Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнием ак күлмәктән җәннәт бакчасында йөри»

Ул балаларын үсә төшкәч тә яшь бала караган кебек гел көйләде, гел алар дип чапты, бар вакытын аларга багышлады. Ә үзе турында онытып җибәрде…

news_top_970_100
«Әнием ак күлмәктән җәннәт бакчасында йөри»
https://pixabay.com

Апрель… Синең ике малаеңның үзләренең генә урамда уйнап йөргәнен еш күрә башладым. Син бит аларны үзләрен генә йөртми идең… Ничә көн күзәткәннән соң, балалардан сорадым, сине хастаханәдә, диделәр. Хәлеңне сорап СМС җибәрдем, мәктәптән алырга яки балаларны калдырырга кирәк булса, мөрәҗәгать итә аласыз дип ярдәмемне тәкъдим иттем.

«Рәхмәт! Бу атнада әни килә. Барысы да артта калды, хәзер тернәкләнәсе бар», — дип җавап язган идең. Әле үз хәлең хәл булып та безнең хәлләрне сораштың.

Безнең балалар бер сыйныфта укый иде, икенчеләре бер чама булгач, балаларны уйнатканда аралашып киттек. Балалар әле аларда, әле бездә уйный, кемнең җае бар — шул мәктәптән алып кайта. Балалар бер-берсенең туган көннәренә йөрешә, анда да ул баланың ни теләгәнен дуслары аша сорашып, уртак бүләк алуны оештыра иде.

Интеллигент гаилә (кайвакыт олы улын «артык интеллигент» дип тә әйтеп куя иде), балалар да яхшы тәрбия алган, яшьтәшләренә караганда акыллырак тоела иде. Кунакка керсәләр дә, утырсам ярыймы, торсам ярыймы, моны алсам ярыймы дип рөхсәт сорап кына эшлиләр һәм алар яше өчен «акыллы» тоелган сораулар бирәләр. Балаларны алырга кергәндә чәй эчәргә кыстагач керде, аш бүлмәсендә яңа пешкән пирог белән чәй эчтек. «Кухня шкафың — эш төсендә икән», — диде зәңгәр шкафларыма карап. Соңрак аңладым бу сүзләрнең мәгънәсен, чөнки ардым ул төстән, ә якты төсләр күзне ял иттерә.

Балалар белән аларга да керә идек. Алар уйный, ә без чәйлибез. Ә аның сап-сары шкафлары миңа сагыш төсе кебек тоелды. Һәр нәрсәне вак-төягенә кадәр уйлап эшли торган кеше, өйдә дә шундый тәртип.

Без бер һөнәр ияләре, ул читтән торып юрист белгечлеген дә алды. Телевидениегә эшкә чыкты, бик сирәк күрешә башладык. Бер күрешкәндә эштән китүен әйтте. «Балаларга игътибар җитми, олысы мин кайтмыйча дәрес хәзерләми, кечесенә игътибар кирәк, өйдәге тынычсызлыктан ирем дә көйсезләнә», — диде ул.

Ире зур компаниядә эшли, финанс яктан тәэмин итә. Менә сиңа акча — вак-төяк мәшәкатьләр белән мине борчымагыз принцибы белән яши.

«Чечняда хезмәт иткән бит ул, холкы начар. Белгән булсам, аңа кияүгә чыкмас идем, әни-әти бик ошатты инде үзен. Ардым өйдә утырып, эшлисем килә. Үземнең акча эшлисем килә. Алайса мин кайберәүләр өчен акча туздыручы гына», — дип сөйли иде. Ире өйгә бик соң кайта, командировкага еш йөри, «ял көне булса да, компьютерда эшли», — дип игътибар җитмәүдән зарланып ала иде. Гаилә белән булу бәхете дип, елга ике тапкыр җылы якка ял итәргә барырга ныклап әзерләнә иде ул. Кайвакыт әнисе һәм балалар белән үзе генә дә бара иде.

Ә бер язда алар гаиләләре белән ишегалдына агачлар утыртты. Язның җылы киче… Балалар мәйданчыгы тулы кеше. Ире агач-куаклар алып кайткан: сирень, нарат, миләш. Үзе чокыр казый, малайлары агач утыртырга ярдәм итә, су сибә, ул арада ире куакларга терәү дә ясап куя. Ул да чыкты, соң чыгуын балачак печеньесын пешерүе һәм аның суынганын көтүе турында әйтеп алды. Өстенә шикәр комы сибелгән печеньены балаларга өләшеп чыкты, «ашап кара әле» дип миңа да тоттырды да, иренә булышырга китте. Дистәгә якын ел узса да, менә шушы көн бүгенгедәй күз алдымда тора.

Ирен эш буенча ике елга Уфага юлладылар. Алар гаиләләре белән шунда яшәп кайтты. Балаларның чит-ят җиргә күченүне авыр кичерүе, башка балалар үсмичә беркая күченмибез дигән фикергә килүен сөйләде. Өлкән улының холкы авыр, үпкәләп йөрәген телгәләвен дә сөйләп алды.

Аның белән аралаша башлаганчы, аның әнисе белән таныш идем инде. Ул Ульяновскидан бала карашырга килә иде. «Яшь бала чүпрәкләренә кадәр үтүкләп шкафка тезә инде, ике минуттан кире аласы бит, янында гына торсын дип карыйм. Мин сөрткән аш бүлмәсендәге өстәлне эзләр калган дип янә килеп сөртә. Шуңа күрә өлгермисең син дип ачуланып алам аны. Юк, тыңламый, аның өчен идеаль тәртип булырга тиеш. Мин килгәнне кияү ярата, аш бүлмәсендә беренче, икенче ризыгын пешерәм, салатын да ясыйм, бал торты да пешердем әле», — дип сөйли иде аралашырга яратучы ханым.

Кияү белән әби арасындагы җылы мөнәсәбәтләр булуы турында үзенең дә әйткәне бар. «Әни китәм дип тотынса, әле килде генә бит, торсын инде, ди. Әнинең туган көненә шундый кыйммәтле кәстрүлләр җыелмасы алып бирде. Минеке дә юк әле андыйлар», — дигән иде ул көлеп.

Сыйныф эшләрендә гел ярдәм итә, балалар ялын оештырырга да булыша. Берсендә балаларны такси белән күңел ачарга алып барды, сыйлаган да. Акча алмады, «икенче юлы син алып барырсың әле», диде. Бурычымны түләргә җае чыкты тагын, алайса гомергә күңелемдә калыр иде…

Без күп еллар аралашсак та, якын идек дип әйтә алмыйм. Аның холкы шундый иде, кешене үзенә якын китерми, дистанция саклый, бөтен кеше белән аралашмый, сайлап алып кына сөйләшә. Кайвакыт эчендәгесен, күңелендә кайнаганын чыгарып сала. Һәм бу очракта «син нишләр идең», дип сорап куя. Ә ниндидер вакыт аралыгында аралашудан кача. Бергә яшәгән күпфатирлы йортта да, ишегалдында да, ата-аналар арасында мин — ул озак вакыт аралашкан бердәнбер кеше идем. Ул авырып киткәч тә, ата-аналар ярдәм буларак акча җыярга уйлагач, «нишлик икән, күпмедән җыелыйк икән», дип миннән сорадылар. «Алар акчага мохтаҗ түгел, җыелган акчаны кабул итмәячәк», — дидем. Мин моны ачык белә идем. Әлбәттә, аның кайдадыр эч-серен сөйләрлек якын дус кызлары бар иде…

Ул ябык гәүдәле, әллә нинди туфли белән матур күлмәк киярлек буй-сыны булса да, кроссовки, джинсы, кепкадан йөрде. Юк, ул йөри белмәде, ул йөгерде. Кулында ике сумка ашамлыкмы, ул йөгерә, кулына ике бала җитәкләгәнме, ул йөгерә, артына рюкзак асып янә каядыр йөгерә. Балалар мәйданчыгында да тик тормады, малайлар белән футбол уйный иде… Әйтерсең лә ул бар эшен эшләп калырга тырышкан. Ул балаларны шәһәрнең бер башыннан икенче башына төрле белгечләргә йөртә иде, дәүләт поликлиникасына йөрмәвен, шәхси клиникага теркәлүләрен, андагы югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүләрен сөйләде. Ул балаларын үсә төшкәч тә яшь бала караган кебек гел көйләде, гел алар дип чапты, бар вакытын аларга багышлады. Ә үзе турында онытып җибәргән…

Гел йөгереп йөргән җиреннән кинәт авырып китте һәм нәрсәдер эшләргә дә соң булуы аяныч иде. Андый вакытта хәл сорарга да уңайсыз. Май башларында ул мөслимә киеменнән урамда күренгәли башлады. Болай да ябык кеше нык ябыккан, акрын гына атлый… Сөйләшеп тору юк, исәнләшәбез генә…

«Ашказаны авырта башлагач миңа язды, өч хәрефле начар чиргә дә тикшеренеп карыйммы икән дип. Анализны карый башладым һәм үксеп еларга тотындым… Өмет юк, 4 стадия, метастазалар… Операция ясасак та, ясамасак та 6 ай чамасы гомере калган, диде табиблар иренә. Ире ышана алмады, бәлки яңадан анализ бирергә, бәлки түләүле клиникада бирергә, бәлки чит илгә барырга дип бәргәләнде», — дип сөйләде лабораториядә эшләүче аның дусты, уртак танышыбыз.

Бәлки яхшырак булыр дип операциягә керергә булган. Соңыннан: «Бу кадәр авыр булачагын белсәм, ризалашмаган булыр идем», - дигән. Адымнары ныгуын, иртән без йокыдан торып чыкканчы ире белән һава сулап йөрүләрен, кич янә җитәкләшеп урамга чыгуын күреп куана идем. Ул мөслимәләр кебек киенде, исемен алыштырды, корбан чалдырдылар. Кеше йокыдан торып эшкә барырга чыкканчы, ул скандинав йөрешеннән кайта. Яшәргә тырышты, яшәр кебек иде…

«Әлегә хәлем юк, намаз укый алмыйм, яткан килеш догалар гына өйрәнәм», — диде бер күрешкәндә.

Кайбер көнне очрашканда тиз-тиз узып китә, аралашасы килми, үз хәлен үзе генә белгән инде. 1 сентябрьдә линейкадан соң очраштык. Гомер булмаганны ул аркамнан кочаклап алды, мин дә кочакладым, юка күлмәк астында сөяк кенә торып калуын сизеп, күземә яшь йөгерде, сиздермәскә тырышам. Ул матур чәчәкле озын күлмәктән иде, килешле итеп яулыгын япкан, мөслимә булып киенү бик килешүен әйтәм. Чыннан да, бик матур киенде соңгы арада, бик килешә иде аңа яңа образлары.

«Линейка беткәнче үк киттем. Озак басып тора алмыйм, хәлем китә, әле миңа тернәкләнергә вакыт күп кирәк булачак, авыр операция кичердем. Балаларга бәйрәм уңаеннан туңдырма алдым. Күрмәдеңме минекеләрне, кайтмадылармы икән әле?» — дип сорады. Шул арада яныбызга ире белән уллары килеп басты, туңдырмаларын бирде дә, үзенекен дә ачып бер капты һәм төшереп җибәрде. Ул арада каушады, ком ябышкан туңдырманы алырга иелде, чүп савытына илтеп салды.

Калган вакытларда исәнләшеп кенә уза идек. Сентябрь урталарыннан соң, җомга көнне әнисе белән лифт янында очрады. Лифт көтәләр. Стенага сөялеп баскан, ул аның үзе өчен булган кысаларына сыешлы гамәл түгел иде. Күзләре бер ноктага карап туктаган. Күтәрелеп карамыйча гына исәнләште. Әнисе миннән балалар турында сораштыра, бертуктамый сөйләшә, ә аның бар дөньясы ишелеп китсен, бернидә гаме юк…

Күңелем тулды, күңелем тиздән китәчәген сизенде. Фатирга кердем дә, күз яшьләремне тыя алмыйм. Аның күңелендәгесен белергә теләп, социаль челтәргә кердем. Ул яңа образларда фотоларын куя һәм «акыллы сүзләр» яза, бу чирне җиңәргә мөмкин булуы турында мәгълүмат урнаштыра иде. Ул дус кызлары белән төшкән бер фотоны гына калдырган, калганнарын (1 сентябрьдә гаиләсе белән төшкән, яңа образдагы, чит илдә сәяхәттә төшкән һ.б.) алган. Бу аның үзе генә аңлаган күңел халәте иде…

Шимбә авылга кайтып киттек. Көнбагыш өлгергән, аңа да алдым, кашкарыйлар шау чәчәктә, аңа да җыйдым, күңелен күтәрәсем килде. Ул авылныкы, үз бакчагызныкымы дип юк кына әйбергә генә куана белә иде. Үзем өйләренә керергә яхшысынмыйм инде, андый чакта кеше күрәсе киләмени, улына булса да күчтәнәчемне биреп кертермен дип уйладым. Ял көне, кич авылдан килдек. Аңа дигән чәчәкләрне дә ваза утырттым, иртәгә улына бирермен дигән уй белән көнбагыш түгәрәген дә алып куйдым… Насыйп кына булмаган…

Иртән күршеләрдән: «Ире кешеләр белән урамда басып тора, бер-бер хәл булмагандыр бит», - дигән смс килгән. Булган шул, булган! Ул газапларыннан арынып, мәңгелеккә киткән… Балалар да аптырап калды: «Ничек? Ул бит яшь! Ул бит безнең белән футбол уйнап йөри иде… Кем ишетсә дә ах итте, 1 сентябрьдә генә күрдек бит, бик матур иде, диеште улының сыйныфындагы балаларның ата-аналары…

Озатырга кердек. Күз яшен тыю мөмкин түгел иде… Бик авыр кичердем аның китүен… Ишегалдында бер очрамасаң, бер очрарсың, бер сөйләшмәсәң, бер сөйләшерсең кебек иде…

Әниләрен озатканда балалар еламады, ул вакытта аңлап та бетермәгән булганнардыр, ире белән әнисе гел дару белән торды. Ире зираттан кайткач, бик озак йортка керә алмыйча, аның белән бергә утырткан агачлар арасында йөрде, агач терәвенә таянып яшьләрен сөрткәләп алды да янә әрле-бирле йөрде…

Әтисе соңгы юлга озата алмавына нык бәргәләнгәндер инде. Эше буенча бик ерак сәфәрдә иде шул. Ялы булганда кызы белән булырга тырышты, хастаханәләргә дә йөртә иде.

Әмма иренә ансыз яшәргә өйрәнергә кирәк иде. Иң беренче эш итеп, ата-аналар чатына өстәлде ул. Ата-аналар җыелышына килү өчен акт залының кайда икәнен сорап язды. Соңрак ул безнең сыйныфтагы малаен кечкенәсе белән сменалары туры килсен өчен түләүлегә күчерде. Ата-аналар коллективына рәхмәт әйтеп чаттан чыкты.

Беренче вакытта балалар белән гел аның әнисе торды, мәктәптән алды, уйнарга алып чыкты. Ул вакытта олысы бишенче, ә икенчесе икенче сыйныфта иде. Җәйге ялларга авылдагы йортларына алып кайтып китте. Алар өчен кәҗә дә сатып алуы турында сөйләде. «Кечкенәсен көйләргә була, олысының холкы бик авыр. Ник нәкъ минем әни, дип елый», — дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйли иде.

Икенче уку елында аның әнисе күренмәде, теге вакытта ук кияү янында яхшысынмыйча гына, балалар хакына гына торам, дип әйткән иде. Ул елны аның кайнанасы килә башлады. Ул кайнанасы белән уртак кызыксынулары булуы, серләре килешүе турында сөйләгән иде. Холыклары да туры килә иде кебек, икесе дә кеше белән ачылып сөйләшмиләр иде. Ул шәһәрнең бер башыннан икенче башына ике еллап көн саен диярлек йөрде. Әтиләре иртән мәктәпкә үзе илтә иде, кичен әбиләре ала.

Урамда үзләрен генә күргән саен йөрәк сыкрый иде, кайвакыт олы малае «сезгә кереп торсам ярыймы» дип керә иде. «Хәзер әнием ак күлмәктән җәннәттә йөри, аңа анда рәхәт. Мин төштә күрдем», — дип сөйләп мине елата иде.

Өч еллап синсез… Әтиләре хатын-кыз алып кайта башлады, әмма аларга төс-биткә төшеп калганнардан булмаган, акчалы ир генә кирәк икәне күренеп тора. Аларга ике бала кирәкми, бик тиз китеп тә баралар. Өч яшьлек кызы белән килгән хатын яшәп калыр дип өмет баглаган идек, имеш, үз баласы да әтисез үскәч… Юк, ул да бер атна гына яшәде дә китте. Әллә ирне көйли алмадылар, әллә кеше баласын карарга әзер түгелләр иде…

«Мин аңлыйм, ир-ат хатын-кыздан башка яши алмый, әмма китүе яхшы булды», — дип классташларына әйтеп кертә иде 12-13 яшьлек малай.

Былтыр алар күчеп китте… «Берни дә алмыйм, бар нәрсә аны хәтерләтә. Бу фатирда башка яши алмыйм», — диде ире.

Яз җитте, язның сиңа чир алып килгән апрель ае… Яз сез ишегалдына утырткан агач-куакларга быел да яңа тормыш бүләк итте. Күк сирень, ак сирень, миләш куаклары сезнең гаилә төсе булып чәчәк ата. Соңгы өч елда алар тагын да купшыланды, чәчәкләре шундый эре. Күкләрдән күзәтәсеңдер, шау чәчәктә утыруларын күреп куанасыңдыр, сындырып китүләрен күреп кәефең кырыладыр…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100