Бәхетең хакына...

«Күңелле иде аның белән», — дип искә алырлар микән? «Сөйләштерә дә белде шул, бигрәк ачык иде бит» — дип тә өстәп куярлармы?! Аның төртмә сүзләрен, шуклыкларын, мәзәкләрен ничек сагынмасыннар инде...

Аның «фирменный» мич бәрәңгесен, кетердәп кенә торган тозлы кыярларын, телдән яздырырлык итле ризыкларын бер дә сагынмаслар микән ни?! Үзләренә үпкәләсеннәр! Хәзер көлдерүчеләре дә, күп сөйләп колакларын талдыручылары да, ресторандагы кебек сыйлаучылары да булмас. Тынычлыкта калырлар. Өй тутырып онык үстерерләр. Кышкы озын кичләрнең берәрсендә, ашап утырганда гына үткәннәрдәге кызыкларны сөйләп, елмаеп куярлар бәлки. Искә алучы булса тагын. «Шөкер, котылдык!» — дип амин тотмасалар. Анысы да булырга мөмкин.

«Кайчан сөймәс сөякләренә әйләнгәнмендер?!»

Мышкылдап барган юеш борын очына үртәп кунамы соң бу хәерсез кар бөртеге дә?! Бөртек тә диярлек түгел үзен: мамык кадәр эре-эре, саташкан күбәләкләр көтүе төсле өскә ябырылып юеш кар ява. Керфекнең караларын юып төшергәне җитмәгән, яңакны ялап чылата. Өс-башны, чәчләрне әйтәсе дә юк. Бу кыяфәттә үз чыраеңны көзгедән күрмәвең хәерле.

«Ә аларга нәрсә, җылы өйләрендә исләре дә китмичә утыралардыр». Уйларның үсалы да, үпкәлесе дә кайный башта. Каян килсен монда салкын акыл, хисләр кызулыгына ничек чыдасын?!

Ә өйдәгеләрнең исләре китәрлек ни булган? Киленнәре киткәнен беркем белми бит әле. Йорттагы өлкәннәр түгел, Венер үзе дә авызыннан чыккан уен сүзнең хатыны бәгыренә кадалганын, нинди нәтиҗәгә китергәнен аңламады. Үпкәләрлек әллә ни әйтмәде дә кебек, алар гел бер-берсенә төртелеп, сүз белән чеметешеп торалар. Башкаларга да күңелле. Үзе бер театр! «Мәхәббәт шушыдыр» дип кызыгып карап калучылар азмы артларыннан. Сөмбел дә кызыктырмаслык түгел. Килмәгән ягы юк. Коеп куйган чибәр булмаса да, сөйкемле. Ашка токмач кисеп сала белмәсә дә, ул пешергән ризыклардан авыз итәр өчен бер кунак булганнар кабат әйләнеп килә. Җырлый-бии белмәсә дә, тамадаң читтә торсын. Сөмбел сөйләгәндә черки-чебеннәр дә тәрәзә почмагында тәгәрәшеп, эчләре ката. Венерның әти-әнисе дә киленнәрен бик яраттылар. Бердәнбер улларының бәхетенә куанып яшәр өчен ике катлы олы йорт салып, яшьләрне бергә торырга күндерделәр. Кода-кодагыйлар юклыгына, йөрешер кеше булмавына бераз бетеренеп алдылар анысы, ләкин һәр нәрсәнең дә уңай ягын табарга мөмкин. Алар да сукыр түгел, тиешенчә бәяли белделәр. Өметләре акланды төсле. Менә соңгы арада гына…

