Алсу Мифтахова: «Карга боткасы» федераль реестрга керде. Татарстаннан беренче объект»

Фольклор үзәге җитәкчесе белән беренче интервью.

Моннан нәкъ бер ел элек фольклорчы галим, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрованың «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры вазифасыннан китүе мәгълүм булган иде. Июнь аенда коллективның бер өлеше эштән китте. Кыскасы, Фольклор үзәге берара ыгы-зыгы үзәгенә әверелеп алды. Яңа җитәкчелекнең беренче эше буларак без республиканың сәнгать мәктәпләренә тальяннар өләшенүен күрдек, «Идел-йорт» халык театрлары фестивале шактый масштаблы итеп үткәрелде, «Түгәрәк уен» журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде. Иң соңгы яңалык – оешмада структур үзгәрешләр башланды.

Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Алсу Мифтахова «Татар-информ» хәбәрчесенә интервью бирде.

Алсу Равилевна, Фольклор үзәге җитәкчесе буларак, сезнең алга нинди максатлар куелды?

Төп максатыбыз — матди булмаган мәдәни мирас объектларын популярлаштыру. Республикада яшәүче барлык халыкларның матди булмаган мирасы турында сүз бара. Әмма, без беренче чиратта, әлбәттә, татар халкының йола-бәйрәмнәрен алгы планга куябыз. Без матди булмаган мәдәни мирас объектларын федераль реестрга кертүне үзебезнең беренче бурычыбыз итеп билгеләдек.

Хәзерге вакытта күпме мәдәни мирас объектларын федераль реестрга кертелгән?

Бүгенге көндә үзәк тарафыннан 200гә якын объект ачыкланган. Әмма матди булмаган мәдәни мирас объектларын федераль реестрга кертү белән зур проблемалар бар иде. Дөресрәге, алар тиешенчә рәсмиләштерелмәгән булган. Ачыкланган объектлар күп, ә техник ягы эшләнмәгән. Былтыр хезмәткәрләребез Мәскәүдә халык иҗаты йортында паспортлар тутыру буенча укып кайттылар. Үткән ел без «Карга боткасы» йоласын федераль реестрга кертә алдык. «Карга боткасы» — федераль реестрга Татарстан Республикасыннан кертелгән беренче объект.

«Карга боткасы» — федераль реестрга Татарстан Республикасыннан кертелгән беренче объект.

«Карга боткасы» — федераль реестрга Татарстан Республикасыннан кертелгән беренче объект.

Әйе, мин «Карга боткасы» халык бәйрәменең матди булмаган мәдәни мирас объектларының федераль реестрына кертелүе турында укыдым. Ләкин аны әлеге реестрдан таба алмадым.

Бу бары тик матди булмаган мәдәни мирас объектлары федераль реестры сайтының техник проблемаларына бәйле. «Карга боткасы» йоласы реестрның басма җыентыгында дөнья күрәчәк. «Карга боткасы» тиздән районнарда да үткәрелә башлар инде. Йола-бәйрәмнәрне саклауның бердәнбер юлы – аларны үткәрү, аның төп трансляторлары — мәдәни-күңел ачу оешмалары хезмәткәрләре. Әлегә аларга таяныр өчен материал җитми. Алар ул йолаларны үзләре аңлаганча үткәрәләр. Ул аутентик материалдан аерылырга мөмкин. Ә инде ул йолаларның паспортлары булса, чыганакларны кулланып эшли алалар. Һәр объектның паспорты аңлаешлы тел белән язылган, видеофайллар, фотолар беркетелгән.

Татарстанда яшәүче башка халыкларның йолалары да өйрәнелеп, реестрга тәкъдим ителәчәкме?

Татарстанда яшәүче җирле халыкларны башка республикалардан килеп өйрәнәләр. Әйтик, Татарстанда яшәүче удмуртларның йолаларын Удмуртиядән килеп өйрәнгәннәр. Мәсәлән, федераль реестрда Әлмәт районында яшәүче удмуртларның йолалары белән танышырга мөмкин.

Безнең тагын кайсы объектлар федераль реестрга кертелергә әзер?

