«Тузга язган хәлләр»: Шәфкать Ганиев «җыртыклары» | intertat.tatar

«Тузга язган хәлләр»: Шәфкать Ганиев «җыртыклары»

Удмуртия яшәүче милләттәшебездән тормыш мизгелләренә күзәтү.

Кошлар мөнәсәбәте

Беркөнне эштән кайтканда тукталышта ике карганы күзәттем. Берсе бераз зуррак, димәк, анысы ата карга икән дип уйладым. Эшкә ашарга ризыкны үзем белән йөртәм. Капыл гына калган ит кисәге исемә төште. Алдым да каргаларга аттым. Ата карга җәһәт кенә килеп тә җитте. Ит кисәген янәшәсендәге ана каргага бирде. Анысы бераз ашады да, ата каргага да өлеш чыгарды. Тансык күчтәнәч белән икесе дә сыйланды. Ә мин: «Кара нинди искиткеч матур мөнәсәбәт! — дип сокланып, карап тордым.

Кайчандыр балыкчылардан калган суалчаннарны әтәчкә биргән идем. Әтәч, суалчаннарны үзе ашамыйча, тавыкларын чакырып сыйлады. Шул чакны бер тавык та әтәч турында кайгыртмады…

***

«Абиище»

Минем күршедә татар гаиләсе бар. Тик алар балалары белән ана телебездә сөйләшми. Бер көнне 6 яшьлек малае белән сөйләшеп кайталар.

Малае:

— Сегодня бабайКА придет? — дип сорады. Әтисе: «И АбиКА тоже», — дигән булды.

Мин аңа «АбиКА тугел, Абиище» дөрес, дидем. Бер ай үтте микән, тагын аларны очраттым. Инде малае әбисенэ «Абиище» дип эндәшә. Күршем сорый: «Есть разница?» — ди. Мин әйттем: «АбиКА это уменьшительное, ә «Абиище» — зурайта торганы.

Хәзер очрашкан саен бер сүз өйрәнәбез!

Бакчада татарлар бар да АбиКА дип эндәшәләр, ә безгә ник шулай, дип әйтәләр, ди.

Аларныкы бәлки шулайдыр, ну синең әни точно «Абиище», — дидем.

***

Дөнья өйрәтә ул...

Почта ящигыма көн саен диярлек кирәкмәгән гәҗитләр салалар. Гадәттә җыям да күршегә бирәм. Ул аларны бакчада мунча миче тергезергә куллана. Ә бер көнне, онытылып, үзем белән алганмын. Барасы юл да ерак, шуңа автобуста гәҗитне караштыра башладым. «Куплю конденсаторы серии КМ5V дорого!» — дигән игъланга тукталдым.

Тиз генә уйларым белән сәвит чорына кайттым. Кайчандыр ул конденсаторлар цехта ящикларда аунап яттылар. Бәйрәм алдыннан аларны чүплеккә ташлыйлар иде. Ә хәзер бер шырпы кабындагысы 3 мең сум бәяләнә икән!

Релеләр, микросхемалар, контактлар… алары да бер вагон аунап ята иде завод цехында — беркем дә кызыксынмады, үзләштермәде, урламады. Менә бит кадере буласын белмичә яшәгәнбез!

Күзем яңа игъланга төште: «Куплю статуэтку Зои Космодемьянской, сделанной до 1982 года» — дип язылган.

Тагын хәтер сандыгымны актарырга тотындым. Нәкъ шул елны игъланда язылган статуэтканы якын туганыма бүләк иткәнем искә төште. Соңрак шалтыратып, бәясен дә белдем. Ул статуэтканы заводта кыйммәтле калдык металлдан койганнар икән. 1982 елдан соң очсыз металлдан коя башлаганнар. Бу кечкенә һәйкәл сату өчен шәһәребезгә нибары 4 кенә данә кайткан булган.