«Корт чакканмы җыенысын?» Сөмбел иренең сүзләрендә бер кызык та тапмады. Киресенчә, ачыктан-ачык сөйләшергә йөрәге җитмәгәненә, күзенә туры карап тиешлесен әйтмәгәненә ачуы гына килде. Өйдәгеләр дә үзенә карата салкынайган төсле иде. Ә Разалия апа килеп керсә, нәүмизләнеп кызы турында сораша башлыйлар. Укуы имеш, эше… алдагы көнгә планнары… Венерга авыз суларын корытып йөргәнен киленнәре белми дип уйламаганнардыр бит? Әллә килен турында уйлаудан узганмы инде?! «Онык дип тәмам шаштылар. Үзләреннән торса, бүген таптырырлар иде. Аларга синең табибың ни дә, саулыгың ни», — дип эрегән карга кушылып тәгәрәшкән күз яшьләрен иреннәреннән сыпырып куйды Сөмбел. Үзе дә бик теләп бәби табар иде дә, булмаганын аңлат син кешегә. Җитмәсә, табиблар «борчылыр сәбәп юк, ашыкмагыз» дип торганда. Имеш, уйламаска, борчылмаска гына кирәк. Бар! Көненә егерме дүрт тапкыр бер сүзне төрләндерсәләр, килгән бер кеше: «Бәби көтмисезме әле?» - дип сорап торса, яныңда иреңнең беренче мәхәббәтен уфтанып сагынып утырсалар, борчылмассың! Җитмәсә, Венер да тапкан сүз. «Луиза икенче хатын булып килергә, итәк тутырып бала алып кайтырга риза!» — дип куанып утыра. «Хатының синең бәхетең хакына ни эшли ала?!» — дигәнме? Йокы бүлмәсендәге өстәл тартмасын ачып карасын ир-җәмәгате. Җавап шунда.

Кичке аш вакыты җиткәндәрәк өйдәгеләр киленнең юклыгына сискәнеп киттеме, бер-берсенә карашып: «Сөмбел кайда соң?» - диешә башладылар. Бераз соңара торган гадәте булса да, Венерның хатыны кисәтми йөрми иде. Смсларга да җавап язмый. «Син кайда?» - дигәнне дә, йөрәкле смайликларны да ачып карамый. Номерына барып җиткән җитүен. Ул арада әнисе ишек төбендәге көзге өстәленнән киленнең телефонын табып керде.

— Кайчаннан бирле «пикылдый», Сөмбел онытып калдырган түгелме соң? — дип улына тоттырды. Яңа ел бүләге! Хатыны күптән кызыгып, әмма сорап алдырырга кыенсынып йөргән телефон. Шушы сергә төшенә алуына бик горурланган иде Венер. «Йокларга ятканда да мендәре астына гына куя иде, кулыннан ычкындырганы юк, ничек онытты икән ул аны?!» — дип көлемсерәп куйды ир. Үзе җибәргән смсларны ачып карады. Көн дәвамында башка шалтыратучы да, язучы да булмаган. Аларын да искәрде. Бармаклар никтер фотолар папкасына кереп китте. Сәер. Папка буш. Бераз караштырып утырган арада Сөмбелнең социаль челтәрләрдәге аккаунтлары, контактлары юклыгы да аңлашылды. Телефон бушап калган диярлек.

— Әни, Сөмбел эшкә киткәндә телефон эшләми дип аны-моны әйтмәдеме?

— Ул бүген эшләмәде бит, улым. Өйдә булды.

— Ничек?

— Төпченмәдем инде, балам. Бүген эшкә бармыйм диде. Җыештырды, юды, өйне карады. Бүлмәгезне, киемнәрегезне бик каты җыештырды.

Венер аптырап калды. Отпуск алмагандыр бит? Бу вакытта кайда йөрергә мөмкин хатыны?

— Әни, кая китте соң ул, ничәдә?

— Белмим, улым. Әтиең белән өчләр тирәсендә шәһәргә чыгып кердек, артыбыздан озатып калды. Берәр эше булгандыр. Бер дә әйтми йөри торган гадәте юк иде бит, соңгы арада гына әллә нишләде…

— Ничек «әллә нишләде»?

— Сүз әйтсәң, үпкәләргә тора. Рәтләп сөйләшкәне дә юк. Луиза килсә дә йөзе үзгәреп, тизрәк бүлмәсенә кереп бикләнә.

— Луиза? Ул нишләп йөри бездә? Ничек мин белмим?

— Розалия апаң монда иде, әнисен алырга килде берсендә. Ара-тирә безнең дә хәлне белештереп чыга ул, улым. Акыллы кыз. Юкка гына яратып йөрмәгән идең бит үзен.

