Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апам тормышымны бозды һәм алты айлык баласын әти-әнигә ташлап качты

Минем олы апам әти-әнигә шактый борчу китерде. Әмма аны һәрвакыт кичерәләр, бөтен гөнаһларына күз йомалар иде.

news_top_970_100
Апам тормышымны бозды һәм алты айлык баласын әти-әнигә ташлап качты
pixabay.com/ru

Без авылда яшәдек, ә монда күрше-күләннән берни дә яшереп булмый, һәр адымыңны ишетеп торалар, бөтен кеше бер-берсен белә. Әти-әни гомер буе авылда яшәде һәм олы кызларының үзләрен хур итүен бик авыр кичерделәр.

Апам яшүсмер чагыннан ук азып-тузып йөри башлады. 15 яшендә үк өйгә кунарга кайтмый калган чаклары булды. Әти-әни аны кайдан гына табып алып кайтмады. Аларның авылда кеше күзенә карарлыгы калмаган иде.

Ә соңыннан, 20 яше тулыр-тулмас бала тапты. Сабыйның кемнән булуын фаразларга гына калды, чөнки тирә-як авыллардагы һәр икенче кеше баланың әтисе булырга мөмкин иде.

Улына 6 ай тулгач, апам әти-әнинең бөтен акчасын урлап, өйдән чыгып качты. «Тормышымны җайларга телим, шуңа китәм» дигән язу гына калдырды. Ә ул әти-әнине генә таламаган икән…

Авылдагы бөтен кешедән диярлек бурычка акча алган да, качкан. Әти-әнием болай яши алмады. Өйне сатып, апаның бурычларын тараттылар һәм оныклары белән шәһәргә күченеп киттеләр.

Анда фатир яллап, очны-очка ялгап, көч-хәлгә яшәдек. Ничек итсәк иттек, кулда нәни бала була торып фатир алдык. Әти-әнигә акча җыярга булышып һәм оныкларын аякка бастырырга ярдәм итеп, мин укырга да керә алмадым.

Ә бу авырлыклар артта калгач, апам да табылды. Кияүгә чыккан, яхшы машинада йөри, матур киенә. Һәм әти-әни аның бар гөнаһларын кичерде.

Ә мин кичермәдем һәм кичермим дә. Үз тормышын җайга салып йөргәндә, минем тормышны җимерде, әти-әнинең сәламәтлеген бетерде. Хәзер үрнәк әни һәм акыллы, тыңлаучан кыз булып йөриячәк тә, тагын үз юлына басачак, юкка чыгачак. Ә әти-әни аңа ышана һәм барысы да яхшы булачак дип өметләнә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100