Үткәннәр өчен җәзамы? (Зәмирә Сәмигуллина)

Чит илгә юллама тотып кайтып кергән Ниязны өйдә тынлык каршы алды. Ә өстәлдәге кәгазь кисәгендә хат...

Интернет түләү кәгазенең икенче ягында Ниязга хатыныннан берничә сүз. «Синнән китәм, яратканымны таптым. Балалар хәзергә синдә яшәсен. Мине эзләмә, мин исән».

Ниязны ток суккандай булды. Аз сүзле, тыйнак кына хатыны берничек тә болай эшли алмас. Шаярткандыр дип уйлады. Ул арада балалар мәктәптән кайтып керде. Ике улы, аптырап, агарынып басып торган әтиләрен күреп, курка калдылар. Нияз хат турында сиздермәде, үзен кулга алып, табын әзерләргә тотынды. Балалар, бер-берсен бүлдереп, мәктәптә булган хәлләрне сөйләргә кереште. Тыңлап, җавап биреп кенә өлгер малайларга. Иң кызыксынучан чаклары. Чәйләп, ашап, бераз телефонда уйнап алгач, балалар әниләренең өйдә юклыгын искә төшерде. Эштән кайтыр вакыты да үтеп бара.

 — Әти, әни эштә озак торамы әллә бүген, — диде олы малай Әмир.

 — Әниегез бүген Индира апагызда кунакта, аларда куна кала. Иртәгә сез кайтканда өйдә булыр, — диде ата кеше, ялганын сиздермәскә тырышып. Үзе, тәмәкесен кабызып, ишегалдына чыгып китте. Хатны укыгач та, әллә ничә тапкыр шалтыратып, «не доступен» җавабын ишетсә дә, кабат хатынының телефон номерын җыйды. Тагын шул ук җавапны ишетте.

Нишләргә?

Полициягә хәбәр итәргәме?

Эзләмә, дигән бит. Аптырады Нияз. Күршеләргә дә кереп булмый. Йөрешмиләр. Йокы турында әйткән дә юк, керфек тә какмады ул төндә Нияз. Малайларны йокларга яткыргач, кабат-кабат хатны алып укыды. Яратканымны таптым дигән бит… ничә еллар буе яратмый гына яшәгән? Тик торганда югалуына караганда, шушы сүзе аптыратты. Яратмыйча ундүрт ел яшәп була микән?

Буладыр инде Нияз, менә булган бит, дип үз соравына үзе җавап бирде. Хатынының ни өчен бу адымга барганын, кая киткәнен аңламаса да, Аллаһ Тәгалә бу сынауны үткәннәре өчен биргәнен аңлады ир. Шуңа күрә илереп елый да, өстәл дә суга алмый. Чөнки, үзе егылган еламый…

...Нияз беренче тапкыр егерме бер яшендә өйләнде. Авылдагы иң тәртипле гаиләдә үскән Алсу белән тормыш кордылар. Ике кыз, бер улы туды. Кулы эш белгән Нияз гаилә тормышын тулай торактагы бүлмәдән башлап җибәрде. Тимерчелек эшен яхшы белгән ир гаиләсен өч-дүрт елда өч бүлмәле фатирга урнаштырды. Акрынлап йорт төзеп чыкты. Йортына күчкәч, фатирын сатып, чит ил машинасы алды. Тимер эшләнмәләрен заманча, купшы, матур итеп байлар, акчалы кешеләр эшләтте. Шулай итеп Ниязның бабасыннан өйрәнгән һөнәре зур бизнеска әйләнде.

Менә шундый күп акчалы, бай эшмәкәр Нияз берсендә эштән кайтышлый ипи кибетенә сугылды. Һич кергәне юк иде кибеткә. Хатыны ипи алып кайтырга дип шалтыраткач кына керәсе итте. Кешенең эштән кайта торган вакыты булгачмы, кибеттә халык күп. Ипи алып чыгуына кибет ишек төбендә бер кыз баланың күңелсез генә басып торуын күрде. Моңарчы да өлкәннәргә, мохтаҗларга битараф була алмаган Нияз кызга дәште.