— Сөмбелгә дә шулай димәгәнсеңдер бит, әни?

— Ул белгәндер дип уйладым мин. Кемнең үткәнендә ни булмас?

Венер кулын селтәп йокы бүлмәсенә менеп китте. Чыннан да, ялт итеп җыештырылган. Өстәлләрдә, тартмаларда бер артык әйбер юк. Кая яшереп бетергәндер. Киемнәре? Венерныкы гына калган түгелме соң? Юк, ялгыша. Күзенә күренә. Әнә бит, хатынына үзе яратып сайлап алган күлмәкләре, пальтосы, туны шунда. Бу шкаф башка вакытта артык тулып, чуарлыгы белән күзләрне камаштырып торган кебек тоела, ләкин җыештырып рәтләп куйсаң, һәр әйбер чатнап күренеп тора икән. Нинди зур, иркен дә.

Сөмбел ире белән сөйләшергә ничә талпынгандыр. Луизаның соңгы арада еш килүләре, барысының да бер авыздан бала, онык таптырулары үзәгенә үткәнен ипләп, җайлап аңлатасы иде ул. Бары Луизаның йөклелеге хакында ничек сүз башларга белми аптырады. «Кызыксындым, шуңа хезмәттәшләрдән сорадым», — дип әйтсенме?! Килешә торган гамәлме инде. Яралгыдагы, әле тумаган җан турында балалар бүлегендә эшләүче шәфкать туташы каян белергә мөмкин соң?

Шул ук вакытта кияүгә чыкмаган, егете булмаган бу «алиһә» ул кадәр үк изге, саф түгеллеген дә иренә әйтәсе килә. Сүзләрен үлчәп, җайлап йөргәндә, Венер уен-көлке рәвешендә үзенең күңелендәгесен чыгарды да салды бу иртәдә. Эшенә артык ашыга идеме, хатыны тозлап-борычлап җавап бирер дип курыктымы, сүзләрен ишек катында, янган-пешкән кыяфәт белән теленнән селкеп ташлады да, сөеклесенең алсу битләреннән «пәп» итеп тизрәк чыгып йөгерде. Утлы күмер йоткандай колагы ишеткәннәрдән айный алмыйча тупсада озак утырды Сөмбел. Елап та булмый. Әти-әнисен җирләгән көнне сыгып бетергән ахры бар яшен. Үзе бик йомшак күңелле кебек тә. Соңгы елларда бергә яшәгән Фирая апасының да гел: «Кызый, балавыз сыгып утырганчы, ни эшләргә кирәген уйла. Еларга җитешерсең, башта уйла», — дип әйткәннәре аңына сеңеп калгандыр. Фирая апа кеше баласын карарга бик ашкынып тормады анысы, ләкин ятим бала елый-елый үтенгәч ияртте инде. Үзе табиб булганлыктан, Сөмбелне дә медицина көллиятенә урнаштырды, тулай торактан бүлмә юнәтте. Булышмады түгел. Кулыннан килгәнен тырышты. Үзе ирсез, баласыз яшәгәч, Сөмбелдән бик шикләнгән иде. Авыр булыр дип курыкты. Ә баксаң, олыгайган көненә бер дигән иптәш булды.

Бер ноктага төбәлеп озак кына уйланып утырганнан соң эш урынына шалтыратып, берничә көнгә административ ял алды Сөмбел. «Ә аннан кая барырга? Әти-әниләргә ни дияргә? Хәер, аларга уллары аңлатсын. Үзләре карарлар», — дип бүлмәсенә юнәлде. Кая китәргә? Барып керер, сугылыр бер кешең булмаган тәкъдирдә, кая барырга кирәк? Эш һәм торак эзләргә. Беренче чиратта шулар. Башка шәһәрдән. Читтән. Тапмасыннар, бер сүз катмасыннар, җанны актармасыннар, акланмасыннар өчен читкә китеп югалырга кирәк. Артык әйбер җыймады хатын. Кирәк-ярагы кечкенә юл чемоданына сыеп та бетте. «Калганы минеке түгел», — дип япты шкафны.

