Минем фатирдан фатирга йөреп ит сатуым: «Сезгә алгы ботмы, арткысымы?» | intertat.tatar

Минем фатирдан фатирга йөреп ит сатуым: «Сезгә алгы ботмы, арткысымы?»

Бу ханымга кабырга кушып җибәрсәң дә ярый, койка ясый торган сөякләрне дә ала ул. Монысы вакчыл кеше, зинһар, ит кенә салабыз. Менә болары ал ботка да риза, шуннан гына тутырабыз, алайса арткы боттагы ит калҗасын кемгә генә җиткерим.

Ит кирәкмиме? Ит кирәк кеше юкмы икән? Алгы ботларны алучы юк.

Кайчандыр бу сорау белән мин дә дусларга, хезмәттәшләргә, танышларга һәм таныш булмаганнарга мөрәҗәгать итә идем. Авылда әти-әни күпләп үгез асрый иде, аларны чалгач, базарга барып сатарга кеше юк, әле аның анда сатылып бетәчәгенә дә өмет юк.

Ә үгезләр айга ике, өч айга бер, ярты елга бер дә чалына иде.

Мин авылга кайткач абзарга чыгам да, күз белән үгезнең арт, ал санын «үлчим». Аха, арткы яклары 60 кг ны тартыр, аллары 50 тирәсе булыр… Әле кабыргасы була өстәп җибәрергә. Терлекне, гадәттә, дүрткә бүләләр, әмма әти бот итенә ничек кабырга кертәсең инде дип, кабырга өлешен аерым бүлә иде. Үз киресе инде…

Шуннан тотынам клиентлар эзләргә.

Зөлфия, бу атнада ит булачак. Кирәк кешеләрең юкмы?

Хәзер белешәм.

Рәмзия Дамировна, бу атнада ит була.

Теге юлы сез китергән итне ошаттык, бик тәмле иде. Безгә 20 кг. Карале, дустым Кәримәгә дә әйтәм хәзер.

Нәзирә апа, бу атнада ит була бит.

Әй, наным, бик яхшы. Арткы боты бик зур булмаса алыр идем. Ничә кг икән? Әтиең чаламы? Аның кулы тәмле була.

Исәнмесез! Сезнең номерны Ильяс абый бирде. Сезгә авыл ите кирәк дигән иде.

Ә ит хәләлме? Карт сыер түгелме? Артык майлы түгелме? Танамы? Үгезме?

Ләйсирә Хәсәновна, бу атнада үгез суя идек.

Рәхмәт, теге атнада гына абыйлар алып килде шул.

Марина, бу атнада үгез чалабыз.

Да?! Класс! Запасларым беткән иде, сиңа шалтыратам дип йөри идем. Безгә 25 кг ит, кабырга да сал, йөрәк, бавыр, телен дә алам. Авыл каймагы белән эремчек тә алып кил әле.

Зөлфия шалтырата. «Әниләргә 10 кг ит, итлерәк җирен сал, зинһар өчен. Карале, теге юлы балыгызны ошаттылар. Бер бидон (зурысы, 4 чиләк сыешлы) бал да алып килсен, диләр. Күршеләр 30 кг ит ала. Дусларым Анастасия белән Виктор рус милләтеннән булуга карамастан, ислам динен кабул иттеләр, хәләлне генә ашыйлар. Мин сезнең итне беләм бит инде, мактадым. 20 кг алабыз, диләр. Миңа 5 кг инде, сөякле булмасын, яме», — ди ул.

Бер ботлык клиент табып бирде Зөлфиякәем, рәхмәт яугыры. Күрше-тирәләренә барасы бар, шунда 5 кг да кыстырабыз инде. Биш килога нинди сөяк саласың?!

Энҗе, бу атнада үгез суя идек, ит кирәкмиме?

Кыйммәтрәк булса булыр, миңа 10 кг итле калҗа.

Илдар, хәерле көн! Сез бездән ит алган идегез. Бу атнада тагын ит була.

Әәә, исәнмесез! Хәтерлим-хәтерлим. Итегез бик тәмле иде. Хатыннан сорармын.

Хәерле көн! Ит бетте бит, мал чалмыйсызмы әле?

Ә сезгә шалтыратып өлгермедем, бу атнада ит була шул.

Алгы ботны тулысы белән алсак, ничә кг булыр икән? Алгы ботның ите тәмле. Ит тәмен белгән кеше арткы ботны алмый ул.

