Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фәрит Гыйбатдинов үзен татар халкының көтүчесе дип атаган иде...»

Бүген җәмәгатьчелек Чувашия татарларының лидеры Фәрит Гыйбатдиновны соңгы юлга озатты.

news_top_970_100
«Фәрит Гыйбатдинов үзен татар халкының көтүчесе дип атаган иде...»
Салават Камалетдинов

Бүген иртә белән бөтен татар халкын кайгылы хәбәр уятты: Фәрит Гыйбатдинов китеп барган.

Фәрит Гыйбатдиновның үпкә чире белән Чабаксар хастаханәсендә ятуын белеп, барыбыз да хәер-догада тора идек. Терелер дип бик өметләнгән идек. Терелергә тиеш иде.

Фәрит абый хәле авырлыгын беренче үзе хәбәр итте.

21 июнь. «Саулыкның кадерен чирләгәч кенә беләсең. Өч ай килә-килә, килеп җитте безгә дә. Дүртенче көн температура бер үсә, шөкер, әле төшә. Менә сезгә схема-рецепт, кулланыгыз, терелегез, диделәр. Өйдә өч кеше чирле… Менә дүртенче көндә азрак хәл керде. Алда ни көтә? Сакланыгыз! Ул чир бар, бик яман! Бигрәк тә олы кешеләр авыр кичерә».

24 июнь. «Дуслар!. Җиде авыр көннән соң компьютер томографиясе чыгардык. Бер як үпкә - 45, икенчесе 35 процентка зарарланган. Мин Чабаксар больницасында».

29 июнь. Якташы, журналист Рәфис Җәмдиханов яза. «Фәрит Гыйбатдиновның хәле: Чабаксарда. Тагын инфаркт та булган. Бүген иртәнгә хәле стабильләшкән. Табиблар „выкарыбкается“ дигәннәр. Үпкәсенең берсе - 45, икенчесе 35 процентка эшләми иде».

Безнең Фәрит Гыйбатдинов белән соңгы аралашуыбыз шушы җәй көннәрендә генә булды. Мин аннан төрле мактау кәгазьләренә карата фикерен сораган идем. Ул тиз генә фикерен дә әйтеп бирде:

«Бүләкләнәсе килү кешенең күңелендә бар инде ул. Телиме-теләмиме — ул шушы адымнарны үтә. Кирәкми дигән кеше сирәк. Ләкин алар да андый бүләкләүләрдән баш тартмый.

Аны алганда шатланасың, алгач каядыр бәрәсең дә шунда ята ул. Комодтамы, кайдадыр инде… Ләкин бит аны алган мизгеле кадерле. Алынган грамоталар барысы да кешенең шәхси эшенә теркәлеп барыла. Кирәк булса, тиз генә кереп карап була. Хикмәт кайда саклауда түгел — эш аны алуда һәм алга таба куллануда.

Без иҗтимагый хәрәкәттә булгач, андый кәгазьләрне жәлләмибез. Менә «Урмай-Зәлидә» конкурсын үткәрдек. Халык катнашырга тели, дибез. Нигә тели соң ул? Сәнгать җитәкчеләренә җиңгән дигән исем кирәк. Шуңа да 1, 2, 3 урын лауреатларына исемнәрне жәлләмибез», — диде ул.

Бу сөйләшү 15 июньдә булган иде. Ул 16 июньдә: «Яздыгызмы?» - дип сорады. Фәрит абый белән эш буенча еш аралашып яшәсәк тә, аның беркайчан да ашыктырганын хәтерләмим. Сорыйсың — сөйли, я язып җибәрә. Басылып чыкканнан соң сылтама җибәрәсе дә юк, үзе күреп тә ала, фейсбук лентасына элеп тә куя. Ә бу юлы нигәдер сорады. Икенче көнне тагын сорады: «Элмәдең, ахрысы?» - ди. Мин: «Ай, ашыктырасыз», - дип яздым. Чөнки текстның чыгу-чыкмавы журналисттан гына тормый. Ул: «Юк, ашыкмыйм. АШЫКМЫЙМ», - дип язган иде. Текст шул көнне чыккач: «Әйбәт», - дип бер генә сүз язды…

Халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла: «Әйе, Фәрит Гыйбатдинов белән танышлар, дуслар идек. Ул Чувашиядә милли эшләрне башлаган вакытлардан ук таныш идек. Аның Урмайдагы өендә дә күп тапкырлар булганым бар. Хыял-әрнүләрне уртаклашып сөйләшеп утыра идек. Ул әтисез ятим үскән кеше, матди хәле дә авыр иде, заманында шабашкаларда да йөрде…

