Раил Садриев дөнья куучыларга диагноз куйды (видео)

Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе һәм артисты Раил Садриев белән театр, фестиваль, Буа, тамашачы һәм мишәрлек факторы турында фәлсәфи-шигъри әңгәмә.

12 – 23 март көннәрендә Буада үтәчәк «Идел – Буа – Урал: аралашу мәйданы» Идел буе халыкларының I Бөтенроссия фестивале алдыннан очрашсак та, Буа татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев белән сүз театр дөньясы белән генә чикләнмәде, Раил яңа проектлары хакында да сөйләде, мишәрлек факторы турында фаразлады, ә әңгәмә азагында татар авылында яшәп яткан ханым шигыре белән дөнья артыннан куучыларга диагноз куйды.

“Безгә фестиваль Буаны күтәрү өчен кирәк”

- Раил, хәерле көн! Сүзне фестивальдән башлыйк. Ул фесстиваль театр дөньясына нинди яңалык алып килә?

- Фестиваль – минем күптәнге хыялым. Буа театры – Идел аръягында бердәнбер дәүләт театры. Без театрны ачканда ук шуны алга сөрдек - Идел аръягында 2 миллионнан артык татар яши: Самара, Мордовия, Пенза, Ульян, Чувашия, Саратов... Әлегә фестивальне Россия күләмендә дип атадык, киләчәктә ул дөнья күләмендә булачак. Быел мондый фестиваль барлыгын искәрткәч, күп театрлар катнашу теләген белдерде. Алар Буаны белмәгәннәр дә, кайдалыгын картадан эзләп тапканнар. Буаның логистикасы бик җайлы: ул федераль трассада утыра, Казан аэропорты 200 чакрымда, Ульянныкы – 80. Фестивальне Коми театры башлап җибәрә, Башкорт академия театры, Салават шәһәреннән, Ульяннан, Димитровградтан, Мари-Эл Республикасыннан,  Удмуртиядән театрлар килә. Татарстаннан өч кенә театр катнаша – Камал театры, Түбән Кама театры, Буа театры. Түбән Кама театрының фестивальләргә йөртә торган “Анам кыры” дигән спектакле бар – шуны алып килә. Шулай ук биш курчак театры килә. Бу пилот проекты. Аның бюджеты да юк, республика программаларына да кермәгән. Әлегә үзебез тапкан иганәчеләр акчасына гына оештырыла.

- Катнашучыларга нинди таләпләр куела?

- Таләпләр куярга Буада әлегә әзер театр мәйданчыклары юк, барысы да бер сәхнәдә генә уйнала. Новокуйбышев театры да “Алтын битлек”тән кайтышлый безгә керергә җыенган иде – аларның таләпләре безнеке белән туры килмәде. Фестивальдән соң күп нәрсәгә яңача карый башлыйбыз. Шул исәптән, театрны җиһазлауга да. Кече шәһәрләр театрларына биреләсе акчаны шуңа файдаланырбыз дим. Районга да, республика ярдәменә дә өметләнәбез. Идел аръягындагы театраль тормышны җанландырып җибәрәсе килә. Минем үҗәтлекме инде ул, мишәрлекме - бөтен түрәләр белән сөйләшкәндә дә, якташлар белән сөйләшкәндә дә (безнең саллы, олпат якташлык җәмгыяте бар) Буаны җанландыру турында сүз бара. Буа Апастан, Чүпрәледән, Кайбычтан һәм үзе кебек кырыклап район үзәгеннән нәрсәсе белән аерыла? Аларда да шундый ук тормыш бара. Шәһәрне тотып тора торган предприятиеләр юк диярлек. Ә безнең Буа - буфер зонасында. Әйдәгез, шунда фестиваль үткәрик дим. Нәрсәгә кирәк ул? Шушы Буаны яшәтергә кирәк. Буа күтәрелә икән - театр күтәрелә.

