Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раил Садриевтан яңа проект: Адав-Толымбайда Әхмәр хәзрәт каберенә сукмак салынды

Раил Садриев федераль гранты һәм Адав-Толымбай авылы халкының үз изге шәхесен зурлавы турында - хәбәрчебез язмасында.

news_top_970_100
Раил Садриевтан яңа проект: Адав-Толымбайда Әхмәр хәзрәт каберенә сукмак салынды

Буа дәүләт театры «Культурное пространство усадьбы: от двора до салона» федераль проекты кысаларында 1 миллион сум грант отты. Әлеге акча матди кыйммәтләр түгел, рухи кыйммәтләр өчен тотылырга тиеш, ягъни бу очракта сүз утар мәдәниятен күтәрү турында бара. Ягъни, мәдәни чаралар тарих белән үрелә.

Россиядә быел биш мәдәни үзәк булдырылган — Хакасия, Воронеж, Новосибирск, Петрозаводск һәм берсе Татарстанның Буа районында. Әлеге проектка дәгъва иткән Раил Садриев программага Буаның Адав-Толымбай һәм Ивашевка авыллары белән бергә Тәтеш, Апас районнары да керткән.

Ивашевка — декабрист В.П.Ивашевларның утары булган авыл. Хәзер утар үзе юк, әмма паркы сакланган. Проект әлеге авылны да колачлады.

Әлеге мәдәни проект кысаларына театр «Буа Талиясе» театраль лабораториясен дә сыйдырган иде. Артистлар өч театраль эскиз күрсәттеләр. Аның берсе Салават Юзеевның чакырылган режиссер Владимир Кузнецов тарафыннан куелган «Кияү урлау» комедиясе, икенчесе Аристофанның Булат Минкин куйган «Лисастрата»сы, өченчесе — Виктор Пелевинның «Столыпин» трагикомедиясе. Режиссеры — Тимур Галиев.

Әмма без бу эскизларга тукталып тормыйбыз, чөнки алар рус телендә барды, алар уңышлы булган очракта театр аларны тәрҗемә итеп, спектакль буларак үстерәчәк. Үстергәч карарбыз.

Миллионлык федераль проектның «таҗы» — Адав-Толымбай авылында үткәрелгән II Әхмәр хәзрәт укулары һәм Әхмәр хәзрәткә багышланган Изге сукмакны ачу тантанасы иде. Укуларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә катнашты. 

Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи (1763-1819) — заманында Идел буенда данлыклы ишан буларак танылган шәхес. Ул, Бохарада белем алып, берничә көнчыгыш тел өйрәнеп, Буага кайта, туган авылында мәчет белән мәдрәсә салдыра.

Хәзрәтнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи каберенә юл торгызылган, Әхмәр хәзрәт мавзолеен үз эченә алган этнографик-мемориаль комплекс төзелә. Укулар шушы этнографик-мемориаль комплекста узган.

Мөфти белән беррәттән, әлеге дини чарада Мәскәү һәм Питердан театраль лабораторияләрне бәяләргә килгән театр тәнкыйтьчеләре дә катнашты. Безнең өчен изге булган рухи һәм мәдәни чара башка мәдәният кешеләренә ничек тәэсир итә — театр тәнкыйтчесе Жанна Зарецкая фикерен тәкъдим итәм:

»…Башта безнең шактый гына кәеф тә төште: театр чаралары бетте кебек, ә XIX гасырның данлыклы дин эшлеклесенең каберенә салынган сукмакны ачу башта безне бер дә илһамландырмады. Әмма әлеге чарада күргәннәребез теләсә нинди театрдан көчлерәк булып чыкты.

Бу кабер авыл читендәге урман эчендә икән, аның шунда булуының үз сере бар булып чыкты. Кешеләр шулай итеп үзләре өчен кадерле урынны совет функционерларыннан саклаганнар — алар хәтта чын кабер ташын да яшереп куйганнар, шулай итеп ул бүгенге көнгә кадәр сакланып калган.