Ябылган шкаф ишегеннән кулын алмый карашын бүлмәдән йөртеп чыкты Венер. Нидер җитми, җылысымы, нурымы качкан. Һәр нәрсә үз урынында, шул ук вакытта йокы бүлмәсе бушап, моңаеп калган кебек. Утны яктырак яндырып як-ягына каранды ир. Тагын шкафны ачты. Буш ич ул! Буш! Телефон кебек буш! Монда бары Венер хатынына үзе алган бүләк әйберләр генә. Ә Сөмбелнең яраткан вак бөрчекле күлмәкләре, өйдә кия торган футболкалары кая? Ир өстәл өстендәге әйберләрне, тартмаларны искәрә башлады. Башында бер уй. «Кая барсын инде ул. Бичараның сугылыр кешесе дә юк бит. Эше һәм мин генә».

Венер башка шәһәрдән бер ятимәне ияртеп кайткач, өйдәгеләр беркавым өнсез калган иде. Дуслары: «Киленегез атна саен үпкәләп әнисенә кайтып китмәс, «теща» проблемасы да булмаячак», - дип көлешеп куйды. Киленнәренең һөнәрле, белемле, тырыш булуын күргәч, күңелләре эреде өйдәгеләрнең дә. Яраттырмаслык түгел иде шул. Үзе үҗәт, сабыр да. Шук, тапкыр да. Венер аңа бер күрүдә гашыйк булды. Луизасы икенче планга күчте. Аралаша башлагач, кызларны чагыштырды. Командировкада нинди танышулар, мавыгулар булмас, дип кайтып китте. Ләкин күңелгә кергән кешене онытуы җиңелме соң? Ул төшеңә дә керә, уйларыңнан да чыкмый. Һәр бушлыкта, аулак бөтен җирдә аның карашы белән очрашасың, елмаюын күрәсең, җылы сулышын тоясың. Көлгәнен ишетергә зар булып, тавышын сагынып яшисең. Мавыгулар тиз үтә торгандыр да, үтми торган халәте мәхәббәт буладыр бәлки. Луиза - чая, әрсез, үткен кыз. Сөмбел дә төшеп калганнардан түгел, әмма ул камчыламый, сындырмый, ипләп күндерә белә. Менә шул йомшаклыгы якын иде күңелгә. Тормыш авырлыкларын кечкенәдән күргәнгәме, юкка-барга зарланмый, һәр нәрсәдән матурлык табып, булганына сөенеп, башкаларга да тормышның гүзәл якларын күрсәтеп яши белә. Асылында, табигатендә шәфкать туташы бит ул. Фәрештә! Ак халатлы, саф күңелле изге фәрештәнең соңгы арада күңел төшенкелеге сизелде кебек. Әллә тоелды гынамы? Ул борчуларын тирән яшерә иде шул. Бөтен сүзне гел уенга бора иде. Бүген генә күзләрен зур итеп ачып, төбәлеп карап калды. Күңелдә сәер бер шом. Сизенү. Куллар өстәл тартмасына үрелде. Күз алдында иртәнге сөйләшү.

Соңгы арада өйдә Луиза исеме еш яңгырый башлаган иде. Венер әнисенең басымы астында үзенең элекке кәләшен эшкә алуы хакында хатынына кеше җиткергәнче ничек тә җайлап әйтергә кирәген чамалап озаграк йөрде ахры. Ул арада һава торышы кебек вакыйгалар алышынып, уйнаклап алдымы, башын җуйдымы ир. Сөмбел дә ничектер суынып, читләшеп киткән төсле булды үзе. «Әллә авырды микән?» — дигән уй текә кыя итәгенә бәрелгән дулкын төсле тамчыларга вакланып як-якка таралды. «Анализлар бирәсе бар. Бергә барыйк әле», — дип бер-ике дәшкән иде шул. Венерның вакыты булмады. «Соңрак». Берничә тапкыр шулай җавап бирде дә ул, аннан Сөмбел аптыратмады. «Әйе, тартмаларны соңрак та карарга булыр. Эш урынына шалтыратырга кирәк».

