«Әти җыйган каргыш безгә бәхетле булырга ирек бирмәде» | intertat.tatar

«Әти җыйган каргыш безгә бәхетле булырга ирек бирмәде»

Әтиләре кем белән яшәсә дә, хыянәт итте. Бер хатын белән генә яшәү аңа хас түгел иде.

Линария үзен белә башлаганнан бирле әтисенең әнисенә хыянәте, сөяркәсе турында белеп үсте. Әтисе белән әнисе арасындагы тавыш та нәкъ шуңа чыга иде. Линария дә җиткән кыз булгач, бу турыда күбрәк аңлый башлады, ул вакытка әтисе дә азды инде. Ата кеше кайвакыт командировкага барам дип, 2-3 көнгә югала иде. Тик ул командировкалары бер дә ышанычлы яңгырамый иде, чөнки ял һәм бәйрәм көннәренә туры килә. Ә эш көннәрендә әтисе кайбер көнне таң атканда гына кайтып керә иде.

Өч бала гаиләдәге бу киеренкелекне белеп-күреп үсте. Әниләренең сабырлыгына сокланып, аны кызганып үстеләр.

Бөркөнне әтиләре: «Мин сезне ташламыйм, әмма мин яңа тормыш башлыйм», - дип чыгып китте. Әтиләре булган, эшчән кеше иде, яңа гаиләсенә яңа йорт төзеп чыкты. Әмма ул хатын аның белән озак яшәмәде, чөнки ул хыянәтне кабул итмәде. Әтиләре кем белән яшәсә дә, хыянәт итте. Бер хатын белән генә яшәү аңа хас түгел иде. Сөяркәләрен дә гел алыштырып торды бу ир заты. Дәрт һәм дәрман булганда ул игътибарга сусамады, ялгызлыктан тилмермәде.

Әмма ир-ат олыгая башлагач шул йортта ялгыз утырып калды. Ул балаларын чакырып, кире кайтырга теләвен әйтте. Әмма олы улы белән кызы каты торды. «Әни синсез яшәргә өйрәнде инде. Аның тынычлыгын бозып, кайтып йөрмә», - диделәр. Тик кече кызы Линария күңеле белән әтисе кайтуына риза иде, әмма апа-абыйсына каршы килергә батырчылык итмәде.

Әтиләре калган гомерен ялгыз булды, балалары сирәк кенә булса да килеп китә иде. Балалар әниләренең яраларын кузгатмас өчен өйдә әтиләре турында бер сүз кузгатмады. Әниләре дә бер сүз башламады. Ул балалар үссен инде, әтисез кимсенеп үсмәсеннәр дип иренең күпсанлы сөяркәләренә түзеп яшәде. Ир затына тәмам бәгъре каткан иде, ире чыгып киткәч, сүз каткан ир-атларның сәламен дә алмады.

Ялгыз калган ата кеше озак яши алмады, йөрәге тотып вафат булды. Кече кызы Линария да әтисенә үпкәләгән булса да, аның күкрәгенә капланып елады. «Әти, ник ашыктың китәргә? Син бит башлаган эшеңне гел эшләп бетерә торган кеше идең. Яңа йортыңда янкормаң ярты юлда калган... Әти...» - дип өзгәләнде ул.

Линария үзен бәхетсез тоймый. Иреннән аерылган булса да, баласы, яшәр урыны, эше бар. Бәхет ир белән генә яшәүмени дип уйлана ул. Аның өчен иң мөһиме - күңел тынычлыгы.

Ә апасы Камилә бик уңган, чая, чибәр булуына карамастан, кияүгә чыкмады. Аңа ир-атлар сүз катмаган дип әйтеп булмый. Әмма аның күңелендә хыянәтче ир-ат образы формалашкан иде. «Үземнән көлдертеп яшәү өчен кияүгә чыкмыйм инде. Син аңа гомереңне багышла, аның өчен әзерлә, аны чиста киендер, аның балаларын үстер, ә ул сиңа «аяк сөртсен». Минем белән андый хәл булмаячак», - дип әйтә иде ул кияүгә чыгу турында сүз кузгатучыларга.

Ә абыйлары Камил үзен әнисен карауга багышлады. Әниләрен дәвалау, көйләү-чөйләү, булган сырхауларын азындырмау өчен көрәштә булганлыктан хатын-кыз кайгысы булмады. Кеше белән дә ачык түгел ул, сөйләшәм дип тә тормый. Сөйләшсә, шул әнисе белән кош-корт, мал-туар, ремонт ише хакында гына гәп саталар.

«Мин яңа баштан башлыйм. Ә сез нишләп тәвәккәлләмисез? Берегез дә миңа охшамаган», - дияр иде мәрхүм әтиләре.

«Улым, өйлән, мин гомерлек түгел», - ди Камилгә әнисе. Улының гаилә кору турында уенда да юк. Авылда төп йортта ялгыш кына да тавыш күтәреп сөйләшмиләр, чөнки балалар да, әниләре дә тынычлыкка сусап яшәгәннәр. Әниләренең күңеле тыныч, балалар исән-сау, эшлиләр.

Линария гел әтисен сагына, үкенеч тә бар, теге вакытта апасы белән абыйсына каршы килеп, «әти кайтсын» дип әйтә алмады. Әмма берни үзгәрми, әтиләре кайтмаячак инде. Бер урында тик кенә басып тора белмәүче әтиләре шулай үлеп китәр дип башларына да килмәгән иде.

Бу гаиләдәге өч баланың да гаилә бәхете булмады. «Әти җыйган каргыш безгә бәхетле булырга ирек бирмәде», - дип әйтеп куя Камилә.