Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь язучы, шагыйрә Алинә Хәбибуллина: «Батыр булырга өйрәнәм генә әле»

Яшь шагыйрә һәм язучы Алинә Хәбибуллина белән аралашып киттек бер көнне. Аның татар телен белү дәрәҗәсе сокландырды. Алинә Актаныш кызы ул. Телебезнең матурлыгына кабат инандым.

news_top_970_100
Яшь язучы, шагыйрә Алинә Хәбибуллина: «Батыр булырга өйрәнәм генә әле»
Рамил Гали

«Язу өчен миңа билгеле бер шартлар кирәк түгел»

Алинә, хикәяләрдәге, шигырьләрдәге геройларны үзең уйлап табасыңмы, яки аларны тормыштан аласыңмы?

Төрлечә булырга мөмкин. Кайбер хикәяләрдәге геройлар чынбарлыктан алынган. Ләкин алар иҗат процессында билгеле бер үзгәреш кичерә. Кайбер сыйфатлары күпертелә, ә кайберләре бөтенләй күз уңыннан читтә кала. Нәтиҗәдә барыбер прототиптан беркадәр аерылып торган герой туа. Яисә сюжет таләп иткән герой хыял, фантазия ярдәмендә «төзелергә» мөмкин. Конкрет минем хикәяләрдә ике очракны да очратырга була. Ә шигырьләрдәге лирик геройның хисләре күп очракта минем эчке халәтемне чагылдырса да, кайбер юллар еш кына кайдадыр ишетеп алган фикерне үстерү нәтиҗәсендә туа. 

Ничек уйлыйсың, иҗатың башкаларныкыннан ни белән аерыла?

Ни белән аерыла икән? Белмим шул, уйларга кирәк. Хисләр дәрәҗәсе белән дияр идем… Герой кичергән хисләрне үземнең йөрәгем аша үткәреп язарга тырышам. Кичерешләрнең максималь рәвештә табигый булуын телим. Ләкин уйлап карасаң, һәр язучы, һәр шагыйрь шундый ысулны кулланадыр инде. 

Конкрет яшь буын иҗатчылары белән чагыштырганда, үземнең классик нигезләргә тугры калуым белән аерыламдыр, бәлки. Мәсәлән, яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен аңлап булмый, дип әйтергә ярата өлкән әдәбиятчылар. Чынлап та, «мөмкин кадәр аңлаешсызрак, серлерәк итеп язарга кирәк» дигән тенденция бар кебек тоела. Ләкин мин укучы белән язучы арасында аңлашылмаучанлык булуын теләмәс идем. Җиткереләсе фикер ачык булырга тиеш дип уйлыйм. Һәм бу фикерне үземнең бер принцибым итеп кабул иттем. 

«Серле язу» стилен кабул итмисеңме? Ник шулай язу тенденциясе бар микән ул?

«Серле итеп язу» дигәндә мин шактый зур күләмдә символлар куллану, тирән фәлсәфәгә бирелү һәм күбрәк үз эчеңдә казынуны күз уңында тотам. Кабул итмим түгел, минем үземнең дә шундый шигырьләр бар. Андый ысул белән иҗат иткәндә эчке халәтне романтикага буяу, кирәкле атмосферага төрү җиңелрәк. Бу күп очракта бушанырга ярдәм итә. Ләкин андый юлларны укучы аңлап бетермәскә мөмкин, чөнки икенчел катлам эчтәлекне аңлау өчен берникадәр әдәби әзерлек кирәк. 

Шул ук вакытта әсәрләрдәге телне артык гадиләштереп бетерү дә кирәкмидер? Эпитетлар, башка алымнар ярдәмендә әсәрне баету комаучаламас.