Без үскәндә “Ленин и партия, близнецы-братья” дигән лозунг бар иде. Буа белән театр - алар игезәкләр. Район тарафыннан, җитәкчеләр тарафыннан аңлашу табылды. Январь аенда бөтен нигезләмәләр әзерләнгәч, нәрсә эшлибез, дибез. Нәрсә күрсәтәбез фестивальгә килгән казахларга, кумыкка, калмыкка? Татарстан, гомумән, матур республика. Ул төсле, Россия төбәкләре кебек аклы-каралы гына түгел. Гастрольләргә төрле төбәкләрдә йөрибез бит, төрлесен күрәбез - буялмаган йортлар, рубероид түбәләр... Ә Татарстан матур, юллары да бар. Әмма тагын нәрсәдер күрсәтергә кирәк. Буаның гражданы буларак, битараф булмаган кеше буларак, кайда алып барырга кунакларны?! Бездә кунакханәләр бар, әйтик, Апаста, Тәтештә алай түгел. Буада өч йолдызлы кунакханәдә дә бар. Минем үземнекеләр дә бар - мин бит театрга бизнестан килдем бит. Фестиваль бюджетының 80 проценты ашату-эчертү һәм яшәтү икән аның. Калганы – атрибутика, жюрига гонорарлар. Фестивальдә жюри саллы булырга тиеш. Катнашырга җыенучылар беренче чиратта: “Жюрида кем?” дип сорыйлар. Безнең жюри, Питердан, Мәскәүдән, Уфадан, Ульяннан һәм Казаннан.

- Нәрсә белән кызыксындыра алдыгыз саллы жюрины?

- Аларга артык түли алмыйбыз. Әмма уртак тел таптык. “Бүреләр дә тук булырга, сарык та исән калырга тиеш”.


 - Дәвам итик: кунакларга нәрсә күрсәтәбез?

- Миңа Франциядә Авиньонда театр фестивалендә булырга туры килде. Зур булмаса да, гаҗәеп фестиваль. Көнендә анда йөзләп спектакль уйнала. Безнең сабантуйлар шикелле – тегендә мәйдан, монда мәйдан. Шуннан чыгып, Буада да оештырып була бит инде моны дигән уй керде. Әмма фишкасы булырга тиеш. Шунда фишкага терәлә. Кунакларга нәрсә күрсәтәбез? Болгар ерак. Буалар үзләре дә белеп бетермәгән, мәгълүмат интернетта һәм дөнья каталогларында гына булган шундый бер әйбер бар – Карлы метеориты кратеры. Карлы дигән елга ага Буаны икегә – мишәр һәм татар ягына бүлеп ага. Мишәрләрнең чикләре Карлы елгасыннан башлана - Карлының теге ягында мишәрләр яшиләр. Буа мишәрләре, Чүпрәле, Ульян, Мордовия, Самара, Чувашия, Нижгар... Ничек без аны бүгенге көнгә кадәр белмәгәнбез?! Хәзер белсәк тә, нидер эшләргә бик ашкынып тормыйбыз. Үзем кызыксына башлагач, Чувашиядә тарихчылар белән сөйләштем, алар метеоритка бик кызыгалар. Чувашия нефть булмау белән бер уңмаса, икенчедән, шул метеорит белән. Метеоритның эпицентры Буа җиренә туры килә. Күп тә кермәгән, 1 километр тирәсе. Моны 1958 елда МГУдан килгән профессорлар караган, спутник белән дә төшерелгән. Ул 25 м.лы катлам, чама белән 10 км.лы диаметрда. Анда хәзер басу, бернинди логистика, инфраструктура юк. Ә бит бөтен нәрсәне кеше эшли - күз курка, кул батыр. Башлап җибәрергә кирәк! Бораулап карарга! Радиация фоннарын тикшерергә кирәк. Бәлки, казып төшкәч, дәвалау сыйфатына ия булган әйберләр табарбыз, бәлки, файдалы катлам чыгар. Бар бит анда ул метеорит! Ул бит Россиядә иң зурысы! Бу бит бездә туристик маршрутны җанландырып җибәрер иде. Күрше Тәтешләрне карап торам, алар мин белгәндә генә дә ике саллы китап чыгардылар. Дарвин теориясе буенча маймыллардан башлап...

- Раил, ул инфраструктура - әлегә киләчәк хыялы. Ә бүгенгә метеорит җир астында. Хәзер анда иңкүлек. Ә кунаклар быел килә... Нәрсә күрсәтәбез?

- Быел мин ничек сезгә сөйләп утырам – аларга да шулай сөйлибез.

