Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театрында Заһидуллин традициясе дәвам итә: аның укучысы комедия чыгарды

Тинчурин театрының яңа сезондагы беренче премьерасы куелгач, шундый фикер туды — бу театрга «перезагрузка» ясауның нинди мәгънәсе булды икән? Рәшит Заһидуллинның эш рәвешен ошатмыйча, аны җибәргәннән соң, режиссерсыз яшәделәр, аннары яңа режиссерга ия булдылар... Һәм кабат иске эзләренә әйләнеп кайттылар.

news_top_970_100
Тинчурин театрында Заһидуллин традициясе дәвам итә: аның укучысы комедия чыгарды
Рәмис Нәҗмиев фотолары

Рәшит Заһидуллин баш режиссер вакытында театрны ниндидер зур мәгънәгә ия булмаган, гади генә итеп әйткәндә «маймыллану» белән генә халыкны көлдерүгә корылган комедияләр күмеп киткән иде. Бу юнәлеш дөрес түгел дип табылды - баш режиссерны гаугалы рәвештә эштән җибәрүне шуның белән аңлатып була. Ә нинди нәтиҗәгә ирештек?

Тинчурин театрының яңа сезондагы беренче премьерасын, ягъни, яңа баш режиссёр Туфан Имаметдинов куелгач чыккан беренче спектаклен тәкъдим итте.

«Кияү урлау» спектаклен чыгарып Тинчурин театрының үзен озак еллар җитәкләгән, күчмәлектән дәүләти театр булдыру өчен күп көч куйган Рәшит Заһидуллин традицияләрен дәвам итәчәген белдерүе түгелме? Чөнки спектакльне аның укучысы Регина Саттарова чыгарды.

Әллә «Кияү урлау» комедиясе театр тәнкыйтьчесе, профессиональ фестивальләр кураторы Нияз Игъламовның Тинчурин театрына «бүләге», яңа баш режиссёрга салып калдырган минасымы?

Салават Юзеев пьесасы буенча куелган спектакльнең үз тарихы бар. Мин белгән кадәресе болайрак. «Безумный никах или похищение жениха» дип аталган пьеса «Яңа татар пьесасы» конкурсында катнашкан. Җиңүен җиңмәгән, аны кайбер әдәбият белгечләре дә яратмаган. Ә менә Чаллы театры режиссёры Фаил Ибраһимов ошаткан. Ул аны тәрҗемә итергә Хәбир Ибраһимга биргән. Әмма бу коллективтагы кайберәүләрнең директор өстеннән язып, театрның ыгы-зыгыланып йөргән вакыты булган, спектакльне чыгарырга акча табылмаган.

Пьеса сәнгать җитәкчесез «ятим» яшәгән театрның сәнгати бөтенлеген үз канаты астына алган Нияз Игъламов кулына килеп эләккән — ошатыпмы, әлла башка сәбәпләр беләнме — ул аны «урнаштыруны» үзенең намус эше дип саный башлаган. Тинчурин театрының Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «АЛКЫШ» коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында куелган биш эскизның берсе нәкъ шушы комедия булган. Эскизларны кую яшь иҗатчыларга тапшырылган. Бүлү нинди критерийлардан чыгып сайлангандыр, әлеге эскизны Регина Саттарова куйган.

«Кияү урлау» комедиясенең эскизы Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «АЛКЫШ» коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында күрсәтелде. Регина Саттарова янында кызыклы гына иҗатчылар тупланган иде: композитор Гөлнара Тимербулатова һәм рәссам Ләйсән Хөсәенова.

«Иҗат төркеменең эшен театр тәнкыйтьчесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Тихоновец, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Закирҗанов, театр белгече һәм тәнкыйтьче Ольга Кораблина, сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече һәм тәнкыйтьче Екатерина Рябова, театр әһелләре берлеге үзәк аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлеге җитәкчесе Юлия Юдина, театр белгече Гөлшат Фәттахова бәяләде. Соңыннан жюри, катнашучылар белән берлектә, эскизга җентекле анализ ясады», — дип язды театрның матбугат хезмәте әлеге фикер алышуны.

Үзем шаһит — лабораториягә чакырылган театр тәнкыйтьчеләре эскизны югары бәяләде.

