«Елгаларда су проблемасы ил күләмендә өйрәнелмәгән» — Jadidfest фестиваленән репортаж | intertat.tatar

«Елгаларда су проблемасы ил күләмендә өйрәнелмәгән» — Jadidfest фестиваленән репортаж

Jadidfest — иҗади экспериментлар мәйданы. Алтынчы тапкыр оештырылган фестиваль быел Казан сулыкларына багышланган иде. Әмма без эчә, йөзә торган су гына түгел, шул исәптән — елгалар, каналлар, күлләр суы да.

Сулыклар лекциясенә килгән беренче тыңлаучы — рус милләтеннән

Суның нәрсәсе бар инде, диярсез. Бер карашка кызык булып тоелмаган тема җәмәгатьчелекне, бигрәк тә яшьләрне бер мәйданга — Милли китапханәгә туплады. Сулыклар проблемасы һәр кешене уйланырга мәҗбүр итте. Һәрхәлдә, татарча гына барган лекцияләрдә рус милләте кешеләрен очрату — бу сүзләргә дәлил.

Лекцияләр башланырга унбиш минут вакыт калып барганда аркасына рюкзак аскан егет килеп керде. Буш залны күреп, ул: «Лекцияләр нинди телдә була?» — дип сорады. Егетнең кайсы милләттән булганын белмичә, «күбесе татарча», — дип җавап бирдем. «Эх, синхрон рус теленә дә тәрҗемә булса иде!» — дип өметле күзләре белән карады ул.

«Хәлимә» фильмында төшкән яшь актер, рус милләтеннән Владислав Лукашин белән танышу әнә шушы сүзләрдән башланды. Jadidfestны ул социаль челтәрләрдән күзәтеп баруын сөйләде. Татарча аңламагач, китеп барыр инде, дип уйладым. «Юк, мин калам. Аңламасам да, татарча булганга күрә кызык дип таптым», — диде актер.

Фестивальдәге лекторийлар, экскурсияләр, тарихи мәгълүматлар — киләчәк буынга тапшырылачак мирас, ди ул. Лекцияләрнең барысын да Җәдид-фестның Вконтактедагы аккаунтыннан карарга мөмкин.

«Казан — су шәһәре» — Казандагы сулыкларга багышланган беренче журнал тәкъдим ителде

Ә хәзер, Jadidfest турында. Быелгы фестивальнең төп темасы су дип әйтеп үттек. «Милли китапханәдән манзара Казансу елгасына ачыла. Шунлыктан, фестивальне су темасына багышладык», — диде фестивальнең оештыручысы Рәдиф Кашапов.

Күргәзмәләр залына килеп керүгә өстәлдә «Казан — су шәһәре» дигән китапчыклар тезелеп тора иде. «Болар лекциягә килгән һәр кешегә бүләк итәргә дип исәпләнгән», — дип аңлатты Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин. Сүз уңаеннан, бу китапчык — Казандагы сулыкларга багышланган беренче журнал.

«Казан — су шәһәре» китапчыгында су турында әсәрләр җыелган. Габдулла Тукай белән Әхәт Гаффарның күлгә багышланган язмалары, «Суга баткан бурлаклар» бәете, Гүзәл Закирова белән Йолдыз Миңнуллина шигырьләре, «Казанская Татария» газетасыннан 1926нчы елда Казанны су басу турындагы мәкаләдән өзекләр урын алган.

«Туристлар Казанга килә дә, Иделнең кайда икәнлеген сорый. Казанда яшәүчеләрнең берничәсе генә җавап бирә ала торгандыр. Соңгы елларда Казаныбызда су объектларын яңарта, чистарта башладылар, ул урыннар җәмәгатьчелек тарафыннан яратып кабул ителә, ул ял итү урынына әйләнде.

