Язучы Шамил Идиатуллин: «Бәхеткә, өйрәнчек әсәрләремне бастырмаска акылым җитте» | intertat.tatar

Язучы Шамил Идиатуллин: «Бәхеткә, өйрәнчек әсәрләремне бастырмаска акылым җитте»

Россия журналисты, язучы, ике тапкыр «Зур китап» премиясе лауреаты Шамил Идиатуллин белән аралашу - минем өчен зур дәрәҗә булды. Татар телле әдәбиятны дөнья киңлегендә танытып буламы? Моның өчен нинди юллар узарга кирәк? Ни өчен журналист яшь иҗатчыларга язмаска куша? Без аның белән шушылар турында сөйләштек.

 «Татар әдәбиятын русчага тәрҗемә итәргә теләүчеләр бар»

Татар телле әдәбиятның киләчәге бармы? Ул дөнья киңлегендә урын алачакмы?

Кызганыч, татар әдәбиятын начар беләм, шуңа күрә шактый көчле дискомфорт кичерәм. Кайбер классик әсәрләрне укып чыктым. «Кыйссаи Йосыф»ны, мәсәлән, төрки телдә дә, хәзерге татар телендә дә, рус телендә дә укыдым. Үз вакытында ул мине җәлеп итте, кызыклы булды. Тукайны исә тел чарлау өчен укыдым. Татар мифлары буенча махсус китаплар, монографияләр, тикшеренү эшләрен «Убыр» өчен материаллар туплаганда укыдым. Татар әдәбиятын оригиналда уку өчен минем белемем җитми. Мәгънәсе булса да, тәрҗемәне укыйсы да килми, әмма Гаяз Исхакыйны укыдым.

Бер ай элек гарәп дөньясында иң зур күргәзмәдә — Шардждагы Халыкара китап күргәзмәсендә булдым. Аның белән чагыштырып караганда, Россиянең теләсә нинди күргәзмәсе балалар бакчасы кебек кенә. Бу күргәзмәдә стендлар күләме унлаган тапкыр күбрәк, анда дөньякүләм әдәбият тәкъдим ителгән: инглиз, кытай, норвегия, фин һ.б.  Ә гарәп әдәбияты бик зур күләмдә, гомумән, гарәпләр бик укый торган халык.

Россия стендында исә ОГИ нәшриятының Россия халыклары әдәбиятына багышланган бик кызыклы проекты тәкъдим ителде. Бик матур 4 зур томлык китап: 1 томда — проза әсәрләре, хикәяләр, 2 том — драматургия, 3 — поэзия, 4 — публицистика. Һәрбер том төрле халык әдәбиятын — татар, башкорт, мари, удмурт, чечен, шор һ.б. тәшкил иткән йөзләгән текстны үз эченә ала. Төзүчеләр бик зур эш башкарганнар, алар язучыларның төбәк союзлары белән элемтәгә кергәннәр, үзләре тапканнар, тәрҗемә иткәннәр. Бу Россия әдәбияты һәм һәр халык мәдәнияте өчен бик зур хезмәт.

Татар әдәбияты шушы китап диңгезе киңлекләрендә ниндидер заманча технологияләрдән, методлардан башка, көч, тырышлык куймыйча гына дөньякүләм танылу алмас. Әгәр ул кирәкле, танылган, кызыклы икән, аны татар телен белмәгән килеш тә укыячаклар. Әлбәттә, кешеләр я татарча белсен, я әсәр тәрҗемә ителгән булсын.

Шул ук күргәзмәдә минем янга гарәпчәдән рус теленә тәрҗемә итүче өлкән яшьтәге берәү килде, ул үзе фарсы кешесе. Гарәп телен камил белә, Мәскәүдә яши. Ул үзенең татар әдәбиятын гарәп теленә тәрҗемә итәргә теләгәнен, әмма тәрҗемә өчен әсәр таба алмаганын әйтте һәм миннән ярдәм сорады. Мин шактый гына күренекле язучыларыбызның әсәрләрен тәкъдим иткәч, аларның татарча язуын, үзенең татарча аңламаганын, рус телендә тәрҗемәләрен таба алмаганын белдерде. Күрәсезме, кеше үзе теләп татар әдәбиятын тәрҗемә итәргә тели.