Һәм менә Раил һәм тагын берничә Садриев (гаҗәеп активлык һәм социаль җаваплылык — алар нәселенең канында) изге урынга сукмак салырга вакыт дигән карарга килгәннәр. Сукмак белән генә чикләнеп калмыйча, аның тирәли этник комплекс та корып куярга булганнар. Этник комплекс — авыл тарихы һәм мәдәнияте буенча күргәзмәләр өчен һәм башка аутентик корылмалар. Урманны кискәннәр, агач төпләрен чокып чыгарганнар, каберне чистартканнар. Кабергә өч таш урнаштырылган: беренчесе — тарихи, икенчесе — совет елларында торганы, өченчесе — яңа. Яңасы Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаиның бөеклеген ачып бирерлек итеп эшләнгән. Кабер өстенә ярымайлы беседка корылган. Ә инде сукмакны үлән басмасын дип аны бетон плитәләр белән түшәгәннәр. «Раил, кайчан башыңа килде бу?» - дип сорыйм. «Май аенда», - ди.

Күз алдына китерәсезме — май аенда?! Шундый масштаблы проект өч айда башкарып чыгылган! Ничек?!!! Раил әйтүенчә, кешеләр күп эшне үз куллары белән башкарган, үзара акча да җыйган. Проектның бюджеты — 800 мең сум. Бу дәүләтнең һәм гражданнарның уртак тарихы.

Баксаң, Татарстан Президенты законы буенча, гражданнар үз территорияләрендә финанс чыгымнары белән ниндидер уңайлыклар тудыралар, төзекләндерәләр икән, дәүләт бюджет хисабына ул сумманы дүрт тапкыр арттыра. Бу искиткеч, килешәсезме?

Әле бу гына да түгел. Барысының да уйлаганча барып чыгачагын аңлаган Раил Татарстан мөфтие белән күрешкән һәм аны сукмакны ачу тантанасына чакырган, кабер янында бөтен тиешле йолаларны үтәвен сораган.

Әлеге тантанага авылның йөзләгән кешесе җыелды. Мин мондый зур бәйрәмне нәрсә белән чагыштырырга да белмим. Аның каравы, мин чын патриотлыкның ни икәнен аңладым. Раил, мин синең белән горурланам!»

Әлеге зур халык бәйрәме театрда «Фатыйма» спектакле белән тәмамланды -Раил Садриев авылдашларын театрга чакырды. Мирсәй Әмирнең «Фатыйма» пьесасындагы төп геройның прототибы шушы авыл кешесе. Спектакльне Тимур Кулов сәхнәләштергән.

«Залда гаҗәеп йөзле халык җыелды. Русча сөйләшми торган өлкән яшьтәге хатын-кызлар сәхнәгә менеп, үзләре хәтерләгән Фатыйма турында һәм үз язмышларын сөйләделәр. Янәшәбездә яшәгән кешеләр тарихы театр өчен сюжетлар чыганагы икәнлегенә мин тагын бер кат инандым», - дип яза Жанна Зарецкая.

Буа районын һәм, аерым алганда, туган Адав-Толымбай авылын данлау - Раил Садриевның максаты. Ул Россиядәге иң зур метеорит кратеры булган Карлы кратерын да рекламалап карады. Халыкара театр фестивале үткәрде. Рәссамнар белән плэнерлар үткәрде.

Болар барысы да Буаны данлау "копилкасына" үз өлешен кертте. Барысы да әйбәт. Әмма республиканың башка районнары белән чагыштырганда, театральлеге белән аерылып тормаган Буа халкы бу чаралардан бераз читтәрәк торды кебек. Раил Садриев һәм ул җитәкләгән театр коллективы белән Буа халкы параллель дөньяларда яши иде. Буа халкы гадирәк тамашалар карый, ә Раил Садриев театры белән бергә Мәскәү тәнкыйтьчеләре ясап биргән "театр моделе" артыннан куа. Ике дөнья берсеннән ерагаю куркынычы бар иде кебек.

Әхмәр хәзрәт каберенә салынган сукмак - шушы ике дөньяның кисешкән ноктасы, төенләнеше. Театрның "Шобага", "Фатыйма" кебек спектакльләре - әлеге төенләнешкә туры килгән милли әсәрләр. Буа театрында хәзер Әхмәр хәзрәт рухы яшәр инде...

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100