Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әйдә өйгә!» (Сәлия Гарифуллина)

Картаеп беткән эткәй элеккеге хуҗасын аяусыз үлемнән коткарып кала аламы? Ала икән шул.

news_top_970_100

«… Авырта! Уф, ничек авырта… Тын алып та булмый, каһәрең…» Яшь кенә ир бакчадагы эскәмиягә ауды. Сулышы ярдәмендә каты авыртуны басарга тырышты. Тик авырту чигенергә уйламады да, киресенчә, утта кыздырылган кадактай тәненең һәр күзәнәген бораулагандай тоелды. Ир янә иркен сулыш алырга омтылды, әмма коточкыч авырту тагын «баш калкытты». Гәүдә бөтенләй бөгелеп төште… Ир кеше үзе тирәсендә җыелган халыкны да шәйләмәде, «Ашыгыч ярдәм» машинасы кычкыртканын, табиблар тавышын да ишетмәде.

«Яктылык… Кайдан икән ул? Шундый да йомшак, җылы. Кайда соң мин? Авыртуның әсәре дә юк. Тән дә кисәк җиңеләйгән, сизелми дә». Ир артына борылып карарга маташты, тик тирә-юньдә куе томаннан башка нәрсә шәйләнми иде. Ә аннан ары… Ниндидер маэмайны күрде. Галәмәт зур овчарка. Йомшак тәпиләренә басып, тавыш-тынсыз гына якынлаша… Кисәк ир кеше этне танып алды. Грей ич бу!

— Саумы, Хуҗам.

— Грей? Син? Тик… син мине ничек таптың соң? Өстәвенә кешечә сөйләшәсең дә. Әллә мин йоклыйммы?

— Монда барысы да сөйләшә, бер-берен аңлый ала. Юк, Хуҗам, син йокламыйсың. Син җан биреп барасың. Ә мин инде күптән үле. Теге, син мине машинадан ыргытып калдырган юлда…

Ир соңгы елларда ничек тә онытырга теләгән хәлләрне хәтерендә яңартты. Төннәрендә бугаздан алучы, котылгысыз, куркыныч-кара хатирәләрне. Хыянәт!

— Күрәм, онытмагансың икән… Исеңдәме, мин бичарага ачуың кабарган иде? Картайган мәхлүк эт кемгә кирәк… Машинаңа мине ыргыттың да, шәһәр читенә алып киттең. Мине олы юлда ташлап калдырганыңны хәтерлисеңме? Әйләнеп тә карамадың ичмасам… Картайганга, синең ачуыңны кабартканга мин гаепле түгел идем бит…

Эт авыр сулады, урынына ятты.

— Грей, мин бит сине берәрсенең табуына, өенә алып кайтуына ышанган идем!

— Үзеңне үзең алдама, Хуҗам! Син шул рәвешле үзеңне тынычландырырга, акланырга маташтың. Ә мин… Машина артыннан бик озак чаптым. Кайда инде ул куып җитәргә! Эзеңне югалттым. Картайган танау, авыру тәпиләр эшне бозды. Аптырагач, кире теге урынга барып яттым. Сине көтә башладым. Үз Греең артыннан мотлак кире килерсең кебек тоелды. Мин сине шул хәтле яраттым бит, этләр генә шулай ярата ала!

Синең өчен кайгырдым. Миннән башка ялгызың нишлисең микән инде! Кем сиңа иртәләрен чуәкләреңне китереп бирә, теле белән ялап уята, минәйтәм. Сиңа күңелсез чакларда кем сине юата. Тын гына, дәшми генә… Әмма ләкин син һаман күренмәдең. Көн саен юл буйлап чаптым да чаптым. Мине шәйләми калырсың дип курыктым. Ахырда… Мине ниндидер машина бәреп китте. Юл читендә тиз генә үләлмичә яттым. Беләсеңме, гомеремнең иң соңгы минутларында ни теләдем? Сине күрергә, тавышыңны ишетергә, тезләреңә башымны куеп, җан бирергә. Тик минем ахыргы сулышымны бары тик салкын күлләвек кенә ишетте. Ә бит беләсеңме, минем ишеләр монда буа буарлык! Кемнедер хаҗәте булмаганга ыргытканнар, кайсыдыр ташландык бакчада туңган, ачлыктан үлгән. Кызык өченгә юк ителгәннәр дә җитәрлек… Сез, кешеләр, еш кына искитмәле кансыз, рәхимсез буласыз. Тик шуны онытып җибәрәсез: бары өчен дә түләргә туры киләчәк!

…Ир кеше эт каршында тубыкланды. Янә тәнен коточкыч авырту «тишкәләде». Тик бу инде кылган гөнаһны аңлаудан пәйда булган авырту-үкенү хисе иде. Ачы күз яшьләре судай ага, ләкин һичнинди җиңеллек китерми…

— Гафу ит мине, кадерлем! Кичер! Этләр генә шулай яратырга, гафу итәргә сәләтле! Гафу ит, моңа лаек булмасам да!

Картаеп беткән эт көч-хәл белән кеше янәшәсенә килде. Хуҗасы кырына, гомер бакый үлеп яраткан Хуҗасы янәшәсенә.

— Мин сине үлемем өчен гафу иттем. Ә менә сиңа үләргә иртәрәк әле. Ела! Синең яшьләрең — гаебеңне йолу ул. Мин синең өчен сорармын, ялварырмын.

Җылы-кытыршы тел ирнең бит алмасына кагылды, олы тәпи кул аркасын каплады.