— Ярдәм кирәкме әллә, сеңлем. Ник болай күңелсез.

— Әнине көтәм, — диде кыз.

Шул арада урамның икенче ягыннан алпан-тилпән атлап чыгучы хатын-кызны күрде Нияз. Ә ул хатын кызы янында торган ирдән оялыпмы, кулындагы шешәсен түшенә яшерде. Кыз бала, башын аска иеп, әнисе артыннан иярде. Һинд киноларындагы кебек чибәр, озын чәчле, төз буйлы кызны кызганып карап калды Нияз. Ничек тә аңа ярдәм итәсе, әнисе юлыннан җибәрмичә, тормыш упкыныннан коткарасы килде. Башка көнне дә кыз күренмәсме, дип шул урам аша уза торган булды. Тырыша торгач очратты ул аны. Бу юлы үзе үк сыра тоткан иде кыз.

— Үзеңәме?

— Юк, әнигә, — диде кыз.

— Ризык алырга акчагыз бармы? — дигән соравына җавап ишетелмәде.

Нияз кызны кибеткә алып керде. Ярмалар, токмач, чәй, шикәр комы алып машинасына төяде дә, кыздан адресын сорады. Менә шулай танышты ул Ләйлә белән. Алар күптән түгел генә Нияз яши торган кечкенә шәһәргә күченеп кайтканнар икән. Әтисе юк, әнисе көн-төн эчә, бер абыйсы төрмәдә. Ләйләгә 17 яшь. Кыз баланың иң хыялый, ялгыша торган чагы. Ялгыш юлга кереп әрәм булмасын өчен Нияз аңа мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итте. Өс-башы начарлыгын күреп, кием-салым алырга акча бирде. Бернинди хак та сорамады. Үзенең ятим узган балачагын күзаллап ярдәм итәсе генә килде. Моны хатыны Алсу да, туганнары да белде.

Әмма ярдәм итү, тора-бара мәхәббәткә әйләнде. Нияз Ләйләгә гашыйк булды. Ул биргән акчаларга матур киемнәр, кыска итәкләр дә кигәч, унҗиде яшьлек чибәр чын-чынлап ирнең йөрәгенә керә башлады. Ниязның аны кочаклыйсы, яратасы килә башлады. Әмма, кыз балага тияргә ярамый. Бу — гөнаһ! Аннан башка тора да алмас кебек.

Ләйләгә унсигез яшь тулгач, өйләнешергә тәкъдим ясады. Яраттымы, юкмы, үзе дә аңламады кыз. Үзеннән унике яшькә өлкәнрәк Ниязга кияүгә чыкты. Нияз беренче гаиләсеннән китте, балаларына ярдәм итеп яшәде. Йорт салып чыгу турында борчылмады ир. Бизнес гөрләп бара, заказлар күп, акча кереп тора. Җыйнак кына йортны да бер ел эчендә төзетеп чыкты. Ул арада беренче уллары туды. Халык гайбәт сөйләсә дә, янында яшь, чибәр хатыны булу Ниязга көч өстәде. Кыяфәткә әлләни кызлар күзе төшәрлек түгел иде ул үзе. Шадра битле, ябык чырайлы, чәче дә коела башлаган ирнең янәшәсендә шундый гүзәл хатын булу аңа хәтта горурлык та өсти. Беренче гаиләсендәге балаларына да ярдәм итте, укырга кертте. Ләйлә икенчегә дә малай алып кайтты.

