Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Микулай» – кече халыклар һәм кече авыллар турында Мансур Гыйләҗевтан зур тема

Әлмәт театрының яңа премьерасы татар драматургиясендә яңа сүз булды.

news_top_970_100
«Микулай» – кече халыклар һәм кече авыллар турында Мансур Гыйләҗевтан зур тема
Татьяна Афонина

Әлмәт театрында моноспектакль бара: «Кыскасы, бездә ут та, юл да юк! Әлбәттә, бер минем өчен генә ут биреп, юл салып ятмаячаклар! Бер кеше генә кешегә саналмый! Ә ут биреп, юллар ясасыннар өчен ничә кеше кирәк? Биш, ун, мең? Кешегә кешеләрчә мөнәсәбәт булдыруның берәр норма-кагыйдәсе бармы икән?.. Әгәр мин ил хуҗасы булсам, һәрбер кешегә ут сузып, юл ясатыр идем...» – бу берүзе бер авылда яшәп ятучы Микулай сүзләре.

«Уникаль мәдәни традицияләрне тугры саклаган, халкы 50-70 кешедән артмаган авыллар бар. Безнең бурыч – әлеге традицияләрне саклап калу. Бәлки нәкъ менә мәдәни традицияләр авылларыбызны җанландырып җибәрер, алга таба яшәргә көч бирер» - монысы Татарстан мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән коллегия утырышында министр Ирада Әюпова чыгышыннан юллар.

Нәкъ менә коллегия утырышы булган көнне, министрның сүзен раслап, Әлмәт татар дәүләт драма театры үзенең яңа елдагы беренче премьерасын чыгарды.

«Микулай» - драматург Мансур Гыйләҗевның яңа пьесаларының берсе. Монопьеса. Ягъни, бер актер өчен язылган драма әсәре. Бер актер театры.

Әсәрдә вакыйгалар 2019 елның бер җәйге иртәсеннән башлап, икенче көннең таңына кадәр, ягъни бер тәүлек дәвамында Сарсазкүл дигән керәшен авылында бара.

Әсәрнең бердәнбер герое – шушы авылда беръялгызы яшәп ятучы керәшен агае Микулай. Ягъни, ул бүгенге көннең Экзюпери язган «нәни принцы» – үз планетасында ялгызы яшәүче шаһзадә.

Микулай авылда калган йортларны гына түгел, аның электрсыз калган чыбыкларына кадәр карап тора. Үзенә шөгыль дә тапкан – чүпрәкләрдән авылдашларының курчакларын ясаган. Әти-әнисе курчагы да, күршеләре дә, яшьтиләре дә, хатыны да, бар авыл малайларын яратырга өйрәткән Анфиса курчагы да бар. Микулай алар белән сөйләшә, аларны сагына. Ул бер караганда, үзен дөньяның иң бай, бәхетле кешесе дип санаса, икенче караганда ялгызлыктан сыза. «Мин гел сөйлим дә сөйлим, чөнки кеше сөйләмен онытырмын, телем кибәр дип куркам! Тик мин тере кеше тавышын ишетергә тиешмен, югыйсә колакларым ишетми башлаячак!..» – ди ул. Аның монологында – халкы тарихыннан башлап, аш рецептына кадәр бар.

  • Моноспектакль – татар театры өчен бик актив кулланылган жанр түгел. Бәлки, ниндидер экспериментлар булгандыр, әмма татар театры тарихына кереп калган моноспектакль турында мәгълүмат тапмадым.

«Микулай»да керәшен халкы тарихы фон итеп алынган, ә артында катлам-катлам проблемалар яткан спектакль.

Спектакль алдыннан Әлмәт театры бинаны керәшен халкы символикасы һәм тормышы белән бизәгән иде. Тәнәфестә аутентик керәшен ансамбле җырлап торды.

Шунысы кызык, спектакльне куючы төркем драматург язган тарихны сәхнәгә генә сыйдыра алмаган, театрда тулы бер панорама ясаган. Микулай авылның күле кибүе турында сөйлиме – артыгызга борылып карасагыз, стенада видеоязмада күл балыклары. Декорация, костюмнар, сәхнәнең үзенчәлекле атмосферасы - болар барысы да алтай рәссамы Алан Саймин уңышы. «Без бөтен театрыбыз белән Аланга гашыйк булдык. Тагын килсен иде, тагын эшләр идек аның белән», ди театр хезмәткәрләре.

Декорация тасвирлауларга бирелми. Алан ясаган конструкциядә Рафик Таһировның үзен бик уңайлы тойганлыгы күренә. Шушы декорация арасында курчаклар да шулкадәр табигый җанлана. Фазыл Насыйбуллин, Алсу Сибгатуллина, Лилия Заһидуллина, Рифат Әхмәдиев, Миләүшә Хафизова, Алмаз Шаһимәрдәнов курчаклар ролендә иде. Үзләренә дәшкән мизгелдә алар җанланып та алдылар. Ярый ла, Микулай сөйләнеп йөреп тора, ә курчак булып залдагы утларга карап утырып кара син. Кызлар, егетләр – геройлар!

