«Тантана» экспертлары нигә Казанда гына кайный?

Быел республика театр премиясе унынчы тапкыр онлайн тапшырылды.

Ботка Казанда кайный, диләр. Театраль ботка Казанда гына кайный икән — быелгы «Тантана» экспертлары шуны раслады. Безнең белгечләр Татарстанның зур булмаган шәһәрләрендәге театрлар да Россиянең театраль киңлегенә чыктылар дип шапырынса да, «Бердәм Россия» партиясе аларга федераль акчалар бирсә дә, чынлыкта алар хәтта республиканың театр премиясен алырлык итеп тә эшләмәгән булып чыктылармыни? «Тантана» республика театр премиясе лауреатлары исемлеге шундый нәтиҗә ясарга мәҗбүр итте. Бу ни өчен шулай килеп чыкты соң?

Татарстанда 15 дәүләт театры һәм 3 муниципаль театр бар. Әлеге 18 театрның җидесе — Казанда, унбере республика районнарында урнашкан. Моңа өстәп, безнең ун хосусый театр эшли. Ә төп ун номинациянең нибары ике ярымы гына Казаннан читтәге театрларга эләкте:

— Әлмәт театры актеры Рафик Таһиров «Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы» дип танылды.

— «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясен Буа театры артисты Гөлзадә Камәретдинова Казан ТЮЗы актрисасы Елена Синицына белән бүлеште.

— «Иң яхшы актер ансамбле» номинациясендә «Мастеровые» рус драма театрының «Варшавская мелодия» спектаклендә уйнаган Александра Олвина, Анна Дунаева, Алексей Ухов, Владимир Губановлар ансамбле иң яхшысы дип табылды.

Нибарысы шушы. Әлбәттә, «Намус һәм тугрылык» номинациясенең Чаллы театры артисты һәм драматург Булат Сәлаховка бирелүен дә әйтү кирәк. Быел ул чүт кенә Туфан Миңнуллин премиясенә лаек булмыйча калган иде. Алам дигәндә генә премияне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов эләктереп өлгергән диделәр. Чаллы театрын бар итүчеләр рәтендә булган Булат Нуретдиновичны лаеклы премиясе белән котлыйбыз!

Шулай да, төп сүз спектакльләр турында булыр. «Тантана» республика премиясен тапшыру тантанасында әйтелүенчә, экспертлар 67 спектакль караганнар. Шуның 11е генә номинациягә лаек дип табылган. Болар — Камал театрының — 2, Качалов театрының — 1, «Әкият» курчак театрының — 1, Опера театрының — 1, Буа театрының — 1, ТЮЗның — 1, Мастеровойның — 1, Әлмәт театрының — 1, Кариев театрының — 1, «Sforzando»ның 1 спектакле.

— Камал театрының «Сүнгəн йолдызлар» спектаклендə Сəрвəр ролен башкарган Лəйсəн Гатауллина «Дебют» номинациясендә «Тантана» премиясе белән бүләкләнде.

— «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә театраль премия Качалов театры «Дракон» спектаклендә Садовник ролен башкарган өчен Игорь Скидановка бирелде.

— «Курчак театрының иң яхшы артисты» номинациясендə Рəмзия Фəйзуллина, Милəүшə Фəйзрахманова, Лəйсəн Миңнәхмәтова, Рузилə Нуриева, Юрий Чуктиев, Альбина Шагалиева, Гөлнур Габдрахманова, Фəнзилə Сабировалар бүләкләнде. Алар — курчак театрының «Əлфия» спектаклендә Әлфия Авзалова курчакларын йөртүчеләр.

— «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендə Буа дəүлəт драма театрының «Иран конференциясе» спектаклендə Эмма Шмидт-Паулсен роле өчен Гөлзада Камәретдинова һәм «Зимняя сказка для взрослых» спектаклендәге роле өчен Елена Синицына бүләкләнде.