Лекцияләрдә халыкны борчыган мәсьәләләр күтәрелә: сулыкта коену мөмкинлеге, балыкларның юкка чыгуы, елгаларның кимүе һ.б. Без бу проблемаларны туган телебездә уртага салып сөйләшәбез», — диде фестивальне оештыручы Рәдиф Кашапов.

«Елгаларда су кимү проблемасы ил күләмендә өйрәнелмәгән»

Беренче лектор — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов иде. Ул «Елгаларда су ник кими?» темасын тәкъдим итте. Журналист берничә ел дәвамында фәнни тикшеренү-эзләнү эшен алып барган һәм лекциясендә елгаларда су кимү проблемасы ил күләмендә өйрәнелмәгәнен исбатлады. Бу гади генә күзәтү түгел, ә фото-видео материаллар белән дәлилләнгән чыгыш иде.

«Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына мөрәҗәгать иттем, алар бу проблеманың өйрәнелмәгәнен раслады һәм КФУга мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр. Әлеге мәсьәләне Россиянең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы да карамаган. Бу фәнни проблема һәм ул ил күләмендә өйрәнелмәгән», — дип сөйләде ул.

Рәмис Латыйпов Ашыт, Шура, Казансу, Шушма кебек елгаларның һәм аларның кушылдыкларының еллар дәвамында кимүен, сулыкларда балыкларның бөтенләй юкка чыгуын сөйләде. Әйтик, Кукмара районында Тегермән дип аталган елгада җәй уртасында су бөтенләй юкка чыккан — ә елганың атамасы ук анда суның күп булуын күрсәтә. «Сәрдекбаш авылындагы елгада кайчандыр атлар коендырганнар. Хәзер ул елгадан кәҗәләр дә атлап чыга ала», — диде ул.

Журналист Россиядәге сулыкларны да мисал итеп китерде. Ул Якутск шәһәрендәге Лена елгасын соңгы кырык ел эчендә шактый кимегәнен, Марий Эл республикасындагы Диңгез күзе күлен унике метрга кимегән, Воронеж өлкәсендә 30 елга юкка чыккан, Иделдән Каспий диңгезенә аккан су күләме ике тапкырга кимегән. Нәтиҗәдә балыклар, судагы башка җан ияләре, үсемлекләр юкка чыга. Сулыклар белән бергә кешенең тирәлеге үзгәрә. «Билгеле, сулыклар юкка чыккач кешелек юкка чыгар дип әйтеп булмый, әмма без яшәгән тирәлек инде башка булачак», — диде ул.

Аның сүзләренчә, су кимүгә күпчелек кеше игътибар итми. «Булган кадәр сулыкларны да саклап калырга ашыкмыйлар. Моның өчен урманнарны торгызырга, су саклау зоналарын киңәйтергә, законнарны үзгәртергә, су ресурсларыннан контрольсез файдалануын туктатырга кирәк. Галимнәр сулыклар кимүнең берничә төп сәбәбен атады — урманнарны кисү, су саклау зоналарының кимүе, басуларны елгаларга якын килеп сукалау, климаттагы үзгәрешләр, кышның соң килүе, карның туң җиргә ятып, кар суларының җиргә сеңмәве, 2010 елгы корылык нәтиҗәләре», — дип сөйләде Рәмис Латыйпов. Кеше глобаль үзгәрешләргә тәэсир итә алмаса да, әйтик урманнар утырту һәм су саклау зоналарын арттыру кебек гамәлләрне башкарып, сулыкларны саклый ала.

Авылга кайткан саен әниләрнең «эх, Чирмешән елгасы элек үтә күренмәле чип-чиста, хәтта балыкларның да йөзгәнен күреп була, ә асты сап-сары комлык иде. Хәзер елга кимеде, пычранды, комлык та юк, Чирмешәнебезне танып булмый», — дигән моң-зарларын күпме ишеткән булсам да, сүз аралаш, оныта идем. Рәмис Латыйповның бу проблеманы күтәреп чыгуы шушы сүзләрне искә төшереп, җитди уйланырга мәҗбүр итте.