Беренче тема: керәшеннәр

Әлегәчә галимнәр керәшеннәрнең килеп чыгышы турында анык фикергә килә алмадылар – керәшен татарымы ул, татарның керәшенеме, татарсыз гына керәшенме? Әсәрдә Мансур Гыйләҗев керәшеннәрнең килеп чыгышы турында үз фаразларын әйтә.

Мансур Гыйләҗев болай ди, дөресрәге, Микулайдан болай дип әйттерә: «Без, керәшеннәр – кечкенә халык. Без бит кытайлар түгел, без күпкә аз. Шуңа күрә һәр кеше исәптә... Әмма безне беркем дә көчләп чукындырмаган. Кешенең иманын көчләп үзгәртү мөмкин түгел. Без һәрчак Иисуска табынып яшәдек... Кайчандыр ерак җирләрдә яшәгәнбез һәм күчмә халыклар безгә янап-куркытып торган. Шуңа күрә татарларга якынрак килгәнбез. Татарлар – көчле халык, безгә алар янында тыныч, куркынычсыз булган... Татар телен өйрәнеп, татарлар белән бергә көн итә башлаганбыз. Соңрак безне дә татарлар дип йөртә башлаганнар... Мин каршы түгел... Халык көчле һәм күпсанлы булырга тиеш. Югыйсә, изеп-сытып, юкка чыгарып бетерәчәкләр...»

Әлбәттә, бу фикер бәхәс тә тудыра ала, кемгәдер бәхәсләшү кызык икән – бәхәсләшә.

Биредә иң кыйммәте - театрның автор фикерен тулысынча, түкми-чәчми җиткерә алуы. Бу спектакль – режиссерның спектакле түгел, бу – драматург спектакле, бу – актер спектакле. Режиссер Марас Чеббурның уңышы – үзен беренче планга чыгармавы.

«Синең биш балаң бар! Барысы да Москвин фамилиясен йөртә! Казанда барысы да аларны урыс балалары дип уйлый! Алар бит керәшеннәр, чөнки син үзең керәшен, Григорий Москвин, аларда бит синең каның! Без бит бик кечкенә халык, бөтенләй юкка чыгуыбыз бар! Әй, әгәр сез Казанда Москвин фамилияле кешене очратсагыз, белегез, ул – чын керәшен! Портнов, Радионов, Гаврилов, Егоров, Симашев, Юкачев, Тавлинов, Дунаев кебек үк керәшен...» – ди Микулай.

Мансур Гыйләҗев керәшеннәрне татарларга елышырга чакыра. Югыйсә алар руслар һәм башка халыклар арасында эреп югалачак. «Мин яза башлаганда керәшеннәр темасына килермен дип уйламаган да идем. Әмма үзеннән үзе шулай килеп чыкты», - ди драматург.

«Микулай» - безнең татар мохитен аңлап сәхнәгә күтәргән, ихластан куелган әсәр. Без бердәмлектә яшәгән бик зур милләт. Бу милли проблемалар аша дөньяви проблемаларны күтәрә», - ди ул.

«Бичура»дан – Микулайга

Нигезләр югалу, уникаль мәдәни традицияләрне тугры саклаган авылларның югала баруы – Мансур Гыйләҗевның мәңгелек темасы.

Бүгенге «Микулай» – драматургның моннан 30 ел элек язылып, Камал театрында куелган «Бичура» әсәренең дәвамыдыр кебек. Моны Әлмәт театры артистлары да билгеләп узды.

Бер кеше авылны саклый аламы? «Бик зур рәхмәт сезгә, Мансур абый! Сезнең борчыган кечкенә авыл темасы миңа да бик якын. Мин бәләкәй генә авылдан. Безнең авылда биш гаилә иде. Шуның берсендә мин үстем. Мин үскәндә минем белән уйнарга кеше юк иде. Әнидән минем белән уйнарга бәби алып кайтуын сорый идем. Бу проблема бар. Андый авыллар бик күп, - диде актриса Миләүшә Хафизова.

Микулай авылын саклаган соңгы могиканмы? Бер кеше авылны саклый аламы? Финалда автор аның күзләрен мәңгелеккә йомдыра... хәер, йомдырмый да бугай, күзләр ачык кала... Микулай ачык күзләр белән дөньядан китәргә хыяллана. Әмма тамашачы залдан Микулай белән хушлашып чыкмый. Ул бары тик үзе ясаган курчакларның берсенә генә әверелде кебек. Ул авылга күл кайтуын әйтте, димәк, кешеләр кайтачак. Кайтачактыр кебек. Авыл өстендә очкан самолетларның берсе булдымы – финалда авылга кеше кайтуын күрдек.

Өченче тема: Ялгызлык

Әсәрдәге тагын бер тема – ялгызлык. Ә ул төрлечә була ала. Микулай кебек бер авылда берүзең яшәп тә, кайнап торган шәһәр үзәгендә дә ялгыз булып була. Кемдер тирә-яктан ташкын булып агылган негативтан саклану өчен бар мәгълүмат чыганакларын ябып комфорт зонасына керә. Төрле яктан мәгълүмат өстенә мәгълүмат агылганда Микулай буласы килгән чаклар була – сер түгел. Җәмгыять эчендә утрау итеп үз дөньясын булдырганнар да бар. Ялгызлыкның формалары күп.

