Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чокырдан чыккан» Камал театры оркестры концерты: яңа дирижер һәм яшь композиторлар

2 май көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңартылган оркестрының концерты узды. «Татар-информ» хәбәрчесе оркестрының яңа дирижёры Данияр Соколовның эше белән танышты һәм аның белән аралашты.

news_top_970_100
«Чокырдан чыккан» Камал театры оркестры концерты: яңа дирижер һәм яшь композиторлар
Салават Камалетдинов

«Яңа» дип аталган театр оркестры концертында яшь композиторларның әсәрләре яңгырады. Концертның төп максаты — яшь композиторларның әсәрләрен тамашачыга сәхнәдән оркестр яңгырашында тыңлату.

Концерт башында Данияр Соколовка кадәр оркестрның баш дирижёры булып торган, 52 елын театрга хезмәт итүгә багышлаган, Татарстан Республикасының халык артисты Фоат Әбүбәкеровка рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, оркестрның төп составы калган, ул яңа музыкантлар белән киңәйтелгән. «Элек егермегә якын музыкант бар иде, хәзерге көндә 33 музыкант», — диде ул.

Режиссёр әлеге концерт турында шаярып: «Ниһаять, безнең оркестр чокырдан чыгып сәхнәгә менде», — диде. Аның сүзләренчә, «Яңа» дип аталган театр оркестры концертының идеясе — яшь баш дирижёр Данияр Соколовныкы.

Данияр Соколов, яшь кеше буларак, үзенең фикерләре белән яңалык кертә. Шул ук вакытта ул тарихны күтәрмәкче була, чөнки безнең архив бай. Хәтта Нәҗип Җиһановның башкарылмый калган әсәрләрен казып чыгардык. Аларны да тамашачы ишетергә тиеш, — диде Фәрит Бикчәнтәев.

Шулай ук ул бу проектның киләчәге бик кызыклы булачагын һәм концертта беренче тапкыр яңгыраган көйләрне киләчәктә спектакльләргә кертеп җибәрергә мөмкин булачагын да әйтте.

Яшь композиторларга мөмкинлек бирү

Театр оркестрының һәрвакытта да яшь композиторлар белән эшләү традициясе булган. Минем идея һәм максатым - оркестрны чокырдан чыгару, чөнки ул яшәргә тиеш, ул бар нәрсәне уйный белергә тиеш. Әлеге концерт белән Камал театрының яңа оркестры барлык төрле музыканы да уйный алганын күрсәтәсем килә, — диде Камал театры оркестрының баш дирижёры Данияр Соколов.

Камал театры оркестрының баш дирижёры «Sforzando» (Сфорцандо) фондының директоры һәм «Sforzando» оркестры җитәкчесе буларак та билгеле. «Мин моңа хәтле эшләгән әйбер монда яңа эшемә дә килде», — ди Данияр Соколов. «Ягъни фондта без гел яшь сәләтле композитор һәм башкаручыларга ярдәм күрсәтәбез, төрле фестивальләр үткәрәбез», — дип аңлатты ул.

Камал театрына эшкә килгәч, архивларда эзләндем. Монда бик күп музыкаль материал тупланган. Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев һәм башка татар классик композиторлары барысы да театр өчен көй язганда яшь булган. Шуңа да яшьләргә ярдәм күрсәтү, аларга эшләргә мөмкинлек бирү — табигый күренеш. «Яңа» программасы дәвамлы булачак. Мондый проект белән без композиторларны канатландырабыз, алар үз әсәрләрен оркестр яңгырашында ишетә. Яшь композиторлар күп һәм бүгенге концерт белән без аларга үзләрен күрсәтергә урын барлыгын аңлатасыбыз килә, — диде дирижёр.

«Данияр Соколов — ачык кеше, музыкант буларак та көчле»

Данияр Соколов Камал театрының баш дирижёры вазифасына яз башында килде. Ул яңа коллективта эшләү хакында да әйтте.

Аның әйтүенчә, яңартылган оркестрда яңа гына консерватория тәмамлаучылар да бар. Консерваториядән әле яңа гына укып чыгучыларның күп төрле көй уйнау тәҗрибәсе һәм осталыгы бар, ә консерватория тәмамлап биш ел мәктәптә укытканнан соң оркестрга килүчегә бөтен төрле көйне уйнау авыррак.

Дирижерлык эшенең иң зур авырлыгы нәрсәдә?

Минем өчен иң авыры — минем алдымда бик күп төрле талантлы кешеләр булуы. Аларны һәрберсен бер организм кебек уйнарга күндерергә кирәк. Мин аларны барысы да нәкъ менә шулай уйналырга тиеш икәненә ышандырырга тиеш, чөнки мин тулы яңгырашны ишетәм, ә алар үзләре уйнаган өлешен генә.

Камал театры оркестрының скрипкчысы Динә Закирова белән дә аралаштык.

