Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәрес (Люция Әблиева)

Хатын-кызларны күп лыгырдый дигән булалар. Булды ди! Алар әле, иптәшкәем, дәүләт сагында торган хезмәткәрләр кебек: ләчтит сата, сөйләгән нәрсәсе юк. Ягьни, урысча әйткәндә: «обо всем и ни о чем».

news_top_970_100
Дәрес (Люция Әблиева)
pixabay.com/ru

Әллә ниләр беләсең, бигрәк белемле кеше кебек такылдыйсың, димәгез. Китапханәче Галиәкбәрнең хәләл җефете мин. «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың», — диләр бит. Китапханәдәге бар булган китапны укып бетерә язгач, әзрәк акыл да кергәндер инде.

Болай үземә килгәндә, гади пешекче мин. Тормыш иптәшемне «пешекләргә» дә шактый гына остарып барам. Бәй, шулай булмый! Теле теш арасына «сыеп» бетми. Ярый да ул кирәген генә сөйләп, телен кирәк җирдә генә «кашыса». Юк! И ярата инде җәелеп китеп, йортта булган-булмаганны уңга-сулга «сиптерергә». Урамга чыксаң, җыеп бетерермен, димә! Алай гына да түгел әле, кайчагында «шыттырып» та җибәрә.

Сөйлим инде, сөйләгәч, булган гөнаһы да бетәр. Кичә иртән сарык суйган идек. Эшкә барышлый: «Бәлеш бигрәк шәп булды», — дип, капка төбендә каз бәпкәләре саклап утырган Гәзимәттәйгә сүз катып киткән. Әбекәең кереп, килененең тетмәсен теткән. «Әнә, күрше Саниядән үрнәк алыр идең, ирен иртүк бәлеш белән сыйлый», — дип. Шундый чакларда бәрепләр үтерәсе килә дә бит! Юк, берни эшләп булмый, ни дисәң дә, адәм баласы, әйдә, яшәсен дисең.

Үзәккәйләремә үткән чаклары күп булды инде, анысы яшерен-батырын түгел. Инде яхшылап та аңлатып карадым, тиргәп тә файдасы булмады. Нигә өйдәгене өләшергә инде, беткәнме әллә сөйләр сүз! Рәхәтләнеп илнең тышкы һәм эчке сәясәте, икътисады турында гәпләш. Бу өлкәдә белемең кирәкле дәрәҗәдә түгел икән, һава торышын тикшер. Инде бер дә булмаса, сары гәҗитләрдә язылган яңалыклар белән бүлеш.

Шулай да җае килеп чыкты әле. Әйттем ич, китапханәче хатыны мин дип. Күп укуның файдасы зерә дә бар ул — баш та ярыйсы гына эшли, тормыштагы сорауларга җавап та табыла. «Галиәкбәр, берүк әлегә бер кешегә дә ычкындырма, сине авыл советы рәисе итеп куймакчылар», — дидем беркөнне кич шыпырт кына. Ул төнне йокламады егеткәем!

Ике көн авыл өсте тыныч булды алай. «Әллә төзәлүе шушы микән?» — дип уйлап та куйдым әле. Ну, өченче көнне шаулады гына дөнья, малай. Сез дә ишетмәдегезме, ары-бире? Әлдә рәис Тәскирә апаны алдан кисәтеп куйган идем, тәки инфаркт алыр иде, малайкаем!

Үпкәләп йөрде инде бераз абзыегыз. Әллә мин уйлап тапкан «дәрес”тән риза булмады, әллә чынлап та рәис буласы килгән, белмәссең. Тик шулай да аңлаштык, аерылышуга ук барып җитмәде. Гәрчә… бик якын килсәк тә. Бәй, чүт кенә «рәис» дигән кушамат такмадылар бит үзенә. Аның каравы, хәзер — «өйдәге — өйдә, мөнәсәбәтләр — түрдә!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100