Микулай ялгыз. Ул мәгълүмат кырыннан да аерылган. Ул Министрлар Кабинетында нинди киңәшмә булганын да, Язучылар берлеге Тукай премиясенә кемне тәкъдим иткәнне дә, Гүзәл Уразованың кара пиарларын да белми. Ул Казанда автобусларда йөрү бәясе күтәрелүен дә, хәтта пенсиягә чыгу яшенең артуын да белмидер. Ул үз тормышын көтә. Үзенә эш табып самолетлар өчен маяк ясавын волонтерлык дип атар идек. Әмма аның волонтерлык хәрәкәтен оештыру өчен дәүләт министрлыкларга һәм төрле иҗтимагый оешмаларга бюджеттан акча бирми.

«Микулайның 70 проценты ул – мин. Башка актерлар да шулай дип әйтерләр иде. Моны уйнарга да кирәкми бит. Чыгып утыр да укы – тамашачы елап утырачак», - ди театрда әлеге образны гәүдәләндергән Рафик Таһиров.

Монопьесаның моноспектакльгә әверелү тарихы

2019 елның гыйнвар аенда «Татар-информ» театр җитәкчеләре белән үткәргән түгәрәк өстәлдә Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева мондыйрак фикер әйткән иде: «Театрлар белән драматургларның бер-берсен аңламавы берәр кайчан бетәме ул? Менә бер хаттан цитата укыйм: «Яхшы пьеса гына булсын – куелмыйча калуы мөмкин түгел. Барыбыз да ач бүреләр кебек ыжгырып торабыз». Моны 1978 елда Гали Хөсәенов үзе белән эшли торган драматург Әхәт Гаффарга язган. 40 ел үткән. Без барыбыз да ач бүреләр кебек һаман да яхшы пьесага кытлык кичерәбез. Куярлык булганны куябыз без – бөтен коллегалар килешер минем белән».

Театрлар, чыннан да, куярлык булганны куя ул. Дәлиле - шушы утырыштан соң нәкъ бер ел эчендә Әлмәт театры татар драматургиясе әсәренең премьерасын тәкъдим итте.

Әлмәт театры Грозныйга Милли театрлар халыкара фестиваленә барганда, директоры Фәридә Исмәгыйлевага «Микулай» пьесасы килеп ирешкән. Әсәр шәп. Яңа роль көтеп «ыжгырып» торган менә дигән актерлар һәр театрда байтак. Әмма моноспектакль ул гади спектакль түгел. Анда һәр актер уйный алмый. Моноспектакль актерлары бөтен театрда юк. Ә Әлмәттә бар. Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров – театрның күренекле артисты, сәхнәне ялгызы тота алырдай артист.

Театр коллективы Грозныйда хакас режиссеры Марас Чеббур белән таныша. Фәридә Исмәгыйлева аңа пьесаны укып карарга тәкъдим итә.

Марас Чеббур хакас театрында Виктор Коков белән «Диңгез белән карт» моноспектакль чыгарган режиссер.Виктор Коков – Абаканда яшәп хакас театрында хезмәт итүче татар кызы Гөлфия Кокованың ире.

Марас Чеббурга әсәр ошый, ул аны куярга ризалык бирә һәм сентябрьдә булган сөйләшүдән соң тиз арада Әлмәткә килә.

Чакырылган режиссерлар гадәттә классика куеп театр хисабына үз амбицияләрне канәгатьләндереп китәргә ярата. Алар артистларның да өстән «каймагын» җыеп алалар.

Бу очракта Мараска әзер әсәр һәм күзалланган актер тәкъдим ителә. «Без Рафик белән эшне тренинглардан башладык. Табигатькә чыгып учак янында ялгызы утырырга да тәкъдим иттем. Ул ялгызлыкка ияләшергә, үзе белән сөйләшергә өйрәнергә тиеш иде. Актерны бераз сындырырга да кирәк булды», - ди Марас соңыннан.

ххх

«Микулай» – татарның драматургиясе барлыгын ачык күрсәткән әсәр. Бу туксанынчы елларда татар театрына хезмәт иткән - арзанлы әсәрләр белән булса да, тамашачылы иткән драматургиянең дәвамы түгел. Бу – русның яңа драматургиясе стандартларына салынган әсәр дә түгел. Югыйсә, яшь буын драматурглары шушы рус стандартлары белән мавыга башлады. Биредә Мансур Гыйләҗев классик татар драматургиясенә нигезләнгән яңа татар драматургиясе үрнәген бирде. Бу яңа татар драматургиясе үсәргә тиешле юлдыр, мөгаен.

Ә татар театры яхшы драматургияне куярга һәрвакыт әзер. Театр яхшы әсәр килеп кергәч, режиссерын да, рәссамын да, актерын да таба ала. Әлмәт театры моны раслады.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100