Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Заказ һәм әйбәт акча: шушы ике шарт үтәлсә, татар язучысы балалар өчен язарга әзер

«Салават күпере» «Сабантуй» «Ялкын» журналлары редакцияләре балалар язучылары белән очрашты.

news_top_970_100
Заказ һәм әйбәт акча: шушы ике шарт үтәлсә, татар язучысы балалар өчен язарга әзер
Рамил Гали

Татарстан язучылар берлегенең Балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе Ләбиб Лерон балалар матбугаты белән очрашуга бер төркем татар язучыларын алып килгән. Арада язучылар Галимҗан Гыйльманов, Асия Юнысова, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Фәрит Яхин, Эльмира Шәрифуллина, Рафис Корбан, Айсылу Имамиева бар. Шулай ук Татарстан китап нәшриятының Балалар китабы бүлеге мөдире Айсылу Галиева һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов килгән иде.

Очрашуның максаты — бүгенге балалар әдәбияты турында фикер алышу. Язучыга да, матбугатка да файдалы булган шартларда хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен карау.

Очрашуга килүчеләр арасында үз иҗатын бары тик балалар белән генә бәйләгән бер язучы да юк. Безнең бары тик балалар өчен генә яза торган ике язучыбыз бар: берсе — Йолдыз Шәрапова, икенчесе — Алмаз Гыймадиев. Икесе дә «Сабантуй» да тәрбияләнгән, Роберт Миңнуллин белән Шәүкәт Галиев мәктәбен узган язучылар. Алар хәзер дә очрашуларга йөреп, бүгенге баланың ничек яшәгәнен беләләр. Алар китапларын укучыга китереп җиткерә белә. Әмма алар биредә күренмәде.

«Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова: «Балалар язучылары бар, ләкин алар ни өчендер матбугат чараларында күренми. Авторлар эшләрен алып килә. Ләкин алар замана баласына аңлаешлы телдә түгел. Алар зур күләмле була. Әсәрләрнең бүгенга балаларга яраклы, кыска һәм җайлы булуын да истә тотыгыз зинһар, мөхтәрәм әдипләребез!»

«Баланың күкрәгенә медаль тагарга кирәк»

Данил Салихов: «Татар бүгенге көнгә килеп җиткән икән, ул бүгенге язучылары белән килеп җиткән. Һәр чорның үз язучысы бар. Безнең язучыларыбыз башка милләт язучыларыннан ким булгандыр дип уйламыйм. Чикләр ябык булганда без бит утарда яшәдек. Без технологияләрнең «Т» хәрефен дә күрмәдек. Чит илләрдә торбаны болгарка белән кискәндә пычкы белән кистек. Инструментлар да юк иде. Бездә сугыш коралы гына бар иде. Туксанынчы елларда «киртәләрне» җимерделәр дә, болар өстебезгә ишелеп төште.

Бүген бала нигә китаптан китте дип аптырыйбыз. Нигә китмәсен — телефоннан Америка урамын карый бит ул. Безнең журналларыбызда милләт сулышы булырга тиеш. Без бүтән милләт арбасына утырсак, алар өчен эшлибез. Без бүгенге балаларның психологиясен өйрәнергә тиеш. Безнең язучыларыбыз, мөмкинчелекләребез бар. Без яза торган балалар өчен Шәвәли премиясен булдырдык һәм тапшырып кайттык. Баланың күкрәгенә медаль тагарга кирәк. Мәктәпкә кайтып шуны күрсәтсә, башкалар да кызыгыр иде». 

Заказ бирегез безгә!

Филология фәннәре докторы, язучы Фәрит Яхин: «Заказсыз язып булмаганны беләсез. Заказ темалары булырга тиеш. Бүгенге балага нәрсә ошыйсын беркем белми, әмма без тәкъдим итәргә тиеш. Без балада татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш».

«Без сезгә ярдәм итәргә риза»

Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, язучы Галимҗан Гыйльманов: » Балалар матбугаты бик матур үзгәреш кичерә: берара әдәбияттын китебрәк торган иде, хәзер йөз белән борылды. Без укучыга әдәбият аша барып җитергә тиешбез. Татар рухияте әдәбиятсыз була алмаган. Бер генә теләгем — балалар матбугаты редакциясе ул лаборатория булырга тиеш. Редакция балаларны язучылар белән очраштыру урыны булсын иде. Бер очрашу яки редакциядә хат кисәге баланың язмышын үзгәртергә мөмкин. Без сезгә ярдәм итергә риза».

«Гонорар бәясе бер өч мәртәбә артса, иң яхшысы булыр иде»

Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, язучы Рифат Сәлах: «Ике генә фикерем бар. Без җыелабыз, ләкин сөйләшүләрнең ахыры нәтиҗәсез тәмамлана — нәтиҗәсе булсын иде иде. Икенче тәкъдим: гонорар бәясе бер өч мәртәбә артса, иң яхшысы шул булыр иде».