Быел 14 объектны кертербез, дип торабыз. Паспорт төзү өчен фәнни бәяләмә дә кирәк. Экспедициядән ишетеп кайттык кына түгел, аны нигезлисе дә бар.

Әлеге 14 объект дигәндә нәрсәләр күздә тотыла?

Декоратив-гамәли сәнгать, күн мозаикасы, йолалар, бәетләр, халык авыз иҗатының бүгенге көндә популяр үрнәкләре...

Болар Татарстан территориясенә оештырылган экспедицияләр нәтиҗәсеме?

Татарлар яшәгән һәр төбәкне өйрәнәбез. Безнең өчен бу бик әһәмиятле. Дәүләт программасына нигезләнеп, бер елга ике фольклор-этнографик экспедиция үткәрелергә тиеш. Әле ярты республика өйрәнелмәгән. Фәнни яктан фольклор-этнографик экспедицияләр бер төбәктә 50 елга бер тапкыр үткәрелсә, ниндидер йоланың торышын күзалларга мөмкин. Бу очракта популяр бәйрәмнәрне күзәтү җиңелрәк. Әйтик, Сабантуй буенча андый бәяләмәләрне ясый алабыз. Ул өйрәнелә. Ә башкаларына килгәндә, безгә ашыгырга кирәк.

Йолаларны белгән, хәтерендә саклаган өлкән буын кешеләре дөньядан китә тора. Вакытлар узу белән кайбер йолаларның югалуы да бар. Әмма мин: «Без нәрсәнедер югалтканбыз», - дип аһ-ваһ килү ягында түгелмен. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондларында җыелган материал күп. Аларны фәнни әйләнешкә кертергә кирәк. Төп бурыч – шушы аналитик эшне башкару. Без моны ИЯЛИ, Тарих институты белән бергәләп башкарачакбыз, квалификацияле белгечләр дә бар. Мин бигрәк тә өлкән яшьтәге галимнәребезне күздә тотам. Без еш очрашабыз, киңәшләшәбез.

Узган ел нинди экспедицияләр оештырылды? Бу юнәлештә сезнең җитәкчелектәге беренче эшләрегез?

Үткән ел ИЯЛИ белән бергә декоратив-гамәли сәнгать буенча Яңа Чишмә районы Зирекле авылында комплекслы экспедиция уздырдык. Анда Туган якны өйрәнү музеенда кызыл башлы Казан сөлгеләренең зур коллекциясе тупланган. Казан сөлгеләре буенча фәнни хезмәтләр күп, булган материалны озакка сузмыйча системага салырга кирәк. Экспедицияләр вакытында гаҗәеп талантлы халык һөнәрчеләре белән очрашабыз. Алар эшләрен күрсәтәләр, әмма нинди технология белән эшләүләрен аңлата алмаска мөмкиннәр. Галимнәребез шушы өлкәне өйрәнә, системалаштыра. Материалларыбыз галимнәр кулында гына калмыйча, кешеләргә барып җитсен иде.

Фольклор үзәге галимнәре соңгы елларда «Нәүрүз» бәйрәмен актив өйрәнде дип беләм. Бу бәйрәм көнкүрешебезгә кереп китә алырмы икән?

«Нәүрүз» бәйрәме заманында популяр булган. Татарстанда 80нче еллар азагында торгызыла башлаган. Алга китеш булыр кебек. Безнең максат күбрәк юнәлеш бирү. Нәүрүз буенча методик кулланма әзерләдек. Ул мәдәният хезмәткәрләре куллана алырлык гади тел белән язылган. Семинар да үткәрелде. Бу бәйрәмне яшьләргә дә кызык булырлык итеп уздырып була. Кызганыч, быел ул Казанда карантинга бәйле рәвештә үткәрелмичә калды.

Яңадан реестр темасына әйләнеп кайтып, кайсыдыр уртак бәйрәм-йолаларны, матди булмаган мәдәни объектларны башка халыклар реестрларга кертеп өлгергән, диләр. Янәсе, без авыз ачып калганбыз.