Артык гадиләштерү кирәкми, әйе. Бар мәгънә өслектә җәелеп ятса, әдәби әсәрне укуның кызыгы булмас иде. Ләкин шул ук вакытта образлар, символлар, сурәтләү чаралары белән артык мавыгу да бик уңышлы дип әйтмәс идем. Укучы һәр сүз, һәр катлам астында мәгънә тапмаса, ни өчен ребус чишәргә тиеш? Әсәр ул квест түгел. Укучы, чишелеш эзләүдән арып, ярты юлда шигырьне, хикәяне ташлап калдырырга тиеш түгел бит. Мәсәлән, әгәр мин нәрсәдер укыйм икән — ул минем күңелемнең, минем дөньямның бер өлешен үзгәртергә, йә һичьюгы минем галәмдә яшеренеп яткан уй-хисләргә аваздаш булырга тиеш. Шул очракта гына укучы һәм язучы арасында элемтә урнаша ала.

Үзеңне уңышка ирештем дип уйлыйсыңмы? Сине таныйлармы?

Катнашкан бәйгеләрдә яуланган исемнәрне уңыш дип атап була икән, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә уңышка ирешкәнмендер. Минем беркайчан да «беренче булырга», «теге яки бу журналда басылырга» дигән максатым булмады. Барысы да ничектер үз көенә барды. Юлымда, Аллага шөкер, һәрвакыт иҗатка дәртләндерүче, илһамландыручы кешеләр очрап торды. 

Казанга укырга килгәч аралашу даирәсе шактый киңәйде, танышлар да артты. Нәкъ менә әдәбият өлкәсендә мине белүчеләр бардыр, бәлки. Бәйгеләрдән соң күпмедер дәрәҗәдә таный башладылар. Тик шулай да үземне әллә ни популярдыр дип уйламыйм.

Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?

Тәнкыйть урынлы һәм объектив булса, нормаль карыйм. Тәнкыйть кирәк тә әле ул, чөнки үзеңнең хаталарыңны күрү бик авыр. Ә кемдер кимчелекле якларыңны күрсәтеп җибәрсә, аларны төзәтергә мөмкинлек туа.

Ләкин кайбер тәнкыйть авыр кабул ителә. Бигрәк тә әсәр күңелдәге хис-кичерешләр нәтиҗәсендә туса. Йөрәгеңне ачып салган кебек бит инде бу. 

Сине тәнкыйтьләгәннәре бармы?

Тәнкыйтьләгәннәре бар инде, әлбәттә. Мәктәптә укыган вакытта төрле бәйгеләрдә катнашкан булды. Язучы-шагыйрьләр, жюри әгъзаләре әсәрләремә карата фикерләрен әйткәннәр иде. «Әсәр артык гади тәмамланган», «чишелеше бик наив», — диделәр. Ләкин бу бик урынлы сүзләр булган. Алар урынында үзем утырсам, катырак итеп әйткән булыр идем әле. «Алтын каләм» дә катнашканда да мәкаләләрне сүтеп җыйдылар. Институтка укырга кергәч тә төрле бәйгеләрдә катнашып йөрдем. Кемдер мактады, кемдер тәнкыйтьләде. «Хикәяләр марафоны» ның бер утырышында минем хикәяне анализладылар. Әсәрнең бөтен кимчелекле якларын тезеп чыктылар. Хикәя минем үземә дә шундый мәгънәсез булып тоелган иде. Утырыштан өйгә кайтып киткәч, «башка язмам, ахрысы» дип уйлаган идем юлда. Ләкин соңыннан суынгач, ул кимчелекләр бик гади һәм беркатлы булып тоела башлады һәм әйтелгән фикерләрнең чынлап та бик урынлы булуын аңладым. Хикәяне төзәтеп тә яздым бугай әле.

Резонанс тудырыр өчен нинди әсәр язарга кирәк?

Резонанс тудыруның юллары күп. Аудитория белән якынаю кирәктер, бәлки. Кеше нәрсә турында укырга тели — күбрәк шуны чагылдырырга. Бүгенге көн кешесенең нәрсә теләгәнен белгәнгә күрә, бу юлны иң җиңеле һәм иң түбәне дип саныйм. Актуаль проблемаларны яки укучы күңелендәге хисләргә аваздаш булган кичерешләрне тасвирлау да аудиториядә хәрәкәт барлыкка китерер иде кебек. 

Бүгенге көн кешесе нәрсә тели?