Көзен туганыма баргач, кәбестә тозлаганда бүләкне йөк итеп кулланганнарын күреп, гел йөрәгем әрни иде. Чыннан да 35 сантиметр тирәсе булган статуэтка бик авыр икәненә игътибар иткәнем булды. Энекәшемә шалтыратып, бүләк турында сүзне ерактан башладым, ә ул, әлбәттә сорауның асылын тиз аңлады. Баксаң, стататуэтканы берничэ ел элек үк тәрәзәне ватып урлаганнар! (Алар беренче катта яши). Димәк, аның затлы металдан эшләнгәнлеген һәм кыйммәт бәядә йөргәнен инде күптән белгәннәр. Хәзер үзебез очрашкач саен уфтанып искә алабыз.

Һәр нәрсәнең үзенә күрә бәясе бар. Хәтерләсәгез, әби, әниләрнең чәчләренә асып йөргән тәңкәләре бар иде. Алар да бит шулай ук кыйммәтле көмештән эшләнгән булган. Шуны шәйләп алып чегәннәр, люлилар 90 нчы елларда бөтен авылларны йөреп чыгып, шул көмешләрне ыштан-майкаларга алыштырып, чистарттылар авыл апа-әбиләрен. Ә авыл мокытлары үзләренең кыйммәтле металл тагып йөргәннәрен дә белмәгән. Чүпрәккә алыштырып, авыз ачып калдылар. Менә шулай дөнья өйрәтә икән ул яшәргә, дустым…

***

Инәдән дөя

Күрше малаен эштән кайтышлый балалар бакчасыннан ала идем. Бервакыт миңа тәрбияче, хәле бетеп, шалтырата: «Сезнең улыгыз 2 карават ватты, тиз генә килеп төзәтегез, зинһар. Минем сменаны тапшырасым бар».

Эштәге балта остасыннан кирәкле җиһазларны: өтерге, чүкеч, келәй, шөрепләр… алдым да, тиз генә балалар бакчасына киттем. Юлда үзем уйлыйм: күршем көчле икән бит, хәтәр малай! Барсам, нәни дустым, курчак караватына басып, төбен генә төшергән икән, ләбаса!

***

Тузга язган язу

Илгиз исемле егет армиядән кайткач, күрше авыл кызына гашыйк булган. Бервакыт, җаен туры китереп: «Мин сине яратам!» — дигәч, кыз каушап: «Тузга язмаганны сөйләмә!» — дигән.

Егет авылга кайткан саен, артыннан йөри торгач, туй турында да уйлана башлаганнар. Илгиз бу кайтуында яраткан кызына йөзек белән матур бизәкле фоторамка бүләк иткән. Кыз, бу кем икән дип караса, рамкада каен тузына: «Мин сине яратам, чык миңа кияүгә!» — дип язылган икән.

****

Берәгәйле сабак

Эштән кайтып чәй эчәргә утыруым булды, күршем М 8 размерлы гайка сорап керде. Бераздан тагын кыңгырау төймәсенә бастылар. «Син хәстәрле күршемдә болты да бардыр инде» — дип сорагач, анысын да биреп чыгардым. Өченче тапкыр кергәндә банкасы-ние белән бирдем.

«Әллә туйдырдым инде, бу бүтән кермәсен дип, миңа бирүеңме?!» — дигәч, үземдәге болт-гайкалар җыелмасы тарихын сөйләргә туры килде. Әйтергә кирәк, күршеләрем барысы да яхшылар. Ә монысы бигрәк тә ярдәмчел, игелекле кеше. Машина кирәк булса да, берәр җиһаз-мазар алып керергәме — мин аңа мөрәҗәгать итәм, һәрчак бик теләп булыша.

Сиксән бишенче ел иде, ахыры. Заводта эшләгэн чагым. Ниндидер бәйрәмгә яңа цехны төзеп, өлгертеп бетерер өчен цехлардан эшчеләрне ярдәмгә жибәрделәр.

Безнең цехтан 2 кешене сайладылар, шуларнын берсе мин идем. Якты, чиста, жылы эш урыныннан ыгы-зыгылы суык җиргә күчүе үзе бер стресс булды. Әлбәттә, сер бирмәскә тырыштым, ничек тә бер ай түзәрмен әле дип уйладым.

Беренче эш көнендә саклык чаралары турында лекция тыңлаганга кул куйгач, миңа махсус кием бирделәр. Вентиляция буенча эшләрсең дип, бригадирга тапшырдылар. Аның татар кешесе — Рифкать Бариев икәнен белгәч, бик шатландым. Ул мине үзе килеп алды. Юлда ана татарча үзем турында кыскача сөйләдем. Бер сүз дә әйтмичә, тыңлап баргач: «Бәлкем яңа кешедән ояладыр?» — дигән уй башымнан узды. Эш урынына килеп җиткәч, мине башка эшчеләр белән таныштырганда: «Слушай, тут у нас все равны! Нет у нас ни татар, ни удмуртов и прочих национальностей. Есть только русский язык и меня зовут Боря!»

Алар Донбасста, Мәскәүдә, Байконурда эшләгәннәр. Бригадада барысы да диярлек коммунистлар икән. Әлбәттә, бу танышу миңа ошамады, бигрәк тә бригадир Боряның кыланышлары.

Менә ничек бит, татар кешесе шулай әйтсен әле! Җитмәсә ул мине үзе янына напарник итеп алды. Кырыс кына итеп ничек эшләргә кирәклеген аңлатты. Анысы-монысы ярамый, тик аныңча гына кирәк, имеш. Ул карап торганда ялгыш гайканы төшереп җибәрдем. Ә ул шундый усал итеп миңа карады, әйтерсең, ниндидер җинаять эшләдем.

«Ә син, беләсеңме шул 10 тиенлек гайка ясау өчен күпме көч түгелгәнен?! Рудадан металлурглар тимер кыйган, токарьлар аны гайка итеп ясаган! Кочкорукий син!» — дип әрләде. Бераздан мин 20 тиенлек болтны 25 метр биеклектән җиргә төшердем. Тагын бригадирның шелтәле чыгышын тыңларга туры килде. Шулай итеп, обедка кадәр производствога 1 сумлык зыян китердем.

Көннәр үтә торды, тешемне кысып булса да, мин дә күнегә, көненә 20 тиенлек кенә зыян китерә башладым. Бригадир үзе дә бер көнне 10 тиенлек гайканы төшереп җибәрде! Миңа кызык бит, нишләр икән дип уйладым. Торбаны куйды да, 25 метрдан төшеп, гайканы эзләп табып менде. Менә сиңа чын коммунист нинди була икән!

Ай ахырында мин бер тиен дә югалтмадым, тик цехыма кайтып китәр вакыт җитте. Шул вакыйгадан соң, миндә комплекс барлыкка килде: кая күрсәм дә болтлар, гайкалар табып, кесәмә салам. Шунысы кызык, алардан кала беркайчан да акча тапканым булмады. Күз алдымда руда төягән поездлар, мартен мичләре, токарьлар… тора.

Байтак еллар узды, мин заводттан китеп, телемастер булып эшләдем. Өйләргә кереп, телевизорлар төзәтеп йөрдем. Кемнәрне генә күрмәдем, әллә нинди кызыклы вакыйгалар шаһите булмадым!

Бервакыт татарлар яшәгән йортка кердем. Чал чәчле абзый мине каршы алды. Каядыр күргән дә кебек, ләкин искә төшерә алмыйм азапландым… Телевизорсыз кыен дип зарлана торгач, искә төште: Боря бит?!

Хуҗа исемемне белгәч, минем белән татарча сөйләшә башлады. Тик мин аңа:

Эштә чагымда миңа бар милләтләр бер, бары рус телендә генә аралашам, — дип җавап кайтардым. Шулчак Боря да мине таныды бит!

Син, энекәш, мине ачуланма инде, төрле чагым булгандыр, хәзер мин бөтенләй икенче уйларда. Әйдә чәй эчәбез, — диде. Чәйләгәндә минем белән булган вакыйгаларны искә алдык.

Зинһар, тагын бер кат әйтәм, ачу тотма инде! — дип ялынгач, мин дә аңа үземнең аннан әйбәт сакчыл сабак алганымны, болтлар, гайкалар жыйганымны сөйләп көлдерттем.

…Сменаны бетереп кайтып киләм, тукталышта 10 тиенлек болт ята! Әлбәттә, алдым, аны ясау өчен күпме көч куелган бит! Күз алдымдагы руда төягән поездлар, мартен мичләре, токарьлар…