Татьяна Тихоновец: «Регина комедия куя алган. Бәхетнең атасы, хатыны белән өйләшкән мизгелләре… Киношниклар пары гаҗәеп инде. Мин сезне яхшы эскиз белән котлыйм»,

Екатерина Рябова: «Без биредә ирләр язган хатын-кыз куйган спектакльләр карыйбыз. Мине пьеса кичә укыганда ук сөендергән иде. Өзектәге атмосфера сөендерде. Бу бит Гайдай комедияләренә тиң. Гаҗәеп! Искиткеч! Бик кызык. Миңа бик ошады. Ат беләнме, атсызмы — куегыз гына! Бу театрны яңа дәрәҗәгә күтәрә, традицион мәдәнияткә карашыбызны киңәйтә».

Нияз Игъламов: «Мине актерларның төрле диапазонда иркен эшләве сөендерде. Тинчурин театры бу эскизны куеп бетерергә үзенә алмаса, мин аны башка җиргә урнаштыра алырмын дип уйлыйм, сөенә-сөенә репертуарга алачаклар. Бу югары сәнгати сыйфатлы касса хиты булырга мөмкин… Булмаска да мөмкин… Сәнгать шундый әйбер ул. Без бит кораб үтә аламы юкмы дип суның тирәнлеген үлчәүчеләр кебек. Театр корабын».

Әлфәт Закирҗанов: «Мин мондыйны комедияләрне яратмыйм. Ләкин халык яратып йөриячәк. Автор ни әйтергә теләде соң моның белән? Тамашачы нәрсә белән килде һәм ни белән китә — мин үзем җавап таба алмадым».

Моңарчы театрның баш режиссёры булып, соңгы ике елда гына баш режиссёрсыз эшләгән театр җитәкчелеге, аерым алганда, Фәнис Мөсәгыйтов, әлбәттә, Татарстан Республикасы мәдәният министрының җәмәгать тәртибендә киңәшчесе булган Нияз Игъламовка ышана. Татарстанның беренче номерлы театр белгече, «Алтын битлек» театр премиясе жюри әгъзасы, Тинчурин театрында барган лаборатория-семинарның һәм республикада оештырылган театр фестивальләре, лабораторияләренең кураторы бит ул. Җитмәсә, сәүдәгәрләрнең маркетинг алымы да оста кулланыла: бүген син алмыйсың икән, иртәгә фәлән-фәләннәр кулымнан йолкып алачак!

Дөресен әйткәндә, кулдан уе йолкып алмасалар да, кызыксынучылар бар иде. Әйтик, бу эскизның язмышы белән Әлмәт һәм Минзәлә театры да кызыксынды дип беләм. Әмма Тинчурин театры кую мөмкинлеген белгәч, алар сүз озайтып тормаганнар.

Шулай итеп нәкъ менә лабораториянең кураторы Нияз Игъламов билгеләгән иҗат төркеме әлеге спектакльне куя башлый. Фикер алышу вакытында Нияз театр тәнкыйтьчеләрен кораб үтү өчен суның тирәнлеген үлчәүчеләр белән чагыштырды. Шундый «зур белгечләр» үтә ала дип бәя биргән икән, нигә үткәрмәскә?!

ххх

Ни өчен нәкъ менә Саттаровага насыйп була Игъламов тарафыннан «касса хиты» дип бәяләнгән бу эскиз? Җавап табу өчен, әйдәгез, Регина Саттарова белән танышыйк.

Регина Саттарова — күренекле профессор, ономастика буенча зур белгеч булган Гомәр Саттаровның оныгы, архитектор Айвар Саттаровның кызы.

Регина Саттарованың театрга килү тарихын барласак, аның Рәшит Заһидуллин укучысы булуын күрәбез. Ягъни, Казан дәүләт университетының филология факультетын ташлап Казан мәдәният институтына Рәшит Заһидуллинның актерлык курсында белем ала. Аннары Мәскәүгә ГИТИСта Анна Степановада театр белгечлегенә, Ираклий Квирикадзе һәм Андрей Добровольский остаханәсендә киномәктәптә укый. Алда әйтелгәнчә, яшь режиссёр Казанда эксперименталь театр өлкәсендә актив эшчәнлек алып бара.

