Спекулянт (Мидхәт Садыйков)

Бер ай элек Өммикамалның утызны узып баручы кече оныгы үзеннән биш яшькә кече бер авыл малаена кияүгә чыкты.

Ә туй буласы көн дүрт-биш ай элек үк мәгълүм булган иде. Бу хәбәрне аңа килене җиткерде. Ә бер көнне ул Өммикамалны аяктан егарлык сорау биреп куйды:

 — Әни, «хрущевка»дагы бер бүлмәле фатирыңны балаларга бүләк итеп биреп булмасмы икән? Кияү буласы егетнең дә шәһәрдә торыр урыны юк ди…

Үзе җавап көтеп тормый гына өйдәге вак-төяк эш белән мәшгуль булды.

Өммикамал карчык исә бик авыр кабул итте бу тәкъдимне. Ул ашаудан калды, күзенә йокы кермәс булды. Ул ни дип җавап бирергә дә белмәде. Кире үз өенә кайтып китү турында да уйланып алды… Ә туй көннәре аның күңеленә кара күләгә төшерә барып, һаман якынлаша иде…

Әнә шулай, үз-үзен эчтән битәрләп яткан көннәрнең берсендә булачак кияү белән оныгы кайтып кермәсенме? Кулларында чәчәк, торт. Йөзләрендә нур, ихласлылык, эчкерсезлек. Булачак парның яшьлек хисләре дә ярларыннан ташып чыгып, йөрешләренә, күз карашларына, телләренә күчкәнлеге сизелеп тора. Килеп керү белән үк оныгы:

 — Әбекәй, бу Алмаз, ишеткәнсеңдер инде…

 — Ничек ишетмәсен инде, нурлы күз карашларына чаклы минем дәү әнигә ошаган ич ул, — дип, Алмаз аның янына барып утырды.

 — Әбекәй, бу матур оныгыңны миңа бирерсез микән? — дип, балаларчарак итеп, уены-чыны белән сорап куйды ул.

 — Менә, кызым ни дияр бит, ул әйткәнчә булыр, — диде Өммикамал.

Яшьләрнең күз карашлары очрашып алды, ирен читләренә җиңелчә елмаю чыкты. Аннары әбинең оныгы:

— Мин чәй куям, бераздан торт белән чәй эчеп алырбыз дип, кухня ягына чыгып китте.

…Туйлар гөрләп үтте. Яшь парларны котлап конверт-конверт акчалар янына конверт-фатир да өстәлде. Яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтару кирәклеген кияү кеше дә бик яхшы аңлады, һәм ул Өммикамал карчыкка көтелмәгән тәкъдим ясап, аның аһ-ваена карамастан, үзләре белән туй сәяхәтенә, Төркиягә алып китте… Өммикамал карчык бу турыда бәйнә-бәйнә итеп күршедә яшәүче ахирәтләренә сөйләде.

–…Оланнар башта мине диңгез буенда ял итүчеләр сыман итеп киендерделәр. Шорты, берничә коену костюмы алдылар. Киң кырлы эшләпә, кара күзлек тә киеп җибәргәч…

— Әстәгъфирулла! Әстәгъфирулла! — диешеп куйдылар ахирәтләре.

 — Ул диңгезнең матурлыгы, чисталыгы. Суының җылылыгы, дулкыннар кочагында йөзүнең рәхәтлеге…

Аннары, кабаланып, төрек мунчасы турында сөйләргә кереште.

 — Кияү «хамам» дигән җирдә ун тапкыр массаж алырга кушты, акчасын да үзе түләде. И-и андагы рәхәтлек, бер якта ир-атлар, икенче якта — без. Кайнар ташка аркаң белән ятасың…

— Әбиләрнең шар булып ачылган күзләре берара йомылмас булды, алар, сорау бирүдән куркып, хәтта авызларын да яулык чите белән каплап ук утыра башладылар.

— Әйе. Шундый чибәр, яшь төрек егетләре башта өстеңә бер капчык тәмле исле сабын күбеге коя, аннары махсус бияләй киеп шул күбек астына кереп китә. Әрсез, йомшак бияләйле кулларның кайларда йөргәнлеген синнән башка берәү дә белми… Алга таба үзеңне генә икенче бүлмәгә алып кереп китәләр. Аннары зәйтүн мае белән муен сөягеннән башлап аяк табаннарыңа чаклы ышкып чыгалар. Оҗмах инде…

 — Онытып торам икән, иртәнге якта мин аэробикага да йөрдем бит әле. Яшьләрдән бик калышмавыма үзем дә сөендем.

Өммикамал, сүзен гамәл белән дәлилләп күрсәтәсе килепме, урыныннан кузгалып, бер-ике адым читкә китте, аннары бераз гына итәген күтәргән итте дә, шалт итеп шпагатка утырды.

Ул берни булмагандай торып басты, итәген каккалап алды, аннары тагын нидер сөйләргә дип авызын ачкан гына иде, үзләренә таба килеп баручы киявен күреп, тукталып калды.

— Исәнмесез, апалар! Исәнме, әби!

— Әби, мин балет театрына билетлар алган идем, берәр сәгатьтән килеп җитәбез, әзерләнә тор. Төркиядән алган теге күлмәгеңне кияргә онытма, — диде дә артык сүз катып тормыйча китеп тә барды.

— Ярар, кызлар, алайса иртәгә кадәр, — дип, карчык өенә кереп китте.

Әбиләр, берара дәшми-нитми генә Өммикамалның тирбәлебрәк атлаган гәүдәсенә бераз сокланып, бераз көнләшеп дигәндәй, карап тордылар да:

— Спекулянт спекулянт инде, дигән нәтиҗә ясадылар. — Совет заманында шул иде, хәзер дә шул.

…Ә инде торак мәсьәләсенә килгәндә, яшьләр әбинең «хрущевка»сына күченмәделәр. Киресенчә, алар ел ярым эчендә «Салават күпере» микрорайоныннан өч бүлмәле фатир сатып алдылар.

Фельетон «Чаян» журналыннан алынды.