Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кое рәнҗеде микән? (Зәмирә Сәмигуллина)

Киров ягыннан Казанга бара торган электр поездына Шәмәрдән тукталышында утырдым. Ул яктан килүче электричкалар иртәнге якта гел тулып килә. Утырырга урын да бик калмый. Халык барасы җире булса иртәдән юлга чыга шул. Кукмара ягыннан, Шәмәрдәннең үзеннән Казанга йөреп эшләүчеләр дә бардыр инде.

news_top_970_100
Кое рәнҗеде микән? (Зәмирә Сәмигуллина)
pixabay.com/ru

Ул көнне дә бер абзый янында гына калган иде буш урын. Җәй көне тамбурда басып барырга да була. Кыш көне салкынрак. Түзмәслек түгел, шулай да җылыда утырып баруы рәхәтрәк. Электричка вагоннары бик чиста, җылы бит хәзер. Аннан соң монда рух та башка. Таксилардагы кебек шырпы тартмасына кереп тулышып, ят исләргә баш әйләнеп барасы түгел. Монда кайчакта романтиканы да тоярга мөмкин.

Ул көнне әллә ни романтикага урын калмады калуын. Янына килеп утыруга теге абзый тәрәзә ягынарак күчеп куйды.

— Куллар тыңламый башлады бит әле, сеңлем, — дип әйтеп куйды уңайсызлангандай. Бөтенләй бер кулсыз дип куркып калдым. Бер як кулы кием эченә яшерелгән икән. Кышкы киеме эченнән кулын чыгаргач, тагын да аптырадым. Авырткан кулы аз гына салкында да туңганлыктан, кышкы киеменең җиңен кимичә эчкә яшергән. Бер кулның биш бармагында да кабартма кебек шеш. Моның кадәр шешле абзыйның сөйләшергә яратучы, ачык күңелле икәнен сизгәч, үземә дә рәхәт булып китте. Юлдашың шундый ипле, ачык кешеләр белән булганда юл озынлыгы сизелми бит.

— Алтмыш елга якын эшләп сынатмаган иде, менә узган ел кышка кереп барганда әллә нишләп үзгәрә башлады әле. Кайларда, нинди генә авыр эшләр эшләмәдем шушы кулларым белән, — дип сөйли башлады абзый. — Әти янында тимер-томыр арасында кайнаша башлаган идем балачактан. Шуңадыр инде техниканы бик яраттым. Трактор маеның исләренә кадәр яратам. Хатын көлә инде, безнеке хушбуй исен сизми дә, аңа трактор, машина исе булса шул җитә, ди. Балалар бәйрәмнәрдә сибенә торган нәрсәләр алып кайтып бирәләр, тора инде ул шунда шкафта. Сипмәсәң үпкәлиләр. Гомер буе яратмадым хушбуй, авылдагы ир-аттан трактор мае исе килергә тиеш. Авылдагы механизатор хушбуй сибенеп йөргәч нәрсә була ул аннары. Трактор мае исе — ул җир исе, икмәк исе.

Авыртмаганда кулларның бар икәнен дә белмәдем. Бөтен кеше дә шулайдыр инде, шулаен. Армиядән кайткач та, чылбырлы тракторга утырдым. «ДТ-75»кә. Сез хәтерләмисездер дә, кабинасы зәңгәр төстә иде беренче утырганының. Аның белән җир сөрдем. Туган як басуларында җир сөрүнең, чәчүлек җирне тырмалауның рәхәтлеген механизатордан да яхшырак аңлаучы юк аны, сеңлем. Техниканы гел тәртиптә тотам, чистартып, карап, төзәтеп кенә торам. Анда җиде ел эшләгәч, чылбырлы тракторга күчерделәр. Берзаман авылдан яшьләр китә башлады. Техникага утырырга кеше юк. Без берничә ир-ат кына калдык техника йөртерлек. Авылда ирләр бар инде. Кайберсе «салдым» белән дус, кайберсе техникадан курка.

Шуннан берара берүземә ике-өч техника калды. Элек саламны кырга өяләр иде, кыш көне тарттырып алып кайтышлы. «ДТ» белән салам тарттырып алып кайтам да, «Беларусь»ка утырам. Анысы белән фермага тирес чыгарырга китәм. Шул арада Хәмбәл кичтән хәйран гына салган иде, бүген эшкә килә алмаган. «Зинһар, тегермән тартырга булыш, малларга он бетте», - дип бригадир килә. Төшке ашка да кайта алмый калган чаклар күп булды. Зарланып түгел, сагынып сөйлим. Яшьлек булган, арылмаган, кайда куйсалар, шунда эшләгән. Балалар үскәнен күрми калсак та, балалар өчен, дип яшәлгән, саулык булган. Менә пенсиягә дә ничә ел бар бит әле. Яз җиткәнен икенче төрле көтәбез без механизаторлар. Җир ачыла, тракторлар кырга чыга башлый. Хәзер техникалар да уңайлы, тузан да юк, җылы, рәхәт. Саулык кына сынатырга тора.

