Дөньяныкы — дөньялыкта - 1 өлеш (Физәлия Дәүләтгәрәева) | intertat.tatar

Дөньяныкы — дөньялыкта - 1 өлеш (Физәлия Дәүләтгәрәева)

«Әти чирли», − улы әнисенә тиз генә караш ташлады да йөзен телевизорга борды.

Һәдия күрми калмады: Кадыйрның бармаклары кулындагы пультны кысудан агарынып чыкты, ә карашы экранга түгел, аннан аскарак билгесез бер ноктага төбәлгән иде. Эчендәген тышка чыгармаска өйрәнгән Кадыйрның йөзенә чыкканы да кичерешләре хакында күпне сөйли иде. Һәдия улын аңламый-белми түгел — Кадыйрның борчылуына караганда, әтисе ныклап чирли, булса кирәк.

Һәдия элекке иренең авырып китүен ишеткән иде ишетүен. Тик хәле болай ук авырдыр дип уйламады.

Әнисе улыннан әтисенең кайда дәваланганын сорады. Кадыйр теләр-теләмәс кенә төсле, үзалдына нидер уйлана-уйлана җавап бирде һәм, әнисе пешерергә куйган ашны көтеп тә тормыйча, өенә кайтырга кузгалды. Гадәттәгечә, улыннан тиз генә аерыласы килмичә, Һәдия Кадыйрны беренче катка озата төште. Лифтта төшкәндә икесе дә, үз уйларына бирелеп, өнсез-сүзсез генә төштеләр. Подъезд алдына озата чыккан әнисен Кадыйр үзенә тарта төште һәм күзләренә карап, үзеңне сакла яме, диде. Һәдия ике тамчы судай атасына тарткан улы югалганчы аның артыннан карап торды да кире өенә кереп китте.  

Пешерергә куйган ашы хакында да онытып, Һәдия бүлмәсенә керде дә, хәле беткәндәй, урынына барып ятты. Әллә нигә хәлен алды аның бүгенге хәбәр. Әйтерсең дә, күптән аерылган ире Ризатка түгел, ә үзенә сырхау тиде. Күп еллар элек аерылсалар да, үзләрен бәйләгән җепләрне тураклап бетерсәләр дә, күзгә күренмәгән бәйләнеш калган, ахры, алар арасында. Шулай булмаса, Ризат чирләп киткәч, соңгы арада Һәдия исәңгерәп йөрер идеме икән? Авыр хәлдә икәнлеген ишеткәч, тәмам хәлдән язар идеме икән? Күптән чит-ят санаган кешенең авыр хәленә йөрәге болай кагар идеме икән? 

Әйе, икенче хатынга өйләнгәнен ишеткәч тә, Һәдия Ризатны йөрәгеннән йолкып атарга, онытырга тырышты. Үз-үзен көчләп инандырырга маташты. Чит хатынның ире Һәдиягә кем? Әлбәттә, ят ир. Һәдия Ризатның сукмагын күпме суытырга маташса да, әтиләре ике баласын онытмады. Алиментын да түләде, аннан тыш та ярдәм итте. Һәдиядән аерылса да балалардан язарга теләмәде Ризат.

Иреннән соң башка берәү белән язмышын бәйли алмаган Һәдия Ризатның тиз генә өйләнеп куюын, тыныч кына яшәп китүен кичерә алмады. Бер шәһәрнең икенче урамында яшәгән Ризат белән аның яңа хатынын теләсә-теләмәсә дә еш кына очратырга туры килде. Яныннан култыклашып узып киткән парның артыннан Һәдия чак-чак күз яшьләрен тыеп карап калды. Ризат белән бик яхшы яшәмәсәләр дә, ул Зәнифәне ирен үзеннән тартып алды дип санады.

Еллар үткәч, иренең китүен күңеле кабул итсә дә, аның бәхетен кичерә алмады. Кай җире яхшырак ул хатынның миннән? Нигә Ризат, хатынын, балаларын калдырып, аңа китте? Һәдиянең тормышын кимсенү, ачыну тойгысы агулады. Үзләрен ташлап китсә дә, әтиләрен һаман әти иткән балаларына яшертен үпкә саклады Һәдия. Үзе аңладымы, юкмы, җанын көнчелек хисе кимерде. Мин балаларым дип ничек өзгәләнәм, ә алар өчен әтиләре кадерле!.. Барып чыкмаган тормышы өчен, балаларның әтисез үскәне өчен, чынга ашмаган хыяллары өчен — барысы өчен дә Һәдия Ризатны гаепләде.

