Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раил Садриев адәм баласын депрессиядән коткару чарасын әйтте

«Константиновка» мәдәният йортында «Казан гастрольләре» проектының беренче спектакле тамашачыларга тәкъдим ителде. Буа театрының «Сез әле мине белмисез…» моноспектаклендә Раил Садриев сәхнәдә үзе язган бердәнбер шигырен беренче тапкыр яңгыратты.

news_top_970_100
Раил Садриев адәм баласын депрессиядән коткару чарасын әйтте
Расих Фәсхетдинов

«Константиновка» мәдәният йортында узган тамаша Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре мәдәният идарәсе оештырган «Казан гастрольләре» проектының бер өлеше булды. Раил Садриев җитәкчелегендәге Буа театры үзенең спектакле белән әлеге проектны башлап җибәрде.

Моноспектакльдә театр җитәкчесе һәм Татарстанның халык артисты Раил Садриев лирик шигырьләр һәм мәзәкләр сөйләде. Ул тамашачыларны бер елатты, бер көлдерде. Раил Садриев спектакльдән соң кешеләрне көлдерү елатуга караганда авыррак булуын аңлатты. Төп герой сәхнәдән югалып торган арада Буа театры артистлары Илфир Солтанов, Әнисә Сәгыева, Ирек Гайнетдинов җырлар башкарды.

Әлеге «Сез әле мине белмисез…» моноспектакле беренче тапкыр 2017 елда Филармония сәхнәсендә куелган иде, «Татар-информ» аны онлайн күрсәтте.

«Минем энергетикам көчле»

Раил Садриев «Казан гастрольләре» проектының мөһимлеге турында сөйләде: «Бүгенге көндә төзегән әйберләр күп, менә шуларны тәртипкә салып эшләтер өчен бу проект яхшы. Казанны рәнҗетеп әйтәсем килми, Илдус Гыйләҗевнең сүзләре бар: „Өч буын да руслаша, җанны шул өтә менә: Казанда татар үрчеми, ул анда бетә генә“. Шуны кире кагып, Казанда татарны үрчетү, татарча сөйләшүнең күләмен, сыйфатын арттыру, гомумән, Татарстан татарлык белән сугарылган булсын өчен шушы проект кирәк һәм ул бик урынлы».

Халык артисты үзенең бу проектка уңыш китерәчәген дә әйтте, ул моны үзенең энергетикасы белән бәйләде. «Минем шундый гадәтем бар, акча санаган кешегә озак карап торсам, ул ялгыша, акчаны арттырып бирә. Мин аны кире бирәм, әлбәттә. Мин компьютер янында басып тора алмыйм. Басып торсам, ул „зависает“. Күптән сәгать такмыйм, чөнки нинди генә сәгать таксам да, ул туктый. Мин кибеткә керсәм, ул көнне сату күп була, халык күп килә. Бүген „Казан гастрольләре“ бездән башлана, Алла теләсә, ул бик саллы проект булачак. Бик күләмле, озын гомерле, мәртәбәле. Моннан зур әйбер килеп чыгарга тиеш», — диде ул.

«Табиблар балагыз булмый, дигәннәр иде»

Сәхнә зур түгел, тамашачылар да якында гына утыра, алар арасында Буа кешеләре дә бар иде. Шушы җылы атмосферада Раил Садриев тамашачылар белән бик ачык булды.

Сәхнә артында күп китаплар укыган, бик күп шигырьләр белгән Раил Садриевтан ул шигырь язмыймы икән дип сорадым. Ул үзенең бары бер шигырь иҗат иткәнен сөйләде. Сәхнәгә, тамашачылар алдына чыккач та, артист ачылып китеп, шуны искә төшереп, дүрт куплетлы шигыренең бер өлешен яңгыратты.

«Чиләбе вокзалларында утырам карап, уйлап,

Күңелдә тулган хисләрне җырларга салып, моңлап.

Оренбурны, Чиләбене җырлардан белә идем,

Җырларда булган төбәкне өнемдә килеп күрдем.

Чиләбе вокзалларында утырам поезд көтеп,

Буталчык тормыш юлларын хыялларымда сүтеп».

Раил Садриев шигырьне тормышының авыр вакытында — 1996 елда язылганын сөйләде. «Чиләбе вокзалында утырам… Бала юк, табиблар: „Балагыз булмый“, — диделәр. Мине бандитлар үзенә, милиция үзенә эзли. Шундый халәт. Вокзал почмагында яшәүче ике казах малаен күрдем. Балачакта минем уенчыклар күп иде, ләкин поезд юлы булмады. Кибеткә бардым да, шул уенчыкны алдым. Миндә дә бала булсын иде дип, аны казах малайларына бүләк итеп калдырдым. Аллага шөкер, малай бар, аңа 24 яшь. Шул вакытта язылган шигырь бу», — диде ул.

Раил Садриевтан улы турында сорамыйча кала алмадым. Ул малае Фәритнең сәнгать юлы буенча китмәвен, әмма иҗатка тартылганын, иҗади фикерләвен һәм улының үзенә охшаганын әйтте. Аның бик яратып футбол уйнаганын, буш вакытында спорт белән шөгыльләнгәнен, «Сәләт» лагеренда әйдаманнан башлап смена директоры дәрәҗәсенә күтәрелгәнен дә горурланып сөйләде.

Раил Садриев тагын бер кызыклы фикере белән бүлеште. Ул хәзерге заман кешеләренең иҗаттан читләшүе, һәр эшкә роботлар кебек каравына бәйле депрессия киләчәген фаразлады. «Һәрбер профессия иҗат белән сугарылган булырга тиеш. Безнең урында роботлар булса, бу дөньяның яме бетә, ул бик гадиләнә, ямьсезләнә. Адәм баласын бу депрессиядән коткару — сәнгать. Бер сәгатькә шушы атмосферага чуму кешене күп әйбердән коткара», — диде артист.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре мәдәният идарәсе оештырган «Казан гастрольләре» проекты Татарстанның дәүләт театрларына Казан мәдәният йортларында чыгыш ясарга мөмкинлек тудыра. Проектта әлегә уналты иҗат коллективы катнаша. Алар Казанда һәм шәһәр яны бистәләрендәге унҗиде мәдәният йортында чыгыш ясаячак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100