Сөмбелнең эш урынына да, хезмәттәшләренә дә шалтыратты Венер. Хатыны үз хисабына ике атнага ял алып киткәнлеге ачыкланды. Кая киткән?! Урамда төн. Кичке аш та онытылды. Суынып калган бүлмә тәрәзәсеннән ябалаклап яуган юеш карның багана яктысында бәйдән ычкына алмаган йонлач җан ияседәй бәргәләнүен күзәтеп торганнан соң өстәлдә калган телефонга үрелде ир. Хатыны шулай чыгып китәрлек сәбәп бар идеме? Бәлки булгандыр да. Ләкин Сөмбел ул сәбәпне белми иде бит әле. Белергә тиеш түгел иде. Луизага да Венер ныклап әйтте: «Аерылмыйм. Шаярдык. Кем белән булмый. Баладан баш тартмыйм. Үземә бирсәң, үстерәм. Ләкин гаиләмне җимермим. Мин Сөмбелне яратам. Ничек бар, шулай яратам», — диде. Хатыны белән шул хакта сөйләшергә җай эзләп йөрде. Ләкин курыкты. Аңламас, ышанмас дип курыкты. Ә менә хәзер Луизаның әнисе белән өйгә килеп йөрүләре ачыкланды. Сөмбелгә берәр сүз әйтмәгәннәрдер бит? Тагын теге өстәл тартмасы. Ниләр ята соң әле анда? Ни бар иде дә, хәзер нәрсә калды икән?!

Венер кискен хәрәкәт белән ачып җибәргән уңайга тартма эчендә яткан дәфтәр бите җилфердәп куйды. Җиткерәсе хәбәр авырлыгыннан саргаеп өлгергәнме, бүлмәнең сүрән утында шулай күренәме… Әллә ни дә язылмаган үзенә. Буш тартмада шул бер биттән гайре берни дә юк. Венер аны урыныннан алмый гына тартманы киереп ачып укыды:

«Хатының синең бәхетең хакына ни эшли ала?!» — дип сорыймы Луиза? Миңа да биргән иде ул бу сорауны. Ләкин башкачарак итеп. Ул чакта эндәшмәдем. Аның белән сүз көрәштерерлек сәбәбем юк иде. Ә менә хәзер икегезгә дә җавап бирәм. Киртә булмыйм. Сау-сәламәт балалар табып, әти-әниләрне оныклар белән куандырып, сөенеп яшәгез».

Поездга утыргач та «ялгышмыйм» микән дип кат-кат уйлады Сөмбел. Ләкин ялгышуларсыз яшәп булмыйдыр инде ул. Яратып та, яратылып та ялгышабыз бит кайчак. Венер белән Луизаның кавышуын да хыянәт дип бәяләве дөресме? Бәлки аларның аерылышулары ялгыш булгандыр. «Бәлки кеше бәхетен җимерүче Луиза түгел, ә мин үземдер… Шул гөнаһым аркасында кысыр калганмындыр», — дип күз яшьләренә буылды хатын.

Вакыт узгач, ул үзенең сау-сәламәт булуына төшенәчәк әле. Мәхәббәтнең дә бер генә төрле булмавына инанып, ихлас гаҗәпләнәчәк. Ә Венер?! Баштарак бәлки сагынгандыр. Аныкын кем белгән. Ир кеше бит ул. Хис-кичерешләрен дә күпләр кебек эчендә җыеп тора торгандыр. Сөмбелне эзләде, әлбәттә. Инде таптым дигәндә генә улы туды… Аннан кызы… Беркемнең сүзенә дә карамый Сөмбел дип исем куштырды. Луизаны түр башына алып кайтып утыртырга да ашыкмады, балалар хакына дип әти-әниләре өйләнергә күндерде. Олыларга нәрсә, аларның гыйшыклыктан узган, онык сөяселәре, нәселне дәвам иттерәселәре килә. «Үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк», — диләр. Ә көрәштә билгеле, җиңелүчеләр дә була. Бөтен кеше дә җиңсә, көрәш булмый бит инде ул. Яраткан кешеңнең бәхетенә киртә булмау гаепме? «Бәхетең хакына», - дип ялгышучылар азмы?

