Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нинди мәхәббәт? Миңа синең акчаң гына кирәк иде…»

Дәниф Гөлгенәгә өйләнде. Менә инде ул аның белән берничә ай яши, әмма үзен бер мизгелгә дә бәхетле итеп тойганы юк.

news_top_970_100
«Нинди мәхәббәт? Миңа синең акчаң гына кирәк иде…»
pixabay.com/ru

«Нәрсә генә булса да, мин гаиләмне ташларга җыенмыйм. Син мине аңларга һәм моның белән килешергә тиеш», — диде Дәниф бүлмә буйлап күзләрен йөртеп чыкты да, ниһаять, сөяркәсенең күзләренә күтәрелеп карады. Ә Гөлгенә үпкәләгән кыяфәт чыгарган, әмма күзләре хәйләкәр песинеке кебек елмая. 

Дәниф, гадәттәгечә, бу елмаюның нәрсә аңлатканын аңлый алмый тилмерде. Бер мизгелдә ул бу сүзләре белән сөяркәсен түгел, ә үзен ышандырырга тырышкан кебек тоелды.

Тормышында Гөлгенә барлыкка килгәннән бирле Дәниф көчле мавыгу тойды, әмма тора-бара бу чибәр хатынны югалтудан да курка башлады. Үзен көннән-көн ныграк газаплаган бу хисне Гөлгенәдән яшерергә тырышты, аңа сиздерәсе килмәде. Ә Гөлгенәнең серле яшел күзләре күңел төпкеленә төшеп, аны китап кебек укырга сәләтле иде…

Кирәк булган бит шул кичтә төнге клубка барырга! Моннан яхшы нәрсә килеп чыкмаячагын сизенгән иде бит, югыйсә. Әмма шулкадәр яңа хис-тойгылар кичерәсе, гаилә һәм эш мәшәкатьләрен бераз гына онытып торасы килгән иде шул.

Дәниф 38 яшендә мөмкин булган бар нәрсәгә дә иреште дияргә була: уңышлы гына эшләп килгән фирма булдырды, искиткеч хатын-кызга өйләнде, кызы һәм улы үсеп килә. Шәһәр читендә хан сарае кебек йортта яшиләр, елга ике тапкыр дөньяның үзләре теләгән почмагына сәяхәткә баралар. Рәхәтләнеп, шатлана-шатлана, шөкер итеп кенә яшә дә бит инде. Ләкин Дәнифкә яңа эмоцияләр тансык иде, адреналин җитмәде. Һәм бу адреналинны аңа Гөлгенә бирде дә инде.

Төнге клубта яшел күзле чибәркәй белән күңел ачып алу тормышын шулкадәр үзгәртер дип башына да китереп карамады Дәниф. Ул бары тик беразга онытылып алырга, яшь тәннең тәмен һәм ләззәтен татырга гына теләгән иде. Ул моңа кадәр дә очраклы танышкан чибәркәйләр белән дәртле төннәр уздыра иде, әмма моны хыянәткә санамады, үзенә ниндидер начар йогынтысы булыр дип тә баш ватмады. Үпкән-кочкан - җилгә очкан, дип кенә кабул итә иде. Дус егетләре дә үзләренең мәхәббәт маҗаралары белән уртаклаша иде. Әмма Дәнифнең бу мавыгулары һәрвакыт иң кызыклысы була торган иде, чөнки ул теләсә кайсы кызның башын әйләндерә ала.

Әмма уеннан уймак чыга шул. Көтмәгәндә бу хәл аның файдасына бармый башлады. Кунакханә номерында Гөлгенәнең кочагында уянып киткәч, Дәниф үзенең беркая да барасы килмәгәнен, ә бары тик шушы гүзәл кызның чәчләренә башын салып ятасы килгәнен генә аңлап алды. Аңа Гөлгенәдә бар нәрсәсе ошый иде: зифа гәүдәсе, озын толымнары, тәненең хуш исе… Ә барыннан да ныграк күз карашы сокландырды аны: серле, ымсындыргыч караш… Дәниф кабат-кабат Гөлгенәгә әйләнеп кайта иде, аның кочагында башын югалта, хәтта шулай йөри торгач үзе дә сизмәстән Гөлгенәнең кубызына бии башлаганын аңлап алды. Ул бит гел үзе теләгәнчә эшли торган, үз сүзендә нык торган ир-ат! Ничек шулай була алды? Ә монда мөһим очрашуларны күчерә, чөнки Гөлгенә «Миңа үземә генә ямансу», дип зарлана. Эш күплекне, командировкаларга йөрүне сылтау итеп, хатынын алдап өеннән чыгып китә. Хатыны аны моңсу һәм үпкәле күз карашлы белән каршы ала башлады, әмма ул берни дәшми, гаепләми, сораштырмый. Дәниф хатынын жәлләде, аны аңлый иде һәм балалары янында аз булы өчен үзен гаепләсә дә, берни эшлә алмый иде. Ул Гөлгенәгә магнит кебек тартылды. Ә кыз аның тыелгысыз тартылуын сизеп, Дәнифне орчык кебек биетте, аның хисабына яшәде, үзе теләгән вакытта шалтырата, үзенә уңайлы вакытта очрашулар билгели. Дәниф аның болай көй көйләтүенә үпкәли дә иде, әмма моннан аның кызга тартылуы, аңа булган дәрте көчәя генә.

Берсендә шулай да Гөлгенә аны сайлау алдына куйды: яки ул, яки хатыны. Ул вакытта Дәниф аңа гаиләсен болай гына җимерә алмавын, әти кеше буларак балаларының сүзен тыңларга тиешлеге турында аңлатты. Гөлгенә йөзен сытып елмайды да, Дәниф аның өчен «снимать» иткән фатирдан китәр өчен әйберләрен җыя башлады.