Алгы ботны тулысынча сатып алучы табылу — бәхет инде ул. Барысына да арткы бот, сөяксез ит кирәк. Үгездә ике генә арткы бот булуын аңлап бетермиме соң халык. 10-15 кг алучыларга шул арт һәм ал боттан итле һәм сөякле урынын тигезләп саласың бит инде.

Мал чалырга уйлаган саен шулай 10 кг нан алып 60 кг га кадәр алучылар белән язышып, шалтыратышып чыгам.

Бик җайлы клиентлар да булып куя, иң беренче эш итеп ботлап ала торган кешегә шалтыратасың, ул арт ботка заказ бирә. «Карале, абыйларга да ит кирәк иде, хәзер сөйләшеп алам да кире шалтыратырмын», — ди. Шуннан шалтыратып: «Абыйлар бер ал һәм бер арт бот ала, алар балаларына да өлеш чыгара», — дип шатландыра. Тик итне ваклап алып килергә куша, чөнки шәһәр җирендә ит чабып булмый бит инде. Балтасы да, бүкәне дә, чаба белә торган ире дә юк. «Ваграк итеп чабыгыз инде, шәһәр кәстрүленә сыя торган булсын!» — ди апа.

Шәһәр кешесе зур кәстрүлдә бер атналык аш пешереп куймый шул ул. Аларның бөтен эше шул ашарга пешерү инде, мал карарга чыгасы юк ич. Клиентның һәр сүзе закон.

Еллар дәвамында мин клиентларны белеп бетердем инде. Үгез тоташ иттән генә тормый бит, сөякле җирен дә сатарга кирәк. Монысына кабырга кушып җибәрсәң дә ярый, койка ясый торган сөякләрне дә ала ул. Бу кешегә сөякле җире күренеп тормасын, ит эчендә калган сөяк салырга була. Бу бик вакчыл кеше, зинһар, ит кенә салабыз. Менә болары ал ботка да риза, шуннан гына тутырабыз, алайса арткы боттагы ит калҗасын кемгә генә җиткерим?

Итне ир-атлар чабып бирә, мин һәрберсенең нинди ит кисәге яратканын беләм. Аерым савытларга тутырам, үлчибез, исемнәрен язам.

Әти янда йөри: «Кызым, ким сала күрмә, сораган авырлыгына җитсен дә, артып та китсен, кешенең шуңа күңеле була. Ярты кг чамасы арттыр».

«Ул кадәр арттырмыйлар инде, кибеткә барсаң, 50 грамм да артык бирмиләр», — диям.

«Алырсың хатын-кыздан артыгын. Сиңа сүзе булмасын, ким булмасын», — дип тагын бер әйтеп куя.

Бу үгез бик җиңел урнашты әле, өч ботын тоташ алалар, бер ботын авылда да бүлеп алып бетерәләр инде. Ә үзеңә әле аның кабыргасы, аннары кабырга өстендәге ите (анысы иң тәмлесе), эч-башы кала, ә үгез муеныннан бер табак фарш чыга әле. Аннары Казанның биш районын да иңлисе юк. Ике ноктага кертәсең дә вәссалам.

Ә инде айга ике үгез чалынса, икенчесен сату авыррак бара. Ваклап алучылар — 10, 15, 20, 30 кг. Итне дә махсус таратырга барган кеше юк. Авылдан китешли, төяп алып китәбез. Җәйме ул, кышмы — барыбер… Элегрәк машинада бер бала иде, аннары ике бала белән башкаланың биш районын иңли башладык. Ярар инде, сатылып бетәсен тәгаен беләсең. Базарда көне буе басып тору түгел бит, 3-4 сәгатьтә таратып бетерәбез. Шулай да бер җәйге челләдә бөкедә утырып, машина сүнде. Балалар эсседә әлсерәп елашып бетте, ит нишли икән дип мин борчылдым.

Машинага төялгәч, клиентларга якынча вакытны әйтеп, бер шалтыратып чыгам. Кайсы ире белән урамда көтеп тора, ә кемнеңдер фатирына кереп, суыткычы янына кертеп куябыз. Кайсына көтмәгәндә авылга китәргә туры килгән, үзләре килеп алачагын әйтә. Кайсы ике көнсез кайтмыйм, үзегезнең суыткычка куеп торыгыз инде ди. Шундый ваемсыз кешеләргә шаккатам. Ничек шулай булып була ул?! Бәлки минем суыткычта урын юктыр, кызыксынмыйлар да.