«Казанда иң күп җыелган чүп — бер тапкыр кулланылышлы әйберләр»

Икенче лекциядә спикер Гүзәлия Гыйматдинова экоактивлык тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гаҗәп, нигәдер аның лекциясе башланыр алдыннан күпчелек кеше чыгып китте.

Гүзәлия, мөһимлеге ягыннан алдагы темадан бер дә ким саналмаган мәсьәләгә тукталды — ул Казанлыларның чүплекләргә иң күп ташлаган әйберләрен атады. Исемлеккә пластик пакет, стакан, пыяла шешә, пластик капчык, пластик чәнечке һәм кашык, тәмәке төрелгән кушма материал, дымлы салфет, пластик контейнерлар.

Активист 2019 елда пластикадан ясалган чүпләрне җыюлары хакында әйтте. Гүзәлия Гыйматдинова Казан халкын пластик пакет, стакан, контейнерлардан арынырга һәм, өмәләр ясап булмаган очракта, Халык контроле кушымтасыннан файдаланырга, «Экояз» акциясендә катнашырга чакырды. Аның әйтүенчә, чүпләрне аерып җыйгач, аларны эшкәртә торган компаниягә тапшырып була.

Волгоград, Саратов һәм Самара шәһәрләрендә Идел елгасының пычрак булуы ачыкланган

Гүзәлия яңгыраткан икенче мәсьәлә — Идел елгасының зур шәһәрләрдәге чисталыгы. «Идел бит ул — киң бит ул», — дип җырлый халык. «Без рек как без рук» фонды Идел елгасы аккан шәһәрләр тирәсендәге су составын тикшереп чыккан. Төгәлрәк әйткәндә, Ржев, Тверь, Түбән Новгород, Чебоксар, Казан, Самара, Волгоград, Хаҗитархан (Әстерхан) калаларында.

Спикер сөйләвенчә, тикшеренүчеләр Волгоград (49,1 процент), Саратов (30,4 процент), Самара (8,8 процент) шәһәрләрендә суның составы иң пычрак дигән нәтиҗә ясаганнар. Волгоград шәһәренә иң пычрак су агып төшә. Суны шәһәргә керә торган һәм чыга торган урыннан алалар. Казан (3,6 процент) бу күрсәткечтә җиденче урында.

Ә икенче тикшеренүдә Иделдәге микропластик составын ачыклаганнар. Беренче урында — Волгоград, икенче урында — Казан. «Микропластик шампунь, крем, порошок составында бар. Көпчәкләр асфальт белән ышкылу нәтиҗәсендә дә барлыкка килә ул. Су пычрану — күзгә күренгән чүп кенә түгел, аның составын да карарга кирәк.

Чистарту корылмалары микропластикны тотып кала алмаса, аларны алмаштырырга яки яхшыртып ясарга кирәк. Микропластиканың зыяны бармы-юкмы икәнлеге билгесез. Кемдер зыянлы ди, кемдер аны кеше организмыннан чыга дип сөйли», — диде Гүзәлия Гыйматдинова.

Болактагы су нигә пычрак?

Гүзәлиядән соң өченче лектор КФУ профессоры Нәфисә Минһаҗева килде. Аудитория янә тулыланды. Монда фестивальнең башын тыңлап өлгермәгәннәр һәм тамак ялгап алганнар килеп җиткән иде ахры. Галимәбез институтта лекция укып гадәтләнгәнчә, озак көттермичә эшкә кереште.

Лекциянең унбиш минуты — сөйләүгә, калган унбише сорауларга җавапка багышланды. Тыңлаучыларның Казандагы канализация чокырлары һәм Болак суы турында беләсе килде.

Галимә Болак суының пычрак булу сәбәбен аңлатты: «Яңгыр сулары рәшәткә аша сулыкларга эләгә, кайчакта туры сулыкка ага. Мәсәлән, Казан үзәгендә яңгыр сулары туры Болакка агып төшә. Хәтерләсәгез, 2016 елда Болакны су басты, хәтта шарлавыклар акты. Рәшәткәләр ясарга туры килде. Шунлыктан, Болак суы һәрвакыт пычрак. Аны чистартып та карадылар — нәтиҗәсез», — диде ул.