— Хуш…

Ә бу вакытта реанимация бүлегендә табиблар яшь ир тормышы өчен җан-фарманга көрәшә иде. Колачлы инфаркт. Тик… юкка гына. 18.30. Үлем вакыты теркәлү мәле. Йөрәк тибүдән туктады. Барысы да бетте… Кинәт реанимация тынлыгын ярып, шәфкать туташының кычкырганы ишетелде: «Яшь тамчысы! Битендә яшь тамчысы! Ул елый!»

— Йөрәккә адреналин!..

— Дефибриллятор!..

— Разряд!..

— Тагын разряд!..

Монитор экранындагы тип-тигез сызык дерелдәп куйды, көчсез, ләкин яшәешне исбатлаучы дуга булып бөгелде…

Ай ярымнан соң яшь ир хастаханә ишеге төбендә иде инде. Ул тере, эчпошыргыч салкын көзге яңгыр да кабат кайту бәхетен юа алмый. Аның исән калуын табиблар могҗиза дип атады ич! Хастаханә капкасыннан чыгуга, ир ашыкмый гына кайтыр якка юнәлде. Уйларына чумган килеш атлый иде, кисәк аягына ниндидер юеш-пычрак йомгак килеп бәрелде. Караса — кечкенә көчек.

— Саумы, бәләкәч! Син кемнеке?

Көчекнең бар кыяфәте әйтеп тора: беркемнеке дә түгел ул. Аңа кичекмәстән ярдәм кирәк. Ир кеше маэмайны җирдән күтәреп алды, куенына тыкты, тышкы якка чыгып торган колагын назлап сыйпап куйды.

— Әйдә өйгә… Грей!

…Ә бу вакытта, ап-ак томан белән өретелгән Карт Эт, башын тәпиләренә салган килеш уйга талган иде. Менә ул авыр тын алды, күзләрен йомды. Амәнәт үтәлде. Бүген Ул кешедә Кешене коткарды!

…Интернет киңлекләрендә тап булган әлеге хикәят мине һич кенә дә битараф калдырмады, әлбәттә. Уйландырды, тетрәндерде. Үзем дә сизмәстән, хикәяне тәрҗемә итәргә керештем. Инде соңгы ноктаны куйганда, ишектә кисәк кыңгырау шалтырады. Таныш ханым икән. Йомышы төшеп, кереп чыгарга ниятләгән… Кызыксынып, компьютер экранындагы тәрҗемәне дә укыды бу. Беравык, башын игән килеш, тын калды. Кисәк, нидер исенә төшкән сыман, урыныннан ук калкынып куйды.

«Беләсеңме, минем энекәш белән дә эт халкына бәйле бер хәл булды бит әле. Узган ел. Кешеләргә гараж капкалары куеп йөри бит инде ул. Шулай, бер заказ буенча чираттагы йортка барган. Олы гына ихата, ди. Берничә яшь кенә ир-ат, түгәрәкләнеп җыелган да, ихахай-михахай килә икән. Бик үк айнык та түгелләр бугай… Энекәш якынрак килеп караса — җирдә бәләкәч кенә көчек ята. Үзе дер-дер калтырый, ди. Теге адәми затлар бу мәхлукне тинтерәтә икән. Кызык өченгә. Кайсы танавына сигарет тыгарга маташа, бер ишесе очлы таяк белән төрткәли, типкәли.

Бичара көчек чиный, кая кереп качарга белми… „Нишлисез сез, җибәрегез!“ дип бер ирнең кулына ябышкан минем энекәш. Тегесе кул гына селтәгән: „Тыгылма. Минем эт. Нәрсә телим, шуны эшлим“. Күзендә нур әсәре калмаган исеректән нинди шәфкать көтмәк кирәк?! Китәргә туры килгән энекәшкә… „Көне буе, кич буе мескен көчек күз алдында торды“, ди. Чыдамаган бу. Төнлә тагын теге йортка киткән. Ипләп кенә ихатадан сикереп төшкән дә, караңгыда бичара эт баласын капшап эзләргә керешкән. Шул ук урында ята икән мәхлук җан… Энекәшне күргәч, тынын да чыгармаган. Коткарырга ниятләп килгәнен аңладымы микән… Энекәш тиз генә көчекне куенына тыккан да, кирегә сыпырткан. Бәхетенә, хуҗалар ул-бу сизмәгән, сизәрлек хәлдә булмаганнар, ахрысы».

«Шуннан?» Түзмәдем, ханымны бүлдердем. Маэмайның киләчәк язмышы борчый ла!

«Шуннан ни… Әтиләргә илтеп биргән энекәш бәләкәчне. Алар үз өйләре белән тора бит. Хәзер ул көчекне танымассың да. Шәбәйде, ныгыды. Зур, матур. Йоннары ялкылдап тора. Барысы да ярата үзен. Яратмаслык та түгел. Шул хәтле уяу саклый ихатаны. Тырыша! Үзе шундый наян, бала-чага белән көннәр буе уйнарга әзер. Энекәш инде „особый почетта“. Үзен кем коткарганын аңлый, күрәсең, мәхлүк җан».

Аңлый, билгеле. Уңай-тискәре мөнәсәбәтне, яхшы-яманны һәммә тереклек ияләре дә тоя-сиземли ич ул. Кайсыдыр мәгънәсезе узып барышлый тапап киткән чәчәккә генә күз салыгыз. Таҗларында чык түгел, яшь тамчысы ялтырый аның. Рәнҗеш-үпкә яше…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100