Бу фикер белән тулысынча килешмим. Чөнки реестрга матди булмаган объектны керткәндә аның кайсы территорияләрдә үткәрелүе билгеләнә. Иң мөһиме - бәйрәмнең асылы югалмасын иде. Реестр – ул рейтинг та, конкурс та түгел, ул объектларны туплап бирүче, цифрлаштыручы платформа. Ул йолаларны аутентик материалга нигезләнеп уздыра алу өчен кирәк.

Ә Сабантуй белән эшләр ничек тора?

«Сабантуй» объектының паспорты әзер. Әлегә ул реестрга кертелмәгән. Озак еллар дәвамында эш алып барылган, кайсы территорияләрдә барлыкка килүе ачыкланган. Һәрберсен дәлилләргә кирәк бит.

ЮНЕСКОга кертү шансы бармы? Якутларның Олонхо эпик сәнгатен ЮНЕСКО кешелекнең матди булмаган шедевры дип игълан итте.

Перспективада, әлбәттә, бар. Әлегә бу эш башкарылмауның башка хокукый проблемалары бар. Башта Сабантуйны федераль реестрга кертик әле.

Фольклор үзәге конкурсларны күп үткәрә. Яңа җитәкчелек аларның барысын да дәвам итәчәкме?

Әйе, күп фестиваль-конкурслар үткәрелә. Без аларны системалаштырырга телибез. «Идел-йорт» халык театрлары фестивален көчәйттек. Ул халык театрлары арасында бик популяр фестиваль. Халык театрларының ихтыяҗларын өйрәнеп, тәҗрибә җитмәгәнен аңладык. Дәүләт театрлары базаларында 11 иҗат лабораториясе үткәрдек. Халык театрлары режиссерлары һәм актерлары театрны «эчке яктан» күрделәр. Бу лабораторияләрнең максаты - театрларның үзара аралашып, бер-берсеннән тәҗрибә алуы. Дәүләт театрлары алга таба да халык театрларына ярдәм итәргә әзер. Камал театрында узган иҗат лабораториясендә үзем дә катнаштым. Артистлар грим буенча мастер-класслар уздырдылар. Материалны каян табарга, нәрсәгә таянырга – барысын да гади тел белән әйтеп бирделәр.

Сүз уңаеннан, бер тәкъдим кертим әле. Халык театрларына пьеса җыентыклары җитми.

Әйе, бу сорау лабораториядә дә яңгырады. Бер режиссер: «Әсәрдә биштән артык ир-ат персонажы күрсәм, китапны ябып куям», – диде. Чөнки халык театрларының труппасы минималь, аларга ир-атны тартып китерергә авыррак. Профессиональ артистларыбыз: «Хатын-кызлар киенеп ир-ат ролен дә уйный ала», – дип аңлатты аңлатуын. Мондый проблема бар икән, димәк, халык театрлары өчен пьесалар, сценарийлар җыентыгы булдырырга кирәк. Без, мөгаен, бу инициатива белән чыгарбыз.

«Алтын хәситә» дизайнерлар конкурсыннан нинди нәтиҗәләр көтәсез?

Безнең максат Ирада Хафизҗановна куйган максатны, ягъни мәдәни кодны трансляцияләү. Мәдәният министрлыгы коллегиясенә әзерләнгәндә Идел буе халыкларының этник костюмнарын барладык. Әмма андый коллекцияләр тапмадык. Безнең дизайнерларыбызда Россия күләмендә, халыкара чараларда күрсәтерлек этноколлекцияләр юк булып чыкты. Беркем дә коллекцияне саклап тотмый, алар сату өчен тегелә. Конкурска 120ләп заявка кабул иттек. Бу татар милли костюмнары гына түгел, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның костюмнары коллекцияләре. Әлбәттә, татар милли костюмнары коллекцияләре күбрәк. Дизайнерлар үз эшләрен экспертларга тәкъдим итәчәк. Җиңүчеләргә үз коллекциясен тегәргә матди ярдәм бүлеп биреләчәк. Коллекцияләрне без министрлыкның рәсми чараларында, мәдәният көннәрендә куллана алачакбыз.