Галимә Болакта суның һәрвакыт Казансуга караганда түбәнрәк булуын искәртте һәм анда су тигезлеген арттырырга ярамаганлыгын сөйләде — янәшәдәге йортларның подвалларын су басуы бар. Нәфисә ханым сүзләренчә, хәзерге вакытта Болактагы суның тирәнлеге нибары бер метр. Суның сыйфаты бөтенләй начар. Унбиш ел элек тигезлеген арттырып караганнар, тик биналарның подвалларына су кергән.

Аның әйтүенчә, шәһәр урамнарындагы яңгыр сулары өчен канализация челтәреннән су 20 урында чистартылмыйча елга-күлләргә ага. «Ул урыннарда „үле зоналар“ барлыкка килә. Без бу мәсьәләне 1990-2000 елларда өйрәндек, карадык. Шәһәрдә яңгыр сулары өчен ясалган челтәрне чистарту өчен 20 корылма төзү планы бар иде, әлегә берсе генә төзелгән. Ул Түбән Кабан күлендә бар. Чистарту корылмаларын төзү кыйммәткә чыга», — диде ул.

Сулыклар юкка чыкмас өчен нишләргә яки Казан сулыкларында тотылган балыкны ашарга ярыймы?

Бездә һәм, гомумән, күпчелек җирдә елга, күл, буа ярларын бетон белән ныгыталар һәм ясалма канал барлыкка китерәләр. Әмма Нәфисә Минһаҗева шулай эшләү зур хата дип белдерде. Бу сулыкларның юкка чыгуына китерә икән.

«Сулыкларны саклап калуның бер юлы — елгаларның яр буйларын бетон белән ныгытмау. Бетон белән ныгыталар икән, еллар үткән саен елгалар шуның аркасында юкка чыга бара. Күлләр белән дә шул ук хәл. Шуңа күрә елгаларның ярларында яшеллек калырга тиеш. Ул су басудан да коткарып кала алачак. Мәсәлән, АКШта Колорадо елгасы шундый. Сингапурда Калланг елгасының бетонлы ярларын кире үз хәленә кайтарылган. Хәзер яр буенда яшеллек үсеп утыра», — диде галимә.

  • Казанда 246 су объекты бар. 180е — күл. Иң күп сулыклар — Киров, Идел буе, Яңа Савин районнарында.

«Сулыкларга ком китереп, биналар төзү популяр хәзер. Мин моны җинаятьчелек белән бер дип саныйм. Кешелеккә моннан зыян гына була. Киләчәк турында уйларга кирәк. Хәзерге „Тандем“ бинасы астында кечкенә күл һәм Комаровка елгасы булган. Ул Декабристлар урамы тирәсеннән аккан» — ди Нәфисә ханым.

Сүз уңаеннан, Казан һәм башкалабыз тирәсендәге сулыкларда тотылган балыкларны ашарга ярыймы, дип тә кызыксындылар. Җавап: итен генә пешереп ашасагыз, бар да тәртип булыр.

«Балыкның башы, эчке органнары, лайлалы урыннарында зарарлы матдәләр — авыр металлар җыела», — дип аңлатты спикер.

«Кеше салкын су эчсә, холера һәм башка чирләр эләктерә алган»

Лекцияләр арасында «Су һәм инкыйлабка кадәр яшәеш» темасына багышланганы да булды. Анда 1917 елга хәтле кешеләрнең суга мөнәсәбәте искә алынды.

Лекцияне тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова үткәрде. Лектор суга бәйле фаҗигаләр турында сөйләде. Батып үлү — бәетләрдә иң еш очрый торган темаларның берсе. Галимә бәетләрдән өзекләр китерде.

