Әтине югалту ачысы: «Улым» дип дәшсен иде...» | intertat.tatar

Әтине югалту ачысы: «Улым» дип дәшсен иде...»

Малайларга әти кирәк, «улым» дип дәшсен, өй салганда киңәш бирсен, оныкларын алдына утыртып яратсын иде…

Туган йортка бертуганнар гаиләләре белән берәр бәйрәмгә җыела. Әтиләре тальян гармунын сузып җибәрә, әниләре такмаклар җырлый, туганнар аралаша, мактанышып та ала. «Менә хатынга алтын сәгать бүләк иттем әле», — дип әйтеп куйды Илгизәр хатынының беләген күрсәтеп. «Кая, кая? Әллә алтын?» — дип күз салды туганнар.

Атланмайга кытлык заман, шоколадлы майның сатуга чыккан гына вакыты. Аны ул вакытта «блат» буенча гына алалар иде. Ә Илгизәрнең чын мәгънәсендә майда йөзгән вакыты, кибетләргә сөт ризыклары ташый, документсыз гына май алып чыга һәм сатып акча эшли. Шулай баеп та киттеләр. Икенче кайтканда хатынына зәңгәрсу чәшке тун алып бирүе белән мактанып алды.

Байлык кешене боза дип тикмәгә әйтмәгән борынгылар. Илгизәр дә исерткеч эчемлекләр белән мавыга башлады. Иртәгә иртүк руль артына утырып эшкә бару да туктата алмый иде аны. Казан урамында нинди зур машинада исерек килеш йөри башлады. Салган баштан холык та начар, гаиләгә дә көн бетте. Хатын ике бала белән фатир «снимать» итәргә чыгып китте. Илгизәр ике ел чамасы фатирны бүләргә ризалашмады.

Шуннан олы малае әтисе янына күчте һәм урам тәрбиясендә үсте. Бу салган килеш руль артында йөрү юньлелеккә илтмәде, Илгизәр машина йөртү таныклыгын алдырды һәм эшсез калды. Ә башка эш белми, белергә теләми. Ярый ул кышта авылда яшәүче әти-әнисе үгез дә, тай да чалганнар иде, ике бот чамасы ит җибәрделәр.

Хатыны белән аерылышуны авыр кичерде ул, ялгыз авылга кайтырга гарьләнде. Еллар буе кайтмады. Эшсез калганын да туганнарына белдермәде, сер бирергә теләмәде. Ул вакытта ипи, тоз алырга да акчасы булмаган. Бер сүзе җитә иде, туганнары ташламый иде бит. «Әти машина йөртү таныклыгын алдыргач, тозсыз суда пешкән ит ашап тордык, итне күрә алмас дәрәҗәгә җиттек», — дип сөйләде ничә еллар узгач улы.

Соңрак Илгизәр хатыны белән фатирны бүлде, бакчаны саттылар. Үзенә бүлмә алды, хатын белән кече улы бер бүлмәле фатир алды, олы улы өйләнде.

Июньдә ул такси белән авылга кайтты. «Мин эшләргә кайтмадым, ял итәргә кайттым», — дип яланаяк чирәмгә басып йөрде.

«Шундый рәхәт, җирдән энергия алам. Мин әни янына да кайтмадым, мин әти янына кайттым (3 ел элек вафат булган иде). Төшемә керде, миңа кара пәлтә кидерде. Менә туп-туры зиратка, аның янына кайттым», — диде ул күңелгә шом салып.

Ул арада әнисе янына кереп чыкты, аннары күршедә генә абыйсының гаиләсе яши торган йортка сугылды. Туганнарының балаларын нык ярата, аларга «племяннигым, племянницам» дип дәшә иде. (Хәер, үз балаларын да яратты ул. Мунчага алып кереп чабындыра, аннары бергәләп карда әвәләнерләр иде.) Бу юлы племянницасы 7 айлык улы белән кунакта иде. Ул баланы «племянницамның улы» дип яратып чөйде, «Ике атнадан мин дә бабай булам бит, малай була диделәр, коляска алып бирәм дидем», — дип сөйләп алды. Абыйсының хатыныннан авылдагы хәлләрне, яшьтәшләрен дә, Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүче улы турында да сорашты. «Минем кебек десант бит! Мин аны армиядән каршы алып, аның белән десантларча сөйләшәм әле», — дип горурланып та алды.