Быел без битне ертып булса да, ашатабыз, эчертәбез, кунак итәбез. Без - татарлар, бу - Татарстан, без планетада иң алда дип күрсәтәбез. Без гади, әмма саллы бүләкләр әзерләдек, фестивальләрдә аның кадәр бүләкләр бирмиләрдер дә, бу артык та буладыр, мин әйтәм, ярар булсын! Бейсболка, кружка, футболка кебек атрибутиканы әйтмим дә инде, һәм үзебездән чыккан продукцияне...

- Димәк, тәмле татар ризыклары...

- ...Тәмле татар ризыклары һәм киң күңел. Без бит фестиваль үткәреп караган кеше түгел. Театрны да шулай башлап җибәрдек. Ничек диләр әле? Әгәр син Ходайга таба бер адым ясасаң, Ходай автоматически сиңа таба мең адым ясый. Иң мөһиме – беренче адымны ясарга кирәк. Нигә Татарстан беренче булып бөтен пилотный проектларга алына? Бу - куркыныч, бу - авантюра. Әмма сәламәт авантюра, килеп чыкса - яхшы. Шуңа бездән көнләшәләр. Мин бөтен кешене чакырдым, килегез урын табабыз дим.

- Фестивальгә күпме кеше килә?

- Катнашучылар 265 кеше. Алардан тыш та кунаклар бар. Барлык театр директорларын чакырдык. Чувашия, Мордва, Мари-Элдан, Башкортстаннан.

- Буа театры нинди спектакль күрсәтә?

- Буа театры ике спектакль күрсәтә. Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява”сы буенча Фәрит Бикчәнтәев бик матур гына римейк спектакль чыгарды. Ул егерме ел элек Камал театрында барган иде. Без аны бик уңышлы дип саныйбыз, бөтен төбәкләрдә шуның белән йөрибез. Казанда гына дүрт тапкыр күрсәттек. Май аенда тагын ике тапкыр күрсәтергә чакырдылар. Икенчесе - якташыбыз, халык шагыйре Ренат Харис театрның 100 еллыгына дип язылган әсәре. Театрыбызгы 100 ел бит, шуңа күрә дә фестивальне быел үткәрергә булдык. Креатив кеше - учитель Әкрам Мифтахетдинов 1913 елда Буада театр түгәрәнге оештыра, 1915 елда цензор сорап патшага прошение яза. Ул чакта татарларга цензор бирмиләр. Патшаны бәреп төшереп хөкүмәт алышынгач, Мифтахетдинов бик акыллы кеше була, мишәр булгандыр инде, яңадан прошение яза. Без бит Сембер губерниясе, Буа өязе булганбыз - Керенский Сембер кешесе булгангамы инде, кул куеп 1917 елда рөхсәт бирәләр. Шуңа күрә безнең фестивалебез дә мар аенда.  

- Бу кешедә генәме икән эш? Бәлки, андыйлар тагын да булгандыр. Әмма аларны чыгарырга башка җирләрдә Раилләр җитмидер. Раил булмаган булса...

- Шәймиев булмаган булса, Миңнеханов булмаган булса, вакыт мәйданга кешене үзе китереп чыгара. Милләт күтәрелеп киткән вакытта Исхакыйлар, Тукайлар чыккан. Вакыты килеп җиткән булган. Минем кебек бер кеше булган инде. Минем дә бит театраль белемем юк. Ленин тәмамлый алмаган универститетта укыдым дип йөргән кешеләрнең берсе. Хоббины эшкә әйләндердем.

“Мишәрләр - шомарып беткән татарлар”

- Раил, мишәр дә мишәр дибез, кем ул мишәр?

