Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бердәнбер кызыбызга берни дә жәлләмәдек, ә ул безне туена да чакырмады»

Бердәнбер кызыбызга бернәрсә дә жәлләмәдек, ә ул безне туена да чакырмады. Моннан соң ничек яшәргә?

news_top_970_100
«Бердәнбер кызыбызга берни дә жәлләмәдек, ә ул безне туена да чакырмады»
pixabay.com/ru

Бердәнбер кызыбызга бервакытта да бернәрсә дә жәлләмәдек. Балачагыннан ук аңа бары тик яхшы әйберләр генә алдык, матурлыкны күрергә, кадерен белергә өйрәтергә тырыштык.

Без яшәгән кечкенә бистәдә мөмкинлекләр әллә ни күп түгел иде. Шуңа күрә, кызыбыз үсеп җиткәч, ул бу провинциядән чыгып китәр, зур шәһәрдә, ә иң яхшысы - башкалада яшәр дип хыялландык.

Мәктәптә укуыннан тыш, без аның өчен репетиторлар ялладык, ул бернинди проблемасыз ВУЗга керсен дип тырыштык. Кызым мәктәпне алтын медальгә тәмамлады һәм Мәскәүдә институтка укырга керде. Уку аңа җиңел бирелде, югары стипендия дә алды.

Әмма ирем белән миңа бер дә җиңел булмады.

Акча туплап кызыбызга җибәрү өчен бөтен нәрсәдә экономияләдек. Чөнки башкалада бөтен нәрсәгә күз кызыга бит.

«Башкалардан ким яшәмәсен. Дус кызлары белән чагыштырганда үзен ярлы, ким итеп тоймасын», — дип әйтә иде ирем.

Мин дә аның белән риза идем.

Ике елдан соң кызым бер егет белән танышты. Ул аннан бераз зуррак иде. Кызым әйтүенчә, акчаны да яхшы эшли, аңа башын югалтып гашыйк та булган. Кызым һәр кайтканында егетенең нинди яхшы күңелле, юмарт булуын сөйли иде.

Эшләрнең туйга таба баруын чамалый идек.

Әмма бер елдан соң да, ике елдан соң да туйга чакыру булмады. Кызым институтта укып бетерде. Кияве аңа яхшы хезмәт хакы түләнә торган, перспективалы эшкә урнашырга ярдәм итте.

Ирем балаларның туйны озакка сузуларына үртәлә башлады. «Гомер буе шулай язылышмыйча яшәргә уйлыйлар микән? Алай дөрес түгел бит инде», — диде ул.

Мин дә сүзсез генә аның белән ризалаштым.

Ә кызым безнең борчылганны күрмәмешкә салышкан кыяфәт чыгарып йөрде. Өздереп кенә җавап бирүдән гел кача иде. Безнең күңелгә шом кереп, борчыла башладык. Ничек инде, кыз белән ничә еллар очрашып йөреп, аның әти-әнисе белән танышмыйча була?

Шуннан соң ирем Мәскәүгә барырга кирәк дип әйтте.

Аның характерын белгәнгә күрә, карышып тормадым, әйберләрне җыя башладым.

Мәскәүгә килеп җиттек. Ишекне кияү кеше ачты. Кызыбыз өйдә түгел иде. Безне таныгач, йөзенә елмаю кунды, безне фатирга чакырды. Ә кунак бүлмәсендә ирем белән безне сюрприз көтә иде. Стенада, иң түрдә, кызыбызның һәм аның егетенең туй фотосы эленеп тора!

«Нәрсә бу?» — дип фотога күрсәттек.

«Бу безнең туй», — диде кияү.

«Ә нишләп безне туйга чакырмадыгыз?» — дип сорады ирем.

Ә кияү: «Сез бит үзегез килүдән баш тарттыгыз, кызыгыз шулай диде», — дип әйтте.

Бүлмәдә тынлык урнашты. Димәк, инде туй булган, ә кызыбыз безне чакырып та тормаган.

Берәр сәгатьтән соң кызым кайтты.

Бер безгә, бер туй фотосына карап, ул шундук барысын да аңлады.

«Әти, әни, мин хәзер сезгә барысын да аңлатам. Мин сезне соңыннан, аерым чакырырга теләдем. Сез бит шундый гади, авылча, мин оялдым. Кичерегез мине, зинһар», — диде ул.

Әмма ирем аның бу сүзләрен кабул итмәде, кулы белән селтәнеп кенә туктатты.

«Без гомер буе синең өчен тырыштык, соңгы көчләребезне, соңгы тиеннәрбезне син уңышка ирешсен дип тоттык. Һәм син уңышка ирешкәч, бездән — әти-әниеңнән ояла башладың», — дип кенә әйтте.

Өйгә кайтканда юл буе ирем бер сүз дә дәшмәде. Мин дә моннан соң кызыбыз белән ничек аралашырга икән дип уйланып кайттым. Без ирем белән гомер буе аңа иң яхшысын бирергә тырыштык. Ә җавапка нәрсә алдык? Моннан соң ничек яшәргә?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100