Бүгенге көн кешесе нәрсә теләгәнен үзе дә белмидер, дөресен әйтсәк. Вак яки эре максатларга ирешү турында хыяллана, ләкин аларга ирешкәч, күңелгә кереп урнашкан бушлык белән очраша. Чын кыйммәткә ия булган дуслык яки туганлыкны арткы планга куеп, мал артыннан куа. Кызганыч, андый күренеш бүгенге яшьләр арасында бик еш очрый. Белмим, бәлки бу әллә ни яңалык түгелдер. Бәлки, бу элек-электән үк килгән нормаль күренештер. Ләкин моның белән килешәсе килми. Бүгенге көн аудиториясенең күп өлеше гади, примитив темаларны үз итә бит. Ягъни көнкүреш темалары ныграк кызыксындыра, ә рухи кыйммәткә ия булган өлкәләр бик үк актуаль түгел. Югарырак сәнгатьне кабул итәргә әзер булмаудан киләдер инде ул.

Югары сәнгать ни әле ул?

Югары сәнгатьне аңлау, кабул итү өчен билгеле бер әзерлек кирәк. Хәзерге заман тизлеге исә бераз башкачарак форматны таләп итә. Кешеләр чәй эчкән арада гына инстаграмны актарып чыгарга, гади язмалар, постлар укырга ярата. Кыскасы, тирән фәлсәфи эчтәлекне аңлау өчен шактый энергия кирәк. Ә бүгенге көн кешесе аның өчен вакытын, көчен сарыф итәргә теләми.

Менә шушы темага яисә менә шушы жанрда язып карар идем дип уйланганың юкмы?

Хикәя һәм шигырь язган бар, ә менә драма әсәренә тотынып караган юк. Берәр пьеса иҗат итеп карарга теләр идем, мөгаен. Шулай ук фэнтези жанрында язып карыйсы килә. Жәй көне бу эшкә тотынган идем инде, ләкин теләгәнчә очына барып чыгып булмады. Соңыннан уку башланды һәм язу процессы ничектер тукталып калды. Ләкин күңелдә бар. Ялкаулыкны җиңеп, вакыт таба алсам, ерып чыгып булыр, бәлки.

Пьеса иҗат итәр идем, дисең. Бүгенге көнне яшь драматургларга кытлык, шулай бит?

Әйе. Өлкән яшьтәге драматургларның саллы әсәрләре бар әле, ә яшь буын иҗатчылары арасында пьеса язучылар бармак белән генә санарлык. Яшь язучылар өчен бәйгеләрдә бик ачык күренә иде ул статистика. «Иделем акчарлагы» республика бәйгесендә мәсәлән проза һәм поэзия номинацияләрендә катнашучылар фәлән дистәдән артып китсә, драматургия өлкәсендә иҗат итүчеләр нибары ике-өч кеше була. Моның ни өчен шулай икәнлеге аңлашыла да: пьеса язу шактый катлаулы эш. Драма әсәрләре белән күбрәк танышырга, аларны тирәнрәк өйрәнергә кирәк. Ә мәктәп дәреслекләрендә пьесалар бик аз күләмдә тәкъдим ителә. Булса да, шактый кыскартылган форматта. Яхшы белмәгән өлкәгә кереп китү өчен зур батырлык кирәк. 

Иҗат иткәндә, яныңда кеше булса, ул сиңа комаучалаячакмы? Әйтик, җәмәгать транспортында язганың бармы?

Тулай торакта яшәгәнгә күрә микән, чит тавышлар миңа комачауламый. Гомумән, язу өчен миңа билгеле бер шартлар кирәк түгел. Бүлмәдә ниндидер бер җанлы әңгәмә барса да, моңа игътибар итмим: тирә-юньнән аралап торучы бер барьер корам һәм үз эчемә чумам. Кайбер очракларда шау-шу миңа киресенчә ярдәм генә итә. Кызык булмаган дәресләр вакытында нидер сызгаларга, парктагы берәр эскәмиягә урнашып, бөтен дөньямны онытырга мөмкинмен. Мин йөргән автобус маршрутында студентлар һәрвакыт күп була, шуңа күрә юлда язуны әлегә практикада кулланганым юк.

Кит инде, кызык булмаган дәресләр була, димени?