— «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясен Камал театрының «Сүнгəн йолдызлар» спектаклендə Надир мəхдүм роле өчен Татарстанның атказанган артисты Сабирҗанов Алмаз алды.

— «Тантана - 2020» республика театр премиясенең «Музыкаль спектакльдə иң яхшы роль» номинациясе икегә бүленгән иде. Әлеге номинациядә «Sforzando» башкару сəнгатен үстерү фондының «Минем Такташ» спектаклендə Һади партиясе өчен Артур Исламов һәм Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Корсар» спектаклендә Медора партиясе өчен Аманда Гомес бүләкләнде.

— «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендə «Хикмəт əкиятлəре» спектакле өчен Кариев исемендəге Казан Татар дəүлəт яшь тамашачы театры бүлəклəнде.

—  «Актер ансамбле» номинациясендә «Мастеровые» рус драма театрының «Варшавская мелодия» спектаклендә уйнаган артистлар бүләкләнде.

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендə Әлмәт театры артисты Рафик Таһиров «Тантана-2020» премиясе лауреаты булды. Актерга әлеге дәрәҗәле премия «Микулай» спектаклендə Микулай роле өчен тапшырылды.

— «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендə Камал театрының «Санаулы кичлəр» спектаклендə Тамара роле өчен Татарстанның халык артисткасы Люция Хəмитова «Тантана-2020» театр премиясе белән бүлəклəнде.

Быел лауреатларга биреләсе премиянең суммасы башка елларга караганда ике тапкыр артуын да искәртеп үтик — ул 100 мең сум тәшкил итә.

«Тантана» премиясе комитетының эш рәвеше түбәндәгечәрәк. Театрлар 2019 елның 1 мартыннан 2020 елның 1 мартына кадәр булган премьераларын премиягә тәкъдим итәләр: гариза белән бергә видеоязмаларын җибәрәләр. Әлеге видеоязмалар экспертлар тарафыннан карала (карала дип уйлыйбыз) һәм номинантлар билгеләнә. Алар билгеләнгәч, театр җитәкчелеге номинантлар турында соралган мәгълүматны, шул исәптән, иҗади характеристика һәм матбугатта чыккан язмаларны да җибәрә. Аннары шул ук экспертлар әлеге номинантлар арасыннан лауреатларны билгелиләр.

Менә алар — экспертлар:

Глебова Елена Викторовна — театр тәнкыйтьчесе, «Страстной бульвар» театр журналы редакторы. Мәскәү. Татарстан театрлары мондый тәнкыйтьчене белми һәм аның үзләренә килеп спектакльләр каравын хәтерләми. Мин аның «Страстной бульвар» театр журналында «Тантана-2019» турында язылган мәкаләсен укыдым. Бу республиканың театр процессына бәя биргән язма түгел, ә «Тантана»га катнашкан спектакльләр санап үтелгән «киңәйтелгән исемлек» иде.

Дулат-Алиев Вадим Роберт улы — «Мирас» фестиваленең арт-директоры, сәнгать фәннәре докторы, Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан федераль университеты профессоры. Зур ихтирамга лаек музыка белгече. Музыкаль спектакльләр буенча аның бәясе бәхәссез. Әмма ул бары тик музыкаль спектакльләр буенча гына җаваплы була ала.

Игъламов Нияз Рәүф улы — театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире. Татарстандагы бөтен театрларны хәл кадәренчә карарга тырышкан белгеч. Бердәнбер белгеч!

Фәттахова Гөлшат Низам кызы — театр тәнкыйтьчесе, Казан дәүләт сәнгать институты педагогы. Татар театры өлкәсендә яңа кеше.

Хайбуллина Әдилә Илгиз кызы — кино белгече, ТР Театр әһелләре берлеге белгече, Казан театр училищесы педагогы. Әйе, ул кино белгече буларак билгеле, театр түгел.

Хәсәнова Гөлназ Илгиз кызы — ГИТИС студенты, Камал театрының маркетинг буенча белгече. Әйе, ул студент.

Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы (Зиннур Хөснияр) — язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире. Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган.

Шевченко Елена Николаевна — Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты. Театрлар аны хөрмәт итә, яхшы белгеч булуын әйтәләр.

Фәтхуллина Эльмира Вадимовна — Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры. Театрлар буенча ни дәрәҗәдә белгеч — билгесез. Татарча белми.

Күрәсез, драма театры буенча белгеч дип язылганнар арасында сәнгать фәннәре кандидатлары һәм докторлары юк. Филология фәннәре кандидаты Елена Шевченко хөрмәт уята. Нияз Игъламов һәм Гөлшат Фәттахова — белгечләр. Кыскасы, берничә белгеч һәм компания.

Соңгы ике елда әлеге экспертлар Казаннан читтәге театрларга йөрмәделәр. Номинантлар видеоязмалар буенча гына билгеләнә. Ләкин бит театр ул кино түгел. Эшче видеоязмалар буенча спектакль язмышын хәл итеп буламы? Шунлыктан безнең Казанда яшәүче экспертлар үзләре караган Казан спектакльләренә өстенлек бирделәрме?

«Кече ватан театрлары» федераль проекты кысаларында акчалар килеп тора башлагач, безнең республика театрлары җиңел сулап, кыюрак эш итәргә керешкәннәр иде. Бер-бер артлы алар Россиянең театраль киңлегендә үзләренең барлыгын белдерә башладылар.

Әтнә театрының «Фронтовичка» һәм Буа театрының «Абага» спектакле «Маска+» фестивалендә катнашты. «Фронтовичка»да төп рольне уйнаган Рәзилә Мөхлисуллинаны «Алтын битлек» экспертлары аерып күрсәтте. Гаҗәп, Татарстан экспертлары аны бөтенләй «күрмәде». Ул «Кече ватан театрлары» федераль проектының махсус призына гына ия булды.

Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин: «Әлбәттә, риза түгелмен, әлбәттә, гадел булмады. Безнең артистларыбыз риза түгел. Алар бит авыл җирендә урнашкан театрда фидакарьләрчә эшлиләр. Аларга премиянең акчасы гына түгел, стимул да кирәк. «Фронтовичка» белән Россия күләмендәге фестивальләрдә танылдык, «Алтын битлек»тә уңышка ирештек, ә үз республикабыз безне күрмәде, күрергә теләмәде. Без эшебезне һәм эшли алуыбызны күрсәттек, ояты безгә түгел, бүлүчеләргә булсын».

Әлмәт театры Рафик Таһировның «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе өчен бик шат, әмма алар тагын да күбрәккә өметләнүләре турында әйтәләр.

Соңгы елларда зур амбицияләр белән эшли башлаган һәм уңышларга да ирешкән Минзәлә театрының да «Тантана» нәтиҗәләреннән канәгать булмавы билгеле. Әмма алар үпкәләрен белдереп торуны кирәк тапмадылар.

Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов әле «Тантана» нәтиҗәләренә кадәр үк репертуарда фестивальлек спектакльләр юклыгын әйткән иде. «Мин фестиваль-гастрольләрнең планлаштырылганнарын да туктаткан идем. Яңалары куелачак», — дигән иде ул.

Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев театр бинасын ремонтлау эшләренең беренчел булуы аркасында спектакльләребез бәлки тиешле дәрәҗәгә җитмәгәндер дип фаразлады. «Мин ул уеннардан чыктым инде», — диде ул.

Казаннан читтәге театрларыбызның «уеннан чыгуы» яки аларны уенда массовка буларак кына файдалануның ахыры хәерле булырмы?

«Баштан ук «Тантана» премиясенә югары планка куелган иде. Хәзер дә шул югарылыкны тотасы иде», - дип теләде әлеге премия гамәлгә куелганда мәдәният министры булган Зилә Вәлиева бүгенге оештыручыларга. Казаннан читтәге театрлар планкага җитми башладымы, әллә монда гаделлек проблемасы бармы?