«Бу яшәешнең үзенчәлеген чагылдыра. Ул заманда хатын-кызлар су коенып йөрмәгән, йөзә белмәгән. Суны хуҗалык ихтыяҗлары өчен генә кулланганнар», — дип аңлатты Лилия Габдрафикова элек хатын-кызлар арасында батучылар күбрәк очравын.

Су белән бәйле икенче төр фаҗига — су басу. Мәсәлән, Арча районындагы Оры елгасы ташый. «Бу 1817 елның беренче июнь көнендә булган тарихи вакыйга. Арча районының Түбән Оры авылында, татар чыганаклары буенча, 82 кеше батып үлгән, рус чыганаклары буенча — 15», — диде лектор. Бу гади авыл булмаган, анда бик күп мануфактуралар эшләгән. Су баскач, елга мануфактура чүпләре белән пычрана һәм су эчәрлек булмый. Халык моны җәза буларак кабул итә.

Тарихчы бу елганың торышын шул елларда Казандагы сулыклар торышына охшаш булуын әйтте. XIX гасырда Казанның елга, күлләренең суының сыйфаты начарланган. Кешеләргә авыллардан су китертә башлаганнар. Бер кешегә 3,5 чиләк туры килгән. 

«Черек күл — юкка гына килеп чыккан топоним түгел. Халык үзенең чүп-чарын шунда ташлаган. Черек күл сасып торган урын була. Ул табигатькә ерткычларча караш булуын исбатлый торган топоним», — диде Лилия Габдрафикова.

Кайнар чәй эчү дә шул вакытта популярлаша. «Кеше салкын су эчсә, аңа холера һәм башка чирләр йога алган», — диде ул.

Лекция ахырында 1917 елдан соң экологик культураны үстерергә омтылыш булуы әйтелде.

«Аяк астында булган байлыкны саклый алмаган халыкның киләчәге Африкадагы мескеннәрнеке шикелле»

Киләсе лекциядә халыкның суга карата мөнәсәбәтен үзгәртергә хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында әйтелде.

Фәлсәфә фәннәре кандидаты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Хәйретдиновның лекциясе «Су — нигъмәт» темасына багышланган иде.

Лекциядә суның дини яктан иң зур нигъмәтләрнең берсе булуы сөйләнде. Лектор моның фән белән дә дәлилләнгәнен, кеше якынча сиксән процентка судан торуын, шуңа да кешенең сусыз яши алмавы һәм суның тормыш чыганагы булуын искәртте.

Айдар Хәйретдинов Германиядә яшәүче танышының Африкада күреп кайтканнарын сөйләде. «Анда халык сусыз интегә. Үзләре ач, ялангач, коеларына чүп-чар тулган, алар шул кое янында ятып үләләр икән. Немецлар барып, хәйрия ясап, коеларны чистарта. Боларның су чыганакларын чистартып кайталар. Берничә ел үткәч, тагын шунда баралар. Тегеләр тагын коеларын чүпкә батырганнар, шул кое-янында кибеп, корып, үлеп яталар дип сөйләделәр», — ди лектор.

«Алар суның яшәү чыганагы икәнен белми микән? Аптырадым бу хәлгә», — дип үз фикерен белдерде Айдар Хәйретдинов. Ул башка илләрдә дә суга карата салкын, кадерсез караш булуы хакында сөйләде.

«Аяк астында булган байлыкны саклый алмаган халыкның киләчәге Африкадагы мескеннәрнеке шикелле», — диде ул һәм «суны исрафсыз куллану әдәбен ничек итеп хөкүмәт даирәсенә күтәреп, ничек тәрбия эшләрен башларга?» — дигән сорау куйды.

Ул суга карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруны балалар бакчасы, мәктәптән үк башларга кирәк икәнен әйтте. Үзенең балаларын да кул юганда краннан суын болай гына агызмаска өйрәткәнен сөйләде.