- Мишәр татарның каймагы дигәндә ниндидер дөреслек бар. Мин алай дип билгеләмәс идем инде, бүтәннәрне үпкәләтәсем килми. Мишәр ул... күрдегезме сөйләмем тиз. Испаниядә дә тиз сөйләшәләр, орынып торган Португалиядә темп бөтенләй бүтән. Кем аңлый нәрсә сөйләгәннәрен? Кеше мине дә аңламый әле. Боларны ничек аңлыйлар?! Кызулык, җәһәтлек. Беләсезме эш нәрсәдә? Бөтен мишәр дөньясы - буферный зонада. Татарстан эчтәрәк бит ул. Болар - Мәскәү белән ике арадагы пространствода. Алар бит служивый халык, патшага якынрак торганнар, Татарстан “стойкага басып” торганда, мишәр дөньясы тегеләрдән җирләр алып, патша белән солых төзеп шомарып беткән татарлар. Тагын бер әйбәрне әйтәсем килә, әгәр мишәр булмаса, татарның рәсми дине белмим нинди дәрәҗәдә булган булыр иде. Чөнки мишәрләрдә дин көчле. Татарстанда зур матур мәчетләр күргәнем бар, төзеп куйганнар,ә җомга вакытында өч-дүрт кеше утыра. Мишәрләрдә мәчеттә халык тулган. Әләзән авылында 11 мәчет. Күз алдына китерәсезме? 57 кибет – шуның берсендә бер аракы сатылмый. Балалар бакчасы юк, мәктәп белән мәдрәсә генә бар. Чөнки бөтен хатыннар яулык бәйләгәннәр дә, өйдә балалары белән утыралар. Дөресме бу, дөрес түгелме – белмим, аракы эчмәгәч дөрестер. Җомга көнне мәчетләр тулган була. Кайда мишәр бар – шулай. Мишәрне аклап утыруым түгел, канымда мишәр каны булса да, мин мишәр адвокаты түгел.

- Ә театрга мөнәсәбәт ягыннан карасак...

- Татарларны театрлы иткән кешеләр – мишәрләр. Кариев! Марсель Хәкимович Сәлимҗанов белән Шамил Зиннурович Закиров пластинка тапканнар иде бит инде. Утырып тыңлыйлар икән теге пластинканы - Кариев тавышы, ярылып яткан мишәр акценты. Тинчурин! Пенза мишәре! Драматург Фәтхи Бурнаш! Чуашстан мишәре! Кариев! Кулбай-Мораса! Мишәрләр! Нинди үҗәт халык! Уйнаучылары бәлки татарлар да булганнардыр. Ашказарскийлар... Ә моны зур әйбергә әйләндерергә әлбәттә, мишәрлек кирәк. Монда бүтәнчәрәк уйларга кирәк, креативлык кирәк. Бүген татар сәхнәсендә иң зур артист кем безнең? Ренат Таҗетдинов! Чеп-чи Чүпрәле мишәре! Телен камилләштереп Россиянең халык артисты булып җитеште. Шамуков - Мәләкәс мишәре! Мишәрлек ул кызык феномен. Аны өйрәнергә кирәк. Аерып мишәрләр шундыйрак, татарлар мондый дип әйтергә ярамый. Татарның булган бөтен сортларны берләштерергә кирәк. Тупланырга кирәк тә, бүтәннәргә үрнәк булып нык булып яшәргә кирәк. Үземнән чыгып әйтәм – миндә бернинди агрессия юк. Мин кызып китәм – бушыйм. Ситуациягә мөнәсәбәтемне күрсәтәм дә, туктыйм. Минем бер дошманым да юк. “Сине теге яратмый, бу яратмый”, диләр. “Сак бул!”, диләр.

Алар шуның белән авырыйлардыр, минем андый чирем юк

Безнең Гөлҗиһан апа Кырлайга кияүгә чыккан иде. Алтмышынчы еллар. Кешеләр килеп-килеп карыйлар иде ди мишәр ниндиерәк ул дип. Кырлайда бер мишәр булмаган. Мишәр булгач, этлек эшләргә, алдарга тиеш дип уйлыйлар. Яһүдләр турында шулай уйлыйбыз бит, нидер монда чиста түгел дип. Мишәр – эшчән халык. Шыгырдан мишәрләрен алсак, бервакыт Нижневартовскида йөрибез. Юлда 21нче регион машинасы(Чувашия) очрый – машинасына ике бозау бастырган да кайтып килә. Алар 2 – 3 мең км. радиустан мал эзләп йөриләр. Алып кайтып суялар да, Казанга китереп саталар. Ә аларның яшәгән йортларының зурлыгы аерым бер тема!

“Иң күңелле тамашачы Чаллы белән Түбән Камада – егыла-егыла көләләр”

- Раил син театрың белән бөтен төбәкләрне йөреп чыккан кеше бит инде. Кайда нинди татар яши?