Ләйләсен эшкә чыгармады ир, хатынның үзенең дә әлләни теләге юк иде булса кирәк. Балалар кечкенә вакытта өйдә дә эш күп. Шулай да хатынына үзе теләгән кирәк-яракны алырга ай саен хезмәт хакы түләгән кебек акча биреп барды. Ә менә малайлар бер-бер артлы мәктәпкә китә башлагач, Ләйләнең дә кеше арасына чыгасы килә башлады. Нияз бик хупламаса да, тора-бара ризалашты. Ләйлә үзенә инде эш тә табып куйган. Дус хатыны янына базарга кием-салым сатарга керде. Өч-дүрт ай узмады, сәер яклары күренә башлады хатынның. Моңарчы тыйнак кына, тыныч булган хатын өйгә шатланып кайтып керә, кычкырып сөйләшә. Кыскасы, кәефләнә. Кайчакларда хәмер исе дә килә. Нияз Ләйләнең әнисе кебек эчә башлавыннан курыкты. Базарда аралаша торган дуслары да кәефләнергә яратканлыктан, аны бу эшеннән чыгарып, үзенә аерым кибет төзеп бирде. Кечкенә генә кирпечтән корылма төзеп, азык-төлек кибете ясады. Сатуы әллә ни бармаса да, шунда мәшәкатьләнеп аракы, дуслар турында уйларга вакыты калмас, дип уйлады.

Уйлары, планнары хак булды Ниязның. Ләйлә тынычланып калды, көн саен эшенә ашыкты. Исәп-хисапны үзе алып барды, балаларны да тәрбияләде. Нияз бәхетле тормышына сөенеп бетә алмады. Ел саен чит илгә ял итәргә алып барды. Ләйлә ике бала тапса да, элекке матурлыгын, зифалыгын югалтмады. Ә Нияз янәшәсендәге яшь, чибәр хатыны белән горурланды.

...Менә шулай тын гына яшәп ятканда, өйләнешкәннәренә ундүрт ел узгач, Ләйлә юкка чыкты. Ни уйларга да белмәде ир. Әнисе дә күптән үлде, башка якын туганнары да юк. Тик торганнан кая китәргә мөмкин. Гаиләдә бар да җитеш, бар да бар, ызгышып-талашып та яшәмиләр.

Өч көн узды, Ләйлә өйгә кайтмады. Кич эштән кайтышлый Нияз хатынының күңелле кыяфәттә тулай торакка кереп киткәнен күрде. Ир дә артыннан иярде. Бүлмәдә очраштылар. Ләйлә уңайсызланмады да, аптырамады да. «Мин хәзер монда яшим, бүлмә сатып алдым. Бу яңа ирем — Айдар, мин сине яратмыйм, үзеңә башка хатын тап, өйлән», — диде, күзен дә йоммады.

Коелды да төште Нияз. Бер сүз дәшә алмады ир. Чибәр, сылу яшь хатыны янындагы яшь ирнең якасыннан алып, коридорга төртеп чыгарды. «Балаларга ни дип әйтим, үзең кайтып аңлат малайларга», — диде ир. Акырмады, янамады. Кычкырасы, хатынын бу эше өчен җилтерәтеп өенә өстерәп алып кайтасы килсә дә, тукталып калды. Чөнки, йөрәге аңлады: бу аңа беренче гаиләсен калдырып киткән өчен җәза һәм сынау.

Ә Ләйлә Ниязны яратып яшәмәде. Балалар үсеп җиткәч булса да, бу карт ирдән китәчәген планлаштырып, иргә сиздерми акча җыеп яшәде. Ир үзе алып бирмәсә, кием-салым сорап та аптыратмады. Йортка да тегене-моны алыйк, дип сорамады. Чит илгә барыйк дисә дә, бик авырлык белән генә ризалашты. Шулар сәбәпле Ләйлә иренә акыллы, сабыр тоелды. Ә хатынның уе башкада иде. Яратмады ул аны. Эчкече энисе белән яшәгән хәерче тормышыннан качу өчен генә чыкты ул аңа. Ирне яратмагач, малайлары өчен дә өзелеп тормады. Чөнки ул үзе дә ана һәм бала мәхәббәтен тоеп, гаилә җылысында үсмәде.

Тормыш кайчакта менә шундый көтелмәгән борылышлар да ясый.