Мин сизенә идем инде хәле авырлыгын. Шылтыраткан булган ул миңа — минем бакчамда элемтә начар, шалтыратуын күрмәгәнмен. Икенче көнне шалтыраттым — недоступен иде. Берничә ел элек инфаркт булган иде инде аңа. Бүген иртән тагын бер кат китереп бәргән дип әйттеләр. Хәлен туганнары аша белешеп тордым, ике көн элек хәле әйбәтләнә дигәч, тынычланган идем.

Шундый кимәлдәге шәхеснең, татар милли эшлеклесенең китеп баруы бик кызганыч. Ул чаманы белә торган, адекват милли шәхес иде. Чувашия хакимияте белән дә арасы яхшы, аны анда да хөрмәт итәләр иде. Ә монда әйтәсе дә юк. Чын милләтче шундый булырга тиештер: башка халыкларны хөрмәт итә һәм үз халкын да тигез күрә торган. Халкының мәдәнияте, алгарышы өчен вакытын да кызганмыйча, фидакарьләрчә эшли торган кеше иде, мәрхүм.

Ул Чувашия татарлары турында дөньяга яңгыраткан кеше. Аңарчы безне белүче дә юк иде. Җирле халык буларак, Чувашиядә татарлар яшәвен сәнгать аша Фәрит Гыйбатдинов күрсәтте. Белмим, аны алмаштырырлык кеше булырмы икән? Без инде яхшыга юрыйк. Ул үз шәкертләрен тәрбияли иде. Дәвамчылары Илдус Шәйдуллин һәм башкалар бар. Әмма сәнгать ягыннан да, сәяси оештыру ягыннан да андый өлгергән шәхес юк. Гел югалтулар…»

Журналист, җәмәгать эшлеклесе, Фәрит Гыйбатдиновның якташы Рафис Җәмдиханов: «Короновирус булганмы-булмаганмы, әмма инфаркт булуы хак. Йөрәге белән интегә иде ул. Ул бит бик йөрәккә якын ала торган фидякяр кеше иде. Акчага һәм малга кызыкмыйча, милләт-милләт дип янып йөрүче кеше иде. Мал-дәрәҗә аңа тормыш итү өчен бер сәбәп иде. Ул сиксәненче еллар милләтчеләреннән бит. Башка төбәкләрдә андыйлар бик сирәк калды. Фәрит абый 1989 елда беренче татар иҗтимагый мәдәни үзәге төзелгән вакытта ук лидерларның берсе иде…»

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ренат Закиров: «Без барыбыз да шок хәлендә. Йөрәгебез сыкрый. Милләтебезнең алтын баганасы иде бит, бик абруйлы шәхес иде. Тормышын милләтенә багышлаган кеше иде. Ул безнең белән конгресс аппаратында эшләгән кебек иде. Ул татар милләтен саклауда конгресс дәрәҗәсендә эшли иде.

Андый кеше сирәк туа торгандыр. Ул бернәрсәгә дә битараф түгел, шулкадәр гадел. Гаделлек өчен көрәшә торган, юлыннан тайпылмый торган шәхес иде. Аның дәвамчылары бар, әлбәттә. Ул бит бөтен татар дөньясы белән эшләде. Аның «Мишәр» ансамбле — татар халкының визит карточкасына әйләнгән бренд иде. Ансамблендә төрле яшьтәге 70 кеше. Ансамблен автобуска төйи дә чыгып китә. Бер карыйсың - Истанбулда, бер карыйсың - Кырымда. Үткән ел без Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аның юбилеен уздырган идек. Зал шыгрым тулы иде. Безгә аның кичәсенә халык җыюның бер кыенлыгы да булмады».

Казан дәүләт консерваториясе доценты, фольклор галиме Геннадий Макаров: «Фәрит Гыйбатдинов фейсбуктагы аккаунтында үзен татар халкының көтүчесе дип атаган иде. Миңа аның бу билгеләмәсе бик ошый иде. Бу чынлап та шулай. Ул Чувашиядәге милли хәрәкәт лидерларының иң күренеклесе иде. Аның белән танышып китүем 15-20 ел элек башланган иде. Ул халык турында, сәнгать турында борчылды, белгечләр белән танышты. Мине дә лекцияләр укырга чакыра иде — безнең шундый матур иҗатташлык булды. Бу аралашулар миңа да рәхәтлек китерде, „Мишәр“ ансамбленә дә уңышлы булгандыр, дим. Фәрит Гыйбатдинов — җирле традицияләрне сакларга тырышып йөргән кеше иде. Аның фольклорга яңалык кертүләре дә күп булды. Ул сәхнәгә барабаннар күтәреп чыкты. Моңарчы андый әйбер күренми иде.

