин, Айнур!

«Мәдәният министрлыгы, шәһәребез аңа „атказанган“ исемен бирсен иде…»

«Сәйдәш» мәдәният үзәге директоры Артур Минһаҗев юбилярга мәдәният үзәгендә күп еллар хезмәте, мәдәният өлкәсенә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты бирде. «Динар белән без күп еллар таныш, гастрольләрдә бергә йөрдек. Сиңа исәнлек-саулык телим. Син уникаль музыкант, эшкәртмәләрең башкаларныкыннан аерылып тора. Ул „Сәйдәш“ үзәгенең горурлыгы, йолдызы. Динарга хәтта Париж халкы да алкышлады», — диде ул.

Кичәдә Динар Бәдретдиновның иҗатташ дуслары, «Сәйдәш» мәдәни үзәге биючеләре, Казан дәүләт мәдәният институты ансамбле, «Just Brass» төркеме чыгыш ясады. Шулай ук «Рәхмәт сезгә, әткәй-әнкәй» җыры белән сәхнәгә беренче тапкыр юбилярның кызы — Зәринә Бәдретдинова да чыкты.

Концерт бетүгә фойега чыктым. Россиянең халык артисты, «Сәйдәш» үзәге директоры урынбасары Лима Кустабаеваның ашып-пошык бер кабинетка кереп барганын күреп, туктатып, сораштыра башладым:

Үзәктә директор булып эшләгәндә үк Динарның иҗат юлыннан үсешен күрдем, барысы да күз алдында булды. Мин аны халык һәм композитор көйләрен башкаручы виртуоз баянчы дип атар идем. Шулай ук аккомпаниатор да әле ул. Коллективта мондый музыкант булу — үзе бер бәхет. Сәнгать палитрасын бизи ул. Аңа һәрвакыт таянып була. Динар Бәдретдинов күптән Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек! Мәдәният министрлыгы, шәһәребез аңа «атказанган» исемен бирсен иде.

***

Динар Бәдретдиновка ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз!



Галерея: Халыкара бәйгеләр лауреаты Динар Бәдретдиновның юбилей кичәсе
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100