Аннары абыйсы Искәндәрнең эштән кайчан кайтуын сорады. Казан белән авыл арасы 40 чакрым гына булуга карамастан, алар еллар буе күрешми иде. Абыйсы бармады, ул кайтмады… Туганнар җыелышкач та, Искәндәр мәҗлес азагына кадәр Илгизәрне көтә иде. Ә кайчандыр мәҗлес түрендә мактанып утырырга яраткан Илгизәр ялгызлыгыннан кимсенеп, туганнар белән очрашуга да килми иде. Бу юлы абыйсының эштән кайтканын урамга чыгып утырып та, елга буен әйләнеп килеп тә, өйгә кереп тә көтте. Сабырлыгы гына җитмәде, китеп барды. Эх, булсын иде ул вакытта абыйсының кәрәзле телефоны, чакыртып кайтарыр иде. «Басуда телефон белән нишлим?» — дип алдыртмады шул Искәндәр.

Кич урамда уйнап йөргән кызы, эштән кайткан әтисенә: «Илгизәр абый кайткан иде», — диде. Шул вакыт абый кеше корт чаккандай «кайда?» дип өзгәләнде. Күршедә торган әнисе йортына йөгермәкче иде, «Ул Казанга китте инде», — дигәч, «Ник җибәрдегез, ник көтеп тормады?» — диде. Бу аның туганын күрәсе килеп өзгәләнүе һәм башка очрашу алмавын сизенүе иде…

Август уртасында бер кичне Илгизәрнең улы әтисенең вафат булуын хәбәр итте. Абый кешегә энесе турындагы бу хәбәрне ишетү авыр булды дип кенә әйтү аз. Энесенең мәетен авылга алып кайтканны көтеп вакыт узмаячагын аңлап, Искәндәр эшкә тотынды… Утын кисте, утын ярды, машинасын ремонтлады, вакыт тимәгән эшләргә дә чират җитте.

Дуслары, танышлары, туганнары авыр чакта терәк булырга теләп, хәл белергә килә. Ничек шулай килеп чыккан? 46 яшь кенә иде бит. Ә абыйсы үксеп еламас өчен эштән аерылмый гына җавап бирә. Абый кешенең башында сорау боткасы кайный. Энесенең мәетен йорт янына алып кайтыргамы, туры зираткамы? Ничек кенә 80 яшькә җиткән әнисенә бу хәбәрне әйтергә? Ана йөрәге түзәрме? Авыл картлары белән дә киңәшләшеп карады ул. Кемдер әниеңне аяктан егасың килмәсә, әйтмә, диде. Икенчеләре мәңгелек үкенеч калмасын, әниең улы белән хушлашсын, диде…

Озату мизгеле бик авыр булды. Нигә кеше җыелуын аңлап өлгермәгән ана исәрләнеп елады, балалары кулында сыгылып төште. Әле укол кададылар, әле дару ашаттылар…

Абыйсының улы армиядән отпускка кайтуында десант абыйсын җирләп китте. Ул да авыр тойгылар белән хезмәтенә китте. Аның да хезмәт итеп кайткач, абыйсы белән хис-кичерешләрен уртаклашасы килде. «Көтәм, десантларча сөйләшәбез», - дигән иде бит…

Илгизәр ул вакытта «КАМАЗ» машинасында эшли иде, Самарага командировкага барган. Ниндидер төзексезлек сизепме, милиция посты каршында туктаган, перчаткасын кигән, тагылма арба эләктерелгән урынны карый башлаган һәм йөрәген тоткан да егылып үлгән. Барысы да постта торган милиция хезмәткәрләре каршында булган. Илгизәрнең вакытында машинасын туктатуы, бәлки, кемнеңдер гомерен дә саклап калгандыр.

Олы улы әтисен җирләп кайткач, баскыч төбенә утырды да: «Сез күз алдыгызга китереп карагыз, Самарага мәетен алырга дип килдем. Аның перчаткасын да салдырмаганнар, хәтта гәүдәсен сузып та салмаганнар, кәкрәйгән килеш калган, ниндидер сарайда салам өстендә ята иде», — дип елап сөйләде…

Илгизәрнең балалары гаиләдәге хәлләрдән гыйбрәт алып үскән булып чыкты. Малайлар үз юлларын тапты, гаилә корды, тырышып тормыш йөген тарталар, ләкин аларга әти җитми. Булсын гына иде, «улым» дип дәшсен, өй салганда киңәш биреп куйсын, оныкларын алдына утыртып яратсын иде…

Илгизәрнең оныклары авылга кунакка кайтырга ярата. Аларга да бабай җитми, Илгизәрнең абыйсын якын итәләр. Абыйсы да аларда энесен «күрә», аларның күңелләрен күрергә тырыша, атка утыртып йөри, шәһәр баласына тансык булган хайваннарны күрсәтә. Икенче караганда, алар белән шаярышып борчак чистартып утыра…