Эш көне күптән тәмамланса да, Сөмбел өенә кайтырга ашыкмый. Үткәннәргә нокта куеп, тормышын кат-кат яңа биттән башларга туры килгәнлеген уйламас өчен эш белән мавыгудан да яхшысы юк. Күченүләр, шәһәрдән шәһәргә йөрүләр, ниһаять, калага китерде.

Хисләр, дуслар, мөнәсәбәтләр — бар да яңа, үзгә. Шуңа бераз җиңелрәк, рәхәтрәк тә. Үткәнеңне сөйләмәсәң, берәү дә белми. Сине бүген ничек тойса, шулай кабул итәләр.

Медицина өлкәсенә бер килгән кеше һөнәрен алыштырса да, шул тирәдән ерак китми торгандыр. Бераз укып, белем һәм акча туплап, стоматология бүлеге ачып җибәрүе белән улларын гына түгел, үзен дә гаҗәпләндерде Сөмбел. Бу эше күңеленә якын, кадерле. Ике студентлы гаиләгә дә яхшы терәк.

Тешен дәваларга килеп утырган кыз үзе артык ябык булса да, ничектер сөйкемле. Ни өчендер кайбер баланы кочагына алып сөясе, табыннар корып тәмләп ашатасы килә Сөмбелнең. Ләкин барысын да түгел, кайберләрен генә күңеле артык үз итә.

— Сезгә Сөмбел апа гына дип дәшсәм мөмкинме? Әтиегезнең исемен иҗекләп кенә әйтә алам, телем көрмәкләнә.

— Ярый инде, апаң булып торыйм. Хәбибрахмановна диюе читенме? — дип шаярып шелтәләгән кыланды тагын үзе. Шулай, бер белмәгән кешегә якты чырай күрсәтсәң, хәерче кебек түреңә барып утырыр.

Студент тормышын яхшы күзаллагангамы, бу баланы ничектер яратып калгангамы, ул аны кичләрен, эш сәгате тәмамлангач кабул итәргә ризалашты. Адашы да бит, җитмәсә! Юллар, чакрымнар арасында адашып калган яшьлегенә дә охшаган төслеме шунда. Аннан соң, кичләрен өстәмә эш булуы Сөмбелгә бер кыенлык та тудырмый. Кызыклы әңгәмәдәш тә булып чыкты Сөмбел-студентка. «Мин әтием белән генә болай рәхәтләнеп, шаярып сөйләшә алам!» — дигән була тагын. Бер белмәгән чит кеше белән аралашуның үзенең бер тәме бар шул аның, ачылып китәсең. Бу кеше серләреңне танышларыңа, якыннарыңа сөйләмәвенә дә ихлас ышаныпмы, тирәнгә яшерелгән хисләрең, борчуларың белән уртаклашасың. Аннан ул синең тормышыңны белмәгәч, вакыйгаларны да үзара бәйләп, нидер фаразларга, үзе уйлап чыгарган уйдырмаларга ышанырга өлгерми. Сабыр гына тыңлый, аңлый һәм ничек әйтсәң, шулай кабул итә кебек. Асылда ничектер, анысы билгесез. Ләкин чит кешеләр белән аралашуның менә шундый рәхәт бер ягы бар. Ике Сөмбел дә бу дулкынны тоеп алды, күрәсең.

— Эх, Сөмбелка! Синең кебек бер кызым булмады, ичмасам! — дип студентны кочаклап ук алды табиб.

— Улларыгыз бар…

— Аллага шөкер! Икәү. Әллә таныштырып карыйммы сезне? Алар синнән бераз кечкенәрәк булыр да бит, кем белә… Бер-берегезне ошатсагыз…

— Шаярмагыз инде, Сөмбел апа. Минем ирем үземнән биш-алты яки ун яшькә зур булырга тиеш.

— Ник алай дисең?

— Ир кеше акыллырак, җитдирәк булса яхшырак бит инде ул. Андый яшьтәшләрне каян табып бетерәсең? Барысы да сабый кебек.