Ул сәхнәгә барабаннар күтәреп чыкты. Моңарчы андый әйбер күренми иде.

Фән белән бәйле кеше буларак әйтә алам: Фәрит Гыйбатдинов моны фактик нигезләргә таянып эшләде — чынлап та шулай булган. Аның бу яңалыгы хәзер табигый хәл булып күренә. Безнең борынгы барабаннар хәзер сәнгать түрендә. Фәрит Гыйбатдиновның татар сәнгатенә керткән өлеше турында зур гына тикшеренүләр кирәк булыр. Яңа дәвердә яңа караш һәм яңа кыйммәтләр барлыкка килде. Шул яктан караганда, яңа дәвер дулкыны яңа бәя сорый. Фәрит Гыйбатдиновның бу дулкындагы өлеше зур дип уйлыйм».

Урмай мәдәният йорты мөдире Илсөяр Зыятдинова: «Дөньяда нинди матур сүзләр бар, Фәрит абый аларның бөтенсесенә дә лаек. Мин аның укучысы идем, „Мишәр“ ансамблендә катнашып йөрдем. Соңгы арада телефоннан аралашып тордык инде. Сабантуй буенча онлайн курслар була, шунда катнаш әле дигән иде, катнаштым. Бүген озаттык Фәрит абыйны. Һаман да ышанасы килми».

2019 елның көзендә Казанда Фәрит Гыйбатдиновның юбилее үтте. Аның алдыннан гына «Татар-информ”га интервью биргән иде.

Фәрит Гыйбатдинов белән интервьюдан юллар

Татар халкы яшәячәкме, Фәрит абый? Инкыйраз буламы, юкмы?

Һәр нәрсәнең башы бар, һәр нәрсәнең ахыры бар. Аллаһ Тәгалә, белүегезчә, көчле милләтләрне саклармын дигән. Безнең өмет — көчле милләт булу.

Бүгенге көндә бездән күпкә сыныграк милләтләр күп. Алар иртәрәк китәр. Тик без әле тартырбыз, тартышырбыз, дәртләнербез. Әмма без тиз бирелмибез, Аллаһ бирса.

Глобаль заманның вируслары, тел мәсьәләсе, Европа мәдәнияте йогынты ясаса да, без әле тиз генә бирешмибез.

Монда һәр көн өчен безгә тырышырга, көрәшергә кирәк.

Юлда дигәннән… Фәрит абый, милләт өчен яшәп, милләт өчен эшләп, көннәрдән бер көнне бик нык арыдыгыз, ди. Арыдыгыз да, кайттыгыз да, карыйсыз ди, ике ишек. Берсенә язылган: «Булды, Фәрит, инкыйраз. Кер, ял ит, ят шушында». Һәм икенче ишек: «Фәрит, сиңа тагын шушы ук темпта 20 ел эшләргә кирәк». Кайсына кереп китәсез?

Андый ишекләр гомеремдә бер генә тапкыр булмады. Бәлки, дистәләп булгандыр. Җитте, сиңа гына кирәкме соң бу әйбер дигән сораулар булды. Әле тагын хатының да өстәп куя: «Җитте сиңа, сиңа гына кирәкме соң бу?» - ди. Җитте дип, ризалашасың, бетте, иртәгәдән башка тормыш башлыйм, дисең. Ләкин иртәгә, йоклап торгач, Бисмилла дип аякка баскач, «Кичә дурак шикелле уйлап куйганмын, ничек инде Аллаһ Тәгалә биргән шундый миссияңә кул селтәп китәсең?!» - дисең. Шулай булгач, монда 20 ел гомер бирмәсә дә, әле аек фикердә булып, шундый эштә каласы иде.

  • Гыйбатдинов Фәрит Абдулла улы (1959-2020) — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чуашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Чуашстан Республикасының милли эшләр буенча совет әгъзасы, «Урмай-Зәлидә» төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале директоры.
  • Фәрит Гыйбатдинов бүген туган авылы Урмайда җирләнде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100