Кызык булмаган дәресләр шул файдасыз дәресләр инде ул. Күп очракта бу укытучыдан тора. Бишенче пар вакытында төссез, авыр тавыш белән сөйләнгән лекция бер колактан керә дә, икенчесеннән чыгып китә. Кайчак кирәкле мәгълүмат читтә кала, ә бер мәгънәгә дә ия булмаганы йөз кат телгә алына.

Ничек тулай торакта яшәү? Шартлардан канәгатьме?

Өченче ел инде тулай торакта яшим. Аның үз романтикасы бар. Һәм һәрбер кеше аны тоеп карарга тиештер дип уйлыйм. Кешеләр белән аралашырга өйрәнәсең, яңа дуслар табасың. Башкаларга ничектер — белмим, ләкин миңа тулай торакның һәр тәрәзә төбе, һәр почмагы якын. Нәкъ менә анда истәлекле хатирәләр саклана. Тулай торактагы шартларга карап торырга вакыт юууук. Иртән чыгып чабабыз да төн алдыннан гына кайтып керәбез. Ә болай бар да тәртиптә, зарлана торган түгел инде. Яхшы/начар яшәү шартлардан гына түгел, бүлмәдәшләреңнән дә тора бит. Аллага шөкер, юлымда бары тик яхшы кешеләр генә очрап тора. Студент еллары яшәгән урын белән түгел, янәшәдәге кешеләр белән истә кала икән.

Шулай да үз фатирыңда яшәү мөмкинлеге булса, күчәр идеңме?

Фатир яллау мөмкинлеге бар бит инде ул. Төркемдәшләремнең, дусларымның күбесе фатирда тора. Ә менә тулай торакта яшәү һәркемгә дә эләкми. Бездә бит рейтинг системасы. Шуңа күрә әлегә мөмкинлек булганда мин тулай торакта яшәүне сайлар идем. Ни өчен икәнен сүз белән генә аңлатканда бик коры килеп чыга. Барысын да тоеп карарга кирәк. Бөтенләй белмәгән чит кешеләр белән якынаеп бетәсең: шатлыгыгыз да, кайгыгыз да уртак була. Тирә-юньдә күршеләр дә гел яшьләр. Фатирда яшәгән дусларым үтеп барышлый тулай торакка сугылсалар: «Яшьләр мохитенә шундый сусаганмын икән», — диләр. Чөнки монда һәрчак тынгысыз халәт хөкем сөрә. Һәрчак хәрәкәттә буласы, аралашасы килә. 

Уку сиңа иҗат итәргә комаучалыйдыр? Дәресләрне хәзерләү теләге артык көчле түгелдер?

Уку кайвакытта чынлап та шактый күп вакытны ала. Ул шулай булырга тиеш тә инде. Ләкин сизәм: китапка мәхәббәт әкренләп күмелеп бара. Узган елны Татар китабы йортына Мәскәүдән тәрҗемәчеләр делегациясе килгән иде. Без — студентлар белән аралашкан вакытта алар: «Әгәр язасыгыз килсә, филологиядән ерак торыгыз», — диделәр. Чынлап та, мәҗбүри рәвештә калын-калын китаплар уку, зачёт алу өчен фәлән дистә геройның исемен ятлау, имтихан тапшырганнан соң бер генә мәртәбә дә кирәк булмаячак конспектлар күчерү китапка мәхәббәтне сүрелдерә. Әйе, әсәрнең тирән фәлсәфәсенә төшкән, безнең йөрәгебезгә үтеп керергә теләгән укытучыларыбыз да бар. Ләкин күп фәннәр бары тик филолог күзаллавы гына булдыра, ә белгеч буларак практикада кулланырлык белемнәр бирми… 

Сораудан ераграк киттем бугай. Язасы килгән кешегә вакыт ягыннан уку комачаулый алмый инде. Файдасыз яки кызыксыз дәресләр вакытында шигырь язып утырырга мөмкинмен. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга. 

Дәрес хәзерләүгә килгәндә… Кайсы студентның өй эше эшлисе килсен инде, адаш?

«Егетем юк»

Гашыйк булганың бармы, Алинә?