Меценатлар, иганәчеләр, нәшриятлар, кино төшерүчеләр, түрәләр һәм башка бик күпләр моның белән кызыксынмаса, һәр кешенең аңына барып җитәрдәй дөрес тәрҗемә ителгән даһи әсәрләр булмаса, абсолют уңышка ирешә алмабыз.

«QR-кодларны иртәгә беркем дә искә алмаячак» 

Сезнеңчә, ни сәбәпле җанисәп вакытында Башкортстанда татар белән башкорт ызгышы килеп чыкты? Башкортстанның төньяк-көнбатышында кемнәр яши?

Ул барлыкка килмәде, ул күптән бар, ләкин вакыт-вакыт аралар җылына яки кискенләшә. Милләт ул, бер яктан, объектив, икенче яктан — бик шәхси фактор. Аңа читтән, бигрәк тә җитәкчелек тарафыннан каты күрсәтмәләр белән тыкшыну гөнаһ санала. Башкортстанның төньяк-көнбатышында башкорт, татар, типтәр, рус, мари, чуаш һәм башка бик күп яхшы кешеләр яши. Һәм аларның һәркайсы үзенең кем икәнен һәм ничек аталырга кирәклеген белә.

Хәзер 80нче еллардагы группировкалар яңадан баш калкыта дип әйтәләр, алар элекеге заманнар кире әйләнеп кайтырга мөмкинме?

Бәлки. «Казан феномены» термины бик үк дөрес түгел. Яшүсмерләр төркеме узган гасырлар дәвамында илнең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлыкка килгән. Үзлегеннән һәм явыз ният белән түгел, ә тулысынча социаль объектив, икътисади һәм шәхси хәлләр нәтиҗәсе буларак. Бу хәлләрнең күпчелек өлеше үзгәргәч, «моталкалар» бөтенләй диярлек юкка чыккан яки сизелми башлаган. Хәзерге вакыйгалар 80нче еллар уртасында булганнарын тагын да көчлерәк искә төшереп тора. 

QR-кодларга ничек карыйсыз, сезнеңчә, аны кертеп дөрес эшләделәрме?

QR-код — башкалардан яхшырак та, начаррак та булмаган инструмент кына. Тик аны аеруча тупас, тәртипсез һәм шашкын рәвештә кулланалар. Бүген код булмаса, башларын ватарга әзерләр, ә иртәгә аның турында беркем дә искә алмаячак. Моның мәгънәсе юк, хисапта галочка эшләү омтылышы бар. Бу, әлбәттә, куркыта, уйга сала.

Танылган татар укымышлысы Садри Максуди Ататөрекнең алыштыргысыз киңәшчесе булган, ә Эрдоганның бер генә татар киңәшчесе дә юк. Бу нәрсәгә бәйле икән? Хәзер татарлар нигә шундый югары дәрәҗәгә ирешә алмый?

Мин халыкның югары дәрәҗәсе күрсәткече дип, аның аерым вәкилләренең чит яки күрше хакимияткә хезмәтен санамыйм. Югары дәрәҗә халык вәкилләренең күпчелегенең үсеше һәм элитаның үз ырудашлары, милләттәшләре турында башка халыкларга зыян китермичә кайгыртуы аша билгеләнә. 

«Сүз өчен булса да көрәшеп карасыннар инде»

Милли журналистика заман таләпләренә җавап бирердәй булып үссен, укучылар мәйданчыгы киңәйсен өчен нишләргә кирәк?

Бу милли мәсьәлә өчен генә түгел, теләсә кайсы журналистика өчен дә зур сорау. Аңа җавапны без көн саен эзлибез, бу тармакта эшлүчеләр гомер буе аны эзләячәк.

Татарстанда Президент статусын калдыру-калдырмау мәсьәләсе шактый бәхәс уятты. Сезнең фикер? Хикмәт исемдәме, әллә җисемдәме?

Бер вазифаның исеме федерализм нигезләренә, республиканың, аның халкының, татар теленең һәм мәдәниятенең статусына караганда шактый ким әәмияткә ия. Принципиаль позицияләрне югалтканнан соң бер сүзгә ябышу, минемчә, файдасыз. Икенче яктан, әгәр башка тотынырлык әйбер булмаса, сүз өчен булса да көрәшеп карасыннар инде.

Сез ничек уйлыйсыз, татар театры, татар драматургиясе - ул татарлар өчен генәме? Әллә дөньяви киңлекләрне яулау мөмкинлеге дә бармы? Моның өчен нишләргә кирәк?