Әле итләрне калдырдың да, акчасын алдың да эш бетте түгел. Ошатырлармы инде дип борчыласы бар. Бер ноктадан икенчесенә барып җиткәнче кайберсе рәхмәт әйтеп шалтырата, икенчесе: «Сез миңа дигән итне калдырмаган ахры, мин сөяксезне сораган идем», — дип яза, аннары артыннан ук «Гафу, итле кисәге аста булган икән», — ди.

Вәт сатучы, 10 ел сатасың бит инде, беләсең бит инде, аска — сөякле ит, өскә итле калҗа куясын. Нәрсә буталдың инде, дип үземне әрләп алырга өлгерәм. Кайсына 10 кг кертеп бирәсең. Пакетны ачып карый, үлчәвен алып килә. Күз алдында үлчи дә, артыграк икәнен күреп елмая һәм акчасын бирә. Болар, гадәттә, беренче тапкыр алучы яңа клиентлар инде. Еллар дәвамында алганнар күпләп ала һәм мин аларга, алар миңа ышана.

Акчасын тулысынча бирә алмыйм әле. Киләсе айда китереп бирермен.

Ярар, ит кенә урнашсын да, ала каргадан аласың булсын. Ул вакытта әни борчыла башлый: «Бирерме икән? Яхшы беләсеңме ул кешене? Азмыни алдаучылар?»

Бирмиме соң?! Әле акча китергәндә «Әтиеңнең кулы тәмле инде, әниеңә дә рәхмәт яусын», — дип күчтәнәчкә җимешләр дә алып килә. Әле алар мин бала тапкан саен бәби ашы да китерә… Дус кызга, туган апага әверелеп бетәләр…

Олы яшьтәге ханым да гел бер арткы ботны ала. Ваклап китерәбез. Бабай да таякка таянып чыга. «Хәзер күтәреп булмый, улым. Менә ачкыч, 28нче фатир. Аяк киемеңне салма, капчыкны аш бүлмәсенә керт инде», — ди бабай. Әби акча саный, бабайның аралашасы килә. «Кайсы районнан, әти-әниең кем булып эшли? Ничә үгезләре бар? Ә итегез тәмле сезнең. Хәзер мин турыйм, әби урнаштыра аны. Без дә шулай авылдан ит алып килә идек. Хәзер авылда беркем калмады», — дип минем белән әңгәмә корып ала.

Теге үзеңнекенә куеп тор инде, ике көннән килеп алабыз дигән ир белән хатын өченче көнне генә килде. Туңдыргычка сыйсын дип, киштәләрен алып тутырган идем, ит ябышып каткан. Утыра абзый диванда, мин хатыны белән итне кубарып алырга тырышканны карап. Аптырагач чәч киптерә торган фенны кабыздым, астын бераз эретим дип.

«Нәрсә утырасың? Әйдә кайтабыз. Иртәгә эрегәч килеп алырбыз», — ди хатыны.

«Мин иртәгә килеп йөрмим инде, бүген алып кайтсак алып кайтабыз, кайтмасак юк», — ди ир кеше.

Мин апайны кызгандым. Бу битараф иргә ник ит ашата икән? Иртәгә үзе генә килеп йөрмәсен инде дип тырыштым, тәки кубарып алдым итне.

Нина апай Мәүлетов урамында яши, ул да Авиатөзелеш районына тәгәрмәчле арба белән 20 кг итне килеп алды. «Такси чакыртыйммы, авыр бит, тукталышка чыгып җитәсе бар», — дип әйтеп карадым. Апай ризалашмады. Ире каядыр киткән, малаеның вакыты юк.

Итне иң күбе ирләр ашый бит инде. Шундый клиентлар булганда хатын-кызның «этләнүен» күреп күңелем әрни иде. Әле ул ирләрнең кайберләре сәламәт килеш эшләми, анда-монда бераз эшләгән акчасын да бирми, хәмер белән тәмәкегә тота. Ә хатын ит сатып ала, аны шәһәрнең бер башыннан икенче башына ташый һәм пешереп тә ашата.

Игътибарлы, кайгыртучан ир яшьтән күренә инде. Яшь парларга ит китерәбез, 10 кг итне дә хатынына күтәртмичә, урамга чыгып көтеп тора ул. Сдачаны беркайчан алмый, китереп биргән өчен, ди. Берьюлы «без килдек» дип шалтыратам. Керегез дә керегез, ди. Юкса инде, без ит сатучы да, алар алучы гына. Аларның туй көннәре икән, ай-вайга карамый торт белән чәй эчермичә чыгармадылар.