— Мин дә шулай уйлый идем синең кебек чакта.

— Һәм…

— Үземнән биш яшькә өлкән егеткә үлеп гашыйк булдым.

— Ә ул?

— Ул да мине яраткандыр инде. Әйе, бераз яраткандыр. Һич югы гашыйк булгандыр.

— Ярату белән гашыйк булуның аермасы бармы?

— Гыйшыклык вирус кебек, иммунитетың көчле булмаса, еш йогарга мөмкин. Ә ярату - ул гомерлек чир инде. Аннан арынуы тагын да авыр.

— Берсе дә кирәкми икән алайса. Минем сәламәт буласым килә, – дип тагын көлке капчыгына кагылды яшь пациент.

— Сөмбел апа, ә син яратасыңмы?

— Ә мин табиб бит, оныттыңмы әллә? — шаяру катыш чынлап сөйләшү кайчак коры дөреслектән күпкә рәхәттер ул. Кайбер сүзне ачыктан-ачык әйтергә күңел дә кушмый, йөрәк тә җитми. Кеше ишетүеннән бигрәк, үзеңә ачыласың бит. Үзеңнең хәйләңне чәлпәрәмә китерәсең. «Яраттың ни дә, яратмадың ни…» Сөмбел өенә кайткач та озак уйланып утырды. Ирен җирләгәнгә дә ничә ел. Уллары укуда. Шөкер, урнаштырды. Үзләре дә тырыш. «Әллә Сөмбелне үземә торырга чакырыйм микән?» Икенче көнне күрешү белән тәкъдимен әйтеп тә салды хатын.

— Сез шундый ягымлы, Сөмбел апа. Әбием дә шундый иде. Ә әни белән без көндәшләр кебек. Яратмый ул мине.

— Кит әле, алай да буламыни?

— Әтинең гаебе инде бу. Тискәре бит ул, үзсүзле. Мине ике ут арасында калдырганын аңламыймы, әнидән ни өчендер үч аламы, белмим. Бүген үк исемемне алыштырырмын кебек иде калага килгәнче. Ә хәзер икеләнеп калдым. Киңәш бирегез әле, Сөмбел апа. Нишлим икән?

— Мин теш табибы, тешеңне дәвалап бирәм менә. Ә киңәш бирә алмыйм. Күңелеңне тыңла.

— Ялгышсам?

— Кем ялгышмый? Барыбыз да ялгышабыз. Шул ук вакытта беребез дә нәрсәнең хак, нәрсәнең хата икәнен белмибез.

— Сезнең икеләнгән, ике ут арасында калган булмагандыр. Шуңа фәлсәфи фикер йөртәсездер.

Ах, кызый, авызыңны үлчәп ачсаң! Менә шулай уйлап бетерми генә кешегә бәя бирү бар шул. Ачык күңелле, гел күтәренке кәефле кеше кайгы-хәсрәтләрне күрмәгәндер, бу дөньяда гел ваемсыз булып, рәхәттә генә яшәгәндер төсле тоела. Ачып кара келәтен! Кемнеке буш?

— Бәлки син хаклыдыр, бала. Кунакка булса да киләсеңме соң миңа? Кем кызы әле син, Сөмбел «кемовна»? Картаңны ачып карарга да кул җитми һаман…

— Венеровна! Сезнеке төсле авыр түгел минем әтинең исеме.

Сөмбел кулындагы телефонын идәнгә төшереп җибәрде. Өстенә салкын су койдылармыни? Икенче яктан уйласаң, беткән ди дөньяда Венерлар!

— Ә исемеңне нигә алыштырмакчы буласың?

— Яратмыйм. Сезнең белән танышканчы яратмый идем. Әни мине шул исемем өчен күралмый. Сездән менә шушы өч күрешүдә тойган наз-җылыны мин әнидән гомерем буена күрмәдем. Үзе каты бәгырьле дә түгел бугай. Абыйны кочаклый, иркәли, күреп торам бит. Миңа гел «бала» дип кенә дәште. Кызым да дигәне булмады.

— Ничек инде?

