Иремнең балалары миндә ачу һәм нәфрәт уята | intertat.tatar

Иремнең балалары миндә ачу һәм нәфрәт уята

Мин өч ел элек кияүгә чыктым. Беренче күрүдә үк булачак ирем Рамил белән белән бер-беребезгә баш югалтып гашыйк булдык. Шуннан конфет-букет чоры башланды, бүләкләр, очрашулар, чәчәкләр…

Мин Рамилнең ике бала белән ялгыз калганын белә идем, ул миннән моны яшермәде. Без танышканда аның игезәк уллары Илназ белән Илнурга 4 яшь иде. Үзе гел эштә булгач, балалар вакытлыча аның сеңлесенә яшәп тора, аларга алимент түлим дип сөйләде. Мөмкин кадәр күбрәк алар янында булырга тырыша, әмма гел өйдә дә тора алмый, чөнки кайвакыт аңа төнлә дә эшләргә туры килә. Сеңлесенең балалары юк, ул үзе ярдәм тәкъдим иткән, әмма Рамил белән бергә яши башлауга ук балаларны үзебезнең янга алып кайттык. 

Миңа бик авыр булды. Ирем көченнән килгән кадәр ярдәм итте, әмма бөтен мәшәкате миңа эләкте. Ашарга әзерләү, җыештыру, балаларны карау… Бер айдан минем күзләрем тартыша башлаган иде инде. Шул вакытта гына няня ялладык, минем эшләр бераз булса да җиңеләеп китте. Шулай ук кайвакыт иремнең сеңлесе дә булыша иде, әмма ул бик сирәк килде. 

Ирем бик кайгыртучан, игътибарлы һәм яхшы әти булды. Минем өчен дә аз тырышмады. Ялларда гел өйдә булды, балалар белән кайнашты, әмма миңа вакыты калмый иде диярлек. Әйе, без компромисслар таба идек, мин сабыр булырга, бөтен сорауларны тыныч кына хәл итәргә тырыштым, озак уйлансам да аңа кияүгә чыктым. Рамилне бик яраттым, аның балалары да миңа әллә ни борчу-мәшәкать тудырмады. Үги әни роле минем өчен бик җиңелләрдән булмаса да, малайлар белән уртак тел таба алдык. Аларны карый алачагыма шикләнмәдем, чөнки балалар белән эшләгәнем бар, лагерьда әйдаман да булып эшләгән идем, туганнарга да ярдәм иткән булды. Үземне нәрсә көткәнен яхшы аңладым, әмма бик үҗәтләнеп тотындым. Бөтенесен дә үземә генә җигелеп тартырлык та булмасын, әмма ярдәмсез дә калдырмаска.   

Өч ел шулай яшәдем мин. Малайларны балалар бакчасына, соңыннан әзерлек дәресләренә йөрттем, ә быел менә мәктәпкә керәчәкләр. Әзерлек тулы куәткә бара.

Әмма минем нерваларым бирешә башлады бугай. Бу балаларны ярата алмадым. Үзләрен бик ямьсез тоталар, мине тыңламыйлар, бөтен нәрсәне бозып, җимереп кенә йөриләр. 

Акча җитмәгәч, нянядан да баш тартырга туры килде, мине эшемнән кыскарттылар, өйдә генә утыра башладым. Менә хәзер уйлыйм: эшне дә, өйне дә берьюлы алып бара алмаячакмын икән бит. Вакытым булганда заказга тортлар пешерәм, әмма моннан әллә ни зур акча керми инде. 

Акча җитмәү һәм нервыларым какшау аркасында ирем белән дә сөйләшми башладык. Ә мин бит аны һаман да бик яратам, ул да безнең өчен кулыннан килгәнчә тырыша, эшендә дә югарырак вазифага иреште, әмма эше тагын да артты һәм мин аны күрмим диярлек.

Барысын да ташлап китәсем килә, әмма Рамил үзе генә балаларны карый алмаячак. Бер ызгышканда ул аларны әбиләренә — үзенең әнисенә авылга кайтарып торырга тәкъдим итте. Мин риза, әмма мин китсәм, алар анда кайчанга кадәр калачак? Алар белән кем шөгыльләнәчәк? Әмма үзем дә башка болай яши алмыйм, туйдым. Бик тә үз балам булуын теләдем, әмма барып кына чыкмады, югыйсә, ирем дә, мин дә сау-сәламәт. Гел нервыланып, борчылып тору аркасындадыр дип уйлыйм.

Минем үз фатирым бар, шунда китә алам. Әмма яраткан ир-атымны борчу-мәшәкатьтә ялгызын гына калдырып китү дә яхшы түгел. Оят. 

Шулай ике арада бәргәләнәм. Аның балалары хәзер миндә ачу һәм нәфрәт кенә уята.