Ислам дине кабул иткән рус гаиләсе беренче тапкыр бездән ит алганда кат-кат «Хәләлме?» дип төпченде. Аннары үзләре шалтыратып иткә заказ биреп куя башлады.

Бәясеннән тормыйм, итле калҗа гына алып кил дигән яшь ханымга итне керттем. Үзе акча саный, үзе иренә:

Хәзер фарш чыгарабыз.

Аны әзерне алырга ярамыймыни? Хәзер аны турарга, чыгарырга кирәк.

Ул бит авыл ите, кибет фаршы андый тәмле булмый.

Бу иргә фарш чыгарып бирергә тәкъдим итмәкче идем. Риза булырлар идеме икән? Урамда машинада балалар көтеп утыруы гына туктатты.

— Артык ит алып килмәдегезме?

Апа, мин бит исемлек буенча гына алып киләм.

Америкадан балалар кайта, алар бездә кунак була, аннары кодагыйга баралар. Кодагый да ит алыр иде инде.

Апа, үзебезгә дигәне бар, анда итле калҗа юк инде, ашлык итләр. Ошатсагыз, карагыз.

Сезнең ит тәмле, ашлык та кирәк. Әйдә үлчик тә калдыр, кодагыйга итле кисәген үземнекеннән өстәп бирермен.

«Яхшы булды әле, үзебезгә ит тә, эш тә калмады. Арылды да. Кичә муен итен турап, иттарткычтан чыгардык, тутырмасын ясадык, әти-әнинең туңдыргычына итләрне тутырдык, үзебезгә бүлеп алдык, соң ятылды. Итне ваклыйсы, үлчәп тутырасы бар дип иртә тордык. Балалар белән җыенып, машинага чыгып утырганчы да вакыт узды. Шәһәрне иңләп машинада йөреп тә алҗытты. Калган ит бар әле, икенче айга барыбер тегесен чалырга кирәк», — дигән уйлар белән үзенә ит калмаганга сөенде сатучы.

Әти бер фермерда атнага 1-2 үгез чала, сатып бетерүгә карап инде. Аларның сатып алучылары да әти кулына ияләшеп беткән. «Кем чалды, шул абзыймы? — дип сорап кына алалар икән итне.

«Аның кулы каты», «Чалганда авызыңны ерып чал, алайса каты була», «Кулы тәмле», «Бисмилла әйтмәгән бугай» кебек сүзләр чыннан да дөрес, ахры. Клиентларның күбесе: «Кем чала, ай кулы тәмле икән», - дип әйтә иде.

Һәрнәрсә дә вакытлы. Дистәдән артык ел узгач, бу «бизнес» акрынлап тукталды. Маллар санын киметтек. Үзебезгә чалганнан артык калганын гына сата идек. Миңа туганнар, авылдашлар ит сатып бирүне сорап, ә фермерлар клиентлар базасын сорап мөрәҗәгать итә башлады. Башта мин ярдәм йөзеннән якыннарныкын урнаштыра идем. «Әмма берничә тапкыр «бу ит сезнеке булмады ахры», «әтиең чалмаган ахры», дигән сүзләр ишеткәч, бөтенләй ташладым.

Ә клиентлар базасы миңа кызганыч түгел, мин аны бирер идем, әмма ул калмады диярлек. Соңгы елларда бик авырдан сатылды. Ботлап ит ашаучыларның балалары үз тормышы белән яши башлады, әбиләрнең ирләре үлде. Ир заты булмаса, хатын-кыз ит аласы дип белми икән ул. Тавык, балык ашый, кибеттән турап куелган 2-3 кг ит ала да ай буена җиткерә.

Яшьләр фатирларын алыштырды, яңа урында яңа ит сатучылар белән танышты. Пенсионерлар картайды, ит сирәк ашый башлады. Бик азы гына әле дә булса ит сорап шалтырата, «Безне оныттыгыз, ит тәкъдим итмисез», - дип үпкә белдерә. Алар — 10-15 кг ит алучылар.

Хәзер мин үзем дә ит сатып алучы. Миңа да тана ите кирәкми, ул тәмле, әмма майлы була. Хәзер мине дә үгезнең дүрт арткы боты булмавы борчымый… Арткы ботын бирәсез икән, сатып алабыз. Юк икән, икенче кешедән алабыз.

Бактың исә, арткы бот сатып алсаң, ул ярты елга диярлек җитә икән. Ә мин белмәгәнмен дә…