— Әти кыз бала теләгән. Исемен «Сөмбел» дип кушасын да алдан ук, әле әни авырга узганчы ук әйтеп куйган. Әни мине тапмас өчен ничек тырышканнарын үзе сөйләде. Сөйләттем. Каршысына килеп утырдым да: «Мине күралмавыңның сәбәбе булырга тиештер бит, ачыктан-ачык сөйләшик, әни. Әллә үгиме мин, көндәшеңнең баласы түгелдер бит?» — дип сорадым. Башта яңагыма чабып җибәрде. Кабат елый-елый барын да сөйләде. «Кеше баласы булсаң, миңа күпкә җиңелрәк булыр иде, баш тарта алыр идем синнән, үзем тапканга авыр», — ди. Кабат әтидән дә сораштым. Аның белән җиңелрәк. Серләрен белгәнемне әйткәч,ачылып китте. Елады. Күз алдына китерәсезме, әти елады. Әби исән чакта аның белән борчуларын уртаклаша торган булган. Хәзер миңа бераз сөйләштерә. Сөйгән кызы аңлашмыйча чыгып качмаса, бәлки барысы да бәхетлерәк булыр иде дә бит, кем белә. Аны да аңлап була, ныклап уйлый калсаң. Шулай да сезнең белән танышканчы исемемне күрә алмый идем. Ә хәзер белмим инде. Теге апаны да әти юкка гына яратмагандыр. Әби белән икесе гел: «Кара әле, кешене исем нишләтә. Коеп куйган Сөмбел үсеп килә бит», — дип күз кысышып мине сөяләр иде. Мин белмәгән теге Сөмбелне әле шулай әйтте, әле болай эшләде дип еш кына искә алып көлешәләр иде. Әни шул чакта ниләр кичерде икән? Менә шул юләрләр йортыннан калага укырга чыгып качтым хәзер үзем дә. Әтинең теге Сөмбеле шикелле. Әти көненә биш-алты тапкыр шалтырата, юк-бар сүз булса да сөйләттерә. Һава торышын, ни ашаганымны, кемне күргәнемне сораштыра. Әни атнага бер, анысы да әти алдында гына.

— Әниеңнең исеме ничек? — Сөмбел шушы минутта теләсә нинди исем ишетергә риза иде. Берсеннән кала. Шул исемне ишетсә, тәне чемердәп җаны куырылды гел. Ул гына була күрмәсен! Беткән ди җир шарында Венерлар, Сөмбелләр…

— Әнием Луиза. Сезгә ни булды, Сөмбел апа? Агарынып киттегез? Кызлар! Кем дә булса! Ярдәм итегез!

Дөнья тар. Калганы — күңел киңлеге. Таулары, елга-урманнары, юл-чакрымнары бары тик иллюзия генә. Кем ничек кабул итә ала. Үзеңнән качып булмый. Язмыш үргән ятьмәне никадәр турасаң, өзгәләсәң, яндырсаң да, үткәннәргә бәйле җепләре өзелми. Гомер бит ул, ничек өзәсең аны? Тормыш бит ул.

Кечкенә Сөмбел исемен алыштырмады. Сөмбел Хәбибрахмановнаның кемлеген аңлагач, бераз читләшкән иде дә, ләкин ни өчендер шушы хатынны сагынып, өенә үк эзләп барды. Сереңне аңлар кеше булуы да тансык икән. Сөйләшер сүзләр чигү бизәгедәй бер-берсенә үрелеп кенә торды. Бөтен кешегә дә ачылып китә алмыйсың. Кемдер алдында икеләнмичә үзең булуы рәхәт.

Туган йортына кайткан саен ягымлы итеп дәшә, ярдәмләшә торгач, әнисе белән дә аралары җылынып китте. Монда да Сөмбел апасының үгетләүләре, киңәшләре файдасыз калмады. Луизаның күңеле йомшардымы, олыгайган саен басылуы идеме, хәтта ара-тирә «кызым» дип тә ычкындыра башлады. Сөмбел вәгъдәсендә торды. Адашын тапканын өйдәгеләргә сөйләмәде.