«Кайдан алсын шигырен шагыйрь, булмаса илһамчысы?..» Гашыйк булып карамасам, бәлки бөтенләй язмас идем. Кеше һәрвакыт гашыйк булып яшәргә тиештер дип уйлыйм. Бигрәк тә безнең кебек яшь чакта. Ромео һәм Джульетта мәхәббәте кебек бөек хистән тыш һәр көнгә гашыйк итә, вак-вак адымнар аша биек тауларны яуларга ярдәм итә торган гадирәк, ләкин шул ук вакытта ихлас хис бар. Ул хис билгеле бер кешегә генә юнәлергә тиеш дигән нәрсә юк. Тәрәзәдән бүлмәгә тулган яз исенә, дусларның көлүенә, таныш түгел берәү елмайганда күз читендә сызылып киткән җыерчыкларга оялаган нурга гашыйк булырга мөмкин. 

Гыйшык хисе җаваплы идеме соң?

Җаваплыдыр, бәлки. Ләкин ул хисне йөрәктә йөртергә, аның өчен көрәшергә зур батырлык кирәк икән. Һәм зур кыюлык. Мин үземне әлегә тиешле дәрәҗәдә батыр дип тапмыйм. 

Яратыр өчен, ягъни бәхетле булыр өчен батырлык кирәк, дисеңме? Бәлки, бераз җиңелрәк караргадыр?

Җиңелрәк карарга? Бәлки шулай кирәктер. Ләкин ике кешенең хисләреннән тыш башка факторлар да бар икән. Яки сынаулар. Менә шул сынауларны җиңү өчен кирәк тә инде ул батырлык. Мин батыр булырга өйрәнәм генә әле.

Ни соң ул «батырлык», синеңчә?

Бу очракта батырлык — каршылыкларны, сынауларны җиңә алу, дип әйтер идем. Ныклы адымнар булмаса, коры хисләрнең генә мәгънәсе юк. Ул хисләрне тану, аларны яклау һәм хаталарны төзәтү өчен һәркемгә дә батыр һәм тугры йөрәк кирәк. Ә кешенең тормыш юлы тоташ сынаулардан гына торуын исәпкә алсак, һәр кеше күпмедер дәрәҗәдә герой булып саналырга хаклы. 

Син мәхәббәткә ышанасың, әйеме? Шашып сөюгә, канатлануга, эчтәге күбәләкләргә…

Мәхәббәткә ышанам. Ләкин шашып сөюне, эчтәге күбәләкләрне мәхәббәт димәс идем. Мәхәббәт ниндидер тирәнрәк, тынычрак хис булырга тиеш. Төптән яратырга кирәк. Мин артык хискә бирелеп очынып йөри торган кеше түгел. Гуманитарий булсам да, һәр нәрсәне исәпләргә, анализларга тырышам. Артык дулкынландыргыч хисләрдән качам, чөнки алар, гадәттә, бер күтәрелә дә соңыннан сүрелә. Әгәр кешене чынлап яратасың икән, аның урыны «инстаграм» фотоларыңда гына, телефон заставкасында, йә бертуктаусыз әйләнгән уйларда гына түгел, ә догада да. Башка берәү белән бар да яхшы булуын Ходайдан ихлас күңел белән сорыйсың икән, хисләрнең чынлыгы ышандыра. Чөнки мәхәббәт хисе Ходай каршына китерә, аңа ышанырга мәҗбүр итә.

Хәзер егетең бармы?

Егетем юк. Интернетта язучылар, килеп танышучылар бар инде ул, ләкин нишләптер моны чынга алмыйм. Вакыты җитмәгәндер, мөгаен. Башкача җавап бирә алмыйм. Кеше белән танышып, аралашып китү миңа авыр бирелә. Үземә ышанып бетмәүдән киләдер бу. Дусларымны да бик күп димәс идем, ләкин янәшәдә булганнарга мин тулысынча ышанам һәм юлымда нәкъ менә алар очравына сөенеп туя алмыйм.

Кияүгә чыгасың киләме соң? Нинди булырга тиеш ул кеше?

Һәр кызның да кияүгә чыгасы киләдер инде ул. Вакыты җиткәч, әлбәттә. Һәр нәрсә үз вакыты белән килсен. 

