Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер бәхетсез - гел бәхетсез түгел...

Марат Дания белән аерылышкач та хәмергә үрелмәде. Ул яшь кызга өйләнде, ел саен ураза тотты, намазларын калдырмады.

news_top_970_100

Галия үзе гаиләле булгач, үз тиңен очрата алмаган дус кызлары турында да озак уйланып утыра иде. Бигрәк тә тома ятим булып калган дусты Дания өчен борчылды. Кызның ялларда кайтып йөрер, кайгысын-шатлыгын уртаклашыр якыннары да калмады бит. Кайгы аларның гаиләсенә көтмәгәндә килде, эштән кайтып килгән әтисен машина таптатты, аннан әнисе белән әбисе авырып, бер-бер артлы вафат булды. Кайгыдан арынып яши башлаган гына иде, бертуган сеңлесе дә машина астында калып үлде. Дания бу кайгыны ничек кенә күтәреп бетерә алгандыр, үзе генә белә… Ул сәламәтлеге какшап табибларга да йөрде, «бар проблема да стресстан», диделәр аңа.

Галия ире белән киңәшләшкәч, Данияне иренең туганы белән таныштырырга булды. Яшь гаилә аларның икесен дә кичке ашка чакырды. Бу кичтә яшьләр уртак тел таба, аралашып китә алмады. Әмма соңыннан аларның очраша башлаулары билгеле булды, никах көне билгеләнгән иде.

Әмма кыз белән егетнең уртак танышлары килеп чыгып, яшьләрнең арасына керде. «Юләрме син исереккә кияүгә чыгарга? Ул әнисенең үзәгенә үтте инде, әле айныганына күп узмады», — диде таныш апай.

Дания башта аптырап калды. Алар ярты ел очрашалар, Маратның бер тапкыр да исерек килеш килгәне юк. Әмма мөстәкыйль яшәргә ияләшкән кыз ышанычсыз кеше белән гомерен бәйләргә курыкты. Марат гаиләсе белән кызның кулын сорарга килгәч, никах булмаячагын әйтте.

Соңрак Дания бер ир белән никахсыз гына яшәп карады, бәхете булмады. Ул ир юктан да көнләште, еш кына кул күтәрә иде. Дания аннан көчкә качып котылды.

Ә Марат Дания белән аерылышкач та хәмергә үрелмәде. Күрше авылда яшәүче яшь кызга өйләнде. Яшь гаилә район үзәгендә коттедж салып чыкты, бер-бер артлы өч балалары туды. Яшь ирне эшендә дә хөрмәт иттеләр, ул үзенең алыштыргысыз белгеч булуын күрсәтте. Марат ел саен ураза тотты, намазларын калдырмады.

Гаиләле ир Галиядән Даниянең хәлен белешеп торды. Ахырдан гел бер сорау биреп куя иде ул: «Баласы юкмыни әле?» Галия Маратның бөтен нәселе балалар яратуын, һәрберсендә 3-4 бала булуын белгәнгә күрә, аларның кавышмавына куанып та куя иде.

Әгәр Марат белән Дания кушылып, балалары булмаса… Галиягә Марат алдында, иренең туганнары алдында уңайсыз булыр иде… Димәк, аларның аерылышуы - язмыш эше.

Дания ике бала белән ялгыз калган иргә кияүгә чыкты. Хәзер балалары бар, әмма Марат аның турында сорамый инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100