Гөлгенә җиңде. Дәниф хатыныннан китте. Хатыны гауга чыгарды, балаларын да катнаштырды. Алар исә: «Әти, китмә инде», - дип ялынды. Гөлгенәдән кала бар кеше дә газап чикте, ул гына тантана итә иде. Хәтта Дәниф хатыны, балалары белән яшәгән өйдә яшәргә дә кыенсынып тормады. Ә элекке хатыны һәм балалары өчен Дәниф шәһәрнең икенче башында йорт сатып алды. Үзенең бу мәхәббәт уены өчен артык кыйммәт түләде Дәниф. Акчалата гына түгел, ә күбрәк рухи яктан түләргә килде аңа. Балалары исә әниләре яклы булып, әтиләре белән аралашудан баш тартты.

Дәниф Гөлгенәгә өйләнде. Менә инде ул аның белән берничә ай яши, әмма үзен бер мизгелгә дә бәхетле итеп тойганы юк. Гаиләсе алдында үзен гаепле итеп тою, яшь хатынының көйсез характеры гаилә тормышы алып барырлык түгел иде. Ә гел акча таләп итеп торуы Дәнифне матди яктан да, рухи яктан да арытты. Хатын-кыз тозагына эләгүен аңлап, депрессиягә бирелә башлады. Өстәвенә, Гөлгенә өйләренә шау-шулы компанияләр җыя башлады. Дәниф эштән кайтканда еш кына үз өендә таныш булмаган кешеләргә тап була, алар аның өендә күңел ача, аның ризыкларын ашый, аның бассейнында коена. Бу аның ачуын бик чыгара иде. Әмма Гөлгенә төннәрен Дәнифне тынычландыра, аның күңелен күрә белә иде шул, шуңа күрә моны бик оста файдаланды.

Берсендә Дәнифнең эшлекле очрашуы булмый калды. Берничә буш сәгате барлыкка килгәч, Дәниф өенә кайтып килергә уйлады. Әмма өендә күргәннәрдән аның тез буыннары калтыранып һәм башы әйләнеп китте. Аларның йокы бүлмәсендә Гөлгенә бер яшь егетнең кочагында назланып ята иде. Икесе дә салмыш. Күргәннәреннән Дәнифнең каны кайнады, ул Гөлгенәне җилтерәтеп алды да:

«Ничек булдыра алдың?! Ә безнең мәхәббәт?» — дип кычкырды.

Ә Гөлгенә оятсыз елмаю белән иренең күзләренә карап:

«Нинди мәхәббәт? Миңа синең акчаң гына кирәк иде!» — диде.

«Син миңа үз өемдә хыянәт иттең!» — дип кычкырды үз-үзен белештермәгән Дәниф.

«Таптың әйтер сүз, аңа калса, син дә хатыныңа хыянәт иттең инде», — дип җавап кайтарды аңа Гөлгенә.

Дәниф ярсып китеп, аны кысып тотты да, үзеннән этеп җибәрде. Хатын егылып башын бәрде һәм аңын югалтты.

Бераз вакыт узгач Дәниф Гөлгенә белән аерылышты. Хәйләкәр хатын суд аша аннан зур гына суммада акча алуга да иреште. Дәнифнең кайнар мәхәббәте нәфрәткә әйләнде. Сагышка бирелгән Дәниф беренче хатыныннан һәм балаларыннан елый-елый гафу сорады, әмма аны кызганучы һәм тыңларга теләүче булмады. Дәниф сагышын, кайгысын аракы белән басарга гадәтләнде.

 Берсендә исерек килеш, үз-үзен каргап урамнан барганда елга буенда туктады һәм суга карап катты. «Төпкә үк сикерергә иде хәзер, барысы да бетәр иде», — дип уйлады һәм башыннан мәкерле уй сызылып узды. Кинәт кенә якында кемнеңдер елаганын ишетеп туктап калды, ул кеше кычкырып, өзгәләнеп елый иде. Дәниф берничә адым атлады да, гомере белән хушлашырга теләгән тагын бер ир-атны шәйләп алды. Бу кеше суга иелеп, упкынга таба бер адым ясарга кыймыча тора иде.

«Әй, нишлисең син? Бәлки кирәкмәс?» — дип сорады якыннарына ярдәм итеп ияләнгән Дәниф. Бу таныш булмаган кешегә дә ничек тә булса ярдәм итәсе килеп китте аның.

Тегесе исә елаудан шешенеп беткән йөзен Дәнифкә таба борды да:

«Әй, нәрсә беләсең соң син! Минем бөтен гаиләм авариядә һәлак булды. Хатыным һәм ике балам! Бу тормышта башка беркемем дә, бернәрсәм дә юк минем. Нигә яшәп торырга?» — диде ул бөтен хәсрәтен Дәниф белән бүлешергә теләгәндәй.

«Кирәкми, болай эшләмә. Моның белән генә кайгыдан котылып булмый. Синең әле бөтен гомерең алда. Якыннарың күктә күреп-белеп тора, алар синең гомереңнең шушылай өзелүен тели дип уйлыйсыңмы? Алар хакына тукта, алга таба яшәргә көч тап үзеңдә!» — диде Дәниф. Әйтерсең, бу сүзләрне әлеге таныш булмаган ир-атка түгел, ә үзенә әйтә иде.

«Нинди дурак булганмын бит мин, — дип уйлады ул бу бәхетсез ир-атта үзен күреп. — Әмма минем өмет бар әле. Гаиләмне кире кайтарырга була…»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100