Ирем нинди булырга тиешме? Бик зур исемлек төзергә мөмкин, ләкин мин бик гади итеп әйтәм: миндә җыелган характер сыйфатларының нәкъ киресенә ия булырга. Мисал өчен, мин артык тыныч, күпмедер дәрәҗәдә кыюсыз… 

Әгәр егетләрнең берәрсе сиңа очрашырга, аннан соң мөнәсәбәтләр тәкъдим итсә, син нишләр идең?

Җавапны йөрәктән сорарга кирәк инде. Әгәр күңелем тартмый икән, яки әгәр шикләнәм икән, янымда кемдер булсын өчен генә уңай җавап бирә алмыйм. Шулай дип барысын да аңлатыр идем, мөгаен. 

Тиз арада егетләргә ышанып, сафлыгын югалтучы кызлар турында ни уйлыйсың?

Кыз кеше тиз арада ышанган икән — димәк, чынлап гашыйк булган. Җаваплылык кызларда гына түгел бит. Ышандырган егет кеше дә бар ситуациядә. Гомумән, бу һәркемнең үз эше дип уйлыйм. Кемдер уңай карашта, кемдер кискен каршы. Мин якламыйм да, тәнкыйтьләмим дә.

Синең әсәрләрдә сүгенү сүзләре яисә көчләү күренешләре була аламы?

Спойлерлар ясарга теләмәс идем.

Хыялыймы син?

Мин бик хыялый. Ләкин һәрвакыт чаманы белергә тырышам. Артык биеккә менеп китсәм, үзем үк үземне итәктән тартып җиргә төшерәм. Күңелемдә мең төрле хыялга бирелсәм дә, чынбарлыкта реалист булып калуны өстен күрәм. 

Нинди хыялларың бар?

Хыяллар бар инде ул. Ләкин мин хыялларым турында беркайчан да беркемгә дә сөйләмим. Хыял максатка әверелә башласа, бигрәк тә. Хәтта иң якын дусларыма да. Алар моны дәлилләрләр иде. Гомумән, күңелдәге хис-кичерешләр белән сирәк бүлешәм. Бу миңа бик авыр бирелә. 

Синең сүз байлыгың бар. Кайдан килә ул? Хәзерге яшьләрнең кайсысы беләндер татарча нормаль аралашып булмый. Вата-вата гына аңлатсалар…

Минем әти-әнием, әби-бабам укытучылар. Китап һәрвакыт безнең өйнең түрендә, шуңа күрә әдәбиятка, телгә мәхәббәт кечкенәдән үк күңелдә тәрбияләнгәндер. Авылда без бар фәнне дә татар телендә укыдык, соңыннан мин 10-11 нче сыйныфларны Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясендә, татар мохитендә тәмамладым. Хәзер инде татар теле, әдәбияты бүлегендә укыйм, белгечлек нәкъ менә тел белән бәйләнгән. Безне укыткан укытучыларның барысы да дәрәҗәле, затлы. Студентларга да югары планка куялар. Дәрес вакытында беребез «ну» дигән сүзне әйткән иде, укытучы шундук кисәтү ясады: татар телендә андый сүз юк диде. Ләкин дуслар белән аралашкан вакытта чиста татарча сөйләшәм дип әйтмәс идем. Рус сүзләре ирексездән килеп кушыла барыбер. Тик әйләнә-тирәмдәге кешеләрнең барысы да диярлек татарлар, көн саен татар сөйләмен ишетәм, шуңа күрә практика күп. 

Сүгенсәң, татарча сүгенәсеңдер?

Юк, сүгенмим. Ямьсез сүзләрне кулланырга яратмыйм. Ләкин кемдәдер мондый гадәт бар икән, нормаль карыйм. Билгеле бер дәрәҗәдә инде, әлбәттә. Әдәпсез сүзләрне өтер урынына кулланган кешеләр белән аралаша алмас идем, мөгаен. Бигрәк тә кызлар чаманы белергә тиештер кебек. 

Ычкынадыр инде.

