Гүзәл Сәгыйтова: «Заманча театр өчен без бернинди гөнаһ эшләмәдек»

Кариев театры II TAMGA режиссерлар лабораториясен башлап җибәрде. Беренче лабораториясендә кыю эскизлар ясаган театр бу юлы ни өчен татар әкиятләренә алынган - театр директорыннан нәтиҗәләр.

Актив тамашачы Кариев театрының беренче лабораториясе эскизларын залда утырып карамаган булса да, шау-шуын ишетми калмагандыр. Бу нигездә драматургия материалына карады. Кемдер сәхнәдә күрсәтелгәннәр яшь тамашачыга уңай тәэсир ясамый дип белдерсә, әсәрдәге караңгылыктан зарланса, кемнәрдер яңа рус драматургиясенең әллә ни уңышлы булмаган әсәрләре сайлануга аптырады.

Кыскасы, беренче TAMGA театрга бераз борчу китерде. Әмма бу TAMGA лабораториясенә нокта куярга сәбәп түгел. Кариев театры карантинны, җәйге ялларын бушка уздырмыйча, икенче лабораторияне әзерләгән булып чыкты.

Театр җитәкчелеге «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына килеп, TAMGA режиссерлар лабораториясе башлануын игълан итте. Әлбәттә, үткән лабораториягә нәтиҗәләр дә ясады.

Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтованың матбугат конференциясендә яңгыраган фикерләрен тәкъдим итәбез.

Ни өчен әкиятләр?

«Узган елгы TAMGA лабораториясенең форматы бик дөрес формалашкан иде. Без аны 0дән алып, 18 яшькәчә дип эшләдек. Узган ел эскизларны караучылар арасыннан берничә кеше генә канәгать булмады. Алардан: «Балалар театрына бу кирәкми», — дигән тәнкыйть сүзләре ишеттек. Яшь тамашачы театрына барысы да кирәк һәм ул бик дөрес төзелгән кызыклы программа иде.

Былтыргы лаборатория эскизларының икесе буенча спектакль чыгарылды: «Сәлам, Актәпи!» һәм «Йомрыбаш». Эскиз вакытында ул «Акыллыбаш» иде. «Йомрыбаш» сүзе образлырак күренде һәм без спектакльне шушы исем белән чыгардык. Алар тамашачыда зур уңыш яулады», — диде директор.

Быел Кариев театры ни өчен әкиятләргә алынган? Гүзәл Сәгыйтова моның ике сәбәбен күрсәтте.

«Беренче сәбәп. Быелгы программа бәлки бертөрлерәк булыр, мөгаен. Чөнки барысы да әкият. Бу юлы без үзебез турында уйладык — дүрт әкиятнең иң яхшысын репертуарга сайлап алачакбыз. Безнең репертуарда 0+ категориясенә спектакльләр аз. Мин үзем дә 0+ категорияле спектакльгә килүче әниләр рәтендә бит инде. Шуңа үземне дә уйлап, әкиятләр сайларга булдык. Театрга килгән режиссерлар татар халык әкиятләре буенча «Камыр батыр» һәм «Алтынчәч», Габдулла Тукайның «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» әсәре буенча эскиз әзерли.

Икенче сәбәп. Без лаборатория буенча канәгатьсезләргә игътибар итмәгән булсак, тагын да кыюрак әсәрләргә алыныр идек. Әлбәттә, канәгатьсезләрнең фикере тәэсир итте. Әкиятләргә мөрәҗәгать итү, бер яктан, репертуар таләбе булса, икенче яктан, тынычлану өчен иде. Һәр кешенең тыныч яшисе килә. Яшьрәк чакта мин андый түгел идем, ләкин еллар бара. Коллектив турында да уйлыйсың. Чөнки үткән елгы эскизларны барысы да кабул итеп бетерде дип әйтмәс идем.

Бәлки, без беренче елны кыюрак башлаганбыздыр. Әкренрәк кирәк булгандыр. Бездә дә хата булмагандыр дип әйтә алмыйм. Гәрчә без заманча театр өчен бернинди гөнаһ эшләмәдек».

Бүгенге үсмергә ни кирәк?

«Мин Мәскәү гастрольләрен оештырырга баргач, Детский Weekend программасында булдым. Андагы һәр спектакльне караганда: «Безнекеләр ничек кабул итәр иде икән?» — дип утырдым. Алар (яшьләр өчен спектакль куючылар) тәнкыйтьчеләрне түгел, бүгенге үсмерләрне уйлый. Без татар балалары башка төрле дип ышанырга тырышсак та, балалар бик төрле. Синеке, минеке, бәлки, башкадыр. Ләкин гомумкартина бар. Без аерым бер тәнкыйтьче, аерым бер журналист өчен түгел, үсмерләр өчен эшләргә тиеш. Ә үсмерләргә бүгенге заман театры кирәк.

Карантин вакытында бик күп онлайн лекцияләр булды. Без балалар театры буенча СТД грантын отып, безнең өчен аерым лекцияләр дә укыдылар. Театр тәнкыйтьчесе Павел Руднев: «Хәзерге балалар Крокодил Гена белән Чебурашканы да белмиләр», — ди. Минеке белә белүен, мин аңлатырга тырышам. Ләкин ул аларга кызык түгел. «Хәзерге балалар әллә нәрсәләр белә һәм аларның дөнья картинасы башкача. Ә элек дөнья картинасы бертөрлерәк иде. Бөтен кеше бер үк мультфильмны телевидордан күрсәткән бер үк вакытта карый иде», — ди Руднев.

Без мультфильм карау өчен программага язылган вакытны көтеп ала идек, хәзер кайчан карыйлар — шунда карыйлар. Минем ике яшьлек кызыма үзем теләгән әйберне куйсам, елый башлый, истерика ясый. Минем аның тавышын тыңлыйсым килми, эш күп бит инде — үзенә сайлау мөмкинлеге бирәм. Ул үзенә визуаль кызык булган теләсә нәрсәне карап утыра».

Театрга йөрү яшьләр модасына әйләнсен иде

«Безнең театрда экспериментлар лабораторияләрдә генә. Сәхнәгә чыгарасы тамашабыз йөз иләк аша уза. Труппа фикеренә дә колак салабыз. Яшь тамашачы театрында кыю фикерле кыю куелышлар барыбер булырга тиеш. Безгә театрыбызга яшүсмерләрне җәлеп итәргә кирәк.

Хыялыбыз — яшьләр кичке сеанска кино карарга килгән кебек, татар егетләре попкорн алып, кызлары белән театрга килеп утырсын иде. Бу — безнең хыял. Театр дигәндә: «И, мәктәп белән бер барган идек, кызык түгел», — димәсеннәр иде. Кариев театры кызлар белән йөри башлаган яшь егетләр өчен модалы урынга әйләнсен иде. Аның өчен без төрлесен эшләп карарга тиешбез. Заманча ысуллар белән…»