- Хәзер генә Арчадан кайттым. Яңа программа эшләп ятабыз һәм аны иң күп шагыйрьләр чыккан Арчадан башлап җибәрәбез. Бөтен интернет шигырь белән тулган. Аны ничек бирергә? Шуны уйлап шигырьле-моңлы, чак кына юморлы моноспектакль әзерлим. Проектны Арчадан башлыйм. Арчадан башлавы авыр. Арча тамашачысы - иң авыры. Алар кенәзләр булганнар. Арча ул хан заманында да Арча булып калган! Тарихтан билгеле: Арча кенәзе килеп читеге белән тибеп ача торган булган. Арчада закваска алган кешеләр бөтенесе эре кешеләрг әйләнәләр. Ә артистлар өчен Кукмарадан башларга бик җайлы. Кукмарадан старт алып китә алсаң, синең киләчәгең өметле. Ә мин менә беренчесен Тукай ягы дип Арчага куйдым – белмим, нәрсә килеп чыгар. Арча башта бер ярты сәгать мине тикшерә ул. Карап утыра. Аннан соң кереп китсә, сине күтәрә. Актаныш үзенә күрә бертөрле, Мамадыш үзенә күрә. Чаллы, Түбән Кама – заводларыннан чыккан төтен юкка китмидер дим, егелып-егылып көләләр. “Мунча ташы” бит тиктомалдан Түбән Камадан чыкмаган. Ул шунда туарга тиеш булган. Чаллы, Түбән Кама кебек кабул итүчеләр Татарстанда сирәк. Буа тамашачысы да яратса ярата, яратмаса юк. Менә Илсөя Бәдретдинова! Ул Буа өчен шәп! Анда мишәрлектә бар, әдәбилек тә. Буалар: “Безнеке бу! Вәт әйтте! - диләр. - Мин главага әйтәлмәгәнне Илсөя әйтте “дип сөенеп утыралар. Заллар тулы! Чүпрәле Буа белән күршедә генә. Чүпрәлегә артистлар керми. Артистлар арасында “Үле зона” дигән сүз бар. “Вакыт әрәм итеп йөрмә, анда халык та җыелмый”, - диләр. Чүпрәле шундый районнарның берсе. Без анда елга ике барабыз. Бүтәннәр килсә, яңадан анда бармыйлар инде... Кайбыч тамашачысы бүтән. Апас белән бер район булып торсалар да – икесе ике төрле. Татарстанда гына шулайдыр ул – главалардан күп әйбер тора. Республикадамы, райондамы, предприятиедәме – беренче кешедән күп әйбер тора. Әтнәне карагыз – ул үзенчә. Алар шундый стильле. Әтнә театрына хас әйбер ул. Глава нинди – театры да шундый. Статуслы! Репертуары да шундый – чын татарча. Тукай исемен аклый торган. Районнар гына түгел, авыл белән авыл да аерыла. Менә Казанны алыйк. Филармониягә бер төрле кеше йөри, “Уникс”ка – башка. Жилкага, Соцгородка барыгыз – анда бүтәнчә кабул итәләр. Дербышки да үзенчә аерылып тора. Ә бөтенесе бер Казан!

- Ә Буа театрына мөнәсәбәткә килсәк?

- Буа театрына? Буа театрын мишәр ягы яхшырак кабул итә. Мәскәү, Нижгар... Чүпрәлене, бәлки, катырак та сөйләп ташлаганмындыр. Артистлар Чүпрәлегә барыр алдыннан: “Нишлик?” дип киләләр, “Барып карагыз”, дим. “Главага керербез”, диләр. Бөтенесе өчен глава билет алып бетерә алмый бит инде, артистлар меңнән артып китте. Главаның эше бит артистка билет сатып утыру түгел. Мин шулай дип уйлыйм.

“Буа көлдереп елата торган сатира театры булырга тиеш”

- Менә юморга корылган “Мунча ташы” бар. “Уникс”та ун көн тулы залларда тамаша куя. Ә сез дәүләт театры. Йөкләмәләрегез күбрәк. Дәүләт театры булу сезгә нәрсә бирә?

- Мин халык театры булып кына чыкканда 2000нче еллар башы иде.