Юк, чынлап сүгенмим. Иптәш кызларым алдарга ирек бирмәс. Мин аралашкан кешеләр дә андый-мондый сүзләр белән бик мавыкмый, шуңа күрә андый гадәт юк, Аллага шөкер.

Актаныш сагындырамы соң, Алинә?

Әллә син сагынмыйсыңмы?.. Сагындыра, әлбәттә… Туган якны кем генә сагынмый икән? Ләкин өйгә кайтсам да, мин барыбер Казанны сагынып киләм. Гомумән, хәзер инде үземне Казанның тынгысыз шау-шуыннан башка күз алдыма да китерә алмыйм кебек. Монда минем үз кешеләрем, монда студент тормышы…

Әти-әниең укытучылар бугай?

Әнием — тарих, әтием — физик тәрбия укытучысы. Алар укыткан фәннәргә минем аерым мәхәббәт. Тарих фәненә башта әллә ни исем китмәсә дә, тора-бара дуслашырга туры килде. Әниең такта алдына чыгаргач, җавап бирми кара әле син. Соңрак тарихтан бердәм дәүләт имтиханын да тапшырдым. Ә әтием, үз чиратында, минем дә, сеңлемнең дә шәхси тренеры, остазы булды. Үзенең вакытын кызганмый, җәен дә, кышын да безнең өчен тырышты. Мин кечкенәдән үк укытучы хезмәтенең никадәр авыр һәм җаваплы булуын аңлап, күреп үстем. Һәм әти-әнием бу очракта минем өчен өлге, үрнәк. 

«Рус телендәге рэп тыңлыйм»

Татар эстрадасын тыңлыйсыңмы?

Хәзерге татар эстрадасын бик күзәтмим. Чагыштырмача элекеге жырлар бар плейлистымда, гадәттә шуларны тыңлыйм. Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов, Эльмира Кәлимуллина, Асылъярның күптәнге җырларына кабат-кабат әйләнеп кайтам. Инглиз телендәге җырларны бөтенләй тыңламыйм. Ә исемлегемдәге төп өлешне, ничек кенә сәер яңгырамасын, рус телендәге рэп алып тора. 

Ооо, рэп? Кемнәрне, мәсәлән?

Санап чыгыйммы? Иң еш тыңланганнары: Скриптонит, Truwer, V $ X V PRiNCE, Miyagi, Jah Khalib, VERBEE һәм башкалар. Кайберләренең көе, ә кайберләренең тексты көчле. Гомумән, рэпның ритмикасы ошый. Эчтәлегенә килсәк, сүзләр жыелмасы дип бу жанрны еш кыерсыталар. Ләкин мин килешмим. Шактый тирән фәлсәфә бар жырларда. Тоемлый өйрәнергә генә кирәк. 

Татарда бу стиль бик киң таралмаган.

Бик үк киң таралмаган булсалар да, шактый нәтиҗәле иҗат иткән татар рэперлары бар. Элегрәк Шәкүр популяр иде, ләкин яңа жырларының инде күптән чыкканы юк дип беләм. Кайсыдыр бер вакытта үзем бик яратып тыңлаган «Ittifaq» аерым игътибарга лаектыр. Искиткеч шәп көй һәм текст тандемын ишетергә була анда. Хәзерге вакытта яшьләр арасында Усал, Al’Tan бик популяр. Энергетикасы көчле аларның. Үзем бик күзәтеп бармасам да, яшьтәшләрем арасында егылып китеп тыңлаучылар, яратучылар бар. Тулаем алганда, татарча рэп үсештә дип уйлыйм. Киләчәктә дә сыйфатлы яңа жырлар әле туачак һәм үз тыңлаучысын да табачак.

Театрга соңгы тапкыр кайчан барган идең?

Соңгы тапкыр сентябрь ахырында Тинчурин театрына барган идем. Мөмкинлек булган саен кызлар белән йөрергә тырышабыз. Киләсе атнага Камалның ике спектакленә билет алынган. Хәзер чиратта шул.

Театрда кайсы жанрны үз итәсең?