Һәр китап, пьеса, җыр, спектакль, фильм үз кешеләр өчен, ягъни автор белән һәрчак янәшә булганнар өчен тудырыла. Иң мөһиме шул: сине укысыннар, күрсеннәр, ишетсеннәр. Әгәр башкалар да күрә яки ишетә, иртәгә яки берсекөнгә искә төшерәләр икән, димәк, бәхет елмайган. Намуслы сәнгать — ул үзебезнекеләр өчен. Экспорт өчен язу сәеррәк.

«Үзеңә кызык булганны гына яз» 

Башлап иҗат итүче яшьләргә нинди киңәшләрегез бар?

Беренчесе — язмагыз. Акча һәм дан, мөгаен, булмас, чөнки даһилар тарафыннан язылган уникаль һәм кызыклы әсәрләр фонында нәрсәдер әйтү мөмкин түгел диярлек, ә әниләрегез сезне болай да ярата.

Икенчесе — әгәр яза башлагансыз икән, ахырына кадәр язып бетерегез. Әгәр әсәрегезнең ничек бетәчәге сезгә кызык түгел икән (ә сез аның финал ноктасын куймыйча, ничек төгәлләнәсен әлегә анык белә алмыйсыз), башка укучыларны һәм бигрәк тә нәширләрне ничек җәлеп итәргә уйлыйсыз?

Өченчесе — укучыларга һәм нәширләргә түләмәгез. Минималь гонорар өчен бастырылырга, китаплата алырга, текстларны бушлай куярга була, әмма бастырылган өчен түләргә ярамый. Бу оят, файдасыз һәм перспективасыз эш. Тарих, әлбәттә, берничә искәрмәне белә, әмма алар әйткәннәрне генә раслый.

Иҗат итү эшен башлаганда сезнең беренче хаталарыгыз нинди иде?

Барысы да булгандыр, мөгаен. Начар язу, үзеңне әллә кемгә куеп, озын, акыллы итеп, теманы юньләп өйрәнмичә, баналь темаларга язу – барысы да булды. Бәхеткә, ул өйрәнчек әсәрләрне бастырмаска минем акылым җитте, ә аннары алар уңышлы гына югалып беттеләр.

 Үз әсәреңне дөньяга таныту сере нинди?

Сернең булмавында. Үзеңә кызык булсын дип яз. Аннары сиңа уңыш килер. Яки юк.

Ялкаулыкны ничек җиңеп, үзеңнең максатыңа таба атларга?

Ялкаулыктан мәңгегә котылу мөмкин түгел һәм кичәге җиңү бүген инде эшләми. Бары тик ялкаулык, арыганлык, депрессия һәм эшләргә теләмәүне кабул итәргә, алар аша чыгарга кирәк. Иң яхшысы — бер үк вакытта һәм билгеләнгән норма нигезендә эшлисең. «Бисмилла» әйтәсең дә алга! Бүген килеп чыкмады икән, ярар, иртәгәге норма үсә. Менә шулай я үзеңне лузерга – бәхетсез, уңышсызга чыгарып ташлыйсың, я үзең теләгәнне эшлисең.

«Үзеңнең көчле ягыңны белеп, шуны үстерү өстендә эшлә»

Тормышта үз урыныңны ничек табарга?

Белмим. Монда сиңа я бәхет елмая, я юк. Миңа, Аллага шөкер, бәхет елмаеп тора.

Мәхәббәт, сезнеңчә, нәрсә ул?

Ул тормышның мөһим өлеше һәм мәгънәсе, аннан башка яши алмыйсың — физик яктан да, рухи яктан да. Аның белән тынгысыз, ансыз — бушлык.

Дуслык нәрсәдән гыйбарәт?

Дустың өчен барысына да әзер булу, хәтта ул хаклы булмаса да, аның өчен сугышырга да әзер тору. Ә инде аннары ул үзенең кимчелекләрен аңлап, төзәлерлек итеп эшләргә.

Үзеңне югалтмас өчен нәрсә эшләргә кирәк? Үзеңнең уникальлегеңне ничек табарга?

 Аллаһ сине ничек бар, шулай яраткан, димәк, нәкъ менә шунда югары мәгънә салынган. Үзеңнең көчле ягыңны белеп, шуны үстерү өстендә эшлә.