«Хәзер кеше краннан аккан суга ышанмый, шәһәр кешесе я урамда торган будкага барып су сатып ала, я кибеттән шешә белән ала. Минемчә, бу хәл дөрес түгел, әмма алга таба бу күренешләр кискенләшергә мөмкин», — диде Айдар Хәйретдинов.

Лекциядән соң тыңлаучылар галимнең мөһим тема хакында сөйләвен хуплады һәм кешеләрдә суны иң зур нигъмәтләрнең берсе итеп, аны кадерләп карау әдәбен тәрбияләү юлларын барлады.

Фильмга тәэсирне музыка аша күрсәтү

Jadidfestның беренче көн чаралары «Татарстан. Страна четырех рек» хроникасын күрсәтү белән тәмамланды.

Әлеге хроника — тавышсыз кино иде. Аны qaynar төркеме, ягъни Рәдиф Кашапов һәм Сергей Костюжев уен коралларында уйнап, тавышландырды. Алар аккомпанементның импровизацион булуын аңлатты. «Без фильмга тәэсирне музыка аша күрсәттек», -диде Рәдиф Кашапов.

Хроника 1930 елда, ТАССРның ун еллыгына төшерелгән. Ул большевизм төзү турында. Фильмның пропаганда-идеологик булуы искә алынды. Татарстан турына төшерелгән бик сирәк кадрлар иде ул.

Әлеге чара төрле кешегә төрлечә тәэсир итте, кайберәүләр керүгә кире чыгып китте, ә кайберәүләр, фильмны кызыксынып ахырына кадәр карап бетереп, уңай фикерләр белән чыкты. Тамашачылар арасында мәктәп яшендәге кызлар да бар иде, алар сүзсез фильмның музыка белән булу үзенчәлеген ошатуларын әйтте.

Татар яшьләре: Jadidfest фестивале кешеләрне берләштерә һәм дуслаштыра

Jadidfest фестивале икенче көнне дә дәвам итте. Фестивальгә килгәннәрнең күбесе яшьләр булса да, урта яшьтәге ханымнар-әфәнделәр дә булды. Ә килүчеләрне теләге бер — фестивальнең киләчәктә дә дәвам итүе.

«Бер уйласаң, сулыклар темасы кызык тоелмый, әмма яшьләр һәм җәмәгатьчелек кызыксынып килде. Фестиваль кешеләрне берләштерә һәм дуслаштыра. Кешеләрнең уртак кызыксынулары барлыгы ачыклана. Фикердәшләрең табыла.

 Биредә яңа дуслар тапкан кешеләр алга таба бергәләп яңа идеяләр тудыра, бу эшне дәвам итә, уртак проектлар уйлап чыгара ала», — диде Милли китапханәнең event-менеджеры Энҗе Гыйззәтова.

Татар блогеры, музыкант Булат Шәймиев Jadidfestны аралашу урыны дип атады. «Монда бөтен танышлар җыела. Фестивальдә лекцияләр, экскурсия, кино күрсәтү, җырлар кую чаралары алдынгы караш белән эшләнгән. Яшьләр өчен кызыклы дип уйлыйм. Биредә без белем дә алабыз әле — вакытны файдалы уздырабыз».

Тарих фәннәре кандидаты Әскәр Гатин Jadidfestның өч лекциясен тыңлаган.

«Кайбер мәгълүматны тарихчы буларак болай да белә идем. Күбрәк хәзерге сулыкларның торышы кызыксындыра. Аңлавымча, Jadidfestта бу теманы күтәрүләре беренче тапкыр, ләкин Казанда бу темага бәйле чаралар үткәрелеп тора, тик, нигездә, алар протест акцияләре рәвешендә күзәтелә, бу хакта сөйләшү бездә аз.

Фестивальнең үткәрелүе — зур файда, чөнки позитив, конструктив төстә су темасына багышланган проблемаларны яктырту бездә җитеп бетми», — дип фикере белән уртаклашты Әскәр Гатин.