Журналист Алия Сабирова TAT CULT FӘST турында: “Җырмыни бу?” дан алып “Күбрәк булсын иде”гә кадәр | intertat.tatar

Журналист Алия Сабирова TAT CULT FӘST турында: “Җырмыни бу?” дан алып “Күбрәк булсын иде”гә кадәр

Нәрсә соң ул TAT CULT FӘST? Кем өчен иде ул? Ни өчен 30 августа узды? Ни өчен Кирмәндә үтте, форматы, эчтәлеге нигә шундый? Нигә ул татар халкына нәкъ менә хәзер кирәк иде? Киләчәге ни? Фестивальдә булганнан соң, шундыйрак әйберләр хакында уйланасы килде.
  • 30 август көнне Казан кирмәнендә яңа татар мәдәниятен тәкъдим иттеләр. TAT CULT FӘST дип аталган чарада дөньяның 20 шәһәреннән 30 музыкаль төркем катнашты. Моннан тыш, фестивальдә рәссамнар, шагыйрьләр, музыкантлар, язучылар, режиссерлар чыгыш ясады, осталык дәресләре, очрашулар, перфоманслар узды, хәтта рок-спектакль куелды. Кирмәндәге фестиваль – чараның иң зур өлеше, киң халыкка чыгарылганы. Моннан кала, 29 һәм 31 август көннәрендә дә лекцияләр, очрашулар, тренинглар, Алафузов фабрикасында фестивальнең төнге программасы оештырылган иде.

TAT CULT FӘST – үзләрен “яңа татар мәдәнияте”, “татар альтернативасы”, “заманча татар мәдәнияте һәм сәнгате” дип атап йөртә торган бер катлам сәнгать вәкилләренең үз иҗатларын халыкка тәкъдим итүе.

Бу иҗатчылар яшь булулары һәм башлыча шәһәрдә үскән булулары белән аерылып тора. Алар дөнья мәдәнияте-сәнгате контекстында, әмма татарча иҗат итә. Чынлыкта бу – дөнья мәдәнияте тәэсирендә формасын үзгәрткән татар сәнгате мисалларын халыкка күрсәтү.

Оештыру дәрәҗәсе югары иде

Әзерлек һәм промо югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бер ай чамасы алдан социаль челтәрләрдә фестивальнең анонсы чыга башлады, аннары урамда игълан такталарында, транспортта зур плакатлары чыкты. Гадәттә, татарларга кагылышлы булган баннерлар бары эстрада артистлары концертлары игъланы гына иде, аларын да транспортта күргәнем юк. TAT CULT фестивале игъланнарында бер генә татарча сүз дә тапмадым, шунысы гына күңелне тырнады. Бәлки ул дизайн концепциясе белән бәйледер, “Ә” хәрефе аерылып, бердәнбер булып торырга тиеш булгангадыр. 

Фестивальнең катнашучылары исемлеген (лайн-ап) видео-ролик итеп ясаулары шәп булды, ул кызыклы төшерелгән. Танылган блогерларны чакырып, бу роликны каратып, аларның реакциясен күрсәтү дә оештыручыларның заманча алымнар куллануын раслый. 

Фестиваль алдыннан гына тагын бер промо-ролик таралды, ул татар яшьләре йөзләре, Кирмән күренешләре кертеп, бик матур эшләнгән, борынгылык та, заманчалык та катнашкан. Фестиваль якынлашканда ВКонтактеның лентасында рекламасы да чыга башлады. Фестивальнең партнерлары - шәһәр матбугат чаралары материаллар биреп барды, хәтта федераль Colta.ru сайтында да TAT CULT FӘST турында игълан чыкты.

Фестиваль дистәдән артык урында узды

Кирмәндә музыкантлар өчен өч сәхнә корылган: фьюжн-сәхнәдә Juna, Ислам Сатыров, Энвер Измайлов, Зуля Камалова һәм башкалар чыгыш ясады. Рок-сәхнә фествиальнең төп сәхнәсе, монда Super Tatar, Рәдиф Кашапов, GAUGA, АИГЕЛ сәхнәгә чыкты; электрон сәхнәне Said Olur, AYGYUL, Djinn City кебек музыкантлар биләде. Моннан тыш, “Калеб” иҗат берләшмәсенең үз сәхнәсе бар иде. Композитор һәм музыкант Ильяс Камал, танылган опера җырчысы Артур Исламов, яңа буын шагыйрьләр Луиза Янсуар, Рүзәл Мәхәммштшин, Йолдыз Миңнуллина монда чыгыш ясадылар, Илшат Сәетовның “Ку” рок-спектакле уйналды. Манеж залында Татарстанның яшь режиссерларының фильмнары күрсәтелде, алар белән очрашулар узды. Әдәби мәйданчыкта лекцияләр, шигырь уку, шагыйрьләр белән очрашу, сәнгатьле уку буенча остаханә, Калебнең яңа дулкын шагыйрьләре әзерләгән перфоманс узды.