Яраткан ниндидер билгеле бер жанр бар дип әйтмәс идем. һәрберсе үзенчәлекле бит. Сәхнәдәге һәр күренешне йөрәгем аша кичереп утырам, шуңа күрә комедиядә дә, күңелем тулып, күз яшьләре белән елап утырырга мөмкинмен. Ә болай спектакльдән динамика көтәм. Бу сюжетта гына чагылмаска мөмкин. Мәсәлән, күмәк биюләр бар күренешне җанландырып җибәрә. Яки җырлар ниндидер үзенчәлекле төсмер өсти ала.

Киләчәктә язучы булып танылып китәрсең микән? Журналистика өлкәсе сиңа кызыкмы?

Язучы булырмынмы, юкмы — бер Ходай белә инде. «Язучы» дигән сүз куркыта мине, дөресен генә әйткәндә. Бик зур җаваплылык өстәлә бит. Әдәбиятка кагылышлы зур максатларым бар димәс идем. Ничектер вак-вак адымнар белән барам: «языла башлаган шигырьне төгәллисе иде», «шушы сюжетны хикәя итеп язасы иде» дип уйлап йөрим. Минем укыган юнәлешем «Татар теле, әдәбияты һәм журналистикасы» дип атала бит, шуңа күрә журналистика да минем өчен күпмедер дәрәҗәдә кызыклы. Ләкин бу өлкәдә шактый каләм чарларга кирәк әле. Уку йортында журналистика фәннәре чагыштырмача азрак күләмдә укытыла. Әйе, без журналистлар булып чыгарга тиешбез, ләкин бездә күбрәк әдәбиятка һәм телгә басым ясала. Мәкалә яза белмәсәк тә, сүзгә морфологик анализны бик яхшы эшлибез, «Тирән тамырлар”дагы геройларның исемнәрен, сюжет сызыгын да яхшы хәтерлибез. 

Журналист булсаң, кемнән интервью алыр идең?

Кемнәрдән интервью алырга теләр идем микән? Әгәр хыяллар турында сөйләшсәк, дөнья күләмендә танылган биатлончылардан дияр идем. Безнекеләрдән генә түгел, чит илнекеләреннән дә. Үзем кечкенәдән үк бу спорт төрен күзәтеп барганга күрә, һәр нечкәлеге, һәр детале кызык миңа. Ә бераз җиргә төшсәк, әдәбият өлкәсенә мөрәҗәгать итәр идем кебек. Татар язучылары белән якыннан аралашып сөйләшү, кызыксындырган сорауларга җавап ишетә алу минем өчен бик дулкынладыргыч булыр иде. 

Әйтик, Мәхмүт Галәүдән ни дип сорар идең?

Әйбәтләп уйларга кирәк. Андый мөмкинлек бирелә калса, үзенең тарихи язмышына бәйле сораулар урынлы булыр иде. Революция елларын ничек кичерүе, сәяси дулкыннарга карата мөнәсәбәте һәм илһам чыганагы белән бәйле сораулар бирер идем. Аның «Болганчык еллар» һәм «Мөһажирләр» дигән калын романнарын укыдык. Әсәрләр беренче һәм икенче кисәк буларак бара. Белүемчә, аларның дәвамы язылырга тиеш булган. Кәгазьгә төшми калган шул дәвам да кызыксындыра. Милләтчелектә гаепләнгәч, жәза үтәлеп соңгы сулышын алган вакытта нәрсә уйлавы турында сорар идем. Чөнки үтерелгәннән соң озак вакыт узмый, аны аклыйлар…

Кеше язмышы катлаулы да инде.

Бик катлаулы. Кайвакыт мин бу турыда уйларга да куркам. Була шундый хәлләр: юлда очраган сынаулар белән генә түгел, үз-үзең белән дә көрәшергә кирәк. Кеше бит гадәттә караңгы якны гына күрә, ә тормышның якты төсләре, бәхетле мизгелләре игътибардан читтә кала. Яки бәхетле мизгел үтеп киткәннән соң гына без аның кадерен, тәмен тоя башлыйбыз. Вакыт белән бергә атлый белмәү, хәзерге мизгелне тоя белмәү микән инде ул… Икенче яктан караганда, кешегә сынаулар юкка гына бирелми бит. Һәр авырлыктан соң кеше дөньяның яңа якларын ача.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100