Регинаның дәүләт театрларында зур күләмле әсәрләр кую тәҗрибәсе юк. Ул «Угол» театр мәйданчыгында эксперименталь спектакльләр белән эшләүче, төрле лабораторияләрдә катнашучы, эскизлар, читкалар белән куючы кызыклы иҗатчы буларак билгеле. Әлегәчә ул куйган эскизларның берсен дә театрларның спектакль итеп үстергәне булмады. Дәүләт театрлары белән мөнәсәбәтләренә килгәндә, ул Кариев театры, Әлмәт театры лабораторияләрендә дә катнашты, әмма аның эскизлары театр тарихындагы бер мизгел булып кына калды, театр форматына кадәр үстерелмәде. Тинчурин театры — аның дәүләт театры белән өченче эшлекле бәйләнеше.

Туфан Имаметдиновның Тинчурин театрына баш режиссер булып киләсе турында 2021 елның язында ук актив сөйләшүләр бара иде. Нияз Игъламов кураторлыгында үткән «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары вакытында Туфан әле штатта булмаса да, театрда күренә башлаган иде.

Ни өчен Нияз Игъламов үзе «касса хиты» дип бәяләгән пьесага нәкъ менә Регина Саттаорваны алган? Бу Туфан Имаметдинов баш режиссер булып килгән төшкә әлеге театрдан шактый зур низаг белән киткән Рәшит Заһидуллин укучысы спектаклен тәкъдим итү махсус эшләнмәдеме?

Инде Регина Саттарова куйган комедиягә килсәк, ул чыннан да, Рәшит Заһидуллин стилендә, ләкин күпкә начаррак итеп куелган. Начарлыгы — беренчедән, драматургны аңламауда, икенчедән, актерлар белән эшләнмәүдә. Кыскасы, яшь режиссёр үзенең «профнепригодный» булуын күрсәткән. Актерлар үзләренең әзер штампларын кулланып һәм «Әлдермештән Әлмәндәр» кебек легендар спектакльләрдә күргән образларга ишарә белән матур гына уйнап чыкканнар. Аларның бер-берсен уздырыштан кылануларын күрсәң чәчләр үрә тора. Ә артистлар кыланышыннан көлеп кенә түгел, «кешнәп» утырган ханым-тамашачыларны ишетеп елыйсылар килә. Ягъни, бу «касса хиты» Тинчурин театры тарихындагы иң начар спектакльләрнең берсе дип билгели алам. Мин аны халык театры стилендә дип тә әйтер, ләкин халык театрларын кимсетергә теләмим.

Салават Юзеев пьесасын алсак, аннан чыннан да «касса хиты» ясап булыр иде. Әлеге пьеса буенча эскизны август аенда Буа театры да ясады. Буа театры лабораториясе җитәкчеләренең берсе әлеге дә баягы Нияз Игъламов икәнен билгеле. Ягъни, ул Тинчурин театры инде куела дип игълан иткән пьесаны тагын бер театрга тәкъдим иткән. Буа театрына эскиз ясарга Владимир академия театры режиссеры Владимир Кузнецов чакырылган. Эскиз спектакль итеп үстерелергә мөмкин дигән расланмаган хәбәр бар. Татарстандагы ике дәүләт театрында «касса хиты» куйдырып аларны конкурентлар итү — бу дөресме?

Салават Юзеевның комедиясе нәрсә турында? Гади генә итеп сюжетын карасак, болайрак. Азват карт үлеренә өч көн кала дусты Садыйк белән яшь чагында бирешкән антын искә төшерә. Ике дус балаларын өйләнештерергә хыялланган була, ләкин икесенең дә ул туа. Азват карт оныкларын өйләнештерүне таләп итә. Альцгеймерлы картны тынычландыру өчен никах тамашасы ясарга булалар…

Әмма Салаватның пьесасы әлеге ант һәм никах турында түгел. Кинорежиссёр Салават Юзеевның әсәре — татар тәңгәллеге һәм милли кино сәнгате турында ирония, прикол. Үзенең «Өчпочмак көне» комедиясен куя башлап та тәмамларга акча таба алмаган, «Корбан-роман» кебек тулы метражлы нәфис фильм төшереп тә татар халкының мәхәббәтен казана алмаган иҗатчының милли киноматография вазгыятеннән үзирония белән көлүе. Ягъни, беренчел итеп бабайны тынычландыру өчен тамаша ясарга азапланган кешеләр түгел, ә милли кино турында фәлсәфи кәмит чыкса, бөтенләй башка әсәр булырга мөмкин иде. Сүз уңаеннан, шул ук әсәр буенча Буа театрында ясалган эскиз шушы юнәлешне алган.