“Мунча ташы” ул вакытта ун көн җыя алмый иде, соңгы вакытта ун көн була башлады. Молодцы! Сокланырга кирәк! Юморның билдән түбәне  дә китә инде. Мин чыккан вакытта минем дә мәзәкләр күпчелек шундый иде. Дәүләт статусы алгач бүтәнчә карый башлыйсың! Бүтән таләпләр куелган. План бар. Театр шулай үзе бер зур дөнья дип уйламый идем. Биредә бөтен нәрсә үз урынына куелган. Шул ук вакытта театрлар яшәргә тиеш, үзенә акча эшләргә дә! Берара гастрольләргә үзем йөри алмадым. Ә халык мине карарга килә. Мин бармагач берзаманны тамашачы сүнде. Хәзер менә бөтенесенә үзем катнашып, театрны яңадан күтәрәбез. Без баштан ук сатира дип юнәлеш алган идек. Бүген кешенең арынасы, көләсе, онытыласы килә, аның үзе әйтә алмаганны сәхнәдән күрәсе килә. Минем юнәлеш шунлый булырга тиеш. Сатира дигәннән, көлдереп елатырга!

- Бармы соң ул сатира хәзер?

- Сатира дип инде... теге заманнардагы сатира юк ул. Әмма сатираның юнәлеше, үз коридоры бар. Ул төрле җирдә төрлечә булырга тиеш. Һәр заманның үз риторикасы. Мин фәлсәфи уйлыйм. Мин бит метафизик. Миңа иң мөһиме... (шушы урында сатираны Раил бик фәлсәфи итеп аңлатуга күчте. Р.М.) Әйтик, миңа 50 яшь. Мин 50 яшьтә аңладым: кеше дөньяга буш килә, буш китә. Ул шул вакытын үзе белән алып китә алмый торган әйберләр җыеп, төзеп, сугышып, мал бүлеп, судлашып үткәрә. Аннары китә дә бар. Ни өчен килгән? Җан бар! Тән монда кала. Җирлиләр ул тәнне, ул Менделеев таблицасындагы бөтен элементларга таркала. Ә җан Ходай тарафына китә. Җан үзенә сабак алыр өчен шушы дөньяга кереп чыга. Мәктәпкә дәрескә кереп чыккан шикелле. Кеше организмында секунд эчендә ике миллиард операция эшләнә. Без аны күз алдына да китерә алмыйбыз. Бөтен җиһанны тудырган, бөтен галәмне бар иткән бөек акыл бар. Һәм без аның бер тамчысы. Шул бөек акыл океан булса, без - тамчылар. Океан тамчылардан тора, тамчы - океаннан. “Ходай сиңа өстән түгел, Ходай сиңа эчтән карый”, диләр. Шуңа күрә ул синең бөтен сереңне, бөтен уеңны белә. Чөнки син шуның бер кисәге. Бүген минем сайлаган юлым - театр. Ул зур мөнбәр. Аннан шулкадәр әйбер әйтеп була...

Раил Садриевның яңа имиджы

- Мин әле бер ай шок хәлендә йөрим. Кеше килә дә китә бит инде. Менә, китәргә вакыт җитте ди. Нинди уй булырга тиеш? Фәнис Яруллин дигән шагыйребез, татарның бөек улы бар! 19 яшендә турниктан егылып төшкән. Халык шагыйре! Гомере буе урын өстендә, коляскада. Шигырьләрендә ул меңләгән исән кеше дә әйтә алмаганны әйткән. “Соңгы шигырь” дигәне интернетта йөри. Алдым да өйрәндем. Нәрсә турында уйлаган китәр алдыннан кеше? Нәрсә алып китә?

Сау булыгыз, мин яраткан таулар,
Сау булыгыз, урман-кырларым.
Зәңгәр күккә йолдыз нуры белән
Язылыр бәлки соңгы җырларым.

Китәм инде, бик еракка китәм,
Болай да бик озак яшәлде.
Искән җилләр сиздермичә генә
Чүпли торды баштан чәчләрне.

Агымсуда дулкын булып акты
Ак көннәрем, кара төннәрем.
Иң бәхетле мизгелләрне ләкин
Кара төннәргә дә бирмәдем.

Хәзинәне табу гына түгел,
Сакларга да кирәк һәрвакыт.
Мин аларны сөю кадерен белгән
Йөрәкләргә чыктым таратып.