Конкурслар ясарбыз, коллекцияләребез дә булыр. Милли киемнәрне, милли бәйрәмнәрне халык арасында популярлаштыруның нинди юлларын күрәсез?

«Бу безнең тарихыбыз, кулланыгыз» – дип, без һәр ишекне кагып йөри алмыйбыз. Ул традицион бәйрәмнәрдә мәдәни код дәрәҗәсендә барып кына җитә ала. Әйтик, сез ул коллекцияләрне интернеттан күрәсез, ниндидер бизәк сезне «эләктереп ала». Безнең максат – кешеләргә аларны күрсәтү һәм таныту. Без мөмкинлек тудырсак, кеше үзе сайлап алачак. Мәсәлән, мәгариф системасы, мәктәп, балалар бакчалары аша да эшләргә мөмкин. Традицион костюмлы, саф татарча сөйләшә торган 4 мең курчакка заказ бирдек. Моның өчен Татарстан Президенты 6,5 млн сум акча бүлеп бирде. Шушы арада курчаклар балалар бакчаларына таратылачак. Курчакларны безнең дизайнерлар ясады. Хәзер ул күпләп Киров өлкәсендәге уенчыклар фабрикасында эшләнә. Барысы да экологик чиста материалдан ясала. Алга таба ул курчаклар, фабриканың каталогына кертелеп, сатуга да чыгачак.

Этномәдәниятнең актуаль булуын бүгенге яшьләргә аңлата алырсызмы икән?

Күптән түгел IT-лицейда татар биюе, күн мозаикасы һәм кубыз буенча өч мастер-класс уздырдык. Укучыларга ошады. Алар без трансляцияли торган продуктны потенциаль ясаучылар. Аралашуларыбызның нәтиҗәсе буларак, алардан проектлар көтәбез. Кызыклы проектларны тормышка ашырырга мөмкин. Яшьләребез үз проектлары белән традицион мәдәниятебезне заманчалаштырсыннар иде. Чөнки бүгенге яшьләр күбесенчә компьютер, мобиль кушымталар куллана.

«Түгәрәк уен» журналының киләчәге бармы?

Әлбәттә, бар. Журналга яңа баш мөхәррир килде. Ул – Рәзинә Исмәгыйлева. Яңа дизайн эшләдек. Без журналның киләчәген гаилә альманахы итеп күрәбез. Ул үз асылын югалтмый, әмма төрле катламга кызыклы булсын өчен эчтәлеге киңәйтелә.

Ә тиражы?

Әлегә бик аз. Нибары 697 язылучы. Алдыбызда журналны популярлаштыру максаты тора. Анысын сезнең белән бергә башкарсак иде.

Фольклор үзәгенең фәнни юнәлештәге эшләренә килсәк, быел нинди китаплар һәм нинди фәнни җыентыклар көтелә?

Бүгенге көндә галимебез Марсель Бакировның «Прототюрки» китабын инглиз теленә тәрҗемә итәбез. Күренекле галим Нәкый Исәнбәт иҗатына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциягә әзерләнәбез. Алда торган тагын бер зур эшебез – матди булмаган мәдәни мирас объектларының республика реестрын интернет киңлегенә чыгару.

Үзәкне зур үзгәрешләр көткәнен беләм...

Әйе, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге структур үзгәрешләр чорын кичерә. Татарстан Республика Министрлар Кабинетының 29 февралендәге 154нче карары нигезендә, Татарстан Мәдәният министрлыгы карамагындагы дүрт дәүләт бюджет учреждениесе берләштерелә. Болар — Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге, Мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча республика методик үзәге, Татарстан Республикасының халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре үзәге һәм Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәр белеме бирү (квалификация күтәрү) институты. Оешманың рәсми исеме — Татарстан Республикасы мәдәнияте тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәге (Ресурсный центр внедрения инноваций и сохранения традиций в сфере культуры Республики Татарстан). Ресурслар үзәген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гамәлгә куя. Штат берәмлеге - 70 кеше. Үзәкне оештыру эшләренә закон нигезендә 90 эш көне каралган. Әлегә аның җитәкчесе кем буласы хәл ителмәгән.