Ни кызганыч, гәрчә үзенә кино темасы да чит булмаса да, Регина Саттарова соңгы елларда Тинчурин театры мавыккан шау-шулы җиңел кәмит юлыннан киткән. Ул артистларга элеккечә, үзләре белгәнчә уйнарга тулысынча ирек биргән. Тегеләр соңгы 20 елда таләп ителгәнчә уйнап чыкканнар. Хәер, артистлар арасыннан Ирек Хафизовны аерып әйтәсем килә — ул үз герой Бәхеттән ниндидер фәлсәфә эзләргә омтыла, яңа образ табарга омтыла. Әмма гомуми истерика арасында бер уен гына дөньяны яктырта алмый. Ә яраткан артистым Зөлфәт Закировны өзлексез мәгънәсез сикеренүләреннән туктату өчен Лилия Мәхмүтова кулындагы уклауны алып Зөлфәтнең башына кундырасыларым килде. Алар өчен миңа оят иде.

Шулай итеп, соңгы ике елда төрле режиссерлар белән эшләп яңа стилистикада иҗат итергә өйрәтелергә тиешле артистларны Рәшит Заһидуллин мәктәбен узган Регина Саттаров бер селтәнүдә кире үз «ояларына» кайтарды да куйды. Болар барысы да Мәдәният министрының җәмәгать тәртибендәге киңәшчесе Нияз Игъламовның «җиңел кулыннан» эшләнде.

Бу инде театрларның эшчәнлегенә бәя биргән тәнкыйтьчеләр эшенә ышанычны, театраль лабораторияләрнең эшчәнлеген дә шик астына куя торган факт. Татарстан ул театр тәнкыйтьчеләренә зур гонорарлар түләп ялгышмыймы?

Ә Тинчурин театрында үткән лабораториягә килгәндә, ул Президент гранты хисабына үткәрелде. Грантны мондый чарага туздыру нәтиҗәсен бирдеме? Югыйсә, коллективның максаты, бигрәк тә, аерым актрисаларның хыялы, үзләре һәм үз спектакльләре турында «чын критик”лардан яздыру. Әмма «критиклар мәкаләсе» урынына алар әлеге әсәрне кую турында киңәш кенә тотып калдылар. Ул киңәш ни бәягә төшкәнен «история умалчивает» диярсең…

Театр, әлбәттә, режиссерга түлидер — типовой килешүдәге пунктлар үтәлгән бит: сәхнәдә артистлар бар, алар уйныйлар. Спектакль театрның сәнгать советын ничектер үтә алган? Премьера узды. Ярар, килешү нигезендә режиссёр үзенә тиешле гонорарын алып китте дә ди. Алга таба театр бу «бүләк» белән нишләргә тиеш? Бу спектакль «касса хиты» буларак тамашачыга тәкъдим ителергә лаекмы?

Минемчә, театрның яңа баш режиссеры бу әсәрнең киләчәге мәсьәләсендә уйланырга тиеш — лаекмы бу әсәр тамашачыга күрсәтелергә? Аны караган тамашачы нәрсә белән китә? Рәхәтләнеп көлә һәм шуның белән шулмы? Гафу итегез, андый кәмитләр театрда элек тә бар иде. Аларны куюны дәвам итәбез икән, бу театрга «перезагрузка» нигә кирәк булды? Репертуарда «Кияүләр», «Назлы кияү» кебек комедияләр бар бит инде. Тагын бер «кияү» өстәп ни отабыз. Театр түгел, таныштыру-кавыштуры һәм туйлар оештыру агентлыгы диярсең…

Спектакльнең сценографиясе бик гади: ике багана да, бер эскәмия белән уклау. Әмма җиңел бит авылга барып акча эшләп кайтырга дип уйланса, ялгыш фикер. Авыл кешесе дә сыйфатлы әсәр карарга лаек.

Бәлки, бу әсәрне репертуарга алыр, афишага кертер алдыннан тагын бер кат уйларгадыр. Ул театрның яңа концепциясенә ул туры киләме? Яңа баш режиссер катнашында чыгарылмаса да, ул җитәкчелек иткәндәге беренче әсәр ләбаса.

Нияз Игъламов сцениариесе буенча, шәкерте аша Рәшит Заһидуллинның театрга сәламен — «Кияү урлау» комедиясенең театр тарихындагы ямьсез бер мизгел буларак кына калуын теләр идем. Бу театр һәм аның талантлы труппасы зурракка лаек.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100