Берничә ай инде яңа җитәкче белән эшлибез. Башта бер-ике атнада без бер-беребезне тоеп, аңлап эшләү юлларын таптык, аннан соң яхшы дустанә мөнәсәбәтләр туды. Ул бик ачык кеше, музыкант буларак та көчле.

Килгән яшьләр талантлы, алар бездән нәрсәдер өйрәнсә, без алардан өйрәнәбез. Мәсәлән, мин консерватория бетергәнгә ун елдан арттык вакыт узды һәм мондый җитди программа уйнау артка калып бара иде. Миңа җитдирәк әзерләнергә туры килде, консерваториядәге формамны кайтардым. Минем өчен классикага кайту үзенә күрә сынау, тәҗрибә.

Яңа уйнаган программабыз бик кызыклы. Киләсе программалар күбрәк театрга нигезләнсен иде. Театр әсәрләре белән үрелеп барсын иде, — дип фикерләре белән бүлеште Динә Закирова.

Концертта яңгыраган әсәрләр

Концертта ике бүлек булды. Беренче бүлек тулысынча Эльмир Низамов әсәрләреннән торды. Беренче бүлектә яңгыраган әсәрләр: «Шәрык рапсодиясе»; «Кара Пулат» операсыннан «Сугышчы биюе», һәм «Кызлар биюе»; «Хуҗа Насретдин» спектакле өчен язылган Сюитадан «Хуҗа», «Хаммат һәм Сәлви», «Һөҗүм» пьесалары; «Бармы ришвәттән дәва» спектакле өчен язылган Сюитадан «Трагедия» һәм «Лирика» пьесалары.

Икенче бүлектә тамашачыларга Илсур Вельгасның «3 өлештә симфониетта», Елена Шипованың «Айтука турында дастан», Ләйсән Абдуллинаның «Оркестр белән саксофон өчен концерт» (солист — халыкара конкурслар лауреаты Андрей Аношин), Ильяс Камалның Илһам Шакиров истәлегенә багышланган «Карурман аша…» әсәрләре тәкъдим ителде. 

Концертта В. И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында музыка бүлеге җитәкчесе булып эшләүче яшь композитор Ләйсән Абдуллинаның «Оркестр белән саксофон өчен концерт» әсәренең премьерасы булды.

Композиторларның көйләре татар театры сәхнәсендә яңгыравы — бу бик яхшы мөмкинлек. Композиторның көйләре яши. Бу концерт берәү генә булмасын, киләчәктә дә оештырылсын дигән теләктә калам, чөнки классик әсәрләр еш яңгырый, ә Татарстанда хәзерге заман композиторлары бик күп. Замандашларыбыз аларны ишетсен, белсен иде.

Беренче бүлектәге әсәрләрнең авторы Эльмир Низамов Камал театрының оркестрына яңа сулыш керүенә бик шатлануын әйтте.

Минем өчен бу проект бик кадерле, чөнки спектакльдә кеше көйнең бер өлешен генә кабул итә, ә монда, ниһаять, чиста музыка гына яңгырый. Мин аны язган вакытта ук, спектакль күпме яшәр, белмим, ә музыкасы калсын иде дип иҗат иттем.

Камал театры тамашачысы ничек кабул итәр икән дип дулкынланам. Зур концертлар залы тамашачысын мин инде беләм, алар да мине белә, ә мондагы тамашачы минем белән спектакльләр аша гына таныш, — диде Эльмир Низамов.

Миңа калса, тамашачылар концертта яңгыраган һәр әсәрне җылы кабул итте. Чара тәмамлангач та, тамашачылар «Бик ошады», «Йотлыгып тыңладык», — диештеләр.

Яшь композиторларның көйләре һәрберсе үзенчәлекле, аерылып тора торган иде. Эльмир Низамовның «Кара Пулат» операсыннан «Кызлар биюе» иң нык тәэсир иткән көйләрнең берсе булгандыр. Аның әсәрләрендә шәрык мотивлары ачык ишетелсә, Илсур Вельгас музыкасы Европа классикасына охшаш иде. Елена Шипованың «Айтука турында дастан»ын тыңлаганда бер үк вакытта татар, Европа һәм рус классикасын тыңлаган кебек буласың, төрле көйләр бер-берсенә үрелеп бара. Ләйсән Абдуллинаның премьерасы саксофон өчен солосы белән аерылып торды. Ильяс Камалның Илһам Шакиров истәлегенә багышланган әсәрен тыңлаганда, легендар җырчының тавыш үзенчәлекләрен тойган кебек буласың. Композиторлар көйләре яңгыраганда экранда махсус бизәлеш бар иде һәм һәр әсәрнең авторы белән исеме язылып барды. Бу бик матур һәм уңайлы булды.



Галерея: Камал театрында яңа оркестр концертыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100