Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялгыштан коткарган мәхәббәт

Илмир алдый алмады, Ранисның өйләнгән кеше булуын әйтте.

news_top_970_100

Тәнзилә белән Ранисның танышуы бик кызык кына булды. Тәнзилә Казаннан авылга әти-әнисе йортына кайткан иде, ә Ранис аларга электр счетчигын тикшерергә керде. Ранис кызның телефон номерын сорап алды. Тәнзилә бирмәскә уйлаган иде дә, егет идән бусагасына утырды да, «Әти-әниең кайтканчы шунда утырам әле», - диде. Шуннан Тәнзилә әйтергә мәҗбүр булды.

Алар шәһәрдә сирәк булса да очраша башладылар. Ранис сирәк очрашуларны командировкаларга еш йөрүе белән аңлата иде.

Тәнзилә ике дус кыз белән фатир яллап яши, Ранис та үзе белән дустын алып килә башлады. Дусты Илмир гына бик оялчан иде. Ранис белән Тәнзилә урамда йөрергә чыгып китәләр. Ә Илмир кич буе ике кыз яудырган сорауларга җавап биреп утыра. Андый кичләр җитәрлек кабатланды. Кызлар Илмир белән якын дуслар кебек аралаштылар һәм дус кызларын Раниска ышанырга буламы, юньле егетме дип сораштыра башладылар. Ә Илмир алдый алмады, Ранисның өйләнгән кеше булуын әйтте. Шуннан кызлар «корт чаккандай» сикереп тә тордылар, телефон алып Тәнзиләгә шалтыратып, чын дөресен сөйләп, аның «күзен ачтылар». Шул кичне Тәнзилә Ранисны куып җибәргән иде.

Шуннан егетләр ике атнага югалды. Аннары Илмир Тәнзиләгә шалтыратып, аны эштән каршы алырга тәкъдим иткән иде. Тәнзиләнең Ранисның ялганыннан гайрәте чиккән вакыты, Илмир белән очрашуны сузды, ә оялчан егет кызның күңелен яуларга тырышты. Каршы алма дигән саен, эшеннән барып алды, кайтарып куйды, бүләкләр ташыды, спектакльгә-концертка чакырды. Тәнзиләнең Илмир белән Ранисның дусты булганы өчен дә очрашасы килмәгән иде.

Тәнзиләнең дус кызлары оялчан дигән егет барыбер үз дигәненә иреште. Менә бит нишләтә икән ул мәхәббәт?! Илмир белән Тәнзилә матур пар булып, очрашып йөри башлады. Бер елдан гөрләтеп туй да ясадылар.

Илмир белән Ранис ул хәлләрдән соң да дус булып калган иде. Илмир да гаиләле булгач, ике гаилә бер-берсенә кунакка йөри башлады. Кайчандыр чын дөресен әйтеп, Ранисның гаиләсен, ә Тәнзиләне ялгыштан саклап калган Илмир бүген бик бәхетле гомер кичерә. Тәнзилә белән Илмир дүрт балага әти-әни булды.

Ранисның яшьлек хаталарыннан соң гаиләсендә тагын ике бала туды, гаилә ныгыды, әти кеше дә акылга утырды. Ике гаиләнең дуслыгы дәвам итә...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100