Хисләрне йөгәнли белсәң, йөрәк түзә икән... | intertat.tatar

Хисләрне йөгәнли белсәң, йөрәк түзә икән...

Бары тик кайтып җитәсе юл шундый ерак булсын, очы-кырые күренмәсен иде! Бөреләнеп килгән мәхәббәт корбаннары сүзсез генә янәшә атлаудан бәхетле...

Миләүшәнең дус кызына ерак өлкәдә яшәүче абыйсы кунакка кайтты. Кунак егете чая, аралашучан, берничә көндә авыл егетләре белән дуслашып та бетте.

Беренче кичне дус кызы, Радмир, Миләүшә бергә кайттылар. Ә икенче кичне егет белән кыз авыл урамыннан нидер сөйләшеп икәү атлыйлар иде. Нәрсә турында сөйләштеләр икән - бүген Миләүшә хәтерләми инде.

Кызның күңеле Радмирга тартылса да, хисләренә иркенлек бирмәскә тырышты, чөнки бер атнадан кунак егете китеп тә барачак һәм күрешү шуның белән тәмам булырга да мөмкин. Егет тә бер атнага кунакка кайтып гади авыл кызына гашыйк булырмын дип һич башына китермәде. Юкса янында кунакка кайткан шәһәр кызлары бөтерелә, һәркем үзенә игътибар җәлеп итәргә тырыша, ә ул Миләүшәне күзәтә.

Миләүшә, дус кызлары белән саубуллашты да, кайту ягына борылды. Радмир, адымнарын тизләтеп, кыз янына килеп җитте һәм алар кичке урам буйлап янәшә атладылар. Кызларның башын әйләндерергә ияләнгән чибәр егет Миләүшә янында бөтенләй кыюсыз булып калды. Кызның кулыннан тотарга, аның якын булуын, кочагына аласы килүен әйтергә бик теләсә дә, батырлыгы җитми иде. Сизә иде ул Миләүшәнең эчендә «керпесе» булганын - егетне якын да итә, әмма якын да җибәрми торган.

Бер атна узып та китте, янәшә атлау, нидер сөйләшеп, рәхәтләнеп көлешү авыл урамнарында кайтаваз сыман озак яңгырады.

Ул китте, кайту-күрешү вакыты билгесез, хат язарга вәгъдә итте.

Радмир беренче хатын киткәнче үк язып, туганнан туган сеңлесенә биреп калдырган иде. Миләүшә әллә ничәгә бөкләнгән дәфтәр битен алгач, учына кысты, бөтен тәне буйлап бер оя кырмыска узган сыман хис итте. Ул хатны укымыйча да анда нәрсә язылганын сизде.

Әмма шул ук сүзләр белән егеткә җавап яза алмады.

Яза алмый иде… Хисләргә иркенлек, егеткә өмет бирергә ярамый иде… Әтисе шулай кушты… Миләүшәнең әтисе Радмир белән очрашуына каршы икәнлеген әйтте. «Минем биш кызым юк, читкә җибәрергә. Башың белән уйла», — дип ачуланды әтисе.

Күпмедер вакыттан Миләүшәгә Радмирдан берьюлы ике хат һәм туган көненә открытка килеп төште. Кыз аларын кат-кат укып ятлап бетерә генә, яңа хат килеп төшә. Ул хатларның башы хәл белешү, уртасы көндәлек тормыш турында булса, ахыры бигрәк матур вә хисле тәмамлана. Теге беренче хатны укыгандагы кырмыскалар бөтен тән буйлап йөгерешә кебек тоела. Әмма Миләүшә өмет бирмәс өчен, бөреләнеп кенә килгән мәхәббәткә чәчәк аттырмаска тырышты. Радмир җавап хатын да көтмичә, хат арты хат яза, кызның күңелен эретә алмавына аптырый иде.

Егет армия сафларына китте. Миләүшә солдат хатларын да күп алды.

Бер җәйге кичтә Миләүшә яшелчә түтәлләренә су сибеп йөри иде. Шулвакыт эчке сиземләү хәбәр салды - «ул кайткан»! Кыз, су сибүдән туктап, нинди хис соң бу, әле ике ай бар бит дип уйлап кына куйды, Радмирның сеңлесе килде һәм Аның кайтканын әйтте. Армиядә Радмирның сәламәтлеге какшаган һәм аны хезмәт срогы тәмамланырга ике ай кала кайтарганнар. Ул өенә кайту юлында туганнарына тукталган.

Алар күрешмәгәнгә ике елдан артык вакыт узган. Әгәр Миләүшә хисләренә иркенлек бирсә, бу очрашу иң бәхетле мизгелләрнең берсе булыр иде. Янә кичке янәшә атлау, янә кич утыру, янә Миләүшәнең «керпелеге»… Өч кич өч мизгел сыман үтте дә китте…

Бу кичләр турында Миләүшәнең әтисе хәбәрдар иде. «Юньле булса, хезмәт итеп бетерер иде. Юньле кеше туры үз өенә кайта. Бу мөнәсәбәтләргә нокта куйган бул», — дип тәмамланды әтисе кызы белән сөйләшүне.

Җәй азагында Радмир янә кайтты. Ул Миләүшә укый торган шәһәргә күченеп кайтуын һәм туганнары ярдәме белән эшкә урнашып йөрүен әйтте. Әмма кыз бу хәбәргә шатланасы урынга башка очрашмау турында сүз кузгатты. Радмирны бу сүзләр өнсез калдырды, ул бит меңләгән чакрымда туган йортын калдырып, бер белмәгән шәһәргә күчеп кайтты. Шушы сүзләрне ишетергәме? Егет үзен далада ялгыз басып калган кебек хис итте.

Ялларда егет тә, кыз да авылга кайтып йөрде. Алар бер сукмактан йөри, әмма бергә түгел, бер клубка чыгалар, күзләр белән бер-берсен эзләп табалар, әмма бер-берсеннән ерак торалар. Миләүшә янына Радмирның әле бер, әле икенче дусты килеп, егеткә авыр, нык авыр булуын әйтә, дуслаштырырга да тырышып карыйлар. Әмма алар бит ачуланышмаган… Миләүшәгә ничек авыр булуын белделәр микән соң? Үз-үзеңә, хисләреңә каршы килү икеләтә кыен булуын аңлаучы булдымы?

Радмир авылда башка күренмәде… Әмма гашыйк җаннар нинди зур шәһәрдә дә очраклы гына очрашты. Миләүшә зур сумкалар белән кибеттән кайта, ә каршына Радмир килә. Чит кешеләр кебек исәнләштеләр… Радмир сүзсез генә Миләүшәнең сумкаларын алды. Алар янәшә атлый, сүзләр кирәкми. Бары тик кайтып җитәсе юл шундый ерак булсын, очы-кырые күренмәсен! Бөреләнгән мәхәббәт корбаннары сүзсез генә янәшә атлаудан бәхетле иде.

Алар кыз яши торган йортка кайтып җитте. Егет кызның күзләренә тутырып карады да, «хәлләрең ничек», диде. Миләүшәнең шул вакытта аның кочагына сыенып, үксеп-үксеп елыйсы килде. Әмма әтисенең усал карашы күз алдыннан китмәде, авыр сүзләре колагында яңгырап торганга ул «хәлләрем әйбәт, сау бул», диде дә кереп китте.

Бу соңгы очрашу иде… Агымсу урынына аккан еллар бөреләнгән мәхәббәтне бөтенләй оныттырмаса да, томан эчендә калдырган. Миләүшә хисләрен йөгәнләгән иде…

Радмирның сеңлесе аларның аерылышуының сәбәбен белде. Шуңа да туганы турындагы яңалыкларны дустына сөйләмәде. Әмма ул бер хәбәрне Миләүшәдән яшерә алмады — Радмир үз-үзенә кул салган. Егет бер елдан артык күчеп килгән шәһәрдә эшләгән дә, туган төбәгенә кайтып киткән һәм соңгы елларда шунда әти-әнисе белән яшәгән. Бу гамәлен аңлатып хат та калдырмаган.

Миләүшәнең Радмир турында 3-4 ел берни ишеткәне юк иде. Бу хәбәрне ул кабул итмәде, Радмирның сеңлесе дә аның ни өчен мондый адымга баруын аңлата алмады. Радмирның елмаюлы йөзен, шаярганын, җитдилеген, бергә үткәргән санаулы кичләрне барлап, соңгы күрешүдә йомшаграк буласы калган дип уйланып йөргәндә, кыз әтисенең сүзләреннән сискәнеп китте.

«Уйланасыңмы? Минем хаклы булуымны аңладыңмы? Вакытында арагызны өзүең яхшы булды. Күз алдыңа китерәсеңме, сиңа ничек авыр булыр иде? Юньле кеше үз-үзенә кул салмый ул», — диде әтисе.