Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Безне уртак кайгы якынайтты

Безнең тарих зур кайгыдан башланды. Мин өйләнгән ир-ат идем. Башта барысы да яхшы булды, улыбыз тугач үзгәрешләр башланды. Улыбыз ДЦПлы һәм Даун синдромлы булып туды. Бу безнең өчен дә, балабыз өчен дә коточкыч иде.

news_top_970_100

Ни өчен икәнен белмим, әмма улыбызның болай булып тууында хатыным гел мине гаепләде. Безнең кайгыртып торуыбыз, яратуыбыз аркасында улыбыз 12 яшенә кадәр яшәде. Ә табиблар бала бик зәгыйфь, шуңа күрә озак яши алмаячак дигәннәр иде. Улыбызның үлеменә 1,5 ел кала хатынымның башка ир-аты барлыгын белдем.

Ызгышып тормадым, мин аның әйберләрен җыйдым да китәргә куштым. Әмма улымны аңа бирмәячәгемне әйттем. Ул бала хакына калды һәм теге ир-ат белән мөнәсәбәтләренә нокта куюы турында антлар эчте. 1,5 ярымнан улыбыз вафат булды, йөрәгенә операция уңышлы узды, әмма берничә көннән соң өзлегеп вафат булды. Мин депрессиягә бирелдем, улыбызның үлеменә бер ай да узмады, хатыным сөяркәсе янына китте.

Аның китүенә исем китмәде, ә менә улымның үлемен бик авыр кичердем. Кайгыга бирештем һәм эчә башладым. Әгәр шушы очраклы хәл булмаган булса, мин эчеп үлгән булыр идем, мөгаен.

Берсендә эштән кайтып килгәндә гадәттәгечә кибеткә берничә шешә алырга кердем. Шунда элекке танышым Фираяны очраттым. Без аның белән бергә укыдык, әмма икебез ике төрле кеше идек. Ул тәртипле, гел «бишле»гә генә укучы кыз, ә мин җилкуар, гел күңел ачып йөрергә яратам. Гомумән, төрле кешеләр идек, бер уртак ягыбыз да юк, шуңа әллә ни аралашкан да булмады. Ә менә монда очраклы гына очраштык.

Ул вакытта Фираяның да хәле минекеннән яхшырак түгел иде, әле начаррак та булмады микән. Ул озак дәваланган, сәламәтлеге белән бик авыр проблемалары булган, баласы төшкән. Әле шуңа өстәп депрессиядән дә дәваланган, чөнки баласы төшкәч ире ташлап киткән икән.

Безне язмыш кавыштырды, башкача була да алмый. Ике яралы йөрәкнең очрашуын һәм бер-берсен коткаруын язмыш эше дими, ни дисең?

Шулай итеп без аралаша башладык. Соңыннан Фираяны хастаханәгә салдылар, мин аның янына барып йөри башладым. Ничек эчүне ташлаганны да сизми калдым, ул минем өчен тормышымның мәгънәсенә әверелде, аны очраткач кына яши башладым, ә калган нәрсәгә вакыт калмады.

Ул хастаханәдән чыккач, очрашып йөрдек, аннан никах укытып бергә яши башладык. Бер елдан соң туй уздырдык, ә тагын бер елдан соң Фирая балага узды. Бу турыда белгәч, бер-беребезне кочаклап бик озак елап утырдык. Моның безнең өчен нинди көтелгән бәхет булуын аңлатырга сүзләр дә җитми.

Бу вакытлардан соң күп сулар акты, инде ике балабыз бар. Олы улыбызга - 15, кечесенә 13 яшь. Фирая белән мөнәсәбәтләребезгә күз тимәсен, элекке хатыным белән дә, аңа кадәр дә андый мөнәсәбәтләр булмады һәм үземне болай бәхетле тоймадым.

Хәзер ансыз тормышым тормыш түгел, аннан башка үземне күз алдына да китерә алмыйм. Ул да мине ярата, күпме вакыт узды инде, ә без һаман да үзебездән, улларыбыздан башка беркем дә булмаган кебек яшибез. Менә шулай, кайгы да бәхеткә юл ача икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100