Алар әле үзләре дә белми
Нинди байлык барын җанында.
Килер бер көн: ачылып китәр сандык,
Ут кабыныр алар канында.

Белмәс алар, ләкин, бу байлыкны
Кем калдырган өеп көшелгә?!
Мин бәхетле барлык байлыгымны
Калдыруым белән кешегә.

Булды минем яшен ташын
Учларыма кыскан чакларым.
Кайнарлыгы җанны өткәндә дә
Мин аларны җиргә атмадым.

Яндым шунда яшен белән бергә,
Шулдыр дидем минем өлешем.
Суга салсаң дөрләп янар иде
Шаулап аккан елга-инешең.

Туктыйм инде. Йөгем авыр булды,
Бара-бара тәмам өзлектем.
Авыр йөкне үргә сөйри-сөйри
Үзәк сеңерләрне өздерттем.

Дошманнарым, әйдә, сөенсеннәр,
Ә дусларым? Алар бар микән?!
Балачакта гына дөньялар киң,
Ә үскәчтен дөнья тар икән.

Кеше җирдә бары кунак кына,
Озак торса кунак туйдыра.
Вакыт җиткәч сиздермичә генә
Китә алуларың ни тора!

Безруковның Есенин әсәрләреннән торган проекты бар бит. Ул алты ел бара. Мин аны Мәскәүгә барып карадым. Үзебезнең театрдан бер төркем кешеләремне дә алып бардым. Билетлары кыйммәт. Тамаша 1 сәгать тә 45 минут бара. Безруков каз тәннәре чыгарлык итеп сөйли. Халык 20 минут басып кул чаба... Мин җырлый белмим. Салават белән Фирзәр икесе дә минем дуслар бит инде. Мин боларга кайвакыт, мунчага кергәндә, уртак табыннар булганда, шигырьләр сөйлим. “Без син сөйләгәндә үзебезнең надан һәм дивана икәнебезне аңлыйбыз. Бездән соң да кала бу дөнья. Давай, шушы юнәлешне дәвам ит әле син”, - дип Фирзәр белән шулай икәү этеп җибәрделәр болар мине...

- Димәк, Раилны яңа имиджда күрәбез.

- Яңа программаның исеме дә “Сез әле мине белмисез” дип атала. Халык бит инде маймылланган, вакыт-вакыт билдән түбәнне сөйләгән Раилгә күнгән. Ә Раил бүтән! Миңа театрның аудиториясе булдыру өчен, Буа театрын юктан бар ясагач, аны ниндидер дәрәҗәгә менгерер өчен, үзең турында аваз салу өчен кирәк иде.

- Буа театры киләчәктә рәсми исемендәгечә чын драма театры булырга мөмкинмени?

- Юк, сатира театры! Татарда сатира театры юк бит. Шуңа безнең театрны гамәлгә куйганда типовой нигезләмә алдылар да, шулай башлап җибәрик, диелде. Туфан абый да шунда иде. “Чын мәгънәсендә сатираны бирә алсагыз, киләчәктә исемен үзгәртү берни тормас”, - диделәр. Мин алар белән килештем. Казан уртасында мәшһүр Камал театры бар. Эталон! Яшьләр театры бар. Тинчурин театры, бәлки, киләчәктә музыкаль юнәлеш алыр. Татар музыкаль театры булырга тиеш дигән фикер алга сөрелә башлады. Төсләр күбрәк булган саен яшәве матуррак бит.

... Һәм Раилдан аз гына фәлсәфә

- Мин - фәлсәфи артист. Үлемнең теге ягында нәрсә барлыгын уйлыйм. Мин үзем аңлаганны кешеләргә дә җиткерәсем килә...

- Ә кирәкме соң ул кешегә?

- Ничек инде ул кирәкмәсен? Кеше бит ул көтүдәге сарык түгел?

Җирдә җиде миллиард халык яши. Шул җиде миллиард халыкка бер көнлек бәдрәф кәгазе әзерләү өчен дөньяда 27 мең төп агач киселә. Катастрофа бит бу! Кеше бит шуның өчен генә яшәми. Халык аңларга тиеш... Кешегә гомер бирелә. Ул тиз үтә. Ниндидер эз калырга тиеш. Мин бит авылда яшим. Мин гармониядә. Дөньяда канәгать кешеләрнең күпме икәнлеген белмим, шуларның берсе мин икәнен беләм. Мин бөтен нәрсә белән канәгать. Мин өстәгеләр белән дә канәгать, мин дөньяны шулай кабул итәм. Минем ниндидер кискен реакция була икән, ул вакытлы реакция...