«Балалар әдәбиятында без соңгы шагыйрь»

Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех: «Мин әдәбиятка матбугат аша килгән, Илдар абый Юзеев мәктәбен үткән кеше. Матбугат ул яшь буынны тәрбияләүче мәктәп булып тора. Хәзер балалар әдәбиятына килүчеләр юк дисәң дә була, без соңгысы. Заман белән атлау кирәк, миллилекне дә саклау сорала».

«Балаларга яңа персонажлар җитми»

Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры, Татарстан язучыдар берлегенең яшь әгъзасы Рәхимә Арсланова: «Бүгенге көндә балаларга сюжет җитми, яңа персонажлар җитми. Балалар Америка мультфильмнары аша мәгълүматны тиз кабул итергә өйрәнгән. Бала укып күңеле аша үткәрми. Балалар иҗаты өчен „Илһам“ бәйгесе үткәрелә. Әлеге бәйге турында шуны әйтәсем килә: без укытучыларның артыграк эшләп җибәргәнен, бала өчен шигырь язуын күрәбез».

«Язучы үзе генә бала янына барып җитә алмый»

Язучы Ландыш Әбүдарова: «Беренче татар балалар әдәбияты Каюм Насыйридан башлаган һәм аның беренче вазифасы үгет-нәсихәт булган. Без бүген балаларның күңелен дә ачарга тиешбез. Балалар әдәбиятына ярдәмгә рәссамнар һәм театр килергә тиеш. Язучы үзе генә бала янына барып җитә алмый. Монда комплекс булырга тиеш».

«Балаларга мавыктыргыч сюжетлар кирәк»

Шагыйрә Айсылу Имамиева: «Балага балалар матбугаты канатлар куя, мине „Сабантуй“ дан килгән хат әдәбиятка китерде. Балаларга мавыктыргыч сюжетлар кирәк. Без бүгенге көндә балабызга Мостай Кәримне укыйбыз — аңа ошый. Балаларга китап укырга вакыт табыгыз! Балаларга фильмнар, мультфильмнар кирәк.»

«Балалар матбугаты продюсерлык үзәге ролен үти иде»

Айсылу Галиева: «Интертат» электрон газетасы татар әдәбиятының продюсерлык үзәге кирәк дип чыгыш ясый. Дөрес фикер. Ләкин ул безнең бар иде — балалар матбугаты шушы рольне үти иде. Элек матбугатта чыкмаган әйберне нәшрият кабул итми торган булган. Ул башта матбугатта сынау узарга тиеш булган. Хәзер матбугатта язучылар белән эшләү беткәч, төртелеп йөриләр-йөриләр дә, язмыйлар гына. Хәзер матбугатта әдәбият аз. Нәшриятка әзерлексез әйберләр килә. Шуңа да нәшрият классикларны кабатлап бастыру белән шөгыльләнә».

«Гонорар кирәклеккә тагын бер дәлил»

Данил Салихов та әдәби әсәрлләр өчен яхшырак гонорар түләргә кирәклеген искәртте. Аргумент итеп халык язучысы Марсель Галиевны китерде: «Марсель Галиевның Мәскәүдә укыганда юка гына китабы чыккан. „Мин рестораннан чыкмадым“, ди». Ягъни, Марсель ага юка гына китап чыгарып та ресторанда гына тукланып яши алган.

«Булачак язучыларны эзләп таба идек»

Фәйрүзә Мөслимова: «Ялкын» да эшләгәндә без эзләп тапкан язучылар утыра. Мөдәррис Әгъләм да «Ялкын» да конкурста җиңеп яза башлаган шагыйрь. Ул үзе дә балалар белән эшләде, үз кулы белән хатлар яза иде. «Көмеш кыңгырау» балалар иҗатын гел чыгарып тора». 

«Балаларга иҗат мәйданы кирәк»

Эльмира Шәрифуллина: «Балаларга иҗат мәйданы кирәк. Матбугатта чыгу аларның иңнәренә канатлар куя. Шушы көннәрдә генә Актанышта булдык, биредә иҗатчы балалар фестивале үткәрделәр, җиңүчеләрне чакырып бүләкләр тапшырдылар. Безгә алмаш тәрбияләү өчен мондый чаралар бик кирәк».

10 битле хикәя язуга караганда 1 битлене язу авыррак

Зиннур Хөснияр: «Зарланырга булдырабыз — балалар әдәбияты юк, дибез. Туксанынчы еллардан башлап түләү бетте. Балалар әдәбиятына бит-бит ярымлык әйбер кирәк. Аның түләве, күләменә карап, 3 тиен дә 5 тиен. Мин прозаик буларак беләм: 10 битле хикәя язуга караган 1 битлене язу авыррак. Язсагыз, түләү мәсьәләсе начар булмаячак, вәгъдә итәбез».

