Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер киселгән икмәк кире ябышмый (Айдар Солтан)

Фирая яшьли ятим калып? әбисе тәрбиясендә үсте. Әбисе ялгыз каласын уйлап сыкранса да, бердәнбер оныгының югары белем алуын теләде, бар булган акчасын туплап, кызны ерак шәһәргә табиблар әзерли торган уку йортына укырга җибәрде.

news_top_970_100
Бер киселгән икмәк кире ябышмый (Айдар Солтан)
pixabay.com

Кыз тулай торакка урнашты, тырышып укырга кереште. Бар хыялы укып бетереп, әбисенә ярдәм итү иде.

Тик тормыш без уйлаганча гына бармый шул. Кеше алдына әллә нинди сынаулар китереп куя.

Фираяның бүлмәдәш кызы беренче курста укыганда ук кияүгә чыкты. Аның туенда Фирая бер егет белән танышты. Рифат кызны бер күрүдә үк ошатты. Шуннан соң гел очрашкалап йөри башладылар. Рифат пар канатлы, шактый мул тормышлы гаиләдә иркә генә үскән егет буларак, начар сыйфатлары да аз түгел иде. Мәхәббәтнең күзе сукыр була дип бик дөрес әйтәләр бит. Кыз аның бу якларын бөтенләй игътибарга алмыйча, чын күңеленнән яратты.

Фирая икенче курста укыганда егет өйләнешергә тәкъдим итте. Кыз укып бетергәнче сабыр итүен сораса да, егет: «Син мине яратмыйсың икән, башка кешең бардыр әле», — кебек сүзләр белән үпкәләп үзәгенә үткәч, ризалашты. Рифат үзенә тугры хатын булачак сабыр холыклы кызны югалтудан курка иде.

Өйләнешергә сүз куешкач, егет Фираяны әти-әнисе белән таныштырырга үзләренә алып кайтты. Әнисе кызның җиде бабасына кадәр сораштырып, тикшереп чыкты. Кыз оялудан, читенсенүдән үзен ничек тотарга икәнлеген дә белмәде. Каушаудан кулыннан кашыгын төшереп җибәрде, ялгыш чәен түкте. Әни кеше булачак киленен ошатмады. Улының кызны озатып кайтуын көчкә көтеп алды, тегесе ишектән күренүгә барлык ачуын чыгарып салды: «Без сине шушы җебегән авыл кабартмасына өйләнер дип өметләнеп үстердекмени? Беткәнме сиңа берәр югары урындагы кеше кызлары? Көт тә тор, авылдан бирнә итеп әбисен дә безнең йортка алып килеп утыртыр», — дип котырынды ул.

Моңарчы нишләсә дә каршылык күрмәгән Рифат аптырап калды. Әтисенә сораулы караш ташлады. Тик ул да аңламаганга салынып, карашын читкә борды. Егет хәзерге кызу минутта нәрсә дә булса хәл итүнең мөмкин түгеллеген аңлап, үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Икенче көнне иртән кием-салымнарын сумкага тутырды да: «Мин барыбер аңа өйләнәм, монда алып кайтырга ярамаса, башка җирдә торырбыз, өйдән бөтенләйгә китәм», — дип чыгып китәргә җыенды. Шуннан соң әти-әнисе сыкрый-сыкрый гына риза булдылар. Әнисе: «Авыл кабартмасы гына булса да, малаемны сихерли белгән», — дип күршеләренә зарланып йөрде.

Фирая үзен дошман күргән йортка килен булып төште. Кайнана малае янында вакытта килененә сүз әйтмәсә дә, ялгыз калган чакларында теләсә нәрсә әйтеп үзәгенә үтә, Фирая исә әрнеп елый иде.

Хатынының бала көткәнен белгәч, Рифат бик куанды. Фираяга укуын ташларга туры килде. Хатын сау-сәламәт кыз бала тапты. Инде бала тудыру йортыннан чыгасы дигән көнне баласын имезергә китермәделәр. Табибның йөзе борчулы иде: «Балагызга инфекция эләккән, хәле бик авыр», — диде ул. Яшь хатынның бик нык югалып калганын күреп юатырга ашыкты: «Сез борчылмагыз, бар да үтәргә тиеш. Балагызның канын алыштырырга кирәк. Тик канны шул авыру белән авырган кешенекен салырга кирәк. Ирегезнең каны балагызныкы белән бертөрле. Шуңа күрә без ирегезнең канына бациллалар кертәбез һәм анда антитәнчекләр барлыкка киләчәк. Ә ул исә балагызның иммун системасына булышачак. Бу өлкәннәр өчен бик җиңел процедура», — диде.

 Фирая тиз генә иренә шалтыратып, булган хәлне аңлатып бирде. Телефоннан: «Син кабат сорап кара әле, чыннан да, шулай эшләргә кирәкмени? Бәлки чит ил дарулары белән генә савыктырып буладыр?» - дигән җавап ишетелде...

Табиб: «Алайса көчле дарулар кулланырга туры киләчәк, тик искәртеп куям - болай булгач, сезгә еллар буе дәваланырга туры килер, чөнки балага бик кечкенә даруларның зыяны да булырга мөмкин», — дип кисәтте.

Озакка сузылган хастаханәләр башланды... Әмма ниһаять, кызчык бераз сәламәтләнә башлады һәм Фирая бала табу йортыннан чыгарга тиешле көн җитте.

Тик аны тагын да авыррак хәлләр көтә иде. Ире белән телефоннан сөйләшкәндә чак егылып китмәде. Рифат: «Баланы алып чыкмыйбыз, безгә авыру бала нәрсәгә, без әле яшь, тагын балаларыбыз булыр», — диде. Хатынның башына китереп бәргән кебек булды, егылып китмәс өчен урындыкка утырды: «Үлем белән тартышып көчкә исән калган сабыен язмыш кочагына атарга? Җаныннан кадерле газиз кызын калдырып чыгарга?»

Бик озак елаганнан соң Фирая иптәш кызына шалтыратып, үзен беразга сыендырып торуын сорады, булган хәлне аңлатып бирде. Иптәш кызы риза булды. Фирая ире йортына үзенең киемнәрен алырга гына кереп чыкты. Кайнанасы: «Аерылышу белән улымны куркытмакчы буласыңмы? Аны зур киләчәк көтә, чирле бала каратып, аның тормышын бозарга юл куймам!» — дип бик каты тузынды. Ире өйдә булса да, бүлмәсеннән чыкмады, Фираяның күзләренә күренергә оялды булса кирәк.

Бераздан хатын ишегалды себерүче булып эшкә урнашты. Эшеннән бер бүлмә бирделәр. Баласы бик еш авырый иде, кайвакыт айлар буена хастаханәләрдә ятарга туры килде. Табиблар да, иң яхшы дарулар да ярдәм итә алмады. Әгәр иптәш кызы һәм мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәме булмаса, Фираяның баласы сәламәтләнә алмаган булыр иде. Бер табиб аңа баласы белән җылы якка диңгез буена барырга һәм үләннәр белән дәваланып карарга киңәш итте. Шундагы табибларның адресларын бирде. Әллә җылы як һавасының, әллә үләннәрнең шифасы булды - кызы сәламәтләнде. Моңарчы гел боек булган бала уйный, шаяра башлады.

 Фирая баласы бераз үсә төшкәч, кабат укуын дәвам итте. Табиб дипломы алды, бер хастаханәгә эшкә урнашты.

 Беркөн хастаханәдә ятучы кайнанасы белән очрашырга туры килде. Ул инде үзенең ялгышын, гел кирегә өндәп торып улын бәхетсез итүен аңлаган иде. Фираядан күз яшьләре белән ялынып гафу итүен сорады, кире кайтуын үтенде. Тик кирегә юл юк, бер киселгән икмәк кире ябыша алмый иде инде.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100