- Канәгать булу үсешкә илтми диләр түгелме?

- Юк, монда ике әйберне бутамаска кирәк. Кешенең эчке дөньясы белән тышкы дөньясы гармониядә булуны. Нигә мин канәгать булмаска тиеш?! Арчада, әйтик, бер хатын-кыз яшәп ята. Гөлара Шәрапова. Гади авыл кызы. Казанбаш авылында дүрт  бала анасы. Китабы чыгып килә. Интернетта шигырен табып, Башкортстанда өч көн концертта укыдым. Шул шигырьне интернетта 85 мең кеше тыңлаган. Юлда ятладым да Төмәндә укыдым. Аннары - бер корпоративта түрәләр, байлар, “Форбс” журналындагы кешеләр алдында. Аларның да бит гомерләре санаулы. Алар да бернәрсәләрен дә үзләре белән алып китә алмыйлар. Беләсезме, шул шигырьне укыганда нинди тынлык! Гади авыл хатыны олигархка диагноз куйган! Галигә дә, Вәлигә дә, профессор абзыйга да диагноз. Әбиләр әйтәләр бит сугыш кына булмасын дип. Нигә мин Путинны сүгәргә тиеш - Рәсәйдә 20 елга якын сугыш юк. Ә бит сугыш булса, бизнесың да, театрың да беркемгә кирәкми. Кешеләрне дә үзгәртә ул. Миңа вакытында хезмәт хакы бирәләр, мин кешеләргә вакытында хезмәт хакы түли алам. Машина алыштырабыз, табын тулы ризык. Заводлар юк диләр – булыр. Башта тузганны җыярга кирәк. Кемдер урлый диләр – Салтыков-Щедринны, Гогольне укысыннар! Рәсәй ул үзе шундый дәүләт! Киң ул чөнки, зур, аның бөтен нәрсәсе бар. Менә ул диагноз!

Тормыш авыр, диеп зарланабыз,
Кем күргән соң мондый тормышны?
Тәмле ашый, матур киенәбез,
Шушы әллә начар тормышмы?

Өйләребез җылы, газ ягабыз,
Уты-суы кергән, ни кирәк?
Автобусны хәттә туктаттылар,
Машинасыз кеше бик сирәк.

Кер юмыйбыз, автоматка гына,
Тапшырдык без шушы эшне дә.
Мультиварка, микровалновкалар,
Эшләп тора һәрбер кешедә.

Алтын-көмеш, затлы туннар өстә,
Ә үзебез һаман туймыйбыз.
Дөньялары биргәк авыр диеп,
Бер Ходайдан ярдәм сорыйбыз.

Ялгышабыз, тормыш бик тә әйбәт,
Начарланды хәзер үзебез.
Булганына без канәгать түгел,
Гел яхшыда гына күзебез.

Шөкер итик әйдә булганына,
Мал артыннан кумыйк, тын алыйк.
Элек кеше ничек яшәгән, дип,
Бераз гына әйдә уйланыйк.

Кәнәгать һәм рәхәт яшәделәр,
Дус һәм тату иде кешеләр.
Булганына шөкер итә белеп,
Тыныч кына дөнья көттеләр.

Мичкә яктык көнгә ничә тапкыр,
Авыр диеп, сыкрап дәшмәдек.
Бер киемне кидек ничә еллар,
Зарланмадык, җырлап яшәдек.

Өй тутырып үсте бала-чага,
Сагынмыйбыз шуны кайсыбыз.
Арттырмыймын әле хәерче, дип,
Хәзер инде бала тапмыйбыз.

Машина да кирәкмәде элек,
Җәяү йөрде халык, үлмәде.
Бүгенгедәй яхшы тормышны ул,
Төшен дә дә хәттә күрмәде.

Тормыш авыр, дибез, зарланабыз,
Зарланырга бармы сәбәбе?
Бар да җитә, хәттә артып китә,
Туктагачтын гомер сәгате… (Г. Шәрипова)