Быелгы язны бигрәк тә көтәм. Кулымның төзәлеп китүенә дә язга өметләнәм. Үзеңә чир килеп ябышмыйча, бер нәрсәгә ышанмыйсың икән. Унике яшендә малаебыз бик авырды, тәненә күп сызлавык чыгып, ярты еллап интекте. Өшкерүче әбиләргә йөртте инде хатын. Бервакыт кайтты да, багучыга барып карыйк әле, ди. Пыр туздырдым инде, нинди багучы әкиятен тыңлап йөрмәкче буласың, булмаганны, табибка барырга кирәк, дидем. Мин мырлаганга карамаган, алып барган. Малаегызга бик каты күз тигән, бабай кешегә өшкертергә кирәк, дип кайтарган. Авыл мулласы өшкергәч бетте бит теге сызлавыклар, берәм-берәм тишелеп акты. Бәлки бетәр вакыты да җиткән булгандыр. Ну интекте инде малай. Сызланудан елаганын күреп, үзем дә елый идем кызганып. Бала авырганда бик читен бит, үзеңә алырдай буласың чирен.

Менә олыгайгач үземә дә барырга язган икән багучыга. Ноябрь аенда бик каты кулым сызлап уянып киттем. Шул көннән туктап та тормый, күзгә күренеп шешләр арта башлады, кечкенә генә бетчәдән генә башланган иде. Табиблар биргән уколлар, мазьлар калмады. Шуннан хатын, әйдә багучыга барып карыйк әле, ди. Ышанмыйм бит инде мин андый нәрсәгә. Кул сызлауга түзә алмагач кына бардым. Килеп керүгә, багучы түти, сиңа авылыңдагы карчык әйткән бит инде, нәрсәгә монда кадәр килеп йөрдең, үз авылыңдагы карчыкны тыңларга идең, ди. Белмим, шул багучының сихере булдымы, шалт итеп Мәхфүзә карчык күз алдына килеп басты. «Үзең беләсең бу кулларыңның ник шешә барганын, яз җитүгә чистарт, бәлки ярдәм итәр, мин сиңа ярдәм итә алмыйм, үзең сорап алган чир», — ди. Баш түбәсенә китереп суктылармыни...

Бакча башында иске кое бар иде. Узган ел җәй бакча коймасын яңарттык та, коены күмеп калдырдык. Әллә ни тирән кое да түгел инде ул үзе. Бурасы череп төшкән, черек калдыкларын да шул чокырына тутырдык. Суы корыган диярлек, шулай да астан күренер-күренмәс кенә суы бар кебек, бөтенләй үк корып бетмәгән. Черек койма-такталарны да салып, күмеп куйдык без моны. Балачакта шуннан су китереп үстек. Мунчага да, малга да, ашарга-эчәргә дә шул кое суын тоттык. Хәзер су йортка кергәч, коега йөрешле түгел бит. Шул коены күмгәндә, әнинең чордашы Мәхфүзә апа күреп алды. Ярамый торган эш кыласыз түгелме, балакайлар, коены күмәргә ярамый бит, дип кисәтү ясады. Аны-моны уйлап тормадык, күмеп куйдык. Менә кышка кереп барганда тик торганда кул башта төн йоклатмыйча кызды, йөз энә белән кадаган кебек. Аннан вак бетчәләр чыкты кызарып, күзгә күренеп шешә башлады, башта бер бармак, аннан икенчесе, өченчесе, таш кебек каттылар. Әйбер дә тотып булмый, хәлсез. Менә бүген дә Казанга табибка баруым. Кар ачылуга коены чистартып, буралап куясы булыр булуын. Аңарчы да тик торып булмый бит, сызлавына түзәр хәл юк. Профессор ни әйтер?..

Электричкадагы юлдашның кайдан, кем исемле булуын да сорарга онытылган. Сөйләгәнен шаккатып тыңлап бара торгач, Казанга да килеп җиттек. Ул Компрессор тукталышында төшеп калды, улы шунда каршылыйсы икән. Мин төшәсе тукталыш - тимер юл вокзалы иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 март 2023
    Исемсез
    зэмирэ Самигуллинанын ижатын яратам.Тормыштан алынган.Мэгьнэле ,чыккан язмаларын калдырмыйча укып барам.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100