«Бала кулланучы гына булса, журналдан тәм тапмый»

Асия Юнысова: «Мин „Ялкын“ журналының мәңгелек табынучысы. Безнең авылда Пионер көннәре бик матур уза иде, беренче хисләр уяна… Казанга килгә, ч кызым белән Маяковский клубында пионер сборына бардым. Ул берничек тә күңелне кузгатмады. Анда бөеклек тә, катарсис та юк иде. Мин аңладым: үзе катнашмаудан икән бу. Бала кулланучы гына булса, журналдан тәм тапмый. Үзе катнашып, бергәләшеп ясаганда гына журнал аныкы булачак. Шуңа ирешергә кирәк».

«Балалар матбугаты балалар әсәрләрен бастыра торган урын булырга тиеш»

Рафис Корбан. «Балалар матбугаты балалар әсәрләрен бастыра торган урын булырга тиеш. Безнең шигырьләребез газетада басылса, сөенә идек. Шунда үзара белешә идек. Хәзер шул нәрсә юк».

«Балалар матбугатында гонорар бик әйбәт булырга тиеш»

Ләбиб Лерон: «Сабантуй» ның арткы битендә әдәби әсәрләр чыга иде, Анда басылу мәртәбә иде. Без Родариларны искә төшердек. Үзебездә Роза Хафизованың «Кирлемән» е, Батулланың «Тычкан балачы Чикыл» ы һәм башкалар туган. Шәвәли дә шундый геройларның берсе. Балалар матбугатында гонорар бик әйбәт булырга тиеш. Түләү булса, сыйфат дип куя аласыз».

«Өлкәннәр искерде — бүгенге заманга җайлашып бетә алмый»

Равил Фәйзуллин: «Элек һәр редакциядә берничә язучы эшли иде, аның янына калдәмдәшләре килә иде. Язучысыз газета-журнал чыкмый иде. Хәзер көн таләпләренә туры китереп мәкалә язучы да сирәк. Сәбәпләре дә бар. Мәктәпләр кадрлар бирми. Өлкәннәр искерде һәм бүгенге заманга җайлашып бетә алмый. Хәзер „Татмедиа“ да 13 язучы штатта эшли, алтысы „Казан утлары“ нда. Биш редакция штатында бер язучы да юк. Нигә читләшкән алар? Беренчедән картайган, икенчедән, түләү хакы. Ул нидер язып 300-500 сумга риза түгел. Пенсия яшендә булып, гонорар алса, пенсиясен киметәләр. Гонорар мәсьәләсе бөтенесен борчый».

«Татмедиа»ның язучыларга тәкъдимнәре:

Бала һәм аларның ихтыяҗы үзгәреп тора. Хәзерге тормышка яраклашкан язмалар кирәк — без сезгә заказ бирә алабыз.

Икенчесе, гонорар темасын уйларбыз.

Өченчесе, сездән тәкъдимнәр көтәбез. Без сез язганны интернетта да таратырга тырышырбыз. Балалар әкият һәм хикәя көтә.

Дүртенчесе, Продюсерлык үзәге тәкъдимен кабул итәбез. Китап нәшрияты өчен сынау мәйданчыгы була алабыз.

Боларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков вәгъдә итте.

ххх

Менә шундый очрашу иде бу! Язучыларның берсе дә «Бүгенге балага нәрсә язарга белмибез», димәде. Ә балалар әдәбиятының классигы, балалар китабы өчен халыкара Андерсен премиясе алган, балалар әдәбияты белән Тукай премиясе алган күренекле шагыйребез, озак еллар «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире һәм шеф мөхәррире булган Роберт Миңнуллин үзенең балалар әдәбияты турында уйлануларын, бүген элеккечә генә язып булмавын таный иде.

Ул гонорар димәде, соңгы елларда бар язганын инстаграм аша таратты. Ул язганын акчага түгел, лайкларга әйләндерде һәм укучы мәхәббәтен тоеп, кадерле булып китеп барды.

Ул «Сабантуй» журналының җанланасына ышанып китте. «Сабантуй» журналының редколлеллегия утырышына килеп, васыять булырдай сүзләрен әйтеп калдырды.

Зилә Хөснетдинова: «Роберт абый вафаты алдыннан безгә килде. Шәвәлине „Сабантуй“ герое итеп тәкъдим итте. Шәвәли премиясе идеясы да аныкы. Шәвәлине таныту, бренд дәрәҗәсенә җиткерү искитмәле ресурслар таләп итә. Без аңа кыюлык итмибез, әмма үзебезчә маташабыз…»

Язучылар белән бергә тагын бер тырышып карыйк инде, алайса. Чынлап торып еласаң, сукыр күздән яшь чыга ди татар…



Галерея: Балалар язучылары белән түгәрәк өстәл
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100