Шунысы игътибарга лаек: нибары бер ай эчендә әзерләнгән фестиваль бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Чыгышларның сыйфаты, мәйданчыкларның уйланылган булуы, сәхнәдә тавыш куелуы һәм башкалар – боларның берсенә дә тел тидерерлек түгел. 

Чынлыкта, яңа татар мәдәнияте проектлары күп еллар эшләп килә, аларны оештыру тәҗрибәсе дә, иҗатчыларның күрсәтерлек материалы да өлгереп җиткән. Мондый фестиваль, чыннан да, нәкъ вакытында узып, яңа мәдәният үсешенең аңлаешлы, шулай булырга тиешле бер баскычы икәне күренде.


Фестивальне кемнәр карады?

Yammy Music лейблы җитәкчесе, фестивальне оештыручыларның берсе Ильяс Гафаровка билгеле булган беренчел мәгълүмәткә караганда, бу көнне Кирмәнгә 300 мең кеше килгән, бу – сакчыларның санавы буенча. Боларның зур өлеше – шәһәр көнен бәйрәм итәргә чыккан халык, салют карарга килүчеләр, туристлар. Әмма фестиваль мәйданчыкларында да кеше өзелмәде. Һәр сәхнә янында ким дигәндә 100-200 кеше бар иде, вакыты белән күбәеп, кайвакытта кимеп торды. Фестивальнең форматы шундый – тамашачы күчеп йөри, теләгән җырчысын тыңлар өчен төрле сәхнәләргә бара. Фестивальнең тамашачысы – “Сотворение мира”, “Крутушка” фестивальләре кебек урыннарга йөри торганнар. 

Иң “татарча” аудитория "Калеб" сәхнәсе янында – монда олы яшьтәге апа-абыйлар шактый иде. Бу аңлашыла – Калеб – музыкада, әдәбияттә, театрда милли классикабызны хөрмәтләп, әмма аңа яңа сулыш өреп иҗат итә. 

Иң “сәер” тамашачы фьюжн-сәхнә янында, сәер диюем – монда ачык йөзле, “җиңел” кешеләр җыелган иде. “Яшел күзле” Juna төркеменең өрфиядәй очып йөрүче аһәңе, Зуля Камалованың саф, үтә күренмәле тавышы – шушы тамашачыга бик туры килә. 

Иң актив, хәрәкәтчән тамашачы рок-сәхнә янында – монда яшьләр биюдән, ритмга ияреп сикерүдән кыенсынмады, энергия кайнап торды. 

Иң креатив – электрон сәхнә: ул Кирмәннең Яшерен манарасының (Тайницкая башня) өске катында урнашкан иде, диварга ут ярдәмендә рәсемнәр, язулар төшерелде, халык музыкантлар чыгышын манара каршындагы текә калкулык битенә менеп, чирәмгә утырып карады.

Фестивальнең партнеры Enter тамашачылар фикерен белешкән. Аларның 90 проценты – уңай, кемдер фествиальдә күргән-ишеткәннәрен “татар халкының хәзинә сандыгыннан чыккан байлыклар” белән чагыштырган, кемдер мондый чараларның күбрәк булуын теләгән.

Яңа татар мәдәнияте бер көндә генә барлыкка килмәгән, бүгенге торышына кадәр ким дигәндә 10-15 еллык юл үткән. Баштарак татар рок-музыкасын ишеткәндә “Җырмыни инде бу?” дип, каршылык очраткан музыкантлар, иҗатчылар бүген, ниһаять, үз тыңлаучысын-тамашачысын тапты дияргә була. Әлбәттә, бу гомумән Татарстанга, Казанга, татарларга илдә, дөньяда караш үзгәрү, кызыксыну арту, татар дигән атамага ребрендинг башкарылу белән дә бәйле.

“Эчке миграциягә” киткән кайбер җырчылар

Фестиваль татар музыкасының искиткеч киң мөмкинлекләр бирүен күрсәтте. Программа бик бай иде, монда һәркем җаны теләгән музыкасын татарча тыңлый алды. Чынлыкта яңа татар җырчылары тагын да күбрәк, быел “Мин татарча сөйләшәм” акциясе алдыннан журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов “Инде” журналына “татар альтернативасы” тарихына күзәтү ясап язган материалында “13 ел эчендә 50-70 бәйсез музыка проекты туды” дигән иде. TAT CULT сәхнәләрендә, миңа калса, Мубай, Рушан Хәяли, Супер Алиса, Альберт Исмаил кебек җырчылар урынлы булыр иде. Тик бу музыкантлар, аңлавымча, әлегә иҗади ялда, Аксубайда, Кайбычта, Казанда, Туймазыда “эчке миграциядә” яшәп яталар. Альберт Исмаил беренчеләрдән булып борынгы төрки ритм һәм көйләрне рок калыбына салып җырлаган кеше буларак кызыклы. Хәзер андый музыка уйнаучы төркемнәр инде берничә.

Киләчәктә татар музыкасы шундый булачакмы?

Күпләр, үзләре кечкенәдән ишетеп үскән татар җырларының рок, джаз эшкәртүендә бөтенләй колакка ят булып ишетелүеннән хафага калып, “татар музыкасы хәзер шундый булачакмыни?” диләр. Андыйларга: “Юк” дип җавап бирәсе килә. Фестивальдә яңгыраган музыка – шәһәрдә туып, дөнья музыкасын тыңлап үскән яшь татар кешеләренең үз халкы көйләрен үзләренчә ишетүләре. Бу – аларның шәхси интерпретациясе. Икенче яктан, егерме беренче гасырда татар музыкасы объектив шулай яңгырый, дип уйларга да була.

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән сөйләшкәндә, ул: “Бу җырларда татарныкы – бары тел генә, - диде. - Безнең өчен бу музыка яңа булып тоела, ләкин чит илдә тыңласалар, анда татарлык юк, дөньяда мондый музыка тулып ята”. Чыннан да шулай. Футбол чемпионаты барганда Бауман урамында чит ил кунакларының “Карт Аяк” рок-төркеме уйнаган музыкага реакциясен күрергә туры килде. Күбесе игътибар итмичә, узып китте, пентатоника элементлары яңгыраганда да исләре китмәде. Әмма бер-ике җырда “Карт Аяк”ның соло-гитарачысы нәкъ татарча, гадәттә гармунда сыздырып уйнала торган көйләрне кертеп җибәрде – боларны ишеткәндә туктап калып, тыңлап торучылар булды.

Мөгаен, фестивальдә яңгыраган “яңа татар музыкасы” әлегә чит ил тыңлаучылары өчен түгел, үзебезнең яшь татарлар өчен, үзебезнең җирлектәге җанлы һәм сыйфатлы, талантлы музыка тыңларга теләүче башка милләт кешеләре өчендер.

Аннары, татар музыкасының форматын үзгәртүе – юлның башы гына кебек тоела миңа. “Татарча мондый музыка булмый” дип уйлаудан туктап, иҗатчыларга киңлек ачылуы, төрле юнәлешләрне сынап карарга этәргеч. Татар эстрадасында 90-нчы елларда килеп кергән синтезатор аранжировкаларыннан котылып, җанлы уйнала торган музыкага кире кайту. Алга таба шушы агымга кушылып киткән яңа музыкантлар, бәлки, милли көйләрне бүгенге яңгырашка тагын да мулрак, әби-бабайларыбыз җырлаганча итеп кертеп җибәрергә теләр. Үзләре иҗат иткән җырларда да милли аһәңнәргә якынрак була башларлар бәлки. Шулай итеп, формалар, жанрлар киңлеген колачлаганнан соң, тирәнгә, эчтәлеккә таба хәрәкәт башланыр. Ул хәзер үк сизелә инде. Juna төркеме Тукай, Такташ шигырьләренә көй яза – болар бит безнең чын милли шагыйрьләр! 21-нче гасырда үскән, иҗатларын инглиз телендә башлаган бу яшь музыкантлар ниндидер эчке тоемлаулары аша Тукай һәм Такташка барып чыккан, ике гасыр башын тоташтырган. Мәскәүдән “Карт Аяк” төркеме Муса Җәлилнең “Кызыл ромашкаларын” рок итеп җырлый.

Шуңа күрә, татарлыгы бары текстларында гына сакланып калган башкаручыларны да “болар татар музыкасы уйный”, “бу татар музыкасының бер төре”, дияргә буладыр. Алай гына да түгел, фестивальнең хедлайнеры итеп чакырылган Айгөл Гайсина (АИГЕЛ) күпчелек рус телендә иҗат итә. Австриядән килгән икенче бер Айгөл – җырчы, битбокс башкаручы – инглиз телендә генә җырлый. АИГЕЛ – татар җырчысымы? “Татарин” дигән хитын миллионлаган кеше тыңлады, шуларның меңәрләгәне җырның татарча өлешен тыңлап, тәрҗемәсен белергә теләде. TAT CULT фестивалендәге чыгышын АИГЕЛ “Көтәм” дигән татарча җыры белән тәмамлады. Төркемнең “Буш Баш” җырына төшерелгән клибы Берлинда музыкаль видеолар фестивалендә катнашып, тарихта беренче мәртәбә татар теле анда яңгырады. Бу яктан караганда, фестиваль татар музыкасы, сәнгатен генә күрсәтмичә, татар халкы вәкилләре иҗатын да күрсәтте.

TAT CULT фестиваленнән соң татар музыкасының бүгенге картинасы тулысы белән төзелеп бетте, дигән тойгы туды. Татар җыры башлыча поп-музыка юнәлешендә генә калса, ул үсүдән туктар иде, чөнки поп-музыка акчага бәйле – ул гавәм сораганны җитештерә, ә халыкның күп өлеше бер үк әйберне сорый.

Безнең фольклор ансамбльләребез бар, татар композиторлары әсәрләрен академик башкаручыларыбыз бар. Ул яктан, узган гасыр башы һәм уртасында татар җырчылары, композиторлары тудырган мирас бүгенге көнгә күпмедер дәрәҗәдә килеп җиткән, дияргә була. Әлбәттә, аларны халыкка күпләп чыгарырга кирәк: радио, телевидение аша, музыкаль театр ачып. Казанның опера театрында татар опералары уйналырга тиеш, татар фольклор фестивальләре, концертлары һәрвакыт узып торырга тиеш. Ләкин боларның берсенә дә кертеп булмый торган, форматка туры килми торган музыканың да үз мәйданы, тыңлаучысы булуы кирәк. Бу юнәлешләрнең барысы да үсеп, үз эчендә кайнап, яңа сәләтле иҗат кешеләре белән тулыланып торганда гына татар музыка сәнгате тулы канлы яши, үсеш ала дияргә була.

Стереотиплар җимерелгән урын

TAT CULT фестивален моңарчы яшәп килгән стереотипларны җимерүчеләр җыелган урын, дияр идем мин. Ни өчен? “Татарча музыка мондый булмый”, - диләр. Болар – “Ә бәлки буладыр”, дип җавап бирә. Дизайнер әйберләре белән дә шулай – TAT CULT дизайн-маркеты тәкъдим иткән әйберләр Кирмәннең көндәлек ассортиментыннан бик нык аерылып тора. Алар татар темасының кызыклы була алуын исбат итә: открыткалар, оекбашлар, кружкалар, татарча уеннар, кулчатырлар, значоклар, куен дәфтәрләре – болар инде туристлар Казанга килгәч истәлеккә алып китә торган сувенирлар гына түгел, көн саен кулланырга яраклы, яшьләр тормышына аваздаш темаларга, заманча трендларны белеп эшләнгән әйберләр.

Президентның килүе

TAT CULT фестиваленең тагын бер зур әһәмияте – аның дәүләт күләмендә, зурлап уздырылуы. Моңарчы да яңа татар иҗатчылары мәдәният министрлыгыннан, яшьләр министрлыгы аша күпмедер ярдәм алып килде. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе дәүләт ярдәмендә уза, “Шамаил” спектакле дәүләт грантына эшләнде. Биш ел дәвамында “Печән базары” дизайн фестивале үтә, анда да республика җитәкчелеге килә. Узган елда татар альтернатив музыкасы вәкилләре парклар һәм скверларны яңарту программасы кысаларында Татарстан шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә чыгыш ясадылар.

Яңа татар мәдәниятен дәүләт игътибарсыз калдырмый. Әмма беренче тапкыр ул шундый киң яктыртылып, Татар иленең йөрәгендә – Казан Кирмәнендә урын алды. Фестивальгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде, республиканың мәдәният министры, яшьләр эшләре министры да фестивальдә булдылар. Көне буе чараның барышын “Татарстан – Яңа гасыр каналы” турыдан-туры эфирда күрсәтеп торды.

Гомумән, соңгы арада дәүләт җитәкчеләре тарафыннан татар яшьләре мәдәниятенә игътибар артканы сизелә. Мөгаен, бу соңгы бер елда татар телен кысулары аркасындадыр. Яшьләргә телне мәктәптә укыту гына җитми, кызыклы татар мәдәнияте булдырырга да кирәк икәнлеген аңлаудыр. Фестивальне уздыру да бер төркем яңа татар мәдәнияте вәкилләренең президент белән очрашуы аркасында мөмкин булган. Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров, продюсер Адель Таккезе, “Калеб” җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтева, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, биюче Нурбәк Батулла һәм башкалар катнашындагы бу очрашу яңа татар мәдәниятенең алга таба дәүләттә тиешле игътибар һәм ярдәм алырына өмет тудыра. Бу элемтәләрнең нәтиҗәсе күренә дә башлады инде – Гүзәл Сәгыйтева Кариев театрына директор итеп билгеләнде. Шагыйрьләрне, музыкант, артистларны берләштергән “Калеб” хәзер тагын да киңрәк эшчәнлеккә мөмкинлек алыр дип уйлыйсы килә.

Төнге программа

31 августта Алафузов фабрикасында электрон музыкантлар катнашында фестивальнең төнге программасы үтте. Берничә мәйданчыкта “ГОСТ звук” лейблына кергән 11 музыкант тере һәм dj яңгырашында чыгыш ясады. Кичәгә музыкантлары белән Зуля Камалова, Juna төркеме кызлары, быел Канн фестивалендә катнашкан кинооператор Айдар Шарипов та килгэн иде. Бу төндә яңгыраган музыканың татар музыкасына катнашы юк дисәк тә, кичәнең форматы, Россиядә һәм Европада танылган музыкантларның Казанга килүе – Татарстан җирлеге өчен яңалык та, файдалы үрнәк тә. Фабрика залларында “медиа-арт пионерлары” Прометей берләшмәсенең күргәзмәсе эшләде. Советлар илендә беренче булып төсле музыка (светомузыка) уйлап тапкан, Казан авиация институтында “Прометей” фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе булган Булат Галиев мирасы да – Татарстан һәм татарлар өчен горурлык булып тора.

Бәйсезлек көнендә – бәйсез музыка

Фестивальнең 30 августта – Татарстанның бәйсезлеген бәйрәм иткән көнне, һәм нәкъ менә Казан Кирмәнендә узуында ниндидер мәгънә бар кебек тоелды миңа. Оештыручылар бу датаны уңайлы булган өчен сайлагандыр – ял көне, халык урамда, салют карарга Кирмәнгә киләләр, һәм башкалар. Әмма Бәйсезлек көнендә бәйсез музыка һәм сәнгать фестивале узу татар яшьләренең аңында милли мөстәкыйльлек яшәвен күрсәтте. 90-нчы елларда бәйсезлек өчен татарлар урамнарга чыккан булсалар, бүген бәйсезлек – кеше аңында, аның яшәү рәвешендә. Милли мәдәниятне сайлап, аның кулланучылары булып, аны үстерүче булып, татар яшьләре милләтнең киләчәгенә юл сала, дип уйлыйм.

Киләчәге нинди булыр?

Татар мәдәниятенең бер өлеше шундый булырга тиеш. Аз бюджетлы, эксперименталь спектакльләр, күңел өчен җыелып уйнаучы музыкантлар, аларның музыкаль төркемнәре, шигырьләрен социаль челтәрләрдә бастырып, укучысы белән аралашып, шуның белән яши торган шигърият, дөньяны бар киңлеге белән күрүче, анда татар төсмерләрен чамалап, татар мәдәниятенең шул дөнья картинасында урынын күрсәтеп бирә ала торган рәссамнар, дизайнерлар. Бу – татар мәдәниятенең алдынгы сызыгы.

Оештыручылар әйтүенчә, президент фестивальне хуплаган, аны елга берничә тапкыр уздырырга кирәк, дигән. Яңа мәдәният, чыннан да, ярдәмгә мохтаҗ. Мондый фестивальнең ешрак узуы яңа татар иҗатчылары килеп чыгуга да сәбәп булыр иде. Әлбәттә, фестиваль – ул презентация, иҗатны күрсәтү, фикер алышу урыны. Моннан тыш, татар яшьләренә көндәлек җыелып, иҗат итү, проектларын тормышка ашыру урыны да кирәк. Бу мәсьәлә дә хәл ителсә, татар мәдәнияте һәм сәнгате яңа гасырда яңарып, алга таба үсеш алачак, дияргә нигез бар.