Шуны бер күрмәсәм әһ тә итмәс идем дигән чаклары күп булды Һәдиянең. Чирләп китсә, хәтта үлеп китсә дә күңелен шатлык биләр иде кебек тойды. Ә нигә соң, ул авырып киткәч, сөенеч урынына җанда бүреләр улый?! Нигә соң кинәт мөлдерәмә тулган күңел чайпалып түгелергә тора? Җиргә туу табигый хәл булган кебек, аннан китү дә гайре табигый вакыйга түгел.

Тыныч кына кабул итәсе, югыйсә. Яше дә әллә ни яшь түгел, алтмыш алты белән бара. Акылның кинәт кенә шашып дулаган күңелне шулай урынына утыртырга маташуы да бит. Юк шул! Әллә нигә йөрәк авырта… 

Алар кавышып бергә яши башлаганда Һәдиянең унсигезе генә тулган, ә Ризат егерме дүрте белән бара иде. Яшьләр яши торган тулай торакның коридорында бер-берсен беренче тапкыр күрүдән башлап, алар кинәт икесен дә баштанаяк каплаган исерткеч тә, татлы да халәткә бирелделәр дә куйдылар. Һәдиянең, юньле йөр, ишетсен колагың, дип авылда йодрык селкеп калган усал әтисе дә онытылды. Зифа буйлы, озын толымлы Һәдияне күргәч, Ризатның авылдагы йөргән кызы да исеннән чыкты. Ризатның кайнар кочагында Һәдия әле үсәсе барлыгын да онытты. 

Авылда калган әти-әнисенең керпе бияләеннән котылгач, кызның башы иректән әйләндеме, егетнең якынлыгыннан акылын югалттымы, ул бик иртә керде олылар тормышына. Араларында бөре төрткән мәхәббәт тойгысы белән бергә Һәдиянең карынында да нәни бөре яралды. Менә шулай, Һәдия, үзе үсеп тә җитмәс борын бала үстерә башлады. Егерме яшендә ул тагын авырга калды. Ризат баланы төшертү турында ишетергә дә теләмәде. Моңа хәтле авырлык күрмәгән, дөнья көтмәгән яшь кызга ир хатыны, ике бала анасы булырга акылы да, үзлеге дә җитлекмәгән иде әле. Бер яктан бер ярдәм итүче дә юк. Ныгып җитмәгән бәдәнең белән дөньяны да тарт, ике бала да кара, ир хатыны да бул. 

Бу авырлыкка Һәдия әлбәттә әзер түгел иде әле. Ике яктан ике бала акыра — берсен кулга аласың, икенчесе улый. Ир эштә, кулыңа ике бала аскан килеш ничек тә ашарга да пешер, керен дә ю, кибеткә дә бар, өен дә җыештыр. Балалар чирләсә, төн буена керфек тә какмый чык. Шулай да, үзе дә бала гына булса да, булдыра алганча Һәдия сабыйларын начар карамады. Тулай торакның кечкенә генә куышында атлап йөрер урын да юк иде.

Бер Ризат кына эшләгәч, акча җитмәве җелеккә үтте. Балалар әз-мәз тәпи атлап китүгә, Һәдия, аларны бакчага биреп, тизрәк эшкә чыкты. Смена арты смена куа торгач, акчага кытлык бераз кимедеме-юкмы, гаиләгә дә, хатынның үзенә дә вакыт калмады дияргә дә була. Төнге эштән кайткан Һәдиягә йокы тәтемәде. Ул, кичке сменадан кайтып, төннәрен кер юды, ашарга пешерде.

Әзме-күпме акча табудан башка гаиләсе алдында Ризат үзен бүтән бурычтан азат тойды. Ял көнендә балыкчы ир елга-күлдән кайтмады. Иреннән ярдәм көтеп тә өмете акланмаган Һәдия ризасызлык белдерде. Ир белән хатын арасында гауга купкан чаклар булды. Хатынына үч итеп, Ризат эшеннән соңга калып йә исереп кайткалады. Шулай да Ризат гаиләсе алдындагы төп бурычының берсен үтәде — берничә ел төзелештә көч куйгач, ул фатир алу бәхетенә иреште. Балалар үсә төшкәч, Һәдиягә дә бераз җиңеләйде кебек. Иң